МӨФТИ РИЗАЭТДИН ХӘЗРӘТ

Мәҗмугабызның бу нөсхәләрен мәрхүм мөфтиебез Ризаэтдин хәзрәткә багышлап чыгарабыз.

Ризаэтдин хәзрәт үзенең илле еллык хезмәтен һәрвакыт ачык итеп алып барганга вә аның бик күп әсәрләре калганга, аның хакында туеп мәгълүмат бирү бер дә уңайсыз булмаска тиештер. Ләкин мөһаҗәрәтебезнең илебез берлә ачыктан-ачык мәдәни мөнәсәбәт йөртүенә большевик хөкүмәтенең манигъ булуы без-нең бу мәдәни эшебезне тулы көенчә алып барырга киртә булып киләдер вә безне бары мөһаҗәрәттә табуы мөмкин булган мәрхүмнең әсәрләре, язулары вә мәктүбләре берлә генә кифаяләнергә мәҗбүр итәдер. Бу гайре табигыйлек, мәрхүм хәзрәтебезгә каршы булган милли вазифабызның ярты-йорты гына уты алынуына, шул бөек милли хезмәтчебезне бөтен зурлыгы, олуглыгы, киңлеге, тирәнлеге берлә милләтебез алдында тулы көенчә күрсәтә алмавыбызга сәбәп буладыр. Болар бөтен мөһаҗәрәтебез өчен уртак манигълар булып, «Милли юл»ның үз көче берлә генә аны үтеп китәрлек имкяне булмаганга, кирәк мәрхүм хәзрәтнең дустлары, кирәк милли кыйммәтләребезне тулы итеп күрәсе милләттәшләребез, шул мәҗбүри ноксаннарыбыз өчен безне гафу итәрлек дип өмид итәбез.

«Милли юл» кулында булган имкян, урталыкта булынган әхвәлнең мөсагадәсе даирәсендә бөтен мөһаҗәрәтебез өчен фарз кифая булган шул милли фарзны үтәргә, моның берлә бөтен мөһаҗәрәтебезне зур бер милли гөнаһтан коткарырга тырышты; ләкин эшләгән эшебез берлә Риза хәзрәт хакында аңлатыласы, белдереләсе, языласы нәрсәләр тәмамән тутырылды дигән фикердә түгелбез. Билгакес, кулыбыздагы материалның азлыгы, рәсми мәгълү-матыбызның җитешмәслеге бик күп кирәкле нокталарның ачылмаенча калуына да сәбәп булды. Бәлкем, мәрхүм хакында кайбер мәгълүмат тулы көенчә бирелмәү берлә генә калмыйча, хаталар да кереп киткәндер. Боларны төзәтүләр, боларның ачык булмаганнарын ачык итеп язуларын киләчәккә калдырабыз вә мәкаләләребездә очраган хаталарны белгәннәрдән тасхих итүләрен үтенәбез. Эшебез зур бер милли вазифаны үтәү булганга, бөтен тасхихларны «Милли юл»ның киләчәк нөсхәләрендә нәшер итәргә тырышачакбыз. Фәкать бу тасхихлар, мәрхүм мөфти хәзрәтләребезнең тәрҗемәи хәле, эшләгән эшләренең тарихы, әсәрләренең язылышы, басылышы, якыннары вә әкърибалары, мохите тирәсендә булырга тиештер. Мәҗмугабызга иштиракъ иткән мөхәррирләрнең карашлары берлә моназарә төсендә булмаска тиештер.

Мәрхүм мөфти Ризаэтдин хәзрәт безнең уяну дәверебезнең бик зур бер симасы булганга вә аның эшләгән яктырту, сәяси фикерләр башкалыгына карамаенча, аның дәвердәшләренең уртак вазифаларыдыр. Бу олуг милли хезмәтчеләребезгә хөрмәтен шул бөек вазифабызның җитдилеген игътибарда тотып, бөтен язучыларыбыздан вак-төяк шәхси капризларга бирелмәенчә, минем фәлән сүзем калмасын, минем фәлән җөмләмнең фәлән сүзе юл башыннан булсын, фәлән йирдә кечкенә өтере генә куелмасын, нокта төртелсен кеби вак-төяк шартлар берлә җитди эшне ваксытмаула-рын вә табигый көенчә генә уртак эшкә ярдәм итүләрен риҗа итәбез.

Кайбер матбәгадагы җитешсезлекләр мәкаләләребезнең йирләштерелүендә үзебез теләгәнчә итеп идарә итәргә имкян бирмидер, мондый ноксаннарыбыз милләтебезнең матди фәкыйрьлеге берлә баглы эшләрдер. Каләм тибрәтүчеләрнең шуларны игътибарга алып хәрәкәт итүләрен, мәрхүм Ризаэтдин хәзрәтнең үз йөзен үзе төсендә күрсәтергә, танышырга кирәкле булган нокталарына гына әһәмият биреп, вак-төяк җитешсезлекләребезне бармак аша карап мөгамәлә итүләрен риҗа итәбез.

* * *

Мәрхүм Риза хәзрәт, безнең Идел буе төркенең фикри хәрәкәтен бер тарафтан Курсавилар1, Мәрҗаниләр2, Габделкаюм Насыйрилар3 берлә, икенче яктан Идел-Урал истикъляль агымы берлә баглаучы бер тарихи шәхсыятьтер. Аның кыйммәте безнең үткәнебезне белер өчен генә түгел, киләчәгебездәге барачак юлыбызны, кыйблабызны тәгъйин итәр өчен дә бик зурдыр. Риза хәзрәт мәрхүмнең истикъляль тарафдары булуы, шәхсыятьне хөрмәтләндерә торган бер эш булса, аның шул сәяси истикъляльне таяндыра торган мәдәни истикълялебез өчен гомерен сарыф итүе, милли мәдәниятебезне ныгыту, тазарту өчен илле ел бер буйдан эшләве, шул истикъляльнең яшәве өчен кирәкле зәминне хәзерләү – һичбер язып бетермәслек бер милли хезмәттер.

Безнең Идел-Урал дәүләте төзүебез вә безнең Идел-Урал истикълялен вөҗүдкә чыгаруыбыз шартлары искедәге Кара тау мәмләкәте, хәзерге Албания мәмләкәтенең истикълялендәге шартларга тәмамән башкадыр. Идел-Урал мөстәкыйль милли дәүләт ясар өчен аны үз башына яшәтә беләчәк матди вә мәгънәви вазгыяте тәэмин ителгән булырга тиештер. Идел-Уралда әллә ничә гасырлар зур-зур төрек дәүләтләренең яшәве (хәзер Болгар, Алтын Урда, Казан, Әстерхан ханлыклары) үзеннән-үзе монда мөстәкыйль бер дәүләт төзелешкә һәр бакымдан имкян зурлыгыны күрсәтә торган дәлилдер. Руслар алганның соңында дүрт йөз ел эчендә кылмаган җәбер-золымлары берлә Идел-Урал төрек-татарының мәдәниятен җимерә алмадылар. Халыкның фикерендә үзен-үзе тәмамән башка бер мәдәният баласы, башка бер халык итеп күрүен аз гына да киметә алмаулары, үзеннән-үзе Идел-Уралдан мөстәкыйль төрек мәдәниятенең яшәп килүенә аяклы дәлилдер. Мәрхүм мөфти Риза хәзрәт гомере буенча менә шул мәдәниятебезнең истикълялене сакларга тырышкандыр. Гомере буенча аның мәдәниятенең бүленмәгән бер өлеше булган мөселманчылыкны чертүдән саклар өчен Идел буе мөселманының динчелегенә ябышкан ишанлык, мөтәгасыйблык кеби төрле-төрле паразитлардан пакьләргә тырышкандыр. Озын тарихлы милли мәдәниятебез үз эчендә генә кысылып калып, буылып китеп һавасызлыктан корымасын, коргаксымасын өчен, ул безнең төрек мәдәниятенең төбен-тамырын саклап, аны Гареб мәдәнияте берлә ашлау кирәклегене аңлап, шуны билфигыль татбикъ итәргә керешкәндер. Шул эштә бик зур үрнәк булып, Аурупа мәдәниятенең кәләпүшле, калфаклы көенчә милләтебез эченә сугылуына сәбәпче булгандыр. Боларның икесе берлә дә милли мәдәниятебезне сипләп, аның үсүе, куәтене, аның җилгә-давылга каршы таянуы көчене ныгытырга хезмәт иткәндер. Моның берлә Риза хәзрәт безнең Идел-Урал дәүләтенең мөстәкыйль яшәве өчен кирәк булган иң зур гамәлләрдән берсе булган мәдәни истикълялебезне ныгыткан вә безнең киләчәк мөстәкыйль дәүләтебезнең төп баганаларын вакыт-заманның какшатуыннан, рус улакның җимерү-ватуыннан сакларлык хәлгә китерергә иҗтиһад иткәндер. Мәрхүм Риза хәзрәтнең хезмәте ялгыз безнең өчен, Идел буе төреге өчен генә түгелдер, бөтен төрек илләренең сәламәтлеге, бөтен төрек кабиләләренең уртак мәдәниятләренең мөхафәзәсе өчен кирәкле булган бер хезмәттер. Бу юлда мәрхүм Риза хәзрәт фикри төшенчәсе эше берлә төрекче булган кеби калдырган мирас ягыннан да уртак төрекчелекнең мәгънәвиятене яратучысы, сакчысыдыр.

Идел елгасы безнең төрек илләре берлә рус илене җәгърафи бүлүче бер чик кенә түгелдер. Идел елгасы – төрек мәдәнияте берлә рус мәдәниятен бер-берсеннән аера торган мәгънәви бер чиктер. Идел буе төреге үз илен, Идел-Уралны гына рус һөҗүменнән саклаучы бер төрек-татар гаскәре генә түгелдер. Ул – уртак төрек мәдәниятен, рус мәдәниятенең һөҗүменнән саклаучы төрек мәдәниятенең сакчысыдыр. Казан, Әстерхан ханнары мөстәкыйль чакта, бөтен төрек илләре Төркестан, Кырым, Кавказ, Сибирия, Госманлы императорлыгы, русларның һөҗүменнән генә түгел, үзләренең милли мәдәниятләре дә тулы мәгънәсендә мөхафәзә астында булгандыр. Руслар төрекләрнең чикләре Идел елгасыны кичеп чыкканның соңында гына Сибирия, Кырым, Кавказ, Төркестан, Төркия мәмләкәтләренә һөҗүмгә күчкәннәр.  Моннан соң гына бөтен төрек илләренең генә түгел, уртак төрек мәдәниятендә хәтәрәле вазгыять сукканнардыр. Бөтен төрек илләренең сәяси истикъляльләре, төрек мәдәниятенең үзенең үзлегене тулы көенчә саклый белүе, гәнәдә Идел буе төрегенең сәяси истикълялене алуына, уртак төрек мәдәниятен Идел буе төрегенең кылычы берлә саклавына баглыдыр. Шуның өчен Риза хәзрәтнең Идел буе төрегенең мәдәниятен ныгытырга чалышуы хәтәрәле урындагы бер кальганы ныгытырга тырышуы кеби бер эштер. Аның калдырган мәгънәви азыклары киләчәк гаскәребезнең мәгънәви азыклары, киләчәк гаскәребезнең мәгънәви ачлык вә сусауны кандырыр өчен ясалган хәзерлекләредер. Дошманга каршы торганда мөкавәмәт итәр өчен бирелгән коралларыдыр. Менә шул ноктадан чыгып мәрхүм мөфтиебез Риза хәзрәт гомерендә бер мәртәбә дә дошманга каршы утлы корал кулланмаган булса да, руслар тарафыннан сугыш сафы башында шәһид ителгән мәрхүм мөфти Чәләби Җиһан4 кеби үк төрек милләтенең мөхтәрәм мөҗаһиддер. Безнең милли тормышыбызны коруда бик зур хезмәт иткән Исмәгыйль бәк Гаспралы, Йосыф Акчура, Каюм Насыйри кеби безнең милли йортыбызны корышучы, төзешүче милли мөһандисебездер. Мәрхүм Чәләби Җиһанның Истанбул дарелфөнүн талибәсе булып5, фәсле булуы, Йосыф Акчураның Парис дарелфөнүн шәкерте булып6, башында шапкасы булуы, Габделкаюм Насыйриның ил җимеше булып, башында камчат бүрек булуы, авыл мәдрәсәсендә генә тәхсил күргән Риза хәзрәтнең башында чалма булуы боларны бер-берсеннән аера торган нәрсәләр түгелдер. Боларның эчләре, рухлары, омтылышларының берлеге, кыйблаларының бер тарафталыгы боларны бер милли көч иткәндер, бер милли көч итеп, безгә таныткандыр. Киләчәк тарихыбызга да болар бер милли юлның юлчылары, бер милли кыйбланың имамнары булып, бер йорт төзүнең мөһандисләре булып, безнең милли тарихыбызга керәчәкләрдер вә безнең яшьлегебезгә үрнәк булып китәчәкләрдер. Боларның барысы да безнең киләчәгебездә милли газизләребез булып әвереләчәктер.

Мөфти Риза хәзрәтнең аермасы шунда, дәрәкә, ул бу дәрәҗәгә монтазам мәктәп күрә алмаенча, үз тырышлыгы, үз казануы берлә генә ирешкәндер. Үз-үзен идарә итә белүе берлә генә дөньяның җилле, давыллы көннәрендә кызыл руслыкның иксез-чиксез вәхши золым-җәбере алдында башын югарыда тота алып, соңгы сулышына кадәр үзенең иман иткән милли сафы башында калгандыр. Бу мәдәни җәсарәте берлә чит халыкларны хәйрәткә калдырып, безнең Идел-Урал төркенең мәгънәви кыйммәтен тагын күтәргәндер. Төрек балаларында төрек горурыбызны охшап милли вазифасын тулы көенчә үтәгән милли каһарманыбыз булып рәхмәтенә кавышкандыр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Манигъ булуы – киртә булуы.

Кифаяләнергә – монда: канәгатьләнергә.

Ноксаннарыбыз – кимчелекләребез.

Мөсагадәсе – мөмкинлеге, ярдәм итүе.

Билгакес – киресенчә.

Тасхих – төзәтү.

Әкърибалары – туганнары.

Иштиракъ иткән – катнашкан.

Симасы – шәхесе.

Йирләштерелүендә – урнаштырылуында.

Зәминне – нигезне, җирлекне.

Бакымдан – караштан.

Мөтәгасыйблык – фанатиклык.

Билфигыль татбикъ итәргә – чынлап яраклаштырырга.

Рус улакның – рус чапкынының.

Иҗтиһад – тырышу.

Мөхафәзәсе – яклавы, саклавы.

Хәтәрәле вазгыять – куркыныч хәл.

Гәнәдә – монда: «янәдә» мәгънәсендә.

Чалышуы – тырышуы.

Кандырыр өчен – монда: басар өчен.

Мөкавәмәт – каршы, түзем, чыдам тору.

Мөҗаһиддер – дин өчен көрәшүчедер.

Мөһандисебездер – инженерыбыздыр.

Тәхсил – гыйлем алган, укыган.

Монтазам – рәтле.

Хәйрәткә – аптырауга, гаҗәпләндерүгә.

          «Яңа милли юл» журналының 1936 елгы 7–8 нче саннарында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

            1 Курсави – Габденнасыйр Ибраһим улы Курсави (1776–1812), дин галиме һәм мәгърифәтче.

            2 Мәрҗани – Шиһабетдин Мәрҗани (1818–1889), философ, дин галиме, тарихчы һәм шәркыятьче.

            3 Габделкаюм Насыйри – Каюм (Габделкаюм) Габденнасыйр улы (1825–1902), мәгърифәтче галим, әдип һәм педагог.

            4 Чәләби Җиһан – Н.Чәләби Җиһан (1885–1918), язучы, шагыйрь, мөфти. Кырым халык җөмһүриятендә хөкүмәт җитәкчесе. 1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң мөфтилеккә сайлана.

            5 …Чәләби Җиһанның Истанбул дарелфөнүн талибәсе булып… – Чәләби Җиһан Бакчасарайда «Зынҗырлы» мәдрәсәсендә белем алганнан соң, 1906 елда, Истанбулга китеп, «Мәрҗан» мәктәбендә укуын дәвам итә.

            6 … Йосыф Акчураның Парис дарелфөнүн шәкерте булып… – Йосыф Акчура (1876–1935) 1900–1903 елларда Парижның «Сәяси белемнәр мәктәбе»ндә укый.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 192-197.

Җавап калдыру