Олуг мөфтиебез Ризаэтдин хәзрәт бине Фәхретдин хәзрәтләренең 14 апрельдә вафаты хәбәрен «Милли байрак»ка телеграф белән белдергән идем. Бу хәбәр Аурупадагы мөһаҗирлегебез арасында бик зур тәэсир калдырган кебек, Ерак Шәрыкъта да шундый ук тирән кайгы уятачактыр. Вә мәрхүм мөфти хәзрәтләренең иң кирәкле вакытта арабыздан китүе СССРда калган милләттәшләребезнең милли-дини эшләрен алып баруларына бик зур уңайсызлыклар тудырмасмы дигән сөальне һәркемнең алдына куячактыр. Аны белгән, таныганнар арасында бик зур мәгънәви арка таянычыбызны югалту хисен уятачаклар. Соң Ризаэтдин хәзрәт кем иде? Безнең шактый күп исемнәре үткән мөфтиләребездән аның аермасы нидә иде? Иң әүвәл шуны әйтеп үтәргә кирәк ки, Ризаэтдин хәзрәт, мөфти булуыннан элек, безнең уяну дәверебездә исляхчы галимебез, балаларыбызның тәрбиясен, яшь буыныбызның динле-милләтче булып җитешүен төшенүче бер тәрбиячебез, безнең фикер тарихыбызның бик күп караңгы нокталарын яктыртучы тарихчыбыз, безнең фикри агымыбызда зур роль уйнаган мөхәрриребез иде. Шуңарга күрә халкыбызның мең төрле төрле катлауларында ул «үз кеше» булган кебек, халкыбызның киләчәгенең кайгысы белән баш ваткан төрле милли юлның юлчыларына да ул үзе юлдаш иде. Мөфти ителеп сайлануга кадәр үк Ризаэтдин хәзрәт үзенең тәрбия китаплары1, тарихи «Асарь»ләре2, дини-фәлсәфи рисаләләре белән3, үзенең «Шура» мәҗмугасының баш мөхәррирлеге белән4 бөтен илебездә танылган, бөтен йортыбызда сөйләнгән, хөрмәт ителгән олуг бер милләт хезмәтчебез иде. Аның мөфти булып китүе дә прапорщик Мөхәммәдъяр Солтанов5, охранка хезмәтчесе Сафа Баязитовның6 рус хөкүмәте тарафыннан бергә мөфти итеп тәгъйин ителүе төсле түгелдер. Ул халкыбызның үзе сайлаган, үзе сөеп, хөрмәт итеп шул зур мәсьүлиятле урынга китерелгән дин башчысыдыр. Өченче Александр вакытында Сәлимгәрәй мөфти вафат иткәч7, шул урынга кемне китерү хакында Русиянең безгә дошман хөкүмәте даирәләрендә зур язы-шулар башлана. Бу дини мөнасибка Идел буе мөселманнарына файдасы килмәячәк, руслыкка зарар итмәячәк кандидатлар эзләргә тотыналар. Бу эштә синодның прокуроры (православный диннәренең баш мөәссәсәсенең хөкүмәт тарафыннан тәгъйин ителгән гайре рәсми рәисе) мәшһүр Победоносцев8 белән Идел буендагы төрек-татарларның хокуклы булуының зур дошманы мәшһүр миссионер Ильминский9 арасында язышкан мәктүбләре10* – иң дикъкатьне җәлеп итә торган вә без төрек-татарга каршы рус хөкүмәтенең никадәр дошманлыгын күрсәтә торган документлар. Ильминский бу хакта Победоносцевка язган төрле-төрле мәктүбләрендә хөкүмәт тарафыннан күздә тотылган, рус хөкүмәтендә түрәлек иткән төрле мөфтилек намзәдләре хакында фикер йөртеп: «Бу кеше ярамыйдыр, бу эченнән милләтчедер, ярамыйдыр. Бик галим кешедер, бу ярамыйдыр, халкы тарафыннан үзен-үзе сөйдерә беләчәктер. Халкына табынып, милләтенә файдалы эш эшләргә тотыначактыр. Безгә урядниктан куркып тора торган, милләте тарафыннан танылмаган вә милләте тарафыннан сөелүе мөмкин булмаган кешене мөфти итү тиештер. Вә бу җәһәттән Мөхәммәдъяр Солтановтан муафикъ юктыр», – ди. Победоносцев та, Ильминскийның шул сүзләрен кабул итеп, Мөхәммәдъяр Солтановны мөфти иттереп тәгъйин иттертә. Ләкин мәрхүм Мөхәммәдъяр мирза, үзенең бу урынга муафикъ түгел икәнлеген алга сөреп, кабул итми. Ахырдан Победоносцев Өченче Александрга мәсьәләне аңлата да, Өченче Александр дахилия нәзарәтенең тәкъдименең кырыена «прапорщик Мөхәммәдъяр Солтанов, Идел буе мөселманнарының мөфтисе булырга әмер итәбез» дип язып куя. Падишаһның әмеренә каршы килә алмаенча, теләр-теләмәс, Мөхәммәдъяр мирза мөфти булып китә. Һәм дә Ильминский әйткән кебек, бик куркак булып, халкыбыз өчен һичбер эш эшләми, эшли дә алмый. Ильминский намзәде булган мөфти Мөхәммәдъяр мирзаның вафаты Дөнья сугышы вакытына тугры килә. Безнең халык үзенең дини мөәссәсәсенең башында үзе хөрмәт иткән, үзе ышанган бер затны күрергә тели вә шул хакта хөкүмәт даирәләренә төрле рәвештә мөрәҗәгать итә. Ул чакларда инде Думада мөселман фракциясе булганга11, алар васитасы белән хөкүмәт башы граф Какокшевка да мөрәҗәгать итәләр12. Аңардан «Халкыгыз теләгән кандидатны гына падишаһка тасдыйк итәргә тәкъдим итәчәкмен» дигән сүз алына. Шул вакытта Ильминский шәкертләре арасында «тагы безнең халыкка файдалы мөфти тәгъйин ителә күрмәсен»13 дигән фикер белән русларга кирәкле* мөфти кандидаты эзләргә тотыныла. Вә бик тиз итеп, Ильминскийның теләгенә муафикъ, бик куркак, халкы арасында хөрмәте юк, үзен-үзе халыктан сөйдерә беләчәк түгел Петербург мулласы, охранканың хезмәтчесе Сафа Баязитов алга сөрелә вә Распутинның шул кандидатны куәтләвенә сүз алына14. Ләкин Дума булып ятканга, милли матбугатыбыз үзеннән-үзе милли кандидатлар эзләгәнгә, сугыш вакытында Идел-Урал мөселманнарын ачыктан рәнҗетә торган эшне эшләргә хөкүмәт башының разый булмаячагын күреп, Ильминскийның шәкертләре Идел буе мөселманнарының әфкяре гомумиясе мөшавирәсен ясарга ялган планнар коралар. Иркутск мулласы Байморат, Чиләбедәге аксак ишан Корбангалиев15 (Габделхәй Корбангалиевнең атасы), Томскидан Хәмзә ахунд16, Түнтәр Ишми ишаннарга17 халык исеменнән дахилиягә «Без Баязитовның мөфти тәгъйин ителүен телибез» дип мөрәҗәгать итәргә әмер биреләдер. Бу – рус ялчылары. Петербургка телеграммалар яудыралар, төрек-татарның әфкяре гомумиясе Баязитовны теләгән кебек тәэсир калдырырга тырышалар, Распутин да, шуларга таянып, Сафа Баязитовны мөфти итеп тасдыйк итүне Икенче Николайдан18 таләп итә. Ул да имза ата. Сафа Баязитов мөфти булып тәгъйин ителә. Ләкин милләт аңарга бойкот игълан итә. Аны мөфти дип танымый вә беренче имкяндә, 1917 елгы ихтиляльдән соң, дини-милли эшләре үз кулына күчкәч тә, Идел буе төрек-татары Сафа Баязитовны куып чыгара19. Милли-дини мәсьәләләрне төзер өчен чакырылган Беренче Мәскәү съезды (1917) Баязитовка, халыкның әле генә каршы руслар аша мөфти булырга ярдәм иткән милли-дини хаиннәргә – Ишми ишанга, Хәмзә ахунд, Байморат мулла, Чиләбенең аксак ишан Корбангалиев, аның углы Габделхәй Корбангалиевләргә нәфрәт игълан итә20 вә аларны милли сафтан куып чыгара. Мөфтилек урынына үзенең олуг мөдәррисе, галиме, мөхәррире Галимҗан әл-Баруди хәзрәтләрен мөфти итеп сайлый21. Галимҗан әл-Баруди хәзрәтләре безнең халыкның үзе теләге белән сайлаган беренче мөфтиебез, рус интригасы[на] катнашмаенча, милли вөҗдан кушуы белән генә шул зур дини урынга китерелгән беренче дини башчыбыз була. Мөфти Галимҗан әл-Баруди хәзрәтләренең вафаты большевикларның бөтен Идел-Уралны истиля итү вакытларына тугры килә (1922)22. Идел-Урал мөселманнарының мөфтилеге әхвәлнең кушуы буенча вә Галимҗан әл-Баруди хәзрәтләренең тырышуы белән инде казакъ-кыргызларны да үз тарафына туплап өлгергән, сабикъ Русиянең бөтен мөселманнарының дин башчысы урынына бик якынлашкан була. Большевиклар да бу олуг дини мөнасибка үзләренә дошман, руслыкка мөкиббән китмәгән милләтче дин галименең килүеннән бик куркалар. Өченче Александр вакытындагы Солтановны мөфти иттерү, Икенче Николай вакытында Баязитовны тәгъйин иттерү юлларын тикшерәләр. Казыналар, төрек-татарларның сарыф дине булган бу эшләренә болар да катышырга карар итәләр. Үзләренә «бәнд» булып хезмәт итәчәк, милләте тарафыннан сөелмәячәк кандидатларны эзлиләр. Ләкин большевиклар ихтиляленнән чыккан бер хөкүмәт булганга, үзләренең хаксыз көенчә, безнең дини эшләребезгә катышуларына да бер инкыйлабчылык төсен бирергә маташалар. Ул чакларда православныйлар арасында дини берлекне җимерер өчен корган «Живая церковь» кебек23, безнең дә дини берлегебезне кырыр өчен «Җанлы мәсҗед»е агымы ясарга әмер бирәләр. Вә шул «җанлы мәсҗед»челәрнең мөфтилеккә кандидатлары итеп сәбатсызлыгы белән бөтен дөньяга танылган, соңгы елларда большевикларның пропагандаларына ялчы булган Рәшид Ибраһимовны алга сөрәләр24, ГПУ куәте белән аны мөфти итеп сайлатып куймакчы булалар. Идел-Уралның бөтен вилаятьләреннән, казакъ, кыргызның бөтен йортларыннан мөфти сайларга дип җыелган динле төрек балалары үзләренең дини эшләренә Совет хөкүмәтенең катышуын кабул итмиләр. Советларның безнең дини мөәссәсәбезне большевиклаштырырга теләүләренә ирек бирмиләр. Большевикларның кандидаты Габдерәшид Ибраһимов ялгыз унөч кенә тавыш ала. Динле милләтчеләрнең кандидаты Ризаэтдин хәзрәт, берничә йөз тавыш алып, мөфтилек урынына сайлана. Һәм дә милләтнең ышанган бер галиме, милләтнең сөйгән бер хезмәтчесе сыйфаты белән сайлана. Мәрхүм милләтеннән алган хезмәт белән руслар тарафыннан җәберләнгән бөтен төрек илләренең дини эшләрен Диния нәзарәтебез әтрафына тупларга тотына. Аның Идел-Уралда гына түгел, Төркестанда, Кырымда, Кавказда бик мәгъруф вә бик хөрмәтле булуы мөфти Ризаэтдин хәзрәтләренә үзенең бу милли-дини эше тотарга имкян бирә. 25–26 нчы еллардагы сабикъ Русиясенең бөтен мөселманнары үзләренең дини эшләрендә Ризаэтдин хәзрәт мөфтилек вә рәислек иткән Диния нәзарәте әтрафына тупланып бетәләр. Вә шул бердәнбер дини мөәссәсәбезне үзләренең матди-мәгънәви көчләре белән яшәтеп, большевикларның халкыбызны динсезләндерү, әхлаксызландыру сәясәтенә каршы динебез, мәдәниятебезне саклау тартышын алып баралар. Мөфти Ризаэтдин хәзрәтләре, халкыбызның ышанычына таянып, үзенең дини вазифасын тулы көенчә үтәп килә. Совет хөкүмәте тарафыннан корылган «Динсезләр» җәмгыятенең25 динебезгә каршы һөҗүменнән коммунист фиркасенең динсезлеген дин итеп, безнең халкыбызны бозарга каршы хәрәкәт тә, төрле-төрле русчылык тарафдарлары – Ильминский шәкертләренең большевик пәрдәсенә төрелеп, руслар белән безнең дини аермабызны корып, халкыбызны руслаштырырга теләүләренә каршы да үзенең рухани көче белән каршылык күрсәтә. Милли мәдәниятебезнең аермый торган бер өлеше булган динебезне саклауда фәүкылгадә хезмәтләр күрсәтә. Ул, Ильминский теләгән «урядниктән куркучы» мөфти булмаганга, ГПУның бөтен куркытуларына каршы үзенең хөрмәтен саклый, аларның көчләп куркытып, үз сәясәтләренә корал итәргә теләүләренә ул буйсынмый. Ул үзенең мөкаддәс дип таныган диненә, үзенең тулы ышаныч белән сайлаган милләтенә һичбер хыянәт итми. Вә милләт тарафыннан алып барырга дип ышанып бирелгән байрагыбызны ул үлгәнче саклый, үзенә авырлык килсә дә, ул мөкаддәс байракка кер тидерми, аңарга тап тамызмый. Бөтен әтрафтан килә торган рус бураны эчендә большевик җиле, давылы уртасында ул безнең төрек-татарның үзлек байрагын иңдерми. Шул мөкаддәс байракны саклау сафында милли-дини хезмәтендә булган чагында вафат итә. Вазифасы башында бездән аерыла. Мондый авыр чагында мөфти Ризаэтдин хәзрәтнең вафаты – бөтен динле милләтчеләр өчен бик зур бер милли кайгыдыр. Бу – безнең өчен бик зур бер матәмдер. Ләкин аның шул авыруларда да диненә, милләтенә йөзгә-йөз садыйк калып, бөтен авырлыкларга каршы күкрәк киереп ирлек күрсәтүе, явыз көчкә баш июдән өстә булуы – безнең өчен, милләтебез өчен бер шәрәфтер, дустыбыз-дошманыбызны тез чүктерә торган шәрәфтер. Мәрхүм Ризаэтдин хәзрәт шәрәфле, хөрмәтле көенчә яшәде. Шәрәфле, хөрмәтле көенчә милли-дини вазифасын гомере буе үтәде. Шәрәфле, хөрмәтле көенчә вафат итте. Вә шәрәф-хөрмәтне безгә мирас итеп калдырды. Безнең вазифа – без хәзер шул милли шәрәф, милли хөрмәтне югалтмау булса, яныбыздан җисмән аерылган, рухан милләте белән булган олуг мөфтиебезнең рухани юлыннан аерылмау вә аның мирасын хәрам кулларга төшермәү, Шул милли-дини вазифаны үти алсак, мөфти Ризаэтдин хәзрәтнең рухы тыныч булачак. Аның гомере буе кылган милли-дини эшләренә хөрмәт күрсәткән булачакбыз.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
* Бу мәктүбләр 1910 елда Казанда «Письма Ильминского» исемендә нәшер ителгән иде. – Г.Исхакый искәр.
Мәсьүлиятле – җаваплы.
Мөнасибка – эшкә яраклы.
* Мөфтиләр дахилиянең тәкъдиме белән падишаһ тарафыннан тасдыйк ителәләр иде. – Г.Исхакый искәр.
Дахилия нәзарәтенең – Эчке эшләр министрлыгының.
Васитасы – арадашлыгы.
Тасдыйк – раслау.
Мөшавирәсен – киңәшмәсен.
Ихтиляльдән – баш күтәрүдән, фетнәдән.
Истиля итү – басып алу.
Сабикъ – әүвәлге, үткәнге.
Сарыф – чиста.
Бәнд булып – тоткын булып.
Сәбатсызлыгы – тотнаксызлыгы.
Мәгъруф – танылган.
Фәүкылгадә – гадәттән тыш.
«Милли байрак» газетасының 1936 елгы 12 июнь санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Язылу урыны «Варшава» дип күрсәтелгән. Текст шуннан алынды.
1 …үзенең тәрбия китаплары… – Р.Фәхретдиннең уку-укыту темасын яктырткан «Гыйльме әхлак» («Әхлак гыйлеме») сериясендә 11 китабы мәктәп-мәдрәсәләрдәге тәртип, әдәп, әхлак, этика, нәфасәт дәресләрендә дәреслек итеп кулланылган һәм татар гаиләләрендә өстәл китаплары буларак файдаланылган. Мәсәлән, кат-кат басылган «Гаилә» (1902–1916), «Нәсыйхәт I» (1903–1919), «Нәсыйхәт II» (1903–1913) һ.б.ларны шундыйлар рәтенә кертергә мөмкин.
2 …тарихи «Асар»ләре… – бу китап 1900–1908 еллар эчендә 2 җилдтә, 15 җөзьә булып чыга (барлыгы – 572 б.). Анда Болгар чорыннан билгеле 1009 шәхес теркәлгән. Россия Фәннәр академиясенең Уфадагы Тарих, тел һәм әдәбият институтында берничә томлык кулъязмасы саклана.
3 …дини-фәлсәфи рисаләләре белән… – иҗаты әдәби әсәрләр язып башлаган Р.Фәхретдин, күпкырлы талантка ия булып, аеруча дини фәлсәфә, тәрбия мәсьәләләрен тикшергән күпсанлы хезмәтләр бастырды, «Шура» журналында эшләгәндә зур активлык күрсәтте («Әбелгалә әл-Мәгарри», Оренбург, 1908; «Ибн Гарәби», Оренбург, 1912; «Ибн Тәймия», Оренбург, 1911; «Имам Газали», 1910; «Дини һәм иҗтимагый мәсьәләләр», Оренбург, 1914 һ.б.).
4 …үзенең «Шура» мәҗмугасының баш мөхәррирлеге белән… – «Шура» журналы 1908 елдан 1918 елның гыйнварына кадәр чыга.
5 Мөхәммәдъяр Солтанов – Мөхәммәдъяр Мөхәммәдшәриф улы Солтанов (1836–1915), дин эшлеклесе. Казан университетында белем ала. 1886 елдан Оренбург мөселман Диния нәзарәте мөфтие. Н.И.Ильминский фикере буенча, Минзәләдән ерак түгел Мастеев авылында туган Солтанов мөфтилеккә иң кулай кеше санала. Дөрес, ул Победоносцевка кенәз Чыңгызхан, Максутов кебек мул-лаларны да тәкъдим итә. Ильминский ни өчен Солтановка туктала? Бу сорауга җавапны «Ильминский хатлары» (1895) китабыннан табарга мөмкин. «Султановы (Ильминский аларның берничә туган булуын әйтеп уза. – Төз.) – помещики средней руки: ни богатством, ни аристократизмом, ни влиянием, ни чинами особенно не выдающиеся. Учились в доброе старое время в 1-й Казанской гимназии. Если кандидат не попал в университет, то или по недальнему развитию и недостатку любознательности, или по урослости и стремлению к захолустной деревенско-барской свободе, халатности и молодой хозяйки. По-русски грамотны, отлично владеют русскою речью, по мусульманстве в его арабских источниках, конечно, не изучали и только читают татарские книжки. Это я говорю по давним слухам и частью по аналогии, а не по прямому о них знаю, но весьма правдоподобно. От каких-либо национальных нового пошиба идей они, кажется, совершенно далеки, и о фанатизме их не слышно». (Хат тексты автордагыча бирелә.)
6 Сафа Баязитов – Мөхәммәдсафа Гатаулла улы Баязитов (1887–1937 дән соң), дин, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, нашир. «Нур» газетасының мөхәррире. 1915–1917 елларда Оренбург мөселман Диния нәзарәте мөфтие, 1918 елдан Петербург мәчете имамы.
7 Өченче Александр вакытында Сәлимгәрәй мөфти вафат иткәч… – Александр III (1845–1894), 1881 елдан Россия императоры. Ул идарә иткән елларда ачыктан-ачык реакция башлана. Күп кенә реформалар туктатыла. Сәлимгәрәй Тәфкилев (Сәлимгәрәй бине Шаһингәрәй бине Йосыф бине Котлымөхәммәд бине Тәүкил (1805–1885), 1865–1885 елларда Оренбург мөселман Диния нәзарәте мөфтие вазифасын башкара.
8 Победоносцев–Константин Петрович Победоносцев (1827–1907), Сенатның өлкән прокуроры. 1868 елда – сенатор, 1872 елда Дәүләт Советы әгъзасы. 1880–1905 еллар арасында – Сенатның баш прокуроры. 17 октябрь Манифестыннан соң отставкага китә.
9 Ильминский–Николай Иванович Ильминский (1822–1891), шәрекъ белгече, педагог-миссионер. 1845–1972 елларда Казан руханилар академиясе һәм Казан университетында укыта. 1863 елда Казан керәшен-татар мәктәбенә һәм 1872 елда Казан әҗнәби укытучылар семинариясенә нигез сала. 1891 елга кадәр – соңгысының ректоры. Рус булмаган халыкларны мәктәп ярдәмендә рус-лаштыру-христианлаштыру системасына нигез салучы, алар өчен рус алфавиты нигезендә әлифба һәм дәреслекләр төзүче.
10 Бу мәктүбләр 1910 елда Казанда «Письма Ильминского» исемендә нәшер ителгән иде. – Г.Исхакый язган дата белән Ильминскийның К.П.Победоносцевка язган хатлары басмасы очрамады. Казан дәүләт университеты китапханәсендә әлеге хатларның 1895 елгы басмасы сакланган (барлыгы – 415 б.). Анда Н.И.Ильминскийның миссионерлык идеяләре, уку-укыту процессы, мөселман-христиан, мөфтилек мәсьәләләре чагылыш тапкан. Ильминский миссионерлыкны киң планда карый. Ул хатларда мөселманнарны христианлаштыру белән янәшәдә Россия империясендә яшәүче христиан булмаган башка милләтләргә Библия, Евангелиеләрне шул телләргә тәрҗемә итеп христианлаштыру фикере дә ярылып ята.
11 Ул чакларда инде Думада мөселман фракциясе булганга… – башка Дәүләт Думаларындагы кебек, IV Думада да мөселман фракциясе төзелә. Аңа Уфадан И.Әхтәмов, Г.Байтирәков, К.Тәфкилев, Оренбургтан Г.Еникиев, Бакудан М.Җәфәров, Дагъстаннан Хаҗибәков, Самарадан М.Миңнегалиев керә. Фракциянең рәисе итеп Котлымөхәммәд Тәфкилев сайлана. Секретаре итеп И.Әхтәмов билгеләнә.
12 …хөкүмәт башы граф Какокшевка да мөрәҗәгать итәләр. – Владимир Николаевич Коковцев (1853–1943), рус дәүләт эшлеклесе, 1902–1904 елларда – дәүләт секретаре, 1904–1914 елларда, кыска гына тәнәфес белән, финанс министры. 1918 елдан Франциядә яши.
13 …Ильминский шәкертләре арасында «тагы безнең халыкка файдалы мөфти тәгъйин ителә күрмәсен»… – 1890 елның 19 гыйнварында «Оренбург мөселман Диния нәзарәте мөфтие һәм мөфтияте әгъзаларын билгеләү тәртибе турында» карар игълан ителә. Анда мөфтинең эчке эшләр министры тәкъдиме белән патша тарафыннан раслануы әйтелә. Г.Исхакый язганча, ХХ гасырның 10 нчы елларында да дәүләт идеологиясенә буйсынган, шуны яклаган мөфти сайлап куюны асылда миссионерлар гына хәл иткән. Әдип-публицист бу урында шул заман өчен иске карашлы татар муллаларының (Ишан ишми, Һәмзә һәм Бәйморат һ.б.) 1915 елда мөфти куюда керткән өлешләрен искә төшерә. Г.Исхакый аларны Ильминский шәкертләре дип атый.
14 …Распутинның шул кандидатны куәтләвенә сүз алына. – Григорий Ефимович Распутин (1872–1916), император Николай II һәм хатыны Александра Федоровнаның яраткан кешесе, авантюрист. 1907 елда патша сараена үтеп керә. Гипноз һәм көчле ышандыру сәләтенә ия булган бу кеше дәүләт идарәсенә дә тыкшына алган. Хәтта аның киңәше белән югары чиндагы дәүләт җитәкчеләре һәм чиркәү идарәсе, шул исәптән, Г.Исхакый язганча, мөселман дине җитәкчеләре дә билгеләп куела яисә Распутин катнашканда гына хәл ителә. С.Баязитов нәкъ Распутин тәкъдиме белән мөфтилеккә раслана.
15 …Чиләбедәге аксак ишан Корбангалиев… – бу урында Г.Исхакый Габделхәй Корбангалиевнең атасы Габдулла Корбангалиевне күз уңында тота.
16 …Томскидан Хәмзә ахунд… – Төркиядә басылган «Казан» журналында бу шәхес Хәмзә Искәндәров рәвешендә тәкъдим ителә. 1917 елгы Октябрь инкыйлабына кадәр дөнья күргән вакытлы матбугат битләре аның Хәмзә Хәмиди булуын раслый. Хәмзә Хәмиди – Томск шәһәре мулласы, ахун. «Ялт-йолт» журналының 1910 елгы 2 нче (1 апрель) санында «Телеграмм хәбәрләре» бүлегендә түбәндәге хәбәр басылган: «Хәмзә ахунд охранный отделениегә хезмәткә кермәкче булган икән дә, синең шикелле үземездә дә бик күп, дип кабул итмәгәннәр дигән хәбәр сөйләнә. Дөресме, түгелме икәнлеге хәзергә мәгълүм түгел әле. Хәмзә мулла бөтен Русиядәге мөселман мәктәпләре өстеннән гомуми бер донос ясарга хәзерләнә икән дип тә сөйләүчеләр бар. «Дин вә мәгыйшәт»челәр дингә шундый хезмәтләр иткәләп торганга күрә, ерак санарга ярамый». Мәгълүм булганча, 1917 елның 1–11 май көннәрендә Мәскәүдә узган Бөтенроссия мөселманнарың Беренче корылтаенда фаш ителгән 10 провокатор арасында Хәмзә Хәмиди дә бар.
17 Түнтәр Ишми ишан – Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов (Ишми ишан, 1849–1919), дин эшлеклесе. Вятка губернасы Түнтәр авылында (Татарстанның хәзерге Балтач районы) мәдрәсә тоткан. Дини эчтәлектәге китаплар авторы. Малмыжда большевиклар тарафыннан атып үтерелә.
18 Икенче Николай – Николай II (1868–1918), Россиянең соңгы императоры (1894–1917). 1917 елның Февраль инкыйлабыннан соң властьтан читләштерелә. 1918 елның 17 июленә каршы төндә гаиләсе белән большевиклар тарафыннан атып үтерелә.
19 1917 елгы ихтиляльдән соң … Идел буе төрек-татары Сафа Баязитовны куып чыгара. – Халык ризалыгыннан башка куелган мөфти Февраль инкыйлабыннан соң мөфтилектән төшерелә. «Мәгълүмат» журналында (1917 ел, 5/6 нчы сан) түбәндәге хәбәр урнаштырылган: «Сафа Баязитовның мөфтилектән чыгарылуы: 8 мартта Мәхкәмәи шәргыя исеменә дахилия нәзарәтеннән буйлә телеграмм алынды. Мөфти Баязитов мөфтилектән чыгарылды. Тиешле тәдбирләрне тәклиф итәм. Дахилия назыйры өчен могавины Шепкин».
Сафа Баязитов мөфтилектән төшерелү белән, вакытлыча бу вазифаны Нурмөхәммәд Мамлиев үти.
20 …Габделхәй Корбангалиевләргә нәфрәт игълан итә… – Г.Исхакый бу урында Беренче Бөтенроссия мөселманнар корылтаенда 10 провакаторга каршы игълан ителгән нәфрәтнамәне искә ала. Алар арасында Габдулла һәм Габделхәй Корбангалиевләр дә бар. Беренче Бөтенроссия мөселманнары съезды беркетмәсендә түбәндәге юллар бар: «Без, түбәндә кул куючы вәкилләр, иске идарә вакытында ачыктан-ачык халык мәнфәгатенә каршы хәрәкәттә булынган вә шәхси гарызларыннан […]* милләткә хезмәт иткән кешеләр өстеннән нахак донос ясап, хаксыз җәзаларга мөртәкиб иткән түбәндәге кешеләр хакында катгый тәдбир кылынып, имам булганнарын урыннарыннан төшерергә, имам булмаганнарны Бөтенрусия мөселманнары намыннан бәян нәфрәт игълан итәргә. Бу кешеләр хәзерге үзләрен яңа ысул идарә садыйк игълан итсәләр дә, без аларның бу соңгы игъланнарын иман вә игъля белән ясалганлыгына ышанмыйбыз вә киләчәктә һаман да тәрәкъкый вә мәдәнияткә булган һәр хәрәкәтебезгә бер даими киртә булып торуларын […]** тотабыз. Ул кешеләр түбәндәге затлардыр: 1. Буби имамы Габдрахман Кәримов; 2. Түнтәр имамы Ишмөхәммәд Динмөхәммәтов; 3. Оренбург имамы Мөхәммәдвәли Хөсәенов; 4. Томскида Хәмзә ахунд Искәндәров; 5. Чиләбе өязеннән Аксак ишан углы Габделхәй Корбангалиев; 6. «Дин вә мәгыйшәт» журналының мөхәррире Галләмеддин Ханисламов; 7. Чиләбе өязеннән Аксак ишан Габдулла Корбангалиев; 8. Сафа мулла Баязитов; 9. Чишмәдән Гайнелислам Мөхәммәтҗанов; 10. Иркутскидан мулла Байморатов.
Имзалар: Мәхмүд Мәрҗани, Гыйльми Шәрәф, Галимҗан Шәрәф, Гаяз Исхакый…» Болар белән янәшәдә тагын 90 нан артык кул куелган.
21 …Галимҗан әл-Баруди хәзрәтләрен мөфти итеп сайлый. – Галимҗан Баруди Галиев (1857–1921), дин һәм җәмәгать эшлеклесе. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә нигез салучы һәм җитәкчесе; 1917 елда Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие итеп сайлана.
22 Мөфти Галимҗан әл-Баруди хәзрәтләренең вафаты большевикларның бөтен Идел-Уралны истиля итү вакытларына тугры килә (1922). – Г.Баруди 1921 елда Мәскәүгә ачларга ярдәм оештыруга барган җирдән салкын тидереп кайта. Шуннан савыга алмыйча үлә. Бу еллар – Россиядә Гражданнар сугышы тәмамланып, илдә большевиклар алып барган сәясәтнең көчләп тамыр җәйгән вакытлары.
23 …православныйлар арасында дини берлекне җимерер өчен корган «Живая церковь» кебек… – 1922 елның маенда оештырылган «Живая церковь» хәрәкәте 1946 елга кадәр дәвам итә. Бу хәрәкәт хакында атеистик сүзлектә түбәндәге аңлатма бирелә: «Оппозиции внутри рус. православия на почве недовольствия верующих и части духовенства контрреволюционной политики патриарха Тихона. С самого начала обновленчество было неоднородным, разделилось на «живую церковь», «церковь возраждения» и другие мелкие образования. В период наивысшего подъема (середина 20-х гг.) оно пользовалось поддержкой православ. половины прославных приходов и половины (37 из 73) правящих архиереев. Новая политическая ориентация обновленного движения отражала требования времени и была с одобрением воспринята верующими и той частью духовенства, особенно приходского, которая приняла соц. революцию».
24 …большевикларның пропагандаларына ялчы булган Рәшид Ибраһимовны алга сөрәләр… – Рәшид Ибраһимов белеме, интеллектуаль сыйфатлары белән ХIХ гасырның 80 нче елларында ук рус миссионерларының игътибарын үзенә җәлеп иткән. 1885 елда Сәлимгәрәй Тәфкилев вафат булгач, Ильминский һәм Победоносцев бу затны мөфтилеккә кулай вариант итеп карыйлар. Ильминский-ның Победоносцевка 1885 елның 29 апрелендә язган хатыннан аңлашылганча, Победоносцев Р.Ибраһимов кандидатурасын күрсәтә, Ильминский аңа Р.Ибраһимовның шәхесен ачып бирүне кирәк саный һәм тирән белемле, мөселман дөньясында мәгълүм шәхесне мөфти итү Россия императоры алып барган сәясәт өчен уңай булмавын яза. Гомумән, Ильминскийның төп принцибы – мөфти сүз тыңлаучан, буйсынучан булырга, белем ягына килгәндә, башкалардан аерылмаска тиеш. Н.Ильминскийның Р.Ибраһимовның шәхесен ачкан хаттан өзек урнаштыру аңа карата тискәре мөнәсәбәтне киметер кебек (хат тексты автордагыча бирелә): «Ибрагимова я видел в прошлом году: проездом в прошлом году через Казань из Петербурга в Ташкент, он и меня удостоил своим посещением. Я прежде слышал, что он при покойном К.П.Кауфмане пользовался полным доверием, как отличный знаток азиатских языков и дельный дипломат. При Черняеве он, кажется, удалился из края, а при генерале Розенбахе опять поехал в Среднюю Азию. Но о его нравственном или политическом характере я ни от кого ничего не слыхал, ни в какую сторону. Он довольно высокий, стройный, тончавый, цивилизованный и вполне комильфотный, можно сказать, блестящий. Прибавьте – действительный статский советник. Говорит бойко, красноречиво и энергично. Наших мешковатых духовных он может стушевать. Но это ничего еще, а вот чего можно опасаться: служив долго в центре Туркестанского управления, он, как человек внимательный и умный, вероятно, отлично узнал всю подноготную мусульманских стран, народов и правительств, как на ладони, видит и знает всю совокупность мусульманского мира на всем лице земли; лично знаком со многими лицами и в России, и в Средней Азии, и в Индии, и в Киргизской степи и т.д. Так что, если ему, паче чаяния, влезет в голову идея панмусульманская, то он владеет к тому полным знанием и всеми нравственными средствами. А в то же время блестящим русским говором и изложением, идеями прогрессивными, даже, когда нужно, либеральными, обращением и манерами ловкими и совершенно светскими, смелостью и умелостью держать себя с достоинством, но без дерзости, пред кем угодно, – всем этим он может обаять и ослепить наших господ и чинов высшего управления».
Р.Ибраһимовка Н.Ильминский биргән югары бәя мөфтилектән мәхрүм итә. Икенче мәртәбә 1922 елда мөфти сайлауга большевиклар Р.Ибраһимовны тәкъдим итсәләр дә, тавыш бирүләрдән узмый. Бу юлы аның үткәндәге эшгамәлләре, кискен характеры, кайбер үзенчәлекле фикерләре, хөкүмәткә, җитәкчелеккә ярарга тырышу сыйфатлары комачаулык итә. Шулай итеп, ХХ гасырның 20 нче елларында большевиклар сәясәтенә кушылган Р.Ибраһимов сайлауда мөфтилек вазифасына күтәрелә алмый. «Яңа милли юл» журналында аның сәбәпләре түбәндәгечә аңлатыла: «Шул ук вакытларда Бөтенрусия мөселманнарын берләштергән Уфадагы Диния нәзарәтен бетерергә вә арага низаг кертергә теләгән большевиклар шул ук Габдерәшид казыйдан файдаланалар. Моның өчен русларның «живая церковь»лары кеби «большевиклашкан исламият» дигән бер шигарь (лозунг) чыгаралар вә 1923 елда Уфадагы ислам конгрәсендә бу фикернең тарафдарлары Габдерәшид казыйны мөфти итеп сайларга тырышалар. Ләкин ул конгрәдәге 500 әгъза арасында аны сайларга теләүчеләр бары 13 кеше генә була. Халыкның үзеннән бизгәнен күргән Габдерәшид казый Төркиягә кайтып китә».
Сәясәт корбанына әйләнгән Г.Ибраһимовны, кайда гына яшәмәсен, шундый язмыш һәрвакыт сагалап торган.
25 Совет хөкүмәте тарафыннан корылган «Динсезләр» җәмгыятенең… – бу урында Г.Исхакый «Сугышчан алласызлар җәмгыяте»н искә ала. «Җәмгыять» хакында тулырак мәгълүматны «Корылтайдан соң» мәкаләсенә язылган биттәге искәрмәдән карагыз.
* Сүз укылмый.
** Сүз укылмый.
Мөртәкиб иткән – начар эшкә бирелгән; бу урында «этәргеч биргән».
Тәдбир – чара.
Намыннан – исеменнән.
Бәян нәфрәт – нәфрәт бәян итү.
Садыйк – тугрылык.
Игъля – шөһрәтле.
Садыйк – тугры.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 183-188.