Аурупаның сәясәт дөньясындагы бүгенге чуалчыклар эчендә безнең өчен бик гыйбрәтле хәлләр, алыначак бик кыйммәтле дәресләр бар. Боларның иң зурысы хәзерге көндә кара көчкә генә таянган золымны милләтләрнең күтәрү җепләренең кыскалыгы, һәрбер милләтнең үзенең милли хакын икенче халыкларның катышуыннан теше-тырнагы берлә сакларлык рәвештә үсеп өлгерүедер.
Дөньяның бөтен зур дәүләтләренең көченә таянып, Төркияне милли истикъляленнән мәхрүм иттергән Сәүр могаһәдәсен ун ел туктамастан дәвам иткән сугышта җелегенә кадәр арыган төрек милләте укымыйчук җыртып ыргытты. Актык көчен тагын бер җыеп, йә үлем, йә истикъляль дип коралга сарылып, дүрт ел дәвам иткән канлы сугышлар аркылы үзенең теләген белдереп чыкты; үзенең милли истикълялен иң зур дошманнарыннан да хөрмәт иттерерлек бер хәлгә куйды.
Йире-суы таланган Болгарстан, Маҗарстан һәм икътисади бөлгенлеккә төшерелгән Германия төрекләр күрсәткән егетлекне күрсәтә алмадылар. Алар мескенлек юлына кереп, дошманнарына буйсынып, ялынып-ялварып, акрынлап хакларын кайтару юлын тоттылар. Алар, вак-төяк хәйләләр берлә дошманнарыны борчып, азлап-азлап алу юлын ихтыяр иттеләр. Аларның кайбер хөкүмәтләре, үзләренең ут берлә уйнаганнарын аңламыйча, җиңүче дәүләтләрне большевиклык берлә куркыту сәясәтенә керделәр. Большевиклар берлә дустлашкан булып, алар аркылы үзләре өчен авыр булган могаһәдәләрне үзгәртү юлына сабыштылар. Алар, кайвакыт кычкырып, кайвакыт авыз эченнән генә булса да протест итеп, югалган хакларыннан һичбер вакыт ваз кичмәделәр. Эшне исәпкә-хисапка кора торган Аурупаның бу халыклары хәзер, үз хаклары өчен ачыктан-ачык тавыш күтәргәндә дә, бернәрсә дә югалтмаячакларын аңлап алдылар. Бөтен дөньяны сырган икътисади кризисны алга сөреп, «Буыламыз, үләмез, сезгә булган бурычларымызны түләр өчен дә кыймылдый алмыймыз; җебемезне йомшатыңыз, ычкындырыңыз» дип ялынуларын, ялваруларын тагы да куәтләндерделәр.
Аурупа халкының бер-берсенә каршы бу хөрмәтсез уенны уйнавыннан большевик кирәге кадәр файдаланды. Урта Аурупа милләтчеләренә ул «Без сезгә ярдәм итәрмез» дип, аларның акчаларын, малын-товарын алдап алды. Кызыл кар җауганда түләргә булып, зур-зур вексельләргә кул куйды. Аларга киләчәктә кар таулары кочаклатты. Үзе шул акча берлә шул ук мәмләкәтләрдә большевик пропагандасын киңәйтте. Мәмләкәт тынычлыгын бозучы агымнарны үстерде. Матбугатны сатып алды, сәясиләрне бүләкләп, сыйлап, Аурупа дәүләтләре арасында аңлашу мөмкин булган һәрбер нигезне бозды, туздырды. Алар арасында бер-беренә ышанмаучылыкны урынлаштырды. Үзе, форсаттан файдаланып, бу дәүләтләрнең һәммәсенә дә каршы булган, бу милләтләрнең һәммәсенә дә дошман коммунист хәрәкәтен көчәйтер өчен актык көче берлә кереште. Германиянең соңгы сайлауларында төрле анархист көчләрне большевиклар берлә бер сафка кертеп, Германиянең халыкчы идарәсенең төп көче булып килә торган, 60 еллык тарихы булган социал-демократ агымын какшатырга тырышты һәм бөтен сайлаучыларның 30 % ын милләтсезлек-дәүләтсезлек юлыннан йөрүче башбаштаклык тарафдарларына тавыш бирдерә алды.
Аурупаның үзәгендә эшләнгән бу эш Аурупаның самими угылларын куркытты. Ләкин акча җыюны гына үзенә кәсеп иткән капиталистлар моннан гыйбрәт ала алмадылар. Шуңарга башбаштаклыкта дөньясын көтәргә теләгәннәр үстеләр, шуның берлә бергә большевик хөкүмәтенең һәм Коминтернның Урта Аурупадагы тәэсире үзенең соң чигенә кадәр үсте. Хәзер большевик, үзенең шул көченнән файдаланып, анда урам сугышлары һәм кибет талау кампаниясен алып бара. Ул моны акрын-акрын Франция берлә Англиягә дә кертмәкче була. Ул французлар берлә алманнарны сугыштырыр өчен, ике якка да аерым-аерым, «мин синең яклы, мин синең берлә» дип, ялган вәгъдәләр бирә. Менә бу уеннан нәтиҗәдә уймак туачагы мәгълүм.
Большевик үзе сугышка хазир булмаганга, сугыш башлана калса, аның үз халкы баш тартачагын белгәнгә, ул сугышамыз дип бакырынса да, сугыштан читтә калырга тели. Ләкин ул бу уенда берәүне дә алдый алмаячак. Сугыш булса, үзе дә шул сугышка керергә мәҗбүр булачак һәм иртә-кич сугышка керәчәк. Моның нәтиҗәсе дә безгә билгеле. Аурупада сугышачак дәүләтләр арасында кай тарафтан җиңеп чыгуы турында бераз шөбһә булса да, большевикларның җиңелеп чыгулары катгыйдыр. Кыска бер вакыт эчендә аның гаскәре бетәчәк һәм озак та үтми халыкның күтәрелүе аны җәһәннәмгә ыргытачак. Үз халкы берлә даими сугыш хәлендә торган бөтен хөкүмәтләрнең соңы шулай булганга, бу да шулай булачак. Куркак рус халкының бөтен сәяси тартышы сугыш вакытында үз хөкүмәтенең аркасыннан пычак тыгу юлына барганга, ул бу юлы да шул эздән китәчәк.
Менә шул көтелмәгән чакта булачак вакыйга алдында безнең халкымыз нишләргә вә ни эшли алачак?
Безнең өзеп әйтә ала торган нәрсәмез, беренчедән, большевикларның идарәсеннән халкымыз йөзгә-йөз, бугазга кадәр туйган бер хәлдә, һәм ул бу идарәнең җыгылуы өчен бөтен көче берлә тартышып килә. Большевик идарәсе бик кечкенә сәяси чыгышлар өчен дә, халкының малын талап, нәсел-нәсебен иленнән сөрә, үлем җәзасына хөкем итү юлын куеп килгәнгә, илемездә, хәзерге көндә ачыктан-ачык тартыш алып бару – җанын эчендә тота белгән һәм сирәк торган батырларга гына мөәссәр була торган эш, ләкин тартышның иң киң агымы яшерен юллардан ага вә моның бик күбесе большевик платформасы өстендә бара, үзенең чыгышларын анда кабул ителгән төсләргә сугып килә. Беренче солдат җыю, большевикларны русның дошманыннан дошман күргән халыкка корал бирү бу яшерен пәрдәне үзеннән-үзе ачачак. Халкымызның милли теләген ап-ачык иттереп большевик алдына китереп куячак. Ләкин бу теләк, элгәреге вакыттагы кебек, «Падишаһлык бетсен, милләтләрнең тигезсезлеге бетсен!» кебек шигарьләрдән гына торырга тиеш түгел. Ул «Булсыннар илемездә ап-ачык әйткән програм төсендә булырга тиеш, теләк илемезнең һәрбер почмагында бер авыздан чыккан» кебек әйтелергә һәм моны булдырырга милләтнең бөтен баласы бер җан, бер тән кебек омтылырга тиеш. Безнең бу теләгемез ачык һәм дә һәркемгә аңлашылырлык төстә ачыктыр. Ул да:
– безнең туган илемез Идел-Уралда бөтен халыкларның йирләре халык кулына алынуы;
– илемездәге бөтен йир-суның, бөтен байлыкның йирле халыкның үз малы иттерелүе;
– илемездәге бөтен сәяси көчнең шул халыкның үз кулында җыелуы.
Безнең илемез, Идел-Уралның хәзерге тормышын алып баруда да, аның киләчәген коруда да үз башына гына эш корып, үзене һичбер җеп берлә русның кызылы, карасы, агы берлә бәйләнми йөрергә тиеш. Идел-Урал сәяси, мәдәни һәм икътисади яктан Русиядән аерылган, тәмамән мөстәкыйль бер дәүләт булырга тиеш. Безнең халкымызның хәзерге чуалуларда күтәргән байрагы – илемезнең истикъляле; илемезнең эчендәге һәм тышындагы бөтен көчләремезнең дөньяның бу чуалуларыннан исән-сау саклап чыгачак эше шул истикълялемездер.
Бу эш өчен идел-ураллы төрек-татар иң элек, кайда гына булса да, үзенең оешмасын ясап, аны үзенең мәркәзенә багларга тиеш. Ул, үзенең кулындагы көчен һичбер әрәм итмичә саклап, русның төрле партияләренең карасы, агы, кызылының үзара тартышларына катышмыйча, аларның һичбере берлә берләшмәскә тиеш. Без, русның үзара сугыш, кырылышларыннан читтә торып, вакыты җиткәч, бөтен көчемезне үземезнең истикъляль байрагымыз астына туплап, елымыз-көнемезне, истикълялемебезне ныгыту юлында эшләргә тиешмез. Җанлы күкрәкләр, лып-лып тибә торган йөрәкләр бөтен Идел буенча саф тотарлык бер хәлгә куелырга тиеш. Бөтен Идел буе төрек-татары моны бөти итеп тагарга тиеш. Аның бөтен углы-кызы, бөтен солдаты-забиты шул истикъляль байрагын кыйбла итеп, шуңарга омтылырга тиеш.
Халкымызның күңелендә гасырлар буенча сүнмичә янып килгән шул чаткыны ут хәленә, зур милли янгын хәленә китерү киләчәк сугыш хәзерлегенең беренче, икенче һәм өченче бурычыдыр. Бу чаткыны өреп ут итү бүгенге көндә илемездә мөмкин түгел. Андагы вазифа шул милли очкыны рус-улакның пылчырагы берлә суынуыннан саклап алып калу гына. Ләкин аны өрү, аның нурын күккә кадәр күтәрерлек итеп яндыру чарасын күрү мөһаҗәрәттәге милләт балаларының өстенә төшә. Безнең барымызның да уртак бурычы һәм һичбер төрле сылтау берлә өстемездән төшми торган бер вазифамыздыр. Бу нур читтә ничаклы югары күтәрелсә, илдә калганнарга милли кыйбланы билгеләүдә шулчаклы уңгай булачак. Аның бәйнәлмиләл сахәдә көче никадәр зур булса, чит дәүләт һәм халыкларның да безнең милли байрагымызга кыйммәт куюы, хөрмәтләү шулкадәр көчле булачак. Моның аркасында, вакыты җиткәндә, читтәге көчләремезнең халык берлә берләшкәндә, аның омтылуын җанландыру да җиңеләячәктер.
Кыска бер вакыт эчендә большевик сугышында аның тар-мар булып чыгачагын вә милли дәүләтләр корырга тулы имкян булачагын күз алдында тотып, Русиядән аерылырга теләгән бөтен милләтләр үзләренең көчләрен җыеп, хәзерлек күреп яталар. Милли сафларының һәр почмагын яңа көчләр берлә сиплиләр. Үзләренең милли теләкләрен дөнья әфкяре гомумиясе арасында тараталар. Үзләренең күршеләре берлә сөйләшәләр, аңлашалар. Без, идел-ураллылар, нишлибез?
Авыр булса да әйтергә мәҗбүрмез, без үземезнең көчемезне вакытның мөһимлеге кадәр җыя алмыймыз. Кайбер икенче урындагы мәсьәләләрне уртага куеп, төп эшебездә суыклык күрсәтәмез. 17–18 нче еллардагы ихтиляльдән Идел-Уралның үзенең өлешен алып чыга алмавының күп сәбәпләреннән берсе дә, шөбһәсез, безнең истикъляль фикеремезнең чит илләрдә эшләнмәгән булуы һәм аның идеологиясенең хәзерләнмәгән булуында иде. Ул вакытларда безнең чит илләрдә башка халыкларныкы кебек истикъляль юлында эшләп ятучы сәяси мөһаҗирләремез юк иде. Хәзер безнең вазгыять бөтенләй башка. Бүген безнең илдән качарга мәҗбүр булган мөһаҗирләремезнең саны гына ун меңнәрдән узган. Аларның таралган йирләре, мәмләкәтләре бу көнгә чаклы күрелмәгән рәвештә киң. Алар Аурупа, Америка, Азиянең бөтен мөһим нокталарында яшиләр һәм анда бөтен милләтләр вә аларның мәдәнияте берлә очрашалар. Алар шул яшәгән мәмләкәтләрендә табигый рәвештә Идел-Уралның бер милли вәкиле булып торалар. Безнең тарихымыз, гадәтемез һәм теләгемез берлә шул милләтләрне таныштыру юлында васитачылык итәләр. Менә бу аерым-аерым хәрәкәтләрнең бер елга булып агуы, эшләнгән эшнең бер-берсенә каршы булып чыкмавы өчен, аларның кыйблалары, таяна торган идеаллары нык рәвештә берләшкән булырга тиеш. Көрәш, тартыш вакытында дисциплинның бик зур роль уйнаганын аңлап, бер мәркәзгә багланырга вә шул мәркәз салган сукмактан, Чыңгыз дисциплинасы берлә бер җан, бер тән кебек барырга кирәк.
Без менә шуны эшли алсак, меңнәрчә булган мөһаҗирләремез шуны эшләрлек дәрәҗәгә үсеп җиткән булсак, алдагы форсатта, Русияне киләчәк бүлүдә без дә үземезнең өлешемезне алып, истикълялемезне коткарып чыга алачакмыз. Әгәр без, вакытның мөһимлеген онытып, алдымыздагы төп эшемездә форсатны качырсак, илемез – Идел-Урал – тагы русның чабатасы астында калачак һәм уңлыктан суллыкка ташлана торган рус тилесенең икенче бер тәҗрибәсенең колы булып калачак.
Вакыт бик мөһим. Форсат бик зур. Вазифаны аңларга бик вакыт!
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Соңгы форсат. «Яңа милли юл» журналының 1931 елгы 7 нче (июль) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
Сәүр могаһәдәсен – Севр килешүен.
Мөәссәр – йөрәгенә үткән.
Забиты – офицеры.
Сахәдә – мәйданда.
Васитачылык – арадашчылык.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 241-245.