(1859.1.12*. – 1936.14.10)
Хосусый телеграф 14 апрельдә СССР кул астындагы төрек илләре мөселманнарының олуг мөфтисе Ризаэтдин бине Фәхретдин хәзрәтләренең дини вазифасы башында булдыгы хәлдә вафаты хәбәрен китерде. Ризаэтдин хәзрәт безнең Идел-Урал төрек-татарларының уяну дәверенең иң зур сималарыннан, исляхчы дин галимебез булдыгы кеби, ул – безнең милли тарихыбызда зур хезмәт күрсәткән бер тарихчыбыз, милли фикеребезнең эшләнүенә, милли омтылышыбызның гәүдәләнүендә зур бер роль уйнаган мөхәрриребездер. Ризаэтдин хәзрәт, үзе һичбер вакыт һичбер сәяси фирканең әгъзасы булмаса да вә сәясәт юлында эш итүдән һаман читтә торырга теләсә дә, үзенең соңгы гомерендә әсир төрек илләренең мөфтисе сыйфаты берлә, милли-дини үзлегебезне саклауда уйнаган мөсбәт роле берлә бик зур сәяси бер шәхсиятебез хәлен дә алмыштыр. Динсезлекне дин итәргә, милләтсезлекне руслаштыруга хәйләле юл итәргә теләгән Совет Русиясендә мәрхүмнең исеме милли-дини хөрмәтебезне саклауның бер симболы төсен алгандыр вә мәрхүм илебездә байрактарыбыз ролен уйнагандыр.
Мөфти Ризаэтдин бине Фәхретдин хәзрәтләре ысулы җәдиднең башлангыч дәверләрендә мөҗәддид дин галимебез булып мәйданга чыгадыр. Җизнәсе мәрхүм Гыйльман ахун Кәриминең (мәрхүм Гариф Кәриминең атасы)1 тәэсире берлә Исмәгыйль бәк Гаспралының җәдитчелек хәрәкәтенә катышадыр. Төрек, гарәп матбугатын укуга, дини мәсьәләләрдә исляхчылык фикерен эшләтергә башлыйдыр вә бик тиз көннән Идел буе төрекләренең тарихы берлә уграшырга тотынадыр. Безнең бик күп галимнәребез кеби, мәрхүм, яшьлектә тәхсил өчен Төркестанга да китә алмаган, Төркия, Мисырны да күрә алмаенча, үзләренең якын тирәләрендәге Шәлчәле исемле авыл мәдрәсәсендә генә тәхсилен алгандыр; кирәк дини сахәдәге мөҗәддидлек эшләрендә, кирәк тарихчылыгында казанган зур мәүкыйгларында Ризаэтдин хәзрәт фәкать үзенең тырышлыгына, үзенең эшлеклегенә, үзенең сәбатлегенә бурычлыдыр.
19 нчы гасырның ахырында Ризаэтдин хәзрәтне ул вакытта мөфти урынын тоткан Мөхәммәдъяр Солтанов Уфада Мәхкәмәи шәргыягә казый сыйфаты берлә чакырадыр2. Шул көннән башлап Ризаэтдин хәзрәтнең исеменә казый исеме тагылып китеп, ул һәр укый белүченең авызында Риза казый исеме берлә мәгъруф буладыр. Мәхкәмәи шәргыя ул чакларда безнең Идел-Урал мөселманнарының хөкүмәт тарафыннан танылган бердән-бер мөәссәсәсе булганга, аның хокуклары бик чикле булса да, халкыбыз аны бик зур итәргә телидер. Үзенең бөтен милли-дини ихтыяҗларын шул мөәссәсәсеннән көтәдер. Аның әгъзаларына күңеленнән бик зур вазифаларны йөкләп вә һәрбер төрле дини-милли эшләребездәге җитешмәүләребездә аларны мәсьүл күрергә телидер. Интибаһ дәверендә Мәхкәмәи шәргыяне тәнкыйть бер мода хәленә килгән хасталык булып өлгерәдер. Мөхәммәдъяр Солтанов та халыкның шул шелтәсеннән үзен-үзе бераз коткарыр өчен, халкыбыз тарафыннан исеме таралган җәдитче галимнәребездән Ризаэтдин бине Фәхретдинне казый итеп чакырадыр вә аның күләгәсендә үзен-үзе зыялыларның һөҗүменнән сакларга тырышадыр.
Риза казый Мәхкәмәи шәргыянең халкыбыз күрергә теләгән кадәре хаккый, сәляхияте юклыгын белсә дә, имкян даирәсендә аны ихлас итәргә тырышадыр. Мәхәлләләребез берлә мөнәсәбәтне сагламлаштыра, Мәхкәмәи шәргыядән урта халык аңларлык телдә дини әмерләр, фәрманнар тараттырадыр. Мәхкәмәи шәргыядә ришвәтнең бетерелүенә бик зур көч сарыф итәдер. Китабәтне юлга салу эшләре берлә шөгыльләнгәндә, мәхкәмәнең архивын тәртипкә куйганда, Риза хәзрәтнең тарихчылык мәракы уянадыр. Мондагы бик күп материал аңарга шул юлда казынырга имкян бирәдер. Риза хәзрәт Идел-Уралның руслар кулына кергәннән соңгы дәверендәге галимнәребезнең эшләгән эшләрен, тарихын җентекләргә тотынадыр. Мәхкәмәи шәргыянең тузан эчендәге кәгазьләрендә соңгы берничә гасырлык милли-дини тормышыбызның йөзен, юлын күрсәтә торган бик күп материаллар табадыр. Берсе артыннан берсе чыгып килә торган «Асар» исемендәге, олугларыбызның тәрҗемәи хәле китапханәсен3 вөҗүдкә китерү уе бу вакытта аның башына йирләшә вә бу олугларыбызның тәрҗемәи хәле, хезмәт иткән дәверен яктыртуны шул көннән башлап үлгәненә кадәр Риза хәзрәт һичбер узмаенча алып барадыр. Басылганнан артык, язылып та, басылып та өлгермәгән бик күп тәрҗемәи хәлләрне эшләп куйгандыр.
Риза хәзрәт Идел-Урал төрекләренең үзләре теләгән элекке зурлыгын кайтарыр өчен, аның гыйлеменең үсүе беренче шарт дип караганга, ул мәктәпләребезнең исляхына зур әһәмият бирәдер. Мәктәп тәрбиябезне юлга куяр өчен берничә тәрбияви дәреслек китаплары язадыр4 вә аларны ибтидаи мәктәп программына мөнәсәбәт рәвешендә төзидер. Милләтебезнең хокуклы милләт булуы өчен, үзебезнең Шәрекъ мәдәниятебезне Аурупа мәдәнияте берлә сипләүне кирәкле тапканга, милли тәрбияле яшьләребезнең рус гимназия, рус дарелфөнүннәрендә укуын ләвазимле табадыр. Бу хакта мисал берлә пропаганда ясар өчен, үзенең балаларын, якыннарының балаларын рус мәктәпләрендә тәхсил иттерәдер. Бу ике мәдәнияттән сугарылган яшьләребезнең нинди булуы тиешлеген ачык күрсәтер өчен, Риза хәзрәт «Сәлимә» исемендә бер роман язадыр5. Дүнем дәверендәге яшьлегебезгә шул роман берлә милли юлны күрсәтергә, укыган милли яшьлекнең тибы нинди булуы тиешлеген белдерергә тырышадыр. «Гафил бине Габдулла» исеме мөстәгаре берлә язылган бу роман – ул дәвердә иң күп укылган бер китаптыр. Вә, шөбһәсез, ул вакыттагы яшь-легебезнең милли калыпка керүенә зур хезмәт иткән бер әдәби әсәрдер.
Риза хәзрәт бу дәвердә (20 нче гасырның башлары) кулына каләм тотып мөхәррирлек юлына керешкән бик күп яшь, карт язучыларыбыз берлә мөнәсәбәттә булына, диниме, тәрбиявиме, тарихимы, роман-хикәяме мәүзугысына карамаенча, бик күп язучылар аңар кулъязмаларын күндереп фикерен сорыйлар. Юлбашчылык итүен үтенәләр6. Риза казый, һичбер үтенечне кайтармаенча, гыйльми, әдәби кыйммәтләре бик түбән булган бу китапларны укый, үзенең фикерен яза, юлбашчылык итә. 20 нче гасырның башларында матбугат дөньясына чыккан бик аз әсәр генә Риза хәзрәтнең алдан укып төзәтү, өйрәтүеннән башка мәйданга чыга белгәндер. Бик күп мөхәррирләр Риза казыйның батырчылык бирүе аркасында мөхәррир булып китә алмыштыр. Ул дәверләрдә Идел буенда гәзитә, мәҗмуга чыгарырга рөхсәт ителмәгәнгә, Риза хәзрәттән алган мәктүпләре берлә дәрдләнеп, батырчылык алып киткән кайбер яшь язучыларыбыз да язганын кая куярга белмичә югалып киткәннәрдер. Ләкин озакка түгел, 1905 елгы русларның японнарга каршы җиңелүләреннән туган Идел буе гәзитәчелеге, мәҗмугачылыгы Риза хәзрәтнең шәкертләренә вә үзенә тагын киң бер сахә ачадыр. Ул, үзенең казыйлыгын ташлап, Оренбургта чыгарылачак «Шура» мәҗмугасына баш мөхәррир (1907 дә чыга башлый) булып китәдер. Большевиклар килеп, «Шура» мәҗмугасын капатканча, шул мәҗмуганың баш мөхәррирлеген7 итәдер. Һәрбер юлы Риза хәзрәтнең карамагында чыга торган бу мәҗмуга безнең киң укучы катлавыбызга таратыладыр вә, бик күп гыйлем, тарихи мәсьәләләрне үзенең битләрендә җентекләп тикшереп, Риза хәзрәтнең бу мәгънәви баласы «Шура» яшүсмеребезнең динле, милләтче булып җитешүендә бик зур роль уйныйдыр. Хәзрәтнең үзе берлә безнең уяну дәверебезнең тарихында да бу мәҗмуга хөрмәте бер урын тотадыр. Риза хәзрәт бу вакытларда төрле мәүзугаларда бик күп китаплар, рисаләләр бастырып таратып торган кеби, үзенең «Асар»ләрен дә бастырып тора вә болар берлә тарихыбызның караңгы битләрен берсе артыннан берсен ача киләдер*.
1917 елның инкыйлаб вакытында Бөтенрусия мөселманнарының Беренче корылтае8 Риза хәзрәтне үзенең миллиләштерелгән, хокуклары Идел-Урал мөфтилегеннән чыгып казак-кыргызларны да эченә алып киңәйтелгән мөфтилекнең риясәтенә чыгарырга тели вә аны беренче сайланган мөфтисе итеп күрәсе киләдер. Аның мөфтилеккә намзәдлеге бөтен зыялыларыбыз тарафыннан беравыздан алга сөреләдер, ләкин корылтайда булган угылларыннан берсенең: «Әти мөфти булырга риза түгел», – дип, катгый җавап бирүе аркасында гына Риза хәзрәтне халык тагын фәкать казый сыйфаты берлә генә сайлыйдыр. Риза казый яңадан Диния нәзарәтебезгә кайта, 1918 елларның авыр көннәрендә милләтнең зыялысы берлә бергә булып, милли-дини берлегебезне саклауда зур хезмәт итәдер. Беренче сайланган мөфтиебез Галимҗан хәзрәт Баруди вафат иткәч тә, милләт тарафыннан 1922 елда мөфти итеп сайланадыр. Моннан соң берничә мәртәбә мөддәте тулып яңа сайлаулар булса да, Ризаэтдин хәзрәт яңадан-яңа сайланып килеп, бу елның 14 апреленә кадәр шул олуг мәүкыйгында каладыр.
Ризаэтдин хәзрәтнең мөфти булган дәвере большевикларның безнең илебез Идел-Уралга тәмамән хаким булып өлгергән чакларына, аның мөфтилек тормышы большевикларның дине исламият берлә тартышу дәверләренә тугры киләдер. Ризаэтдин хәзрәткә бу гайре табигый вазгыять бик зур милли-дини вазифа йөклидер; ул үзенең дини вазифасын тәмамән тулы итеп алып барадыр. Шул авырлык эчендә дә безнең дини оешмаларыбызны җанландыра, төрле өлкәләргә таралган мөселманнарны (Кавказ, Төркестан, Кырым, Идел-Урал, Себер) Уфадагы Диния нәзарәте тирәсенә туплап өлгерәдер. Бөтен дини эшләребезне бер кыйблага таба алып бара торган хәлгә суга аладыр. Большевиклар мәктәпләрдә дин дәресләрен бетерәләр. Диния нәзарәте ир вә кыз балаларга мәсҗедләребездә дин дәресе укырга, имамнарга шул дәресләрдә мөгаллим булырга әмер бирәдер вә берничә дистә мең мәсҗедләребезне дини мәдрәсә хәленә сугадыр. Большевик хөкүмәте, хәзинә хисабына «Динсезләр» җәмгыяте ясап, исламиятнең хөрмәтен төшерергә, динебезнең халкыбызга итә торган тәрбияви, әхлакый тәэсирен киметергә тырыша. Риза хәзрәт хөкүмәтнең зур матди, көчле бу мөәссәсәсенә каршы мәгънәви көче берлә генә каршы чыга, вәгазь, нәсыйхәт берлә халкыбызны үзебезнең милли юлыбыздан саташтырмаска тырыша вә бик зур рәвештә муаффәкъта буладыр. Халкыбызның динебезне үзебезнең милли мәдәниятебезнең, милләтебезнең бүленмәс бер өлеше дип каравы вә Совет хөкүмәтенең бу хаксыз золымына каршы күкрәк киереп каршы тору мөфти Ризаэтдин хәзрәтләренә зур мәгънәви көч бирәдер вә Совет хөкүмәтен безнең Диния нәзарәтебез берлә хисаплашырга мәҗбүр итәдер. Әллә никадәр динсез, әхлаксыз җәмгыятьләрнең бакырмасына-акырмасына карамастан, Совет хөкүмәте безнең яшьлегебезнең мәсҗедләрдә дини тәрбия күрүләрен кабул итәргә мәҗбүр була. Диния нәзарәтенә, дини-әхлакый хезмәте өчен «Мәҗәлләи исламия» исемендә бер мәҗмуга чыгарырга да рөхсәт итәдер9. Бу мәҗмуга мәрхүмнең соңгы мәҗмугасы була. Ул бик киң халык катлавы тарафыннан укылып, советлык дөньясында бердәнбер таң йолдызы вазифасын үтәп килә. Армас-талмас хезмәтләре, үзен-үзе онытып халык өчен бөтен авырлыкларны күтәрергә разый булуы аркасында мөфти Ризаэтдин бине Фәхретдин хәзрәтләренең кыйммәте арта бара. Ул Идел буеның гына түгел, бөтен Русия мөселманнарының күз бәбәге хәлен ала. Башында булынган аның Диния нәзарәте Русия мөселманнарының һәммәсенең дини мөәссәсәсе вазгыятен ала. Хакыйкатән дә Уфадагы Диния нәзарәте дин эшләрендә Русиянең бөтен мөселманнарын шул мәркәзгә туплый. Дин эшләрен алып баруны Риза хәзрәт әтрафында мәркәзләштерә. Казак-кыр-гызлар артыннан бөтен Төркестан кушыла. Аның артыннан Кавказның сөннилеге әлхак ителә. Электә үк бергә хәрәкәт итә торган Кырым да шул юлында кала. Нәтиҗәдә СССРдагы 35 миллионлы мөселманлык дини җеп берлә багланган, оешкан бер хәлгә килә. Совет Русиясе кул астында яшәүче төрек милләтен җәгърафи урынына карап егермегә якын төрле исемнәрдә административ өлешләргә бүлгән большевиклар, боларның дини сахәдә берләшкән көенчә бер көч булып каршыларына чыгудан куркып, бу дини берләшүне дә бетерергә бил баглап керешәләр.
Хосусән 1926 елда җәй көне Мәккәи Мөкәррәмәдә Хиҗаз мәлике Ибне Согуд хәзрәтләренең риясәте астында тупланган Бөтендөнья мөселманнарының мөәтәмәренә10 Диния нәзарәтенең чакырылуы, анда мөфти Риза хәзрәтләренең рәис могавине сайланып, зур роль уйнавы большевикларга бик зур тәэсир итә, мөфти Ризаэтдин хәзрәтнең кирәк Гарәпстанда, кирәк Төркиядә вә кирәк бөтен ислам дөньясында күргән олуг хөрмәте большевикларны куркыта. Аның башында булынган Диния нәзарәтенең көннән-көн ныгып баруы СССРда яшәүче төрекләрнең мәдәниятләрен, телләрен, диннәрен бетерергә дип карар иткән большевикларны тирән уйга төшерә. Аларда куркыну уяна. Безнең, дини төстә булса да, берләшүебезне бетерү фикере урын тота вә аны җимерергә карар итә.
Әүвәлләре руслардагы кеби безнең арабызга да «җанлы чир- кәүчелек» кеби «җанлы мөселманчылык» исемендә агымнар кер- тергә, эчтән бүләргә, кисәргә тырышалар. Бу пылчырак эшләргә сатлыкларыбыздан элекке казый Рәшид Ибраһимовны алга сөрәләр. Ләкин Риза хәзрәтнең мәгънәви куәте, милләтнең милли динен сакларга биргән карары бу хәрәкәтне кысыр калдыра. «Җанлы мәсҗед» дигән большевик уены бездә һичбер роль уйный алмаенча бетеп китә. Эчтән бозу булу мөмкин түгел икәнен күргән большевик хөкүмәте диния тәшкиләтебезнең нигезе –мәхәлләләребезне җимерергә тотына. Имамнарга һичбер күтәрә алмаслык түләүләр куя, мәсҗедләргә билә зур салымнар сала. Аның берлә дә җиңә алмагач, мәсҗедләрне көчләп ябарга, клубларга әверергә, мәсҗедләрне динсезләр учагы – данес өйләре ясарга тотына. Бу золымны большевиклар бөтен хөкүмәт көче, хөкүмәт аппараты берлә зур вәхшәт берлә эшлиләр. Бик күп имамнарыбызны куркытып урыныннан чыгарта, динче милләттәшләребез берлә төрмәләрне, сөргеннәрне тутыралар11. Бу эшкә тик карап, мәсҗеднең дансинг булуына разый булмаган әллә никадәр имамнарыбыз, динле милләттәшләребезне үлем җәзасына хөкем итеп, аларны унарлап кына түгел, йөзәрләп аттыралар, үтерәләр. Мәркәз Диния нәзарәтебезне җимерер өчен әллә никадәр куркытулар, тәһдидләр ясыйлар. Ләкин мөфти Ризаэтдин хәзрәт халкы тарафыннан үзенә тапшырылган дини байракны кулыннан төшерми, үзенең алган юлыннан бер карыш та читкә китми. 1928 елда илләребездә динебез исламияткә каршы башланган бу вәхшилек хәрәкәте 29–30 нчы елларда дәвам итеп килә вә, безнең мәсҗедләребез унар меңләп ябылып, дини хезмәтчеләребезнең сөргенгә күндерелгәннәре генә дә берничә дистә меңнәрне кичә.
Идел-Урал истикъляль комитәсенең бу золымга каршы Аурупада ачкан ислам матбугатындагы пропагандасы большевикларны ислам дөньясы алдында авыр хәлгә куя. Большевик хөкүмәте Ризаэтдин хәзрәтне Мәскәүгә чакырып, аңарга «Безнең илебездә исламияткә тукыну юк, бездә дини хөррият бар» дип язылган бер кәгазьне имза итәргә куша. Мөфти Риза хәзрәт исеменнән моны ислам дөньясына таратып, үзенең гаебен, золымын яшермәкче була. Православныйларның патриархлары шундый кәгазьгә имза атып, аны христиан дөньясына таратканда, Ризаэтдин хәзрәт большевикның бу ялган намәсенә имза куярга тартына. «Мин алдарга өйрәнмәдем, бүген ислам дөньясын алдарга вөҗданым рөхсәт бирми», – дип җавап кайтара. ГПУның аны ябу, үтерү, ату берлә куркытуы да тәэсир итми; ул СССРдагы мөселманнарның дини рәисе сыйфаты берлә исламиятне мыскыл итүне бетерүне таләп итүендә дәвам итә. Большевик хөкүмәте Ризаэтдин хәзрәтнең таләпләренең шактый күбесен кабул итәргә мәҗбүр була. Шактый күп имамнарны сөргеннән кайтара. Күп йирләрдә берәр мәсҗедне ачарга рөхсәт бирә. Боларны Риза хәзрәт үзенең ислам дөньясындагы хөрмәтенә таянып, үзенең җәсарәте мәдәниясе берлә генә эшли. Үзенең шул мәгънәви куәте берлә генә ул бүгенге Нәмрудләрне үзенең теләгенә буйсынырга мәҗбүр итә14. Милләте аңарга тапшырган дини мөәссәсәсен үзе үлгәнче саклый; саф башындагы каравылдагы гаскәр кеби, бөтен авырлыкларда ул үзенең дини байрагын иңдерми. Ул үзенең вөҗдан вазифасын тулы көенчә үтәп, вазифа башында исламиятне саклау сыйфатында вафат итә.
Ризаэтдин хәзрәт 14 апрельдә җисмән вафат итә. Ләкин тугдырган мәгънәви куәте бөтен милләткә мирас булып кала. Аның шул авырлыкта эшләгән мәдәни җәсарәте нурлы бер нокта булып безнең киләчәк буыныбызга үрнәк булып кала. Аның СССРдагы баскынлыкка карамаенча тугдырган дини сахәдә берлек мәгънәвияте төрек милләте яшәгән мөддәтчә, аның бу авырлык эчендә саклап килгән Диния нәзарәтендә дә суда батмаслык, утта янмаслык куәт-көч бирә.
Мөфти Риза хәзрәт үлде. Аның милли-дини рухы безнең берлә калды. Милләтебез яшәгәнчә, ул яшәячәк, ул, вакыты килгәндә, үзенең вазифасын үтәячәк.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
* Иске хисап берлә 1858 ел, 31 декабрьдә туган. – Г.Исхакый искәр.
* Чыганакта: Чәлшиле.
Сималарыннан – шәхесләреннән.
Исляхчы – реформачы.
Мөсбәт – уңай.
Симболы – символы.
Байрактарыбыз – юлбашчыбыз.
Мөҗәддид – яңалык кертүче.
Уграшырга – шөгыльләнергә.
Тәхсил – гыйлем алу.
Мәүкыйгларында – урыннарында.
Сәбатлегенә – ныклыгына, үз фикерендә торуына.
Мәгъруф – билгеле, танылган.
Мөәссәсәсе – оешмасы.
Мәсьүл – җаваплы.
Интибаһ – уяну.
Сәляхияте – сәләте, осталыгы.
Сагламлаштыра – ныгыта.
Мәракы – кызыксынуы.
Вөҗүдкә – барлыкка.
Ибтидаи – башлангыч.
Ләвазимле – тиешле, кирәкле.
Дүнем – түбәнлек, наданлык.
Исеме мөстәгаре – яшерен имзасы.
Мәүзугысына – темасына, сюжетына.
Капатканча – япканчы.
* Ялгышмасак, «Асар»ның зур бер кыйсеме 1914 елны басыладыр. – Г.Исхакый искәр.
Риясәтенә – рәислегенә.
Намзәдлеге – кандидатлыгы.
Мөддәте – вакыты.
Мәүкыйгында – урынында.
Муаффәкъта – уңышта.
Әлхак ителә – таныла.
Мөәтәмәренә – конференциясенә, съездына.
Рәис могавине – рәис урынбасары.
Тәшкиләтебезнең – оешмабызның.
Билә – шулай ук.
Данес өйләре – танец, бию йортлары.
Вәхшәт – кыргыйлык.
Тәһдидләр – янаулар.
Истикъляль комитәсенең – бәйсезлек комитетының.
Тукыну – табыну.
Җәсарәте мәдәниясе – гражданлык батырлыгы.
«Яңа милли юл» журналының 1936 елгы 6 нчы санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
1 Җизнәсе мәрхүм Гыйльман ахун Кәриминең (мәрхүм Гариф Кәриминең атасы)… – киң катлау укучысына мәгълүм Фатих Кәрими, татар мөһаҗирәте милли хәрәкәтендә әйдәп баручы һәм «Яңа милли юл» журналы авторларыннан берсе Гариф Кәриминең атасы Гыйльман хәзрәт Чистай мәдрәсәсен тәмамлап кайтып, 1867 елда Кичүчат авылының Фәхретдин хәзрәт кызы Мәгъсүмәгә (Р.Фәхретдиннең апасына) өйләнә. Бер ел үткәч, аны әнисенең туган авылы Миңлебайга мулла итеп сайлыйлар.
2 …Мөхәммәдъяр Солтанов Уфада Мәхкәмәи шәргыягә казый сыйфаты берлә чакырадыр. – М.Солтанов тәкъдиме белән Р.Фәхретдин Уфага казый итеп чакырыла. Бу вазифага ул 1891 елның 12 гыйнвар карары белән куела һәм 1906 елга кадәр дәвам итә. Риза Фәхретдин казыйлыкка килгәнче татарлар арасында таныла. Бу аңа казыйлыкка сайланырга этәргеч бирә. Тарихчы галим И.Заһи-дуллин «Р.Фәхретдин хөкүмәтнең ХIХ йөзнең икенче яртысындагы милли сәясәте турында» дигән фәнни мәкаләсендә аның казыйлыкка килү вакытын түбәндәгечә яза: «1890 ел, 11 октябрь карары казый булачак кешеләрдән урысча укый-яза белүе хакында шәһәр училищесының педагогик совет тарафыннан бирелгән шәһадәтнамә таләп итә. Ләкин Р.Фәхретдин бу сынауны узып тормый. Чөнки 1891 елның гыйнварына әле өяз шәһәрләрендәге училищеларда урысча имтихан алу оештырылмаган була. Шуңа күрә мәсьәләдә мөфти М.Солтановның протекциясе хәлиткеч роль уйный. Бәлки, үзе дә 1890 елның көзендә Хәлил казый чакыруы буенча Уфага килгән Р.Фәхретдин белән очрашкан- сөйләшкәндә аның ни дәрәҗәдә урысча белүен искәрткән булгандыр»1. Шулай итеп Р.Фәхретдинов патша Россиясенең мөселманнарга, аерым алганда, татар халкына каршы милли һәм дини сәясәтнең кискенләшкән чорында казыйлык вазифаларына керешә. Бу каршылыклар аңа комачаулык итми. 15 ел дәвамында өстенә йөкләнгән гамәлне тиешле югарылыкта тартып бара.
3 …«Асар» исемендәге, олугларыбызның тәрҗемәи хәле китапханәсен… – Р.Фәхретдиновны тарихчы галим итеп таныткан «Асар» 1900–1908 еллар эчендә дөнья күрә. Р.Әмирханов язмалары күрсәткәнчә, «Асар»нең кулъязмалары әле бүген дә үзенең тикшерүчесен көтә. Олуг дин әһелләре, мәгърифәтчеләренең тәрҗемәи хәлләрен язарга алынуы, Р.Фәхретдиннең гыйлемлелеген, кәгазьләр белән эшләүгә һәвәслеген, хәзерлеген исәпкә алып, мөфти М.Солтанов аңа Диния нәзарәте архивын тәртипкә салу эшен йөкли. Тарихның эчендә кайнаган казый киләчәктә олы галим булып танылачак Р.Фәхретдиновка һичшиксез азык бирми калмаган. Аның «Асар» исемле хезмәтенә өстәп шул документлар нигезендә 1907–1908 елларда «Исламиятләр хакында хөкүмәт тәдбирләре» китабы да дөнья күрә.
4 …берничә тәрбияви дәреслек китаплары язадыр… – Р.Фәхретдин тәрбия, әхлак мәсьәләләренә багышлаган «Гыйльме әхлак» сериясеннән «Гаилә» (Оренбург, 1902–1916), «Нәсыйхәт I» (Казан; Уфа; Оренбург, 1903–1919), «Нәсыйхәт II» (Казан; Оренбург, 1903–1913), «Нәсыйхәт III» (Казан; Оренбург, 1898–1909), «Тәрбияле хатын» (Казан; Оренбург, 1899–1910), «Тәрбияле ата» (Казан, 1898), «Тәрбияле ана» (Казан, 1902–1908) һ.б. китаплары (кайберләре дистәләрчә басмаларда) дөнья күрә. Ә.Хәйри боларның күбесен текстологик эшкәртеп, бүгенге укучы игътибарына тәкъдим итте.
5 …«Сәлимә» исемендә бер роман язадыр. – Р.Фәхретдиновның «Сәлимә, яки Гыйффәт» исемле беренче романы «Гафил бине Габдулла» псевдонимы белән 1899 елда Казанда басыла. Икенче басмасы 1904 елда дөнья күрә.
6 …бик күп язучылар аңар кулъязмаларын күндереп фикерен сорыйлар. Юлбашчылык итүен үтенәләр. – Р.Фәхретдинов «Шура» журналында баш мөхәррир вазифаларын башкару, баш мәкаләләр язу белән беррәттән журналда гыйльми һәм тарихи язмалары белән дә чыгыш ясаган. Үзенә дә таләпчән Р.Фәхретдинов журнал авторларын да шуңа күндергән. Түбән дәрәҗәдәге мәкалә яисә әдәби әсәр журналга үтмәгән. Кызы Әсма Шәрәф бу хакта: «Шулай ук журналга мәкалә язарга күбрәк кешеләрне катнаштырырга тырышкан. Төрле иҗтимагый мәсьәләләрдә бәхәсләшергә юл куйган. Хәтта үзенә карата кайбер тәнкыйть мәкаләләре дә бастырган. Журналның һәрбер басыла торган санын үзе карап үткәргән. Үзенең мәкаләләрен үзе төзәтә иде», – дип яза.
7 Большевиклар килеп, «Шура» мәҗмугасын капатканча, шул мәҗмуганың баш мөхәррирлеген… – бу хакта Әсма Шәрәф төгәл ачыклык кертә. Ул: «1918 елның гыйнвар башларында кызыллар гаскәре Оренбургны ала. Кызыллар-большевиклар шәһәрдәге бөтен хосусый милек булган предприятиеләрне, типография, завод, фабрика, тегермән, сәүдә эшләрен ябу, конфисковать итүгә керештеләр. «Шура», «Вакыт» басыла торган типография, хосусый нәшрият бул-ганга, бөтен милек һәм банктагы акчалар конфискацияләнә, әткәйнең дә бер ай-лык хезмәт хакы бирелми. Шулай итеп, әткәй эшсез һәм матди килерсез калды. Һәрбер байлыгы булмаган, үз хезмәтенең килере белән яшәгән гаилә мәгыйшәт итәргә акчасыз калды», – дип яза.
8 1917 елның инкыйлаб вакытында Бөтенрусия мөселманнарының Беренче корылтае… – 1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң Россиядә яшәүче төрек-татарларда зур җанлану сизелә. 1917 елның 25 мартында (7 апрель) Кырым татарларының Беренче конгрессы ачыла. 16–23 апрельдә Ташкентта Беренче мөселман корылтае җыела. Апрель аенда Баку шәһәрендә дә Кавказ мөселманнарының бөек корылтае эшли. Уфа шәһәрендә Б.Әхмәтов рәислегендә «Беренче Уфа иле мөселман конгрессы» (23–24 апрель), Казанда да 22–23 апрельдә мөселман конгрессы уза. Шуларның уртак җыелмасы Мәскәүдә Шәмси Әсәдуллаев йортында Бөтенроссия мөселманнарының гомуми корылтае (1–11 май) рәвешен ала. Корылтайда Вакытлы бюро тарафыннан 13 программа тәкъдим ителә. Алар арасында Россиянең киләчәктәге идарә системасы, мәдәни һәм җирле мохтарият, Бөтенроссия мөселманнарының бөек Милли советы һ.б. мәсьәләләр карала. Шушы проблемаларны хәл итү өчен 9 комиссия төзелә.
9 …«Мәҗәлләи исламия» исемендә бер мәҗмуга чыгарырга да рөхсәт итәдер. – «Ислам мәҗәлләсе» журналы 1924–1928 елларда Уфада нәшер ителә. Айга бер мәртәбә чыккан дини, әхлакый һәм фәлсәфи журналның мөхәррире вә нашире – Кәшшаф Тәрҗемани. Журнал авторларының күпчелеге – Дини нәзарәттә эшләүчеләр яисә аның әгъзалары. Читтән килгән язмалар сирәк очрый.
10 …1926 елда җәй көне Мәккәи Мөкәррәмәдә Хиҗаз мәлике Ибне Согуд хәзрәтләренең риясәте астында тупланган Бөтендөнья мөселманнарының мөәтәмәренә… – хәзерге Гарәбстандагы Хиҗаз өлкәсе идарәчесе Ибн Согуд Габделгазиз (1880–1953), 1932 елдан – Согуд Гәрабстаны короле. 1926 елның июнендә Мәккә шәһәрендә Мөселманнар конгрессы җыела. Һиндстан, Мисыр, Ява, Палестина, Ливан, Сүрия, Судан, Нәҗд, Хиҗаз, Әфганстан, Йәмән һ.б. илләр белән беррәттән СССРда яшәүче мөселман оешмаларыннан 60 вәкил катнаша. Конгресс чынлыкта Хиҗаз короле Ибн Согудны хуплап каршы ала. Бу конгресска Р.Фәхретдинов та чакырыла. Әсма Шәрәф истәлегендә мондый юллар бар: «1926 елның яз башында әткәй исеменә Гарәбстаннан шул елның җәендә Мәккә шәһәрендә булачак Бөтендөнья мөселманнарының Беренче конгрессына чакырып язу килә. «Барыргамы-бармаскамы?» дигән сорауларны хәл итәргә кирәк була. Шул турыда җыелыш булганда, әткәй үзенең фикерен әйтә: «Иң беренче бу мәсьәләне хәл итү өчен Совет хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәргә телибез, хөкүмәт сәясәт исәбеннән ничек тотса, шулай булачак». Әткәй үз исеменнән Мәскәү-гә – берсен М.И.Калининга һәм икенчесен тышкы эшләр комиссары Г.В.Чичерин исеменә телеграмма җибәрә. Гәрабстаннан чакыру кәгазе килүе, хөкүмәт барырга кирәк тапса, әткәйнең барырга ризалыгы язмада күрсәтелгән була. Шуннан соң Г.В.Чичериннан җавап телеграммасы килә. Ислам дөньясында беренче булган Мәккә конгрессына барырга һич тоткарлык юк, рөхсәт ителгән бу-ла […]. Конгресска барыр өчен берничә кеше сайлана һәм әткәй баручыларның җитәкчесе булып тасдыйк ителә», – дип яза. Бу конгресска чакырылуга Р.Фәхретдиннең төп сәбәбе 1925 ел сентябрен-дә узган Россия Фәннәр академиясенең 200 еллыгына катнашуы һәм анда атаклы галим И.Ю.Крачковский белән гарәп телендә сөйләшүе, Һиндстан, Төркия галимнәре белән аралашуы да этәргеч биргәндер.
11 …динче милләттәшләребез берлә төрмәләрне, сөргеннәрне тутыралар. – Бөтенсоюз башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советының 1929 елның 8 апрелендә кабул иткән «Дини оешмалар турында» карарыннан соң дини берлекләргә, дин әһелләренә каршы көрәш аяусыз төс ала. Р.Нәбиев китергән мәгълүматлар буенча, 1937 елга кадәр Татарстанда гына революциягә кадәр теркәлгән 2550 дини оешманың 1375е туктатыла. Карар гамәлгә керү белән, Татарстаннан 300 чамасы, Башкортстаннан 588 дин әһеле кулга алына. Алар арасында төрек-татар һәм мөселман дөньясында танылган шәхесләр – Сәет Вәхиди, Солтан Габәшинең атасы Хәсәнгата, күренекле дин галиме, Диния нәзарәте әгъзалары Зыя Камали, Кәшшаф Тәрҗемани, Мөхлисә Буби, Шәһәр Шәрәф һ.б. бар.
12 Үзенең шул мәгънәви куәте берлә генә ул бүгенге Нәмрудләрне үзенең теләгенә буйсынырга мәҗбүр итә. – Нәмруд – борынгы Бабил (Вавилония) хөкемдарларының берсе; дини риваять буенча, ул үзен җирдәге Алла дип исәпли, үзеннән өстен ниндидер Аллага ышанасы, буйсынасы килми. Алла тарафыннан ислам диненә өндәргә җибәрелгән Ибраһим пәйгамбәр белән Алланың барлыгы, берлеге хакында бәхәскә керә, ачудан пәйгамбәрне утка ата, Ибраһимны фәрештәләр генә коткарып кала; күктәге Аллага ук ата, әмма угы канга буялып үз башына төшә, имеш. Коръәннең «Бәкарә» («Сыер») сүрәсенең 260 нчы аятендә, исемен атамыйча гына, Нәмруд язмышына ишарә бар. Бу урында Г.Исхакый коммунистларның үзләрен җирдәге Алла урынында тотып та, интеллектуаль яктан алардан күпкә өстен, күпкырлы талант иясе Р.Фәхретдиннең тирән акылы һәм белеме белән репрессияләр вакытында да Диния нәзарәте эшчәнлеген алга куйган максатыннан тайпылмыйча алып баруын күз уңында тота.
1 Р.Фәхреддин хөкүмәтнең ХIХ йөзнең икенче яртысындагы милли сәясәте турында / Риза Фәхреддин: мирасы һәм хәзерге заман. Казан. 2003. 76–93 б.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 176-183.