Суэц каналының Кызыл диңгез тарафындагы башлангычына салынган Суэц – тәмамән гарәп шәһәредер. Монда безнең пароходны Мисыр байрагы күтәргән Мисыр түрәләре, Мисыр полисәләре каршылыйлар вә безнең пароходыбызның әтрафын төр-ле вак-төяк белән сату итүче гарәп сәүдәгәрләре сарып алалар. Бөтен әтрафта гарәп теле ишетелә. Хәбәшстаннан кайта торган Мисыр «Һиляле әхмәр» әгъзаларын каршы алырга әллә никадәр Мисырның зур мәэмүрләре чыккан. Пароходның бөтен әтрафын-нан «әһлән вә сәһлән» («хуш килдегез») дигән сүзләр яңгырый. Без Мисырның капусы төбендә. Пароходыбыз эшен бетереп, акрын гына Суэц каналына керә вә төп юлны – Суэц каналын үтеп (канал аша үтү 12 сәгать дәвам итә), иртә белән порт Сәгыйдкә килеп җитәбез. Порт Сәгыйд тә – хәзерге көндә Мисырның иң зур портларыннан берсе. Каналны арыга-бирегә үтүче пароход шулкадәр күп ки, аларны санап бирерлек түгел. Монда бөтен милләтнең байрагын күтәргән пароходны очратып була. Шәһәр дә юлчылар, үтүчеләр, баручылар белән кайный. Порт Сәгыйд – иксез-чиксез үтүче-баручы белән аралашып бозылган, тыштан караганда тәмамән аурупалашкан бер гарәп шәһәре. Каналның идарәсе саклануы инглизләр кулында булса да, шәһәрнең идарәсе мисырлыларның үз кулында. Шуңа күрә монда Мисыр хөкүмәтенең мөәссәсәләре, мәктәпләре, хастаханәләре бик күп. Халыкның йөзгә туксан сигезе гарәп-мөселман булганга, мәсҗеднең, мәдрәсәнең иге-чиге юк. Монда мисыр гәзитәләрен дә, француз гәзитәләрен дә табу бер дә авыр түгел. Төрек ашханәсе булу да берни түгел. Ләкин төрек гәзитәсен, журналын табу читен икән. Төрек каһвәсе эчә-эчә, гәзитәләр эченә керәм, гарәп дөньясы кайнавында дәвам итә. Һәрбер гарәп өлкәсендә (Мисыр, Фәлистыйн, Сүрия) гарәпләрнең кортылыш хәрәкәтләре, куәтләнгәннән-куәтләнеп килеп, бу өлкәләрне биләүче аурупалыларны тирән уйга төшергәннәр. Гарәпләрнең кортылыш хәрәкәтләренә каршы куелган биләүчеләрнең катылык сәясәтләре үзләренә зарарлы гына булып чыккан. Хәзер гарәп дөньясы белән аларның илләрен биләүчеләр арасындагы мөнәсәбәт икенче дәвергә кергән. Ауру-палылар гарәпләрнең бу хәрәкәтләренә кыйммәт бирергә һәм дә гарәпләрнең милли хокукларын танырга мәҗбүр булганнар. Чит халыкларны идарә итүдә Аурупаның иң оста халкы булган инглизләр бу эштә беренче булдылар. Мисырның истикъляль хә-рәкәтен танып, Мисыр истикъляльчеләре белән аңлашу юлына болар беренче керештеләр. Алар артыннан Сүрияне биләүче француз да шул юлга керергә мәҗбүр булды. Моннан берничә ай гына элек Шамы җәлеб урамнарында француз гаскәре белән сугышкан гарәпләрнең юлбашчылары белән бүген Парижда француз хөкү-мәте сөйләшеп яту Сүриянең истикъляле нигезендә1 гарәпләрнең теләкләрен кабул итәргә француз матбугаты әфкяре гомумиясен хәзерли. Французларның Сүриядәге баш комиссарлары2 Парижның әмере буенча күптән түгел урам сугышларында тотылып төрмәгә ябылган гарәп милләтчеләрен йөзәрләп-йөзәрләп төрмәдән азат итә. Төрмә капкасы төбендә меңәрләп-меңәрләп гарәп милләтчеләре үзләренең милли мөҗаһидләрен каршы алалар. Кортылу бәйрәмен ясыйлар. Гарәп халкы алган милли тартыш юллары тугры чыгуга сөенеп, яңа куәт белән тартыш алып баралар.
Фәлистыйнда бик авыр хәлдәге гарәп-яһүди мәсьәләсен хәл итәр өчен, Фәлистыйнда мәмләкәт мәҗлесе коруның нигезләрен беркетер өчен, Ингелтерә хөкүмәте3 рәсмән Фәлистыйн гарәпләренең бөтен фиркаләренең вәкилләрен Лондонга сөйләшергә, аңлашырга чакыра, вә Фәлистыйн гарәп дөньясы шунда барырга вә беравыздан сүз сөйләргә хәзерлек күреп ята, вә бөтен хәрәкәтләрдә үзенең дәүләтен корып өлгергән, азмы-күпме үзенең истикълялен берләштерә алган Гыйрак гарәпләре4 үз эшләре ке-бек, Мисыр мәсьәләсенә дә, Сүрия эшләренә дә, Фәлистыйн низагларына да кайтышалар вә кулларыннан килгән кадәр Сүрия, Фәлистыйн, Мисыр гарәпләренә матди, мәгънәви ярдәмдә булыналар. Үзләренең матбугатлары, сәяси адәмнәре аркылы башка дәүләтләргә тәэсир итәргә, башка шул гарәп илләренә төрле-төрле исемдә вәкилләр күндереп, бу гарәп өлкәләренә ялгыз башлары гына түгел икәнлекләрен аңлатып, ярдәм кулы сузып киләләр. Нәтиҗәдә шул берничә ай эчендә гарәп кортылыш хәрәкәте бөтен гарәп илләрен тоткан кебек тәмамән гәүдәләнеп өлгерде вә аурупалылар аңларлык рәвештә кереп, гарәп берлеге, гарәп истикъляле төсен алды. Вә каршысындагы Аурупа дәүләтләрен үзе белән хисаплашырга мәҗбүр итте. Кирәк Франсә, кирәк Ингелтерә бүген гарәп вәкилләре үзенең пайтәхетендә «әһлән вә сәһлән» дип кабул итәргә вә гарәпләр белән аңлашырга башка юл калмаганы канәгатенә килде. Гарәп дөньясын Дөнья сугышыннан качырган форсатларын дәрес алып, бу юлында милли хокукларын алырга, үз илләренә мөмкин булган кадәр үз хокукларын танытырга иҗтиһад итәләр. Бу хакта бөтен гарәп дөньясының матбугаты, зыялысы, милләтчесе кулыннан килгән каһарманлыкны эшләп килә вә гарәп берлеген йирләштерер өчен бик зур иҗтиһад итә. Лондонга сөйләшергә чакырылган Фәлистыйн гарәпләренең вәкилләре, берлекне бозмас өчен, вәкилләрнең берсен христиан гарәпләреннән5 алуны алга сөрәләр. Сүрия мөселман гарәпләренең вәкилләре, христиан гарәпләренең күңеле сынмасын дип, христиан гарәпләренең башлары гарәп патриархы белән мөзакәрәгә керешә. Мисырлылар һәммә эшләрендә христиан гарәпләрен бергә йөртәләр. Моның белән илләрен биләүче Аурупа дәүләтләренең кулларыннан дин аермасы белән уйнау коралын алмакчы булалар вә гарәп берлеген тәмамән милләтчелек нигезендә, аерым-аерым диннәрнең хөрмәтләрен саклау юлында кормакчы булалар.
Бу юлы гарәпләрнең бу илләрен коткару хәрәкәтләре тулы уңыш белән тәмам булырмы? Араларында сонгый рәвештә тудырылачак низаглар белән гарәпләр тулы хокуклы булулары тагын икенче форсатка кичектерелерме, монысын киләчәк күрсәтер. Ләкин төрле өлкәләргә сибелгән, төрле дәүләтләрнең идарәсенә төшкән гарәпләрнең үзләренең кортылыш хәрәкәтләре берлек нигезендә бүгенгә кадәр алып бара белүләре вә шул гарәп берлеген дошманнарыннан боздырмас өчен һәртөрле фидакярлекләргә хәзер булулары, гарәпләрнең сәясәтән үскәнлекләренә вә сәяси балигъ булганлыкларына зур дәлилләр вә шаян тәкъдирдер. Без төрекләрнең дә милли кортылыш тартышыбыз киләчәктә гарәпләрнең бүген үтә торган дәверләренә керәчәк булганга, безгә дә моннан гайбрәт алу ляземдер. Милли дошманнарыбызның арабызга фетнәчеләр кертеп, милли сафыбызны боздырырга тырышуларына юл бирмәскә хәзер булу тиештер. Илләребез башка, башка халкыбыз аерым-аерым булса да, үтәчәк милли тартыш юлыбыз будыр. Вә бу юлындагы аякны абындырачак ташлар, милли йөгебезне авырайтыр өчен махсус казылган чокырлар, бүген гарәпләргә каршы эшләнеп килгән кебек, иртәгә без төрекләргә дә кылыначактыр.
Милли кортылыш юлы һәрбер милләт өчен бертөсле булган кебек, милли кортылыш агымын бозу, җимерү өчен чит дәүләт-ләрнең кулланган кораллары да бердер – моны белеп тору, алдан күреп килү һәрбер төрек-татар милләтчесенең милли бурычларыдыр. Шуңарга күрә милли кәрванны, милли кыйбланы саташтырмаенча алып бару вә, төрле яшерен кайаларга бәрелдермәенчә, сәламәтлек якасына илтү – җәмәгать хезмәтчеләребезнең милли вазифасыдыр.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Аннамның – Аннам тауларының (Һинд-Кытай ярымутравында).
Мивәсен – җиләк-җимешен.
Истирахәт – ял итү, рәхәтлек.
Кортылыш – азатлык, бәйсезлек.
Мәэмүрләре – түрәләре, чиновниклары.
Истикъляль – бәйсезлек.
Шамы җәлеб – шаулы Димәшкъ.
Әфкяре гомумиясен – җәмәгатьчелек фикерен.
Әһлән вә сәһлән – хуш килдегез.
Мөзакәрәгә – сөйләшүгә.
Шаян – тиешле.
Кайаларга – чыганакларга.
Якасына – ягына.
«Милли байрак» газетасының 1936 елгы 15 май санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
1 …гарәпләрнең юлбашчылары белән бүген Парижда француз хөкүмәте сөйләшеп яту Сүриянең истикъляле нигезендә… – Парижда Сүрия һәм Франция арасында сөйләшүләр 1936 елның 31 мартында башланып, килешү проекты сентябрь аенда төгәлләнә. Шулай итеп, 1936 елның 9 сентябрендә Парижда ике дәүләт арасында башланган сөйләшү, Дәмәшкъта 22 декабрьдә Сүриянең баш комиссары де Мартель һәм Сүриянең яңа төзелгән конституцион хөкүмәте тарафыннан кул куелып, 27 декабрьдә раслана. 1939 елның гыйнварында француз хөкүмәте Сүрия-француз килешүеннән баш тарта.
2 Французларның Сүриядәге баш комиссарлары… – бу елларда Сүриядә Франциянең баш комиссары булып Леванте де Мартель эшли. Сүриядә милли-азатлык көрәшенең көчле басымы астында де Мартель дәүләтнең бәйсезлеген танырга мәҗбүр була. Бу ясалма бәйсезлектән риза булмаган Сүрия халкы көрәшне дәвам иттерә һәм де Мартель килешүдән баш тарта, илдә кабат француз мандаты торгызыла.
3 …гарәп-яһүди мәсьәләсен хәл итәр өчен, Фәлистыйнда мәмләкәт мәҗлесе коруның нигезләрен беркетер өчен, Ингелтерә хөкүмәте… – 20–30 нчы елларда Палестинада сәяси вазгыять кискен төс ала. Бу җирләргә инглиз колонизаторларының яһүдиләрне күпләп күчерүләре (1936 елда 400 меңнән арта) гарәп халкында зур ризасызлык тудыра, бер-бер артлы восстаниеләр кабынып китә, илдә партизанлык хәрәкәтләре дәвам итә. Гарәп-Палестина фиркасе лидерлары хәлнең катлаулануын күргән хәлдә 1935 елның 26 апрелендә инглиз хөкүмәтенә милли демократик хөкүмәт төзү турында меморандум кабул итә. Хәлне азрак йомшартыр өчен инглиз идарәче даирәләре 20 нче елларда каралган Законнар чыгару советы проектына кайтуны тәкъдим итәләр. Проект гарәпләр арасында тәнкыйтькә очраса да, алар аның белән өлешчә генә булса да килешергә мәҗбүр булалар. Ләкин сионистлар, үзләренең хокукларын гарәпләр белән бертигез күрергә теләмичә, проектны кире кагалар. Г.Исхакый шул сәяси вакыйганы искә ала. Башка чыганакларда ике дәүләт арасындагы сөйләшү һәм килешүләр хакында сүз алып барылмый.
4 …үзенең истикълялен берләштерә алган Гыйрак гарәпләре… – Гыйрак халкы да VII гасырдан алып XIX гасырның 60 нчы елларына кадәр гарәпләр кул астында, XIX гасырның 60 нчы елларыннан 1917 елга кадәр төрекләр кул астында, 1918–1958 еллар аралыгында инглизләр кул астында яши. XX гасырның 20 нче елларында Гыйракта милли бәйсезлек көрәше тагын да көчәя. 1920 елгы восстание нәтиҗәсендә инглизләр Гыйракка, аз гына булса да, үзидарә хокукы бирә. 1930 елда Гыйрак белән Англия арасында төзелгән килешү буенча инглизләрнең Гыйракта сәяси, икътисади һәм хәрби мәнфәгатьләре сакланса да, нигездә, инглиз мандаты туктатыла, дәүләт формаль яктан бәйсезлеккә ирешә. Моның белән генә көрәш туктамый. Илдә эчендә бертуктаусыз восстаниеләр булып тора. Г.Исхакый шул хәлләрне искә төшерә.
5 …христиан гарәпләреннән… – Мисырның төп халкы гарәпләр (сасанидлар, 632–642) басып алганчы, христиан (күпчелеге монофистлар, ягъни V гасырда Византиядә барлыкка килгән христиан өйрәтүләренә нигезләнгән кавем) коптыйлар тәшкил иткән. Алар христиан динен VII гасырда кабул итә.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 162-165.