САЙГОН

Өч-дүрт сәгать бербуйдан пароходыбыз төрле-төрле тармакларга аерыла торган Идел киңлеге тирән бер елганың агымына каршы бара. Елгабыз әле уңга таба, әле сулга таба борылышлар ясый. Бара торган шәһәребезнең зур биналары елганың борылышы белән әле уңда була, әле сулга чыга. Әле елганың ике тарафына да бик бай итеп үскән зур яфраклы урманнар артына качына. Су уртасына яшел чәчәк букеты кебек йирләшкән кечкенә атау юлны буа кебек буып китә. Пароход борыла, тагы шәһәр күренә. Юри качыш-куыш уены уйнаган кебек озын сәгатьләр үткәч, па-роходыбыз яңа гына аткан чәчәкле (ерактан сәйрән төсле күренә), агачлар белән бизәлгән портка килеп туктый. Сайгон биналар күп, ботаклы зур агачлар белән чормаланган бакчаларга салынганга, шәһәр ерактан зур яшел бакчалык кебек күренә. Халыкның күплегенә карамаенча, урманнар ак-пакь. Әллә никадәр рикшалар, автомобильләр, атлы арбалар белән урамнар тулы булса да, никтер монда тузан юк. Зур, киң елга шул тузанны йотып тора торгандырмы, яфракларыннан яшел зөмрүд кебек яшеллек ага торган куе агачлар тузаннарны ояландырып качарга мәҗбүр итә торгандырмы, Мукдендагы, Харбиндагы кием-салым астыннан керергә урын таба торган, адәмнәрнең иң яшерен йирләренә кадәр үзенә юл таба торган тузан монда даруга да юк. Мондагы халык, анамитлар барысы да бик бай булмаса да, барысының да зур пакьлек яратулары киемнәреннән күренеп тормаса да, асфальт белән ябылган урамнары, һәрбер буш йиргә ясап куелган яшел бакчалары, һәрбер почмакка эшләп куйган, гөрләп ага торган фонтаны тузанның хөкем сөрүенә киртә була. Француз мәдәниятенең якынлануы анамитны тузансыз тормышка өйрәтә. Бу тузансыз тормыш, мондагы анамитка, Мукден, Харбин тузанлы тормышыннан бәһалегәме, очсызгамы мал була торгандыр, анысын белмим. Ләкин Аурупа мәдәниятенең бер яхшы ягы ачык күзгә бәрелә: юлчылар гөрләп шәһәргә чыгалар. Пароход юлчылары үзләренең тормышларына карап кайсы бар, уен эзли, кайсы күңел ача торган урыннарны, кайсысы китап-гәзитә сатучыны, почта-телеграфны эзли. Барысы да акча алыштыручының яныннан сәлам бирмәенчә үтә алмый. Алар монда бик күп, бу тарафларда инде алар кытайлар түгел, һинд вә малай мөселманнары2. Портка якынпочмак кибеткә төрле-төрле бакал товарын тутырган да, башына хәтфәдән эшләгән безнең кәләпүшне кигән дә, акча шалтыратып, кешеләрне чакырып тора. Кибетләрнең өстенә Мөхәммәд, Йосыф кебек мәгълүм мөселман исемнәре язылган. Инглиз фондының бәһасен французча сорыйм. Җавап бирә, хисап ясыйбыз. Алыш- тырмакчы булам. «Син кайдагы?» – дип сорыйлар. «Төрек», – дигәч, «Син мөселманмыни?» – «Әлхәмделилляһ, мөселман». Шул сүзләрне әйтеп өлгермим, хисап чуала. Сариф (акча алыштыручы), минем дин кардәш икәнлегемне белер-белмәс, мине алдарга кирәк дигән фикергә килә. Вә мин дә мөселманнар арасындагы мөнәсәбәт алдашудан башланмаска вә алдашу белән бетмәскә дип ышанганга, акчаны алыштырмаенча китәм вә, икенчесенә барып, хисапны бетермәенчә, нәсел, йирне сорашырга ирек бирмим. Акчаны алыштыру тәмам булгач кына, боларның кайдан кил-гән икәнлеген сорашам. Болар Мадрас (Һиндстан)3 шәһәреннән икәннәр. Башка мөселманнар кайсы малай, аз-маз гынасы гарәп икән. Күпчелек – һинд мөселманы. Мин инде кирәге кадәр акчамны алыштырып алганга, курыкмаенча сораша башлыйм. Мәхәлләгез бармы? Җамигъ бармы? Имам бармы? Мәктәп бармы? Мөселман никадәр? Барысына да үземә җитәрлек җавапларны алып, үземә кирәкле почта-телеграфка китәм. Сайгон шәһәрен француз хөкүмәте аэроплан почтасы белән Франсә белән баглаган. Моны мин пароходта ук белеп, инде Берлинга, Парижга хатлар хәзерләгән идем. Хатлар бер атнада Аурупада булачаклар. Дөньяның иң ерак почмагында үземне диңгез уртасында өзелеп калган кебек хис иткәнгә, якыннарыма исәнлек хәбәремне ирештерәсем килә. Хатларның бәһасенә карамаенча (бер Шанхай давыллары) салып җибәрәм. Мукденга, Ниппонга шундый ук аэропочта юкмы? Француз мәэмүре бик ачык итеп җавабын бирә: «Француз хөкүмәте, Нанкин хөкүмәте белән сөйләшеп, шул Сайгон-Аурупа аэропочтасын Кытайга кадәр озайтырга булган иде, вә шул хакта могаһәдә ясаган идек. Кытай, беләсез, безнең беренче почта аэропланыбызны Кантон хөкүмәте4 үз туфрагы өстеннән җибәрмәде. Без дә ваз кичтек. Хәзер аэропочта юк», – диде. Манҗу-Тиго вә Ниппонга хатларымны гади почта белән күндерергә мәҗбүр булдым. Үзем өчен иң кирәкле булган әҗзаханә (аптеканы) эзләргә киттем. Урамда французча гәзитәләр сатучыга очрап, берничә төрле гәзитә сатып алып, бер каһвәгә кереп, гәзитә укырга тотындым. Каһвәханәсе – француз каһвәханәсе, гәзитәсе – француз гәзитәсе, әхвәлнең күбесе француз хакында. Мин, гәзитәнең эченә кереп китеп, сәгатьләр үткәнен сизми дә калдым вә бер атналык белмәгән хәбәрләремне өйрәндем. Ләкин мине куркыткан Ниппон – Манҗу-Тиго хәбәрләре монда да бик аз. Франсә-Германия арасында чыккан хөдүд мәсьәләләре бөтен нәрсәне каплап киткән. Анда актарынып, моннан эзләп, Ниппонда яңа хөкүмәтнең төзелүе хакында5 тулы гына мәгълүмат укыйм. Ләкин соңы ничек? Нинди үзгәрешләр бар? Безнең милли мәсьәләләребез ни рәвеш алачак? Җавап таба алмыйм. Ләкин бу гәзитәләрне укып, Аурупадагы төрле мәсьәләләрнең агымнары белән танышып, эчәсе килсә дә, эчә алмаенча бик озак көтеп кенә кайнаган самовардан лимонлап чәй эчкән кеше кебек сусавым басылып калды. Күз алдымның бер кыйсеме ачылды. Ләкин безнең Ерак Шәрекътагы милли әхвәлебез пәрдә астында калды. Вакыт кичкәнен, көн үткәнен сизми дә калдым. Үзенең барлыгын һичбер оныттырмый торган сырхауны да оныттым. Менә бер кибеттә «йогурт» дигән сүзне күрдем. Чынлап та, аның катык икәнлеген белгәч, докторның сүзләренә карамаенча, Истанбулдагы кебек йогуртны шикәрләп, тәмлеләп ашадым. Йогурт – чынлап йогурт булып чыкты. Аерма шунда гына: бәһасе генә Истанбулга нисбәт биш мәртәбә кыйбат, үлчәве генә Истанбулга нисбәтән ун мәртәбә аз. Ләкин бу Әбүлхәер төкереге кадәр йогурт та минем кәефемне әллә никадәр күтәрде. Үземнең ашавымда ниятемнең генә булса да, монда кадәр килеп чыгуы милли һавалыгымны арттырды. Әлбәттә, эзләсәм, рәхәт-локмә дә, төрек тәмәкесе дә, Измир инҗире дә, бәлкем, табар идем. Ләкин миңа шунысы да кяфи. Төреклек хисемнең кечкенә генә дәрден почмакландырып, мондагы ислам мәхәлләсе белән танышырга киттем. Исеменә Мөхәммәд дип язылган бер һиндлы мөселманның магазинына кереп сәлам бирдем. Сәламемне алдылар. Французча аңлашып, мәсҗеден күрсәтергә, имам белән таныштырырга үтендем. Башына биек кенә Казан кәләпүше кигән бер малайга ияртеп, мине мәхәлләнең рәисенә күндерделәр. Ул да кардәшчә кабул итеп, мине сәйлүн чәе белән сыйлап, мәсҗедкә озаттырды. Мәсҗед – зур урамга якын гына шәһәр уртасында быел гына тәмам булган, ап-ак таштан салынган бер бина. Дүрт почмагына дүрт манара чыгарылган. Әлбәттә, бу манаралар Солтан Әхмәд җамигысының6 манарасы белән чагыштырганда уенчык кына. Ләкин Сайгон өчен бу да – бер нәрсә. Мәсҗед Һиндстан ысулында салынган вә манараларга ай куелмаган. Җамигъның намаз бүлмәсе зур түгел. Өч-дүрт йөз кешелек кенә. Шуңардан якын гына бер хәвыз да ясалган. Бу хәвыз – Аурупаның зур мунчаларындагы бассейннардан кечкенә булса да, мондагыхәнбәли мәзһәбилек*7 мөселманнар өчен һәрбер тәһарәтне, госелне кылырга ярый торган, Кабан күле белән, Арал диңгезе белән шәргый хөкеме бер булган хәвыздыр. Тирә-юненә мөселман мосафирләр өчен аерым ханәләр вә башка мәзһәбләр өчен тәһарәтханә, госелханәләр ясаганнар. Бу мосафирханәләрендә төрле-төрле буш гизәр мосафирлар ята. Боларга кирәк берсенә кереп сәлам биреп, гарәпчә, фарсыча сөйләшергә теләдем, җавап бирә алмадылар. Мәсҗедне карап бетергәч (французча белүче юк): «Гарәпчә белүче юкмы?» – дип сорадым. Күзенә сөрмә сөрткән берсе килеп чыкты. Кыяфәте гарәп булмаса да, гарәпчә сөйли. «Сез нинди милләттән?» – «Төрек», – дидем. «Русмы, әрмәниме?» – «Хәер, төрек вә мөселман». Сөрмәле күзле гарәп, төрекләрне сүгеп, әллә нәрсәләр сөйләргә тотынды. Үзен тирә-юненә бик диндар күрсәтер өчен әллә нәрсәләр лыгырдарга кереште. «Төрекләр рум мәзһәбен кабул иткәннәр, фәлән», – диде. Бу Бәйтелаллаһда урыны булмаган бу монафикъның монда булуына, исламияткә бу кадәр хөрмәт иткән төрекләр хакында ялган таратуына кәефем китте. Башка сөйләшергә кеше таба алмаенча, мәсҗедтән чыгып киттем. Һәм дә шундый монафикъларга урын бирелүгә күңелемнән рәнҗеп чыгып киттем. Юлда һиндлы бер мөселманга очрап, мәктәпләре юклыгының сәбәбен сораштым. «Гаиләбез – илебездә, балаларыбыз – туган йортыбызда, без монда буйдак тормыш алып барабыз», – диде. Ләкин бая киткән кәефем кайтмады. Яңа, матур мәсҗеднең рәсемен дә сорарга оныттым. Һиндстан мөселманнары Ерак Шәрекъта Малай атауларында өчен һәрбер йирдә мәсҗед салалар, вә исламиятне төрле мәҗүс халыклар арасында таратырга хезмәт итәләр, вә мөселманлыкны матур мәдәни бер дин икәнлеген чит халыкларга танытырга тырышалар. Бу – һинд мөселманнарының мактаулы бер сыйфатларыдыр вә исламият өчен зур хезмәтләредер. Моны һәрбер мөселман тәкъдир итәдер вә итәчәктер. Ләкин Һиндстан мөселманнарының мосафирпәрвәрлегеннән бик күп йирдә мөселманлыкны кәсеп итеп алган төрле монафикълар сүи истигъмаль итәләр вә болар беркатлы мөселманнар арасында ислам дәүләтләренең хөрмәтен төшерә торган әллә никадәр ялганнар тараталар. Әфганның тәрәкъкыйпәрвәр падишаһсы Әмәнулла ханны8 хөрмәтсезләндерә торган, Иранның аякка басуына зур хезмәт иткән Риза ханны9 ямьсез күрсәтә торган әллә никадәр тәмсез ялганнарны болар җәяләр. Вә шундый эшләрне бер дини тәгассыбка өрткән булып, күбесе усал ният белән эшлиләр. Бәлки, зур бер күпчелеге чит бер дошман дәүләтенең хисабына моны кыла торгандыр. Сөрмәле күзле гарәп бозгыны да сүзләреннән күңелне рәнҗеткәне вә шул изге ният белән салынган мәсҗедне начар эшкә хезмәт иттерергә теләве шуңарга дини бер төс бирергә маташуында иде.

Мин бу динсез, имансыз хәрифләрнең ислам дине белән сату итәргә теләүләреннән бик туйган булганга, шундый бер хәшәрәтне Сайгонның яңа мәсҗедендә очратырга бер дә сөенмәдем.

Көн үтте, Сайгон артында калды.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Сәйрән – болын.

Рикшалар – ике тәртәле арбалар.

Анамитлар – анамиотлар – балык, җир-су хайваннары.

Малай – малайзияле.

Мәэмүре – чиновнигы.

Могаһәдә – килешү, договор.

Хөдүд – чик.

* Хәнбәли мәзһәбилек – Малай атауларында имам әкбәлә мәзһәбе тарафдарлары күп. – Г.Исхакый искәр.

Рәхәт-локмә – перәннекнең бер төре.

Кяфи – җитәр.

Хәвыз – ясалма күл.

Шәргый хөкеме – шәригать ягыннан хөкем.

Хәер – әйе, яхшы.

Бәйтелаллаһда – Аллаһ йортында.

Мосафирпәрвәрлегеннән – кунакчыллыгыннан.

Тәрәкъкыйпәрвәр – алдынгы карашлы.

Тәгассыбка – фанатизмга.

Хәрифләрнең – түбән кешеләрнең.

            «Милли байрак» газетасының 1936 елгы 10 апрель санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Язылу вакыты һәм урыны итеп «15 март, 1936 ел, пароход» күрсәтелгән. Текст шуннан алынды.

            1 Сайгон – Көньяк Вьетнамдагы шәһәр. 1867 елдан француз колониясенең административ үзәге. Бу исем 1976 елга кадәр саклана. Бүгенге көндә Һашимин шәһәре буларак билгеле.

            2 …һинд вә малай мөселманнары. – Г.Исхакый бу урында Һиндстан һәм Малайзия мөселманнарын искә ала. Дәүләттә ислам идеяләре тарала башлау XII гасырга карый. Мөселманлыкка тартылучылар – вак кенәзләр һәм феодаллар. Аларның төп максатлары илдә үз хакимлекләрен ныгыту йөзеннән илдә хөкем сөргән буддизм һәм индуизмга каршы ислам динен идея коралы итеп сайлау һәм шул фикерне гади халыкка таратырга тырышудан тора. Дәүләттә исламның таралуына ярдәм иткән икенче дулкын – Индонезияне Аурупа дәүләтләре яулап алу сугышлары башланган XIV йөзгә туры килә. Чыганаклар күрсәткәнчә, илдә мөселманлык киң таралыш алмый. Гади халыкның күпчелеге исә исламга кадәрге дини ышанулары һәм йолаларына тугры кала.

            3 Мадрас (Һиндстан.) – Һиндстанның көньягындагы шәһәр. 1639 елда инглизләрнең Ост-Һиндстан компаниясе тарафыннан балыкчыларның Мадраспатам поселогына янәшә сәүдә факториясе буларак төзелә. Бүгенге көндә Ченнаи исеме белән билгеле.

            4 Кантон хөкүмәте – Гуанчжоу (Кантон) – Көньяк Кытайда Гуондун провинциясенең административ үзәге. Гуанчжоуда 1927 елда Гоминьдан хөкүмәтенә каршы восстание күтәрелә. Күпмедер вакытка Кытай коммунистлары, өстенлеккә ирешсәләр дә, гоминьданчылар гаскәре тарафыннан җиңелүгә дучар ителәләр. Көньяк Кытайда Гуанчжоу (Кантон) Гоминьдан хөкүмәтенең үзәге буларак формалаша. Ул 1949 елның14 октябренә кадәр, ягъни гоминьданчылардан азат ителгәнче яши. Г.Исхакый шул хөкүмәтне искә алып яза.

            5 …Ниппонда яңа хөкүмәтнең төзелүе хакында… – Япониядә хөкүмәт җитәкчеләре еш алмашынып тора. Бу очракта Г.Исхакый Хирота хөкүмәтен күз уңында тота. Ул 1936 елның 9 мартыннан алып 1937 елның 23 гыйнварына кадәр идарә итә. Мәкаләнең язылу вакыты шул чорга карый.

            6 …Солтан Әхмәд җамигысының… – Истанбулда төзелгән гүзәл архитектура үрнәкләреннән саналган Солтан Әхмәд мәчете 1609–1614 еллар аралыгында салына. Бу мәчетнең авторы Төркиянең танылган архитекторы Мәхмәд Ага (1540–1620) исәпләнә.

            7 …хәнбәли мәзһәбилек… – хәнбәлиләр – сөнни мөселманнар арасындагы дүрт мәзһәбнең берсе тарафдарлары. Ул имам Әхмәд бине Хәнбәл исеме белән бәйләнгән. Башта дини-сәяси хәрәкәт рәвешендә барлыкка килә, аннары дини-хокукый мәзһәб буларак формалаша. Хәнбәлиләр дини идеологиягә, дини өйрәтүләргә һәм хокукка караган һәртөрле яңалык кертергә каршы чыгалар, шәригать кануннарын төгәл үтәүне таләп итәләр. Бу мәзһәб Гыйрак, Сүрия дәүләтендә, Хорасан һәм Алжир кебек шәһәрләрдә киң таралыш алган. Бүгенге көндә хәнбәлиләр күтәргән идея Согуд Гарәбстанында һәм, гомумән, төрле дини-сәяси төркемнәрдә кулланышта йөри.

            8 …Әфганның тәрәкъкыйпәрвәр падишаһсы Әмәнулла ханны… – Әмәнулла хан (1892–1960), 1919–1929 елларда Әфганстан короле.

            9 …Иранның аякка басуына зур хезмәт иткән Риза ханны… – Ризашаһ Пәһләви (1878–1944), 1925–1941 елларда идарә иткән Иран шаһы, пәһләвиләр династиясенә нигез салучы. Ул Мөхәммәд Риза Пәһләви тарафыннан 1941 елда властьтан читләштерелә. Ризашаһ Пәһләви идарә иткән елларда Иранда мөһим сәяси һәм икътисади реформалар уздырыла.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 141-145.

Җавап калдыру