Совет илләрендә ниләр бар?

Соңгы атналарда Совет Русиясендә булып үткән хәлләр Аурупада бик зур шау-шуга сәбәп булды. Аурупа гәзитәләренең Мәскәүдә хәбәрчеләре булмаганга, аз-маз булганнарының да бөтен язулары, телеграмнары бик каты цензур астында тотылганга, аннан туры хәбәр алу мөмкин булмады. Төрле юллардан качырылып чыккан хәбәрләр төрле-төрле фаразларга төшәргә киң урын калдырганга, боларны төрле йирдә төрлечә тәфсир итеп йөрттеләр. Бик күп арттырылган, күпертелгән хәбәрләр тараттылар. Ноябрь аеның ахырларында Мәскәү берлә Аурупа арасында телеграм вә телефонның киселүе, берничә көн бербуйдан Русиядәге радиостанцияләренең һичбер җавап бирмәүләре бу хәбәрләрне тагы куркынычлы төсләргә буярга сәбәп булды. Мәскәүдә большевик идарәсенә каршы гаскәрләр баш күтәргән икән, Мәскәү урамнарында зур сугыш бара икән, Мәскәүдә Кремль халык тарафыннан алынган икән, Сталин үтерелгән икән, Мәскәүдә Ворошилов гаскәре диктатор булган икән, дигән хәбәрләр дөньяның төрле почмагыннан уралган икән? Шул хәбәрләр балландырып-балландырып бөтен дөнья гәзитәләрендә язылды вә укылды. Аурупадагы большевик дустларын бик зур куркуга төшерде. Дөнья инкыйлабын көтеп йөрүчеләрдә зур өмидсезлекләр уяндырды. Аурупаның җитди матбугаты бу хәбәрләргә ышанып бетмәсә дә, алар да Советларда көтелмәгән хәлләр булып ятканны сөйләделәр, яздылар. Атналар үтте, большевиклар бу хәбәрне ялганга чыгарып телеграммнар тараттылар. Сугыш комиссары берлә Сталин арасында элгәреге кебек дустлык барлыкны күрсәтер өчен, Сталин берлә Ворошилов бергә Америка гәзитә хәбәрчесен Кремльдә кабул иттеләр. Үзләренең сүзләренә Аурупаның ышанмаганын күргәч, америкалы бер чит кешенең авызыннан «Мәскәүдә тынычлык» хәбәрен тараттырдылар. Ләкин Совет Русиясеннән һичбер хат, һичбер телеграмның ГПУның каты цензурыннан башка чыкмаганын аңлаган Аурупа укучылары моңарга да ышанмады. Инде Мәскәүдәге төрле илчелекләрдән, таныш-белешләрдән хатлар, хәбәрләр чыкты. Мәскәү өстендәге томан бераз ачылды. Анда булып үткәннәр хакында аз-маз хәбәрләр кулга керде. Андагы хәбәрләрнең кайсы чын, кайсы төпсез икәне бераз мәйданга чыкты. Соң, Мәскәүдә ниләр булды, ниләр булып ята, ниләр булуы көтелә? Бу сөальләргә җавап бирер өчен, эшне бераз алдан башларга кирәк вә Советларның хәлен тирәнчәрәк иҗекләргә кирәк. Һәркемгә билгеле: Совет Русиясендә дөньяның барышы, тормышының корылышы дөньяның башка почмакларындагы кебек түгел. Анда һичбер кемнең теләгән эшен үзе теләгәнчә эшләргә хакы юк. Үзенең эшенең, көченең җимеше булган казанычын үзе теләгәнчә тотарга хакы юк. Анда һичбер кемнең бер урында очсызлы булган бер нәрсәне сатып алып, шуның кыйбатлы булган икенче йиренә китереп сатарга хакы юк. Һичбер игенченең үзенең маңгай тире берлә казанган игенен үзе өчен, үзенең гаиләсенең кирәге өчен җыеп куярга, сакларга хакы юк. Анда май, ит, фабрикалардан эшләнеп чыгып товар булган һәрнәрсә хөкүмәтнекедер. Хөкүмәтнең генә милкедер. Андагы һәрбер көч, машина, хайван, адәм баласы куәте – һәммәсе дә хөкүмәткә генә карагандыр. Хөкүмәтнең генә ихтыярындадыр. Андагы адәм балалары да, атлар, ишәкләр кебек, эш машинасының берәр кечкенә шөрепләре генәдер. Алар үзләренең яшәүләрендә, эшләүләрендә, торуларында, йөрүләрендә хөкүмәтнең бөтен боерыгын тутыручы җанлы автоматлар гынадыр. Иске тел берлә әйткәндә, анда адәм балалары коллар гынадыр. Андагы хөкүмәт тә Аурупадагы хөкүмәтләр кебек халыкның үзеннән чыккан бернәрсә түгелдер. Аурупада бит хөкүмәтләрне төзер өчен озын тәҗрибәләр берлә эшләнгән бер юл бар. Ул да «парламентаризм» юлы. Аурупада бит елның бер вакытында мәмләкәтнең бөтен яше җиткән кешеләре хөкүмәтнең нинди рәвештә төзелүе хакында фикерләрене сөйләргә чакырылалар. Шул эш турысында төрле фикердәге кешеләр җыелышып, уйлашып төрле төстә хөкүмәт төзүнең планнарын эшлиләр. Без, хөкүмәт башында булсак, менә шуны эшләрмез, менә моны эшләрмез, дип, халыкка програмнарын ачып сөйлиләр. Шулай итеп, партияләр дөньяга килә вә сайлау вакытларында шул партияләрнең програмнары тирәсендә сүз, уй, тартыш бара, ахырдан халыкның күпчелеге кайсы партиягә тавышын бирсә, шул партияне халык теләгән хисап ителеп, ул хөкүмәт төзи, мәмләкәт идарәсен кулына ала. Ләкин сайлауда күпчелек алмаган партияләр дә Милләт Мәҗлесендә алган тавышларына күрә урын тоталар. Хөкүмәтнең һәрбер эшен күздән кичереп, тикшереп торалар. Азчылык партияләрнең дә үзләренең клублары, гәзитәләре, мәҗмугалары була. Шулар аша һәрбер эшкә катышып, язышып киләләр. Безнеңчә бу эшне болай эшләсәк, халыкка җиңеллек булыр иде; моны болай эшләмәсәк, уңгай булыр иде, дип, Милләт Мәҗлесендә сүз көрәштереп, гәзитәләрдә язып, җыеннарда сөйләп, кычкырышып, илнең эшен бергә-бергә тикшерешеп, алып барышалар. Күпчелектән чыккан хөкүмәтне һәрвакыт җентекләү астында тоталар. Милләт Мәҗлесе үзе дә хөкүмәтне һәрвакыт билгеле законнар берлә авызлыклап, халыкны борчырга ирек бирми. Мисал, Аурупада һичбер хөкүмәтнең һичбер кешенең малын, милкен алырга хакы юк. Һичбер кемне «син моны эшләмә, фәләнне эшлә» дип көчләп кушарга хакы юк. Һичбер гәзитәчегә «син моны язма, шуны яз» дияргә, һичбер кемне уеннан чыгарырга, иленнән куарга, төрмәгә ябарга хакы юк. Һичбер кемнең өен тентергә, хатын укырга, телеграмын цензур итәргә хакы юк. Аурупада һәрбер кеше – үз иленең үзе хуҗасы. Мәмләкәтнең иң зур түрәсе аңарга дошман булса да, бу кеше канунны бозмаса, аңарга каршы һичбер эш эшли алмый.

 

Советлар илендә эш алай түгел. Анда «кеше»нең һичбер хакы юк. Ул берни дә түгел. Анда кешеләрнең бергә җыелып сүз сөйләргә, фикер йөртергә хакы юк. Анда берничә кешенең уйлашып, төшенешеп, партия ясарга, хөкүмәтне шулай корсак, халыкка җиңел булыр иде, дияргә хакы юк. Анда һичбер кемнең бер эш хакында чыгып халыкка сөйләргә, бер фикерне язып бастырырга хакы юк. Анда бөтен байлыкларның хуҗасы хөкүмәт саналган кебек, бөтен фикерләр дә, бөтен уйлар да бер партиянең монополиясендә, коммунист партиясенең кулында гына. Анда мәмләкәтнең, халыкның идарә эшләренә катышырга хакы юк. Анда Милләт Мәҗлесе-фәлән юк. Анда бер коммунист партиясе генә бар. Аның да әгъзасының, моны шулай итсәк яхшы булыр иде, дип хөкем йөртергә, эшкә катышырга хаклары юк. Ул эшләренең һәммәсен дә Үзәк Комитетның берничә коммунисттан сайланган политбюросы эшли вә аның утырышында да зур сүз, уй көрәштерүләр булмый. Анда да партиянең секретаре иң зур урынны тота. Үзенең боерыгын йөртә. Ләкин шуны үз фикере иттереп түгел, Үзәк Комитет фикере иттереп тарата. Партия исеменнән мәмләкәтнең бөтен эшләренә юл күрсәтә. Партия секретаре, чын мәгънәсендә диктатор булып, бөтен эшләрне үзенә генә карата. Ул үзе патша да, хөкүмәт тә, үзе партиянең пәйгамбәре дә. Аурупада, Америкада хәзер инде андый идарәләр күптән беткән. Азиядә дә мондый истибдад инде калмаган. Ләкин мондый идарәләр адәм баласына ят түгел. Дүрт-биш мең еллар элек Мисыр фиргавеннәренең, нәмрудларның идарәләре шундый ук бер кешенең генә кулында җыелган булган. Анда бөтен эшләр, халыкны кешегә санамыйча, бер кешенең кәефе берлә, ахмаклыгы берлә йөри торган булган. Менә шул кәефе идарәне большевик Үзәк Комитеты, тагы да дөрестерәге, аның секретаре Сталин дорфа көч берлә саклап килә. Акчага ялланган ГПУ, ЧК куәтләре берлә авызын ачып сүз сөйләргә теләгән һәрбер кешене төрмәләргә ябып, Себерләргә сөреп, ныграк күренгәннәрен үтереп, идарәне дәвам иттерә ала. Иске заманның Нәмруды үзен үзе бик көчле дип уйлап, Тәңрегә каршы сугыш ачканы кебек, фиргавеннең бөтен дөньяның туйлык сөючеләренә, пәйгамбәрләренә каршы тартыш алып барганы кебек, болар да, бердән, Аллага каршы, икенчедән, бөтен дөньяга каршы сугыш алып баралар. Алланы вә Аллага табынуны бетерергә,   яхшылык, начарлык дип аерып йөртүләрне юк итәргә, аларның җүләрлекләренә өстән караган Аурупаны харап итәргә, таларга хәзерләнәләр, шуны сөйлиләр, язалар. Ләкин бит дөнья бик карт булган кебек, дөньяның тәртибе, тормышының куелуы – бик иске вә күп тәҗрибәләрдән килеп чыккан бер нәрсәдер. Аурупаның халкы да бик укыган, бик хәзерләнгән, бик күп хисап иткән, хисап күргән, бик зур оешкан һәм дә Русиядәге кебек җүләрлекләрне бик күп мәртәбә күреп үткәргән халыктыр. Моны большевиклар үзләре дә белә. Шуның өчен большевиклар Аурупаны җиңәргә, аны таларга җитәрлек көч җыярга тырышалар. Бүгенге көндә Аурупадан курыкмый торган, аның берлә кара-каршы сөйләшә белә торган бер генә мәмләкәт бар, ул да – Америка. Соң, ул Америка бу көчкә ничек җиткән? Чөнки ул үзендә санагатьне (индустрияне) бик алга җибәргән; аның фабриклары, аның ут көймәләре, аның тимер юллары, аның автомобильләре шулкадәр күп, шулхәтле көчле ки, ул ялгызы гына да бөтен Аурупадан өстен тора, бай яши. Большевиклар, Американың бу дәрәҗәгә ничек килеп җиткәнен уйлап, хисаплап та тормаенча, санагатьтә Американы куып җитәргә, узып китәргә дигән шигарьне чыгаралар. Без Американы санагатьтә куып җитеп, узып китәмез, дип игълан да итәләр. Озын уйлап та тормыйлар. Андагы хыялчылар Америкадан узар өчен күпме фабрика, күпме завод, күпме тимер юл эшләргә кирәкне саныйлар. Шуны биш елда эшләп бетерергә боералар. Шуны гәзитәләрдә язалар, сөйлиләр. Алдый торгач, үз ялганыңга үзең дә ышанасың, имеш, дигәнчә, болар да үз хыялларына үзләре ышана башлыйлар. Башларындагы акылларын югалтмаганнары: «Егетләр, тиле дигән саен, тигәнәк буе сикермәңез! Моңарга бит күпме дәүләт кирәк, күпме матди вә мәгънәви көч кирәк?.. Америка бит бу дәрәҗәгә ике йөз елда җиткән!..» – дигәннәрен: «Син – уң, син – сул», – дип, партиядән куалар, Себергә җибәрәләр, аталар, үтерәләр. Бишьеллыкны тутырырга тотыналар1. Шул план буенча төрле йирләрдә зур фабрикалар салынырга башлана. Америка үлчәвендә электрик станцалары корылырга тотыныла. Шуларны йөртер, эшләтер өчен, кирәкле булган осталар хәзерләнергә керешелә. Ләкин боларның һәммәсен эшләргә акча кирәк. Һәм дә аз-маз гына түгел, миллиардлар белән акча кирәк. Ул акчаны большевикларга Аурупада да, Америкада да бирүче юк. Ярлыланган Русиядән дә чыгарырга мөмкин түгел. Алар нишлиләр? Алар тагы шул ук таланган авыл халкын таларга керешәләр. Авыл халкының игенчелектән, бакчачылыктан, хайванчылыктан алган керемнәренең йөзгә сиксәнен, сиксән бишен алырга тотыналар. Салым иттереп, дәүләт бурычы иттереп, штраф иттереп аны сыгалар. Аның базарга чыгара торган малын теләсә кемгә базар бәһасенә сатарга ирек бирмиләр. Аның малына бәһа куялар. Хайванын, маен, җонын – һәммә нәрсәсен хөкүмәткә, хөкүмәт кооперативларына гына сатарга боералар. Аңардан базар бәһасенең биштән берен генә биреп алалар. Авылдан шулай талап алган игенне, эшләнмәгән чи товарны Аурупага, чит илләргә очсыз бәһадән чыгарып саталар. Бөтен базарлардан очсыз сатканга, аңарга һәрвакыт алучы табалар. Мәмләкәттәге йөзләрчә ел буе сакланып килгән урманнарны авыллардан, шәһәрләрдән җыеп китергән, бушлай эшли торган лашманчылардан кистерәләр. Аны да утын итеп, такта итеп Аурупага чыгаралар. Аны да базар бәһасеннән йөзгә кырык-илле киметеп саталар. Бакуның нефтен, Төркестанның мамыгын, Казакъстанның җон-ябагасын, Идел-Уралның тимерен-бакырын, алтын-көмешен, Украинаның күмерен, богдаен бөтен дөнья базарына ташыйлар, саталар. Боларга каршы Аурупадан шактый зур акча алалар. Русиянең эчендә теләгәнчә вә теләгәнең нәрсә берлә сату итү тыелган күк, чит илләрдән мал кертеп, чит илләргә мал чыгару эше дә большевизиядә хөкүмәтнең үз кулында гынадыр. Аурупадан кергән малларга, эчендәге фабриклардан чыккан товарларга бәһа кую да Совет хөкүмәтенең үз ихтыярында гынадыр. Совет илендә эчке вә тышкы сатулар монопольдә булганга, хөкүмәт берлә ярышучы, аның берлә мал бәһасене төшерер өчен тартышучы сатучылар юктыр. Шуңа күрә ул шул ук үз авыл халкына малны теләсә нинди бәһагә куеп сатадыр. Ул Аурупадан кергән малларга 200 %, 300 % файда алганы кебек, үз фабриклары малына да шул үлчәүдә бәһа куядыр. Шулай итеп, авыл халкының калдык-постыгын бу юл берлә дә кулыннан чыгарадыр. Менә шулай итеп, төрле юллардан авыл халкыннан килгән акча берлә шәһәрләрдә фабриклар, заводлар эшли вә бишьеллык санагатьләштерү планын алып барадыр. Бишьеллык планның беренче елында эшләр шактый уңышлы барды. Авыл халкы нэп вакытында бераз хәл җыйганга2, аңарда аз-маз байлык юк түгел иде. Ләкин икенче елда мужик ах-вах килде. Үзенең эшләгән эшенең бушка киткәнен күреп, ул игенне үз кирәге кадәр генә чәчәргә тотынды. Фабрика малы алудан тартынды. Йөз ел элгәреге кебек киндер сугарга, тула басарга кереште. Чәй урынына урман яфрагы, шикәр урынына суган кабып эчә башлады. Хөкүмәт базарына ашлык чыгармый, аның кибетләреннән мал алмый башлады. Русиянең шәһәрләре, фабрик эшчеләре икмәксез калды. Май, сөт, ит сагынып сөйләргә генә калды. Большевик хөкүмәте аптырап тормады. Ул авыл халкын көчләп иген чәчтерер өчен бөтен уңышны хөкүмәт теләгән вакытта бирерлек иттерер өчен, авылларда күмәк хуҗалыклар (колхозлар) корырга кереште3. Авыл халкының сабанын, тырмасын, атын, сыерын халыкның кулыннан җыйнап алырга боерды. Шуларны киләчәктә бергә эшләнәчәк күмәк хуҗалыкның маясы итеп игълан итте. Авыл халкы үзенең бөтен нәрсәсенең тартып алыначагын ишеткәч тә, атын сатарга, сыерын, сарыгын суеп ашарга кереште. Эткә киткәнче, балам-чагам ашап калсын дип, авыл ашау бәйрәме корды. Күмәкләштереп йөрүче шәһәрләрдән чыккан яу килгәнче, кошын, кортын, хайванын ашап бетереп, «ярлы булыр өчен» тырышты. Көне-төне аш ашады. Кунакка йөрде, кунак сыйлады. Күмәкләштерүчеләр килеп чыкты. Авыл халкы күп йирләрдә каршы да тормаенча колхозга язылды. Ягъни үзенең ашау-эчүен, тормышын иске замандагы алпавытлар вакытындагы кебек хөкүмәт караячак дип, күмәк колхозларга язылды. Ләкин шәһәрләрдә икмәк, ашамак-эчмәк көннән-көн азайганга, большевик хөкүмәте нинди юл берлә булса да ашлык табарга мәҗбүр булды. Тырышлыгы, иренмәенчә эшләве аркасында, ике атлы яисә ике сыерлы булган авыл халкын «кулак» дип, ягъни авыл буржуазиясе дип исем бирде. Аларның бөтен мал-мөлкен, йортын, йирен хөкүмәт исеменә таларга кушты. Авылның үз тамагын үзе туендыра торган бу хуҗалыклары һәр йирдә аз-маз булганга, большевик хөкүмәте шулардан алынган ашлыкны ашап, мал-туарын ит ясап, үткән елны ачлыктан котылды. Ләкин яз җиткәч, теге кәгазьдә күмәкләшкән, күмәкләштерелгән авыл хуҗалыклары бернәрсәгә дә ярамады. Бергәләп күмәкләп эшләргә аларның машиналары, орлыклары булмады. Аерым хуҗалык булып элгәреге кебек эшләргә йире алынган, малы-туары йә таланган, йә суелып ашалган булды. Шулай итеп, бик күп йир чәчелми калды. Чәчелгәне дә вакыт үткәч чәчелде. Иген өлгерергә вакыт калмады. Вакытында чәчелгән йирләрдә бу ел иген бик уңуга карамастан, көздән үк ашлык җитмәве сизелде. Шәһәрләрдә генә түгел, авыллардагы игенче халык үзе дә көз башыннан ашлыкны сатып алырга мәҗбүр булды. Икенче яктан, салым салырга авыл халкының һичбер көче калмаганга, казнага салым бик аз керде. Төрле куркытулар берлә җыела торган «заём»нар авылларда бөтенләй киселде. Фабрик эшчесе генә түгел, авыл халкы да, мин хәзер кулак түгел, мин ярлы, миңа ашарга бир, дип, хөкүмәткә салынды. Большевикның бик зурайтып сала торган фабриклары, электрик станцалары акчасызлыктан туктарга җитте. Большевик хөкүмәте аптырап тормады. Яңадан-яңа кәгазь акчалар чыгарды. Ләкин яңа акча чыгу берлә, акчаның бәһасе төште. (Хәзерге көндә ун тәңкәлек червонец бер тәңкә торадыр.) Ашамлык, эчемлекнең бәһасе шул нисбәттә үсте. Тимер юлларының паровозларын алыштырырга акча юк, ат берлә олау ташырга атлар азайганга Кыш баскан саен, шәһәрләргә азык җиткерү авырайды. Лашманчы көче берлә бушлай кистерелгән урман акча алыр өчен чит илләргә сатылганга, шәһәрләр утсыз калды. Суык берлә ачлык берлә кушылды. Бу авырлык нәтиҗәсендә большевикларның үз арасында «Бу биш елда Американы куып җитү дигән сүз ялгыш булды. Без шуннан бу бөлгенлеккә төштек. Бу эт чаба дип, бет чаба булды. Ташлыйк шул хыялларны» дигән фикер туды. Ләкин партиянең секретаре бик тискәре кеше булганга, исәп-хисап берлә яшәүне яратмаганга, бишьеллык планны бозарга разый булмады. Ул элгәреге кебек планны дәвам иттерергә, Кызыл гаскәргә һәм дә ГПУга таянып, каршы килгәннәрне җәзаландырырга карар бирде. Бик күп каршы килүчеләрне тотып яптырды. Кызыл гаскәр вә ГПУ көчләре большевик идарәсендә иң яхшы ашатыла, эчертелә, киендерелә торган көчләр булганга, моңынча алар, үзләренең хуҗалары ни кушса, шуны эшләп килделәр. Ник алай, ник болай, дип авыз ачмадылар. Ләкин соңгы айларда бөтен Русия эчендә авылларда ачлыкның куәтләнүе авылдан чыккан Кызыл гаскәргә начар тәэсир итте. Аларда ыңгырану-сыкрану башланды. Фетнәләр булгалады. Шәһәрләрдә ашамлык, эчемлек азлыгы, акчаның бәһасенең төшүе ГПУ гаскәренең ашау-эчүенә дә зарар китерде. Болар арасында да ризасызлык тойгысы туды. Ул көннән-көн тирәнәйде, киңәйде. Большевик хөкүмәте, бу эшне Совет дошманнарының пропагандасы берлә эшләнә дип кенә уйлаганга, гаскәрнең хәлен үзгәртергә керешмәде. Эчтәге коткыны бетерер өчен дип, Кызыл гаскәрнең бик күп әфисәрләрен, хәтта зуррак генералларны тотып яптырды (генерал Блюхер4 вә башкалар). Сталин идарәсенә дошманлык фикере тараталар дип, зур большевиклардан бик күбесен, шул җөмләдән бик күп еллардан бирле хөкүмәт рәисе булган Рыковны5, СССР хөкүмәте рәисе Хирцовны, малия комиссары Буруновны, Госплан башы Кржижановскийларны6 урыннарыннан куды. Кайберләрен партиядән чыгарды вә яптырып куйды. Бу эшләр большевикларның зурлары арасында зур шау-шуга сәбәп булды. Кызыл гаскәр эчендә икелек туды. Ул кузгалыш ясады. Мәскәүдә, Казанда, Белорусиядә гаскәри фетнәләр булып үтте. Кызыл гаскәргә таянучы, сугыш эшләре комиссары Ворошилов, Сталинга каршы күптән теш кайрап торганга, ачыктан-ачык каршы чыкты. Политбюро да зур кычкырышлы утырышлар ясады. Сталинның бөтен сәясәте бик каты тәнкыйть ителде. Кызыл гаскәрнең бердән баш күтәрүе минутлап-минутлап көтелде. Мәскәү зур вакыйгалар алдында була торган тынычсыз бер тормыш[та] яши башлады. Хәбәр артыннан хәбәр таралды. Шул хәбәрләр Аурупада «Русиядә революция була, Советларда күтәрелешләр башлана» төсендә күзгәләнде. Ахырында ГПУның Сталинга «садыйк» калачагы билгеле булды. Кузгалган гаскәрләргә каршы тагы катырак тәдбирләр ясалып, кузгалыш бастырылды. Политбюро көннәр вә төннәр буе утырып, шул тишелгән чубанны читкә күрсәтмәс өчен тәдбир алды. Күз буявы өчен идарәдә иске хәл үзгәртелмәде. Сталин берлә Ворошилов арасында «дуслык бөтен» дидертер өчен, Америка гәзитә хәбәрчесен бергә кабул ителде. Болар барысы да күрсәтеш өчен генә булганга, бу бер күрсәтеш кенә булып калды вә калачактыр. Төп хәл, икътисади кризис, ачлык булып, һичбер үзгәртелмәгәндер, үзгәртелмәячәктер. Большевикларның аны үзгәртергә хәзер чаралары да юктыр, куәтләре дә юктыр. Шуның өчен бүгенге килешүләр, бүгенге ялган тынычлыклар тишелгән көймәне батудан котылдыру өчен, киндердән пластырь ясау кебек кенә бер нәрсәдер. Бу киндер пластырь берлә совет көймәсе бу җилле-давыллы тормыш диңгезендә бара алмаячак, ул батачактыр, бетәчәктер.

Соңгы көннәрдә большевиклар көймәне саклап калыр өчен, идарәне үз кулларында калдырыр өчен, аның иң авыр йөге булган бишьеллык планын диңгезгә ыргытырга маташалар. Шуны халык күзеннән яшереп эшләр өчен әллә нинди ялган мәхкәмәләр корып, бишьеллык планны булдыртмас өчен чит мәмләкәтләр берлә берләшкән мөһәндисләр оешмасы7 тапкан булып, алардан күп гөнаһларын икърар иттереп, күз буу уены уйныйлар. Шуның берлә ач халыкны алдатмакчы булалар. Америка артыннан барып җитәчәк, узып китәчәк икәннәр, имеш тә, Советларның алга китүләрен көнләп, Франция Ингелтерә хөкүмәтләре большевикларның мөһәндисләрен сатып алган, имеш тә, шуннан эшләр барып чыкмаган, имеш, дидертәчәкләр. Мондый хикәяләр берлә, бәлки, совет илләрендәге кайбер ахмаклыкларны аз-маз ышандырып була торгандыр. Ләкин мондый хикәяләр берлә ач халыкны туйдырып булмаганга, нәтиҗә ягыннан моннан да бер файда да чыкмаячактыр. Большевик көймәсе үзенең бөтен ялганы берлә тәмуг төбенә китәчәктер. Бу, бәлки, иртәгә булмас, бәлки, өченче көнгә дә булмас. Ләкин бу, әлбәт, булачактыр!.. Большевик режимы бу көн чүбе-чары берлә юк булып китәчәктер!.. Бу хәбәрләрнең, бу уеннарның төп мәгънәсе менә шулдыр. Моннан чыгачак нәтиҗә дә шул уктыр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Совет илләрендә ниләр бар? «Яңа милли юл» журналының 1931 елгы 1 нчы (1 гыйнвар) санында («Сәяси вә иҗтимагый бүлек» рубрикасында) «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Бишьеллыкны тутырырга тотыналар. – 1928 елда РКП(б)ның ХVI конференциясендә СССРны икътисади яктан үстерү максатында 1929–1933 елларга бишьеллык план кабул ителә.

2 Авыл халкы нэп вакытында бераз хәл җыйганга… – яңа икътисади сәясәт (Новая экономическая политика – нэп) 1921 елның мартында РКП(б)ның XX съездында кабул ителә, продразвёрстка продналог белән алмаштырыла, базар мөнәсәбәтләре торгызыла.

3 …авылларда күмәк хуҗалыклар (колхозлар) корырга кереште. – 1920 еллар ахыры – 1930 еллар башында СССРда авыл хуҗалыгында хосусый крестьян җирләрен күмәк хуҗалыкларга берләштерү – колхозлар төзү сәясәте үткәрелә.

4 Генерал Блюхер – Василий Константинович Блюхер (1890–1938), совет хәрби эшлеклесе, 1935 елдан Советлар Союзы маршалы. Репрессия корбаны.

5 Рыков – Алексей Иванович Рыков (1881–1938), партия һәм дәүләт эшлеклесе, 1924–1930 елларда СССР Халык Комиссарлары Советы рәисе. Репрессия корбаны.

6 …малия комиссары Буруновны, Госплан башы Кржижановскийларны… – сүз совет дәүләт эшлеклесе, 1926–1930 елларда СССР финанс министры Николай Петрович Брюханов (1878–1938) һәм партия һәм дәүләт эшлеклесе, СССР Госпланы рәисе Глеб Максимилианович Кржижановский (1872–1959) турында бара.

7 …мөһәндисләр оешмасы… – 1930 елның 25 ноябрь – 7 декабрендә СССРда сәнәгатьтә зарарлы эш алып барган дип бер төркем инженерлар, интеллигенция вәкилләре хөкемгә тартыла. Алар «Инженерлар оешмалары союзы», «Промышленность партиясе» дигән исемнәр белән мәгълүм антисоветчыл рухтагы яшерен оешма төзүдә гаепләнәләр. 2000 нән артык кеше кулга алына. Биш кеше атарга хөкем ителә (бераздан бу карар ун елга төрмәгә утырту белән алмашына).

 

* Большевик Үзәк Комитеты – ВКП(б) Үзәк Комитеты турында сүз бара.

Истибдад – чикләнмәгән власть.

Нәмруд – борынгы Бабил хөкемдарларыннан берсенең исеме.

Садыйк – тугры.

 

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 187-194.

Җавап калдыру