Мәҗмугамызның 6 нчы һәм 7 нче саннарында дөньяның сәяси кризисы, аннан чыгачак нәтиҗәләр вә безгә йөкләнгән бурычлар хакында язып үткән идек. Әле бу мәкаләләр язылып басылганга дүрт-биш ай вакыт үтмәде, безнең күрешүебезнең тугрылыгын күрсәтә торган яңа вакыйгалар булып үтте. Дөньяның сәяси кризисы янына бик нык икътисади торгынлык та килеп кушылды. Дөньяның төрле почмакларында төрлечә иттереп бу кризис патлаклар бирде.
Дөнья сугышының иң авыр йөге җилкәсенә күтәргән Алмания беренче уларак хәлдән тайды. Акча базарында аның игътибары төште. Аның вексельләренә каршы ышаныч азайды. Вәхаләнки, сугыш вакытында Германиянең шәһәрләре түгел, бер авылы да җимерелмәгән, аның фабрик-заводы да сугыштан тәмамән сәламәт чыккан һәм солых булыр-булмас искесе кебек эшкә керешеп, дөньяның киң базарында сату-алуга керешкән һәм бөтен базарларда башка дәүләтләр берлә ярышка башлаган иде. Ләкин бу аерма берлә аның хәзер очсыз итеп эшләнмәгән мал ала торган колонияләре бетерелгән; шулай ук Алманиягә икътисади колония булып килгән Русия дә большевиклар тарафыннан таланып, сәләмәләнеп, эшләнмәгән малны Алманиянең фабрик малына алыштырырлык хәлдән чыгарылган иде. Шуңар күрә Алмания чималны Англия, Америка вә башка акчаның исәбен-хисабын белә торган мәмләкәтләрдән алырга мәҗбүр ителгән иде.
Алмания санагате чималны сугышка кадәр булганнан кыйбатрак алганга, дөнья базарындагы ярышта урынын саклар өчен, ул яңа машиналар берлә коралланырга, эшләүне яңа ысулларга куеп, эшләнгән малын очсызлатырга мәҗбүр булган иде. Фабрикларын яңа машиналар берлә җиһазландырыр өчен, Алмания санагате чит дәүләтләргә, бигрәк тә Америкага һәм Англиягә бик күп бурычка керергә тиеш булган иде. Алмания хөкүмәте дә бу кирәк булган акчаны читтән китерер өчен, банклардан акча өчен түләнә торган файданы зурайткан һәм шулай итеп чит илләрдән киләчәк акчаларга бик киң юл ачкан иде. Моннан башка Алмания хөкүмәте үзе дә мәмләкәтнең кирәк-ярагын каплар өчен читтән зур гына бурычлар алган иде.
Тыштан караганда, Алманиянең санагате, сату-алуы бик куәтле күренсә дә, хакыйкатьтә ул бик тирән бурычка баткан һәм бу бурычларның зур % ы берлә төялгән иде. Моның аксамый баруы Алманиянең сату базарының тараймавы һәм бурычка алу игътибарының какшамавына багланган иде. Алманиянең җете уң һәм җете сул фиркаләре Аурупаның тынычлыгын куркуга куя торган рәвештә сугышчылык пропагандасын ясап килгәнгә, аларның тавышлары көннән-көн зурая барганга, дөньяның малчылары алдында Алманиягә бирелгән акчаларының югалу куркынычы туды. Ул да булмады, Алмания хөкүмәте, сугыш түләүләренә мораториум алыр өчен, үзенең икътисади хәлен бик караңгы итеп күрсәтергә кереште. Аурупаның, Американың мәрхәмәтен, шәфкатен уятыр өчен, үзен банкротлык алдында тора итеп танытырга тотынды. Моннан әүвәлге елларда да мондый банкротлыктан бик күп зарар күргәнен онытмаган халык банклардан акчасын алырга тотынды. Эштә йөри торган миллиардларча акчалар, банклардан чыгып, хатыннарның иске оекларына, иске сандыкларына күчте. Бу акчалар, Шәрекъ мәмләкәтләрендәге кебек, үлек хәленә керделәр. Банклар түләрлек акча таба алмыйча шартлый башладылар. Бу хәлне күргән Алмания банкларында, санагатендә үзенең акчасын урнаштырган читләр – Америка, Англия, Һолланд, Швед һ. б. ашыга-ашыга акчаларын кире алырга тотындылар.
Алманиядән акча елгалап-елгалап читкә агарга тотынды. Санагате кансызланды. Хәзинәсе алтынсызланды. Нәтиҗәдә марка төшәргә тотынды. Марканы үз бәһасендә тотар өчен, чит мәмләкәт малчылары Алманиягә тагын бурыч бирергә, тагын алтынлата акча бирергә мәҗбүр булдылар. Ләкин какшаган ышаныч тиз генә кайтмады. Алмания сугыш бурычлары өчен бер елга мораториум алса да, шуны алыр өчен уйнаган уеннан мораториумнан килгән файдадан берничә өлеш күбрәк зарар килеп чыкты.
Алмания башына килгән бу бөлгенлек онытылып өлгермәде, дөньяның иң зур дәүләтләреннән саналган Англиядә дә хәлләр көннән-көн начарланды. Эшсезләрнең саны күптән-күп артты. Аларга бирелә торган ярдәм 130 миллион инглиз лирасына җитте. Бюджет ачлыгы 50 миллион лирага чыкты. Чит илләргә мал сату бергә-бер кимеде. Бу сатуны арттырыр өчен эшчеләр хөкүмәтенең большевиклар берлә сату итәргә керешеп, аларга бурыч бирү ысулы да нәтиҗәдә бушка мал бирү кебек кенә булып калды: мал китте, аңа каршылыкка бозга язылган вексельләр генә килде.
Англия санагатенең зур бер өлешенең зарарга эшли башлавы аңа акча тыккан кешеләрне дә уятты. Бигрәк тә французлар Англия банкларындагы һәм санагатендәге акчаларын кире ала башладылар. Англия законы буенча кәгазь акча берлә алтын акча бер бәһадә булганга һәм теләгән кешенең акчаны алтынлата алырга хакы булганга, французлар һәм алар артыннан башкалар да Англиядәге акчаларын алтын берлә кире ала башладылар. Бер-ике атна эчендә Лондоннан Парижга күчкән алтын 4–5 йөз миллионнарга чыкты. Англия хәзинәсенең кәгазь акчасына каршылык итеп куйган алтыны көннән-көн эреде вә тиз көннән аның алтынсызланачагы беленде. Хөкүмәт алтын турындагы канунын үзгәртте.
Бөтен дөньяның сату-алу эшендә йөз еллар буенча иң үзгәрми торган үлчәү булып килгән инглиз лирасы бердән какшады. Кыйммәте төште. Лираның кыйммәте төшүе бөтен дөньяның сату-алу базарына дәһшәтле бер курку кертте. Дөньяның бай дәүләтләреннән Америка берлә Франция тагын аңа ярдәмгә килеп, алтын берлә бурычка биреп, лираның төшүен туктаттылар. Ләкин шул акча төшүдән туган курку Англиядәге кризисны бер сәяси юлга сукты. Эшчеләр хөкүмәте төшерелде. Аның урынына төрле партияләрдән төзелгән «милли хөкүмәт» мәйданга китерелде. Күпчелеге эшчеләр фиркасе булган парламент таратылды, һәм яңа сайлаулар билгеләнде.
Аурупадагы бу кризислар Совет Русиясен дә читтә калдырмадылар. Алмания большевикларга биргән малына каршы акча алалмады һәм үзенең алар берлә сату итүеннән миллионлап-миллионлап зарар итте. Шуңар күрә ул Советларга бурыч бирүне туктатты. Англия дә соңгы елда Советларга 20 миллион лирадан артык бурычка биргән булса да, каршысына бернәрсә дә ала алмаганга, ул да бурыч бирүне туктатты. Совет Русиясеннән алыначак малның чамасы чикләнде. Аурупаның бар мәмләкәтләре дә Совет өчен үзләренең кассаларын яптылар вә аның очсыз малларын да алмас өчен төрле кануннар чыгардылар. Нәтиҗәдә Советларга Аурупа һәм Америка базарында бурычка мал һәм чыгарган малларына акча бетте. Вәхаләнки, большевикларның Аурупа берлә сату итүләре берсеннән бурыч дип алганны икенчесенә очсызга сатып түләү ысулында барганга, Вәли бүреген – Галигә, Гали бүреген Вәлигә кидерү юлында булганга, аларның бөтен эшләре туктады. Кыска мөддәтле вексельләрнең көне якынлашты. 1932 елның башына кадәр түләнүе тиеш булган Совет бурычларының суммасы 100 миллион инглиз лирасына якын. Совет хөкүмәте үзеннән-үзе генә бер елга мориториум игълан итәргә хәзерләнә. Ул моның берлә үзенең сәүдәгәрлек игътибарын бөтенләй кырачак. Читтәге ярдәм беткәч, эчендәге кризис та куәтләнәчәк һәм бу анда Аурупага караганда бик күп мәртәбә дәһшәтлерәк булачак.
Америка, Аурупа кризисы берлә мәшгуль булып, баш кашырга да вакыт табалмый торганда, Ерак Шәрекъта көтелмәгән бер вакыйга килеп чыкты. Япон хөкүмәте, үзенең Манҗуриядәге тәбгаларын кытайларның золымыннан сакларга теләп, Манҗурия хөкүмәтенә ультиматум бирде. Манҗурия хөкүмәте японнарның теләкләрен тутыра алмаганга, японнар гаскәре хәрәкәткә килделәр. Манҗуриянең мәркәзе булган Мукден һәм Гирин шәһәрләрен алдылар, Цзиньчәньуга гаскәр төшерделәр. Диңгез һәм зур елгалар буендагы Кытай шәһәрләре янына үзләренең сугыш көймәләрен китерделәр. Японнарга һәм Япония тәбгасе кореялеләргә һөҗүм булса, шәһәрне тупка тотачакларын белдереп, кәгазьләр тараттылар. Үзләре акрынлап-акрынлап Шәрекъ–Кытай тимер юлының якын нокталарын тотуда дәвам иттеләр. Хәзерге көндә Харбиннан башлап иске Русия чиге булган Пограничныйга кадәр булган бөтен тимер юл японнар тарафыннан теләгән көндә алынырлык бер хәлгә куелган. Японнар Шимали Манҗурия тимер юлын да үзләренең кул астына кертергә тырышалар. Гәзитәләрнең язуына караганда, япон тәэсирендәге монгол кенәзләре Цицикар шәһәренә таба йөриләр һәм бөтен тимер юлны бөтенләе берлә японнарның кулына бирергә хәзерләнәләр.
Япон-Кытай низагының бу рәвешкә керүе японнарның максаты хакында шактый ачык бер фикер бирә. Алар Манҗурияне үз кулларына кертеп, мөстәкыйль Монголия тудырып, русларның Ерак Шәрекъка таба омтылуларына киртә салып куярга телиләр. Алар рус истилясенең таяначагы булган Кытай–Шәрекъ юлын үз кулларында тотарга телиләр. Алар шулай итеп Ерак Шәрекъны, Амур вилаятьләрен Русиядән киселгән хәлгә кертеп, аларны Япон тәэсиренә төшерергә телиләр. Кытайдагы әхваль бик чуалчык булганга, андагы төрле генераллар бер-берсе берлә сугышып, Кытайдагы сату-алу базарын бозып торганга һәм бу сугышларда большевик акчасы да яхшы ук зур урын тотканга, Кытай берлә рус арасында япон көчләреннән бер койма куелса, бу бөтен дөнья мәнфәгате өчен уйгын булмаган бер эш булмаячак. Шуңар күрә бу эшкә инглизләр дә бик суык кан берлә генә карадылар. Америкалылар да: «Җирне алсаң ал, әмма килүк кәгазен генә боза күрмә!» – дип, японнарга үтенеч тарызында мөрәҗәгать иттеләр. Ләкин Мәскәү бу көтелмәгән эшкә бик борчылды. Манҗурия чигенә үзенең гаскәрен җибәрде. Себер гаскәренә сәфәрберлек тә игълан итте. Бик зур тавыш куптарып, без Ерак Шәрекътагы хәлнең үзгәрүен күтәрә алмыймыз, дип шапырынды да Мәскәүдәге япон сәфире берлә сатулашырга кереште.
Кытай японнарга каршы торырлык гаскәр куя алмаганга, мәсьәләне Җәмгыяте әкъвамга тапшырды. Хазир Җ. Ә. шул эштән бүре дә тук, сарык та исән булып чыксын өчен тырышып ята. Ул бу эшендә никадәр муаффәкъ булыр, аны киләчәк күрсәтер.
Ләкин япон угының үче Советларга каратылганга, Советларның Кытайга булган тәэсирен азайту бөтен дөнья өчен файдалы саналганга, дөньяның әфкяре гомумиясе Япон тарафында һәм бик күп кешеләр моны Советларга каршы хәрәкәтнең башлангычы итеп тә карыйлар; шуның аркасында япон-совет сугышы чыгып, аның Советлар берлә башка дәүләтләр сугышына әверелүен дә сөйлиләр вә нәтиҗәдә большевикларның җимереләчәгеннән алдан хәбәр бирәләр. Боларның ничаклы дөрест булып-булуын киләчәк вакыйгалар гына күрсәтә алачак.
Дөньяның һәр йиренә җәелгән бу чуалчыкларны бетерер өчен, сөйләшеп бер уртак юл тотар өчен, Франциянең баш вәкиле Лаваль1 Америка рәисе җөмһүре Гуверның чакыруы буенча Вашингтонга китте. Аларның карарларын ныгытыр һәм Аурупада тынычлыкны йирләштерер өчен, Алмания баш вәкиле Брюнинг2 да Америкага сәяхәт итәчәк, диләр. Италиянең хариҗия назыйры да шул ук сәфәрнең хәзерлеген күрә. Англия дә парламент сайлаулары алда торганга, аның нәтиҗәсе мәгълүм булганга кадәр әле Англия сәясиләре чакырылмадылар. Ләкин, шөбһәсез, алар да Вашингтондагы мөзакәрәләрдән читтә калмаячаклар. Бу үзара сөйләшүләр икътисади мәсьәләләр берлә бергә сәяси мәсьәләләр турында да бер уртак карарга илтәчәктер.
Большевик гәзитәләре бу җыелыш һәм сөйләшүләрне Совет дәүләтенә каршы уртак бер хәрәкәт ясар өчен хәзерләнү дип карыйлар. Алар бу эшне Совет дәүләтенә каршы бүгенгә кадәр битараф торган зур дәүләтләрнең актив рәвештә большевиклык берлә көрәшнең башлангычы дип уйлыйлар. Без, моның ничаклы дөрест икәнлеген ачык әйтә алмасак та, бер нәрсәне хәтерләтеп китә аламыз: Советларга каршы йөртелгән дустлык сәясәте Алманиядә банкрот булды. Англия, Америка, Франциядә дә битарафлык сәясәтенең бик зарарлы икәнлеге аңлашылды; дөньяда большевикларга каршы булган як көннән-көн артып бара. Совет дәүләте берлә Аурупа һәм Америка дәүләтләренең мөнәсәбәтләре бүген иң зур имтиханны кичерәләр. Моның нәтиҗәсе якын көннәрдә булачак зур үзгәрешләрнең зур борылышы ролен уйнаячак. Без дә бик тиз көннәрдән зур тарихи көннәргә аяк басачакмыз.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Соңгы вазгыять. Яңа милли юл» журналының 1931 елгы 11 нче (ноябрь) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән чыккан. Текст шуннан алынды.
1 Лаваль – Пьер Лаваль (1883–1945), француз сәясәтчесе, социалисты. 1931–1932 елларда Франциянең премьер-министры, 1934–1935 елларда тышкы эшләр министры.
2 Брюнинг – Генрих Брюнинг (1885–1970), сәясәтче, Германия рейхсканцлеры (1930–1932).
Патлаклар – шартлаулар.
Тәбгаларын – кул астындагы (халыкларны).
Истилясенең – басып алуының.
Үтенеч тарызында – үтенү рәвешендә.
Сәфәрберлек – мобилизация.
Сәфире – илчесе.
Җәмгыяте әкъвамга – Милләтләр лигасына.
Муаффәкъ булыр – булдыра алыр.
Рәисе җөмһүре – хөкүмәт рәисе.
Хариҗия назыйры – тышкы эшләр министры.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 259-263.