(Анкарада җыелган милли тарих корылтае уңгае берлә)
Төркиядә милли тарихны өйрәнү вә төреклекнең төбен эзләүгә соң елларда зур әһәмият бирелә башлаганлыгы мәгълүмдер. Бу эш берлә Гази хәзрәтләре үзе биззат шөгыльләнгән кебек, аның әтрафына тупланган галим вә фикер ияләренең дә бу юлда бик күп эш эшләп ятулары билгеледер. Бу эшне фәнни юлга куяр өчен үткән елларда Анкара шәһәрендә «Төрек тарихын тикшерү әнҗемән»е ясалган вә бу әнҗемәннең рәислеген Гази хәзрәтләре биззат үзе кабул иткән иде. Менә шул әнҗемән инде еллар буенча төрек тарихы өчен кирәк булган материаллар туплау берлә шөгыльләнә иде. 1930 елда бик күп төрек тарихчыларының иштиракы берлә шул бөек тарих китабына мөкаддимә рәвешендә бер китап та нәшер ителде. Фәкать бу китап, мөтәхассыйслар өчен генә булганга бик аз бастырылып, сату-алу базарына чыгарылмады. 1931 елда шул ук әнҗемән урта мәктәпләрдә укытыр өчен ике җилд милли тарих китабы нәшер итте. Менә бу китаплар бу көнгә кадәр язылган госманлы тарих китапларына охшамыйлар иде. Алар госманлы императорлыгы, яисә мөселман хәлифәләре, яисә Анатулы тарихы гына түгел иде; болар төрек тарихы иде. Монда төреклек киң рәвештә гыйльми төстә, аурупалылар аңлаганча кабул ителгән вә әүвәлге Бизанс шәкертләрен кыздыртачак рәвештә татар-нугай-үзбәк-казакъ-кыргыз һ. б. ларны төрек иттерелеп йөртелә иде. Боларның барысын да бер милләт итеп карап, тарихи вакыйгалар шуларның берлек ноктасыннан тикшерелгән иде.
Бу китаплардагы юлның төрек милләтенең бабаларын Азия сахраларына вә Алтай тауларына барып терәлүе, табигый, үзенең нәсел-нәсәбен Истанбулның юксәк калдырыймыннан туп-тугры Парижның Монмарта мәхәлләләренә илтеп терәргә торган, Бизанс шәкертләре булган космополитларның һушына һич тә китмәгән иде. Шуның өчен Истанбулның чарльстон мөтәхассыйслары арасында, каһвәханәләрдә, көлке мәҗмугаларының идарәләрендә бу агымга каршы төрле сүзләр башланган вә көлүләр дәвам иткән иде. Шуңар күрә бу эш өстендә гизле рәвештә Истанбул берлә Анкара арасында бер тартыш бара; Бизанс калдыгы берлә төрек милләтче яшьлеге арасында бер яшерен кычкырыш дәвам итеп килә иде. Мәдәният вә тарих берлеге сахәсендә генә булса да, төрек кабиләләренең берләшмәсеннән курыккан сәяси даирәләр үзләренең сәяси интригаларын катыштыралар вә бу милли эшнең әтрафында төрле-төрле уеннар уйныйлар иде. Кайвакытлар бу тартышлар Истанбул матбугаты сәхифәләренә кадәр килеп чыга вә андагы Бизанс мөхәррирләрен төрек берлеге дошманнары берлә берләштереп, бу эшкә «татар империализмы» сыйфаты тагыла вә «Татарчыктан милләтемезне саклыймыз!» шигаре янында һай-һулар купарыла иде.
Ләкин төрекчелек әсасләре фәнни тугры булган кебек, хис ягыннан да ул Төркия яшьлегенә охшаганга, бу агым киңәйгәннән-киңәя барды. Үз милләтенең асылын табу вә шуны эзләү Төркиянең киң катлауларына кадәр җәелде. Шуның берлә бергә моңа мохалиф якта калган госманчылар да, төрле сәяси вә гыйльми сәбәпләр күрсәтеп, төрекчелек агымына үзенең һөҗүмен арттыра килә иде. Төрекчелек агымының эчендә шактый зур роль уйнаучыларның берничәсенең (Йосыф Акчура, Садри Максуди һ. б.) «татар» булуы госманчыларга «татар империализмы» хакында сөйләргә вә «татарлык» һөҗүменнән Төркияне саклау турында шау-шу ясарга имкян бирә иде. Инде бу тартыш шактый озын дәвам итеп килгәнгә, ике якның да фикерләре гәүдәләнгән кебек, ике тарафның да «батыр»лары мәгьлүм булып өлгергән иде. Инде мәсьәләне киң бер көрәш мәйданында хәл итәргә вакыт җиткән иде.
Төркия мәгариф вәкиле Әсәд бәк, бу форсатның килеп җиткәнлеген вә бу икелекнең дәвамы тәгълим-тәрбия өчен зарарлы булганын тәкъдир итеп, бу елгы тәгъдил вакытында тарих мөдәррисләре, тарих галимнәре вә тарих мөгаллимнәренең корылтаен чакырды. Анкарада җыелган бу корылтайда аларга ачык рәвештә сөйләшергә, озын иттереп фикер көрәштерергә вә милли мәсьәләне гыйльми рәвештә хәл итәргә имкян бирде. Төреклек фикеренең Төркиядә таралуында бик зур урын тоткан мәрхүм «төрек учаклары» салонының ишекләре тагын киң рәвештә ачылды. Тарих галимнәре, тарих мөдәррисләре вә тарих мөгаллимнәре Төркиянең бөтен почмагыннан Анкарага акты. Шул беренче тарих корылтаенда хәзер булыр өчен, төрек матбугаты, төрек дәртлеләре Анкараны тутырды. 2 июльдә ачылган корылтай тугыз көн, тугыз төн дәвам итте вә мөтәхассыслар тарафыннан бик күп конфранслар укылды. Вә төрекнең милли тарихи нигезләре тикшерелде.
Корылтайга тарих әнҗемәне рәисе булган Йосыф бәк Акчура рәислек итте. Мөһим мәсьәләләрдә конфрансны Рәшид Галеб бәк, Афит ханым, Рәфгать бәк, Күпрүлезадә Фуад бәк, Йосыф Акчура бәк, Садри Максуди бәк, Хәлил бәк, Шәмседдин бәк, доктор Газиз бәк һ. б. лар бирделәр. Корылтайның ачылу мәҗлесендә Төркия хөкүмәте, бик күп сәфирләр вә чит милләт галимнәре хазир булдылар. Газый паша1 үзе шәхсән һичбер мәҗлесне калдырмастан дәвам итте.
Мәҗлесләрдә мөзакәрәләр бик җанлы булды. Беренче милли тарих корылтаеның тулы хисабы аерым китап хәлендә нәшер ителәчәк булганга, андагы мөназарәләр берлә танышуны шул китапка калдырып, монда конгрәнең төп мәсьәләләренә генә кагылып үтәм. Корылтай төрек тарихын язганда вә аны яшьләргә укытканда иң беренче нигез ташы булган «Төрек кем вә кайдан вә кайвакыт чыкты”, “Төрекнең мәдәният тарихындагы урыннары ничек?» дигән сөальләрне куйды. Бу сорауларга җавап итеп, төрле галим төрлечә үзенең тикшеренү нәтиҗәсен корылтайга тәкъдим итте. Болардан төрек милләтенең бик иске вә бик зур халык икәнлеге, төрекләрнең дөнья мәдәниятенә бик зур хезмәтләре булганлыгы беленде. Бу сөальләр Аурупа фән дөньясына бик үк яңа булмасалар да, Аурупада тюркология дигән бер гыйлем булып, Аурупаның олуг дәрелфөнүннәренең һәммәсендә дә бу гыйлем укылса да, бу Төркия төреге өчен тәмамән яңа бер нәрсә иде. Чөнки ул моннан егерме ел гына элек үзен «госманлы» дип йөрткән дүрт гасырлык тарихында мөселманчылык сәясәте генә йөрткән иде. Бу «госманчылык» җеназасы Балкан мөхарәбәләре вакытында гына кыйлынганга, милли истикъляль сугышы көннәрендә генә аягына баскан бу «төрекчелек» (милләтчелек), табигый, әле үзен дә аңлап җитә алмаган вә үзенең паспортын яздырып өлгерә алмаган иде. Соңгы егерме биш ел эчендә аның башына килгән бәлаләр аңа язу-сызу берлә шөгыльләнергә вакыт та калдырмаган иде. Шуның өчен төрек тарихчысының беренче эше Аурупа галимнәренең эзләп тапкан мәгълүматларыннан файдалану, алар берлә үзе тапкан мәгълүматларны тиңләштерү вә шулардан чыккан нәтиҗәләрне кабул итү – рәд итү булачак иде. Ләкин тарих гыйлеме математик кебек үзгәрми торган нигезләргә бина ителмәгәнгә вә бу тарихны язучылар да, хосусән яздыручылар да үзләренең мәгълүм максатларын тәгъкыйб иткәнгә, алардан объектив мәгълүмат табу бик авыр. Хосусән төрек милләте бик зур сугышчы милләт булып, үзенең камчысын бик күп милләтнең аркасында уйнатканга, аның хакында язылган бөтен тарихлар шул камчының ачылыгы тәэсире астында язылган. Без бу көн безнең берлә мең еллар буенча мөнәсәбәттә булган, безнең бабаларымыз тарафыннан кыйналган кытай-фарсы-гарәп-аурупалыларның тарихи шәһадәтнамәләре берлә эш күрергә мәҗбүрмез. Бу шәһадәтнамәләр буенча безнең бабаларымыз җиңүче, кыйнаучы булганга, табигый, алар – варвар, вәхши. Безнең бабаларымыз ул халыкларның шәһәрләрен алганга, без алар каршында талаучы-басмачы. Без мәдәниятсез вәхши.
Ләкин дөнья йөзендә булып үткән вә булып ята торган бөтен сугышларны күздән кичергәндә, без бер вәхши халыкның икенче бер мәдәниятле халыкны, вакытлы җиңсә дә, кулына алып идарә иткәнен күрмимез. Шулай булса, иске зур бер мәдәнияткә ия булган кытайларны-фарсыларны-аурупалыларны үзләренә баш иттергән төрек милләте ул вакытта дошманнарыннан мәдәнияттә түбән булмаска кирәк түгелме? Гарәп вә фарсы тарихларында «барбар» дип аталган Чыңгыз хан төрегенең ул вакыттагы кумшуларыннан, әйтик, әхлак вә милли фидакярлек ягыннан югары торганлыгы бу көн бөтен гыйлем дөньясында исбат ителгән бер хакыйкать булганы кебек, Венаны камап алган Сөләйман Кануни төреге дә ул вакыттагы Аурупадагы милләтләрдән һәр яктан өстен торганлыгы мәгълүм бер тарихи хакыйкать түгелме? Шулай булса, хәзерге көндә төрек-татар мәдәниятсезлеге турында таралган фикернең гыйльми кыйммәте бетә түгелме?
Милли тарих конгрәсендә иске төрекләр хакында булган бу урам сүзләре бик тугры иттерелеп тәнкыйть ителде. Безнең тарихымызга ялган тамга басучыларның йә христианлык тәгассыбыннан, йә милли дошманлыктан килеп чыкканлыгы күрсәтелде. Хакыйкатән, Аурупаның киң катлаулары өчен язылган тарихларда безнең хакымызда язылган фикерләрнең йөзгә туксаны, шөбһәсез, ялган. Шулай булгач, төрек тарихын вә төрекнең дөнья мәдәниятендә тоткан урынын табар өчен, без аны үземез тикшерергә, үземез тарихи васыйкаларны табарга вә аларны үземез гыйлем төсенә кертергә тиешмез. Менә бу яктан тарих конгрәсе беренче адым булды. Монда сөйләнгән сүзләр, монда йөртелгән фикерләр – безнең үтмешемезне таныр өчен бер башлангыч иде. Бу конгрәдә күрсәтелгән ана хатларда эшләү – тарихчыларымызның вазифасы.
Шуны да хәтердән чыгармаска кирәк: безнең тарихымыз вә безнең мәдәният дөньясындагы ролемез хакында аурупалыларның биргән мәгълүматлары никадәр хакыйкатьтән ерак булса да, аурупалыларның тарихи мәсьәләләрне ачар өчен куллана торган методлары тугрыдыр вә фәннидер. Алар үзләре хакындагы мәгълүматны җыюда шул метод берлә эшләп килгәнгә, безгә дә ул методтан файдаланырга кирәк. Башка методларның тугры юлга чыгарулары шөбһәле. Шуңар күрә, конгрәдән чыгачак нәтиҗәнең гыйльми файдасы – бер тарих институты ачу вә анда эшләүне дә Аурупа ысулларына кую булырга тиеш. Ул бу көнге көндә Аурупаның төрле почмагында таркау хәлдә яткан тюркология гыйлеменнән файдалану әсасенә куелырга тиеш. Юкса, кайбер кешеләрнең җиңел юл берлә китеп, кайбер тавыш ягыннан бер-берсенә охшаган кәлимәләрдән тирән мәгънәләр чыгару ысулы берлә тарих кору әсассез вә гыйльми куркынычлы булачак. Бу эш безнең кебек олуг бер милләтнең шанына муафикъ түгелдер. Тарихымыз бик зур булганга, берничә елда гына аны өстенә өелгән чүп-чардан яклау мөмкин түгел. Бу эш киләчәк буыннарны мәшгуль итәчәктер. Фәкать бу көнге тарихчыларымыз, бу көнге тикшерүчеләремез шул юлның маякларын куярга вә шул эшкә яшьләрне хәзерләү юлына керергә тиеш. Аурупа мәмләкәтләрендә хәзерге көндә төрек-татарның тарихы, мәдәнияте вә теле берлә уграшып ята торган мөәссәсәләр бар. Аурупаның төрле почмагында үзен шул эшкә корбан иткән бик күп намуслы галимнәр бар. Бу юлда һәрбер төрле авырлыктан тартынмый торган бик күп фән хезмәтчесе бар. Боларның туплаган мәгълүматларыннан, боларның җыйган тәҗрибәләреннән төрек гыйлем дөньясы файдалана башларга тиеш. Боларның методларын өйрәнер өчен төрек кәнеҗлеген шуларның дәресханәләренә күпләп күндерергә тиеш. Моннан тулы рәвештә истифадә итәр өчен кирәк булган мал вә һиммәтене кызганмаска тиеш. Төркиядә бу вакытка кадәр дә бик күп «мөәррих» вә «философ»лар булды. Ләкин Аурупа ысулын күргәннәр алар арасында бармак берлә генә санарлык иде. Һәрбер сүздән әллә нинди мәгънәләр чыгаручылар бик күп булса да, Аурупа мәгънәсендә филологи тәхсил иткән галимнәр бик аз.
Тюркологиянең иң яхшы куелган йире булган алман дарелфөнүннәрендә соңгы ун ел эчендә тюркология докторлыгын алган яшь галимнәремезнең саны биштән артмый. Аларның да берсе азәри, берсе ләһ татары, өчесе Идел-Урал төрегедер. Үзенең мөстәкыйль иленә хуҗа булган Анатулы төрегенең бер генә баласы да бу мөәссәсәләргә якынлашмады. Шулай ук фин, Маҗарстан вә ләһ дәрелфөнүннәрендә дә укучылар юк диярлек дәрәҗәдә аздыр. Шуның өчен милли тарих корылтае аткан беренче фәнни адымыны дәвам иттерү өчен, Төркия мәгариф вәкаләте яшь егет вә кызларымызны бу дарелфөнүннәрнең дәресләренә күндерергә вә, төрек теле, төрек тарихына бирелгән әһәмиятне төрек футболчылары дәрәҗәсенә кадәр күтәреп булса да, биш-ун мөһаҗир гаиләсенең биргән әһәмиятенә кадәр күтәрергә тиештер. Тарихымыз бик зур, бик парлак булганга, ул фән вә гыйлем берлә очрашудан һичбер курыкмый. Ул бу очрашудан файда гына итеп чыгачак, вә аның парлаклыгы гыйлем-фән берлә бөтен дөньяга тарала алачактыр.
Конгрәнең йөкләп киткән бурычы вә заманның бездән теләгән вазифасы шулдыр. Моның да иң зур кыйсеме төрек тарихында яңа бер дәвер ачу шәрифенә ирешкән төрек тарихы әнҗемәне вә аның кадерле рәисе Газый паша муенына йөкләнәдер. Бөтен төрек дөньясы өчен һәм кирәкле, һәм шәрәфле булган бу эштә без Газый пашаның бу башланган хәерле эшене тәмамлавын бөтен күңелемез берлә көтәмез.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Милли тарих (Анкарада җыелган милли тарих корылтае уңгае берлә). «Яңа милли юл» журналының 1932 елгы 8 нче (август) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
1931 елда Йосыф Акчура җитәкчелегендә Төркия тарихчылары җәмгыяте төзелә, 1932 елның июлендә төрек тарихчыларының беренче конгрессы уза.
1 Газый паша – Төркия республикасының беренче Президенты Мостафа Кәмал Ататөрк (1881–1938).
Биззат – турыдан-туры.
Әнҗемәне – җәмгыяте.
Иштиракы – бергәләп эшләве, катнашы.
Мөкаддимә – кереш.
Мөтәхассыйлар – белгечләр.
Бизанс – Византия.
Юксәк калдырыймыннан – югары ???…
Чарльстон мәтәхассыйслары арасында – чарльстонга биючеләр арасында.
Гизле – яшерен.
Сахәсендә – мәйданында.
Мохалиф – каршы.
Тәгъдил – гадел хәл итү.
Мөхарәбәләре ¬ сугышлары.
Рәд итү – кире кагу.
Тәгъкыйб иткәнгә – күзәткәнгә.
Кумшуларыннан – күршеләреннән.
Тәгассыбыннан – фанатизмыннан.
Васыйкаларны – документларны.
Ана хатларда – төп юнәлешләрдә.
Әсасенә – нигезенә.
Мөәссәсәләр – оешмалар.
Кәнеҗлеген – яшьләрен.
Истифадә итәр – файдаланыр.
Мөәррих – тарихчы.
Филологи тәхсил иткән – филологик белем алган.
Ләһ татары – Польша татары.
Маҗарстан – Венгрия.
Парлак – данлыклы.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 365-370.