ХАТАЛАРЫБЫЗДАН ГЫЙБРӘТ АЛЫРГА ТИЕШБЕЗ

Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татарларының соңгы мәртәбә күргәнем Шанхай мәхәлләсендә өч кенә көн кала алдым. Өч көндә бер яктан Корбан бәйрәмнәре тугры килеп, бәйрәмгә баглы әллә никадәр зиярәте, тәбриге күрешү белән туп-тулы булганга, икенче яктан, китү мөнәсәбәте белән туган билет, виза, рәсми саубуллашу кебек бик күп формальностьлар белән башны катырырга мәҗбүр ителгәнгә, өченче яктан, хасталыгым һәрбер сәгатьтә, һәрбер минут үзен хәтерләтеп бөтен хәрәкәтемә, эшләремә хуҗа булып, кулны, аякны баглап торганга, Шанхайның шәһәрен генә түгел, үз мәхәлләбезне дә рәтләп күрә дә алмадым. Үз милләтчеләребез белән дә кирәге кадәр сөйләшергә, дәрдләшергә дә вакыт таба алмадым. Милли дошманнарыбыз тарафыннан сонгый рәвештә чуалтып кителә торган Шанхайның милли эшләрен дә кирәк кадәр җентекли алырлык, бу уңайсызлыклар, комачауларның төбесен тикшерерлек имкяндә була алмадым. Һәрбер милли эшебезгә вә һәрбер милли эшебез тирәсендә чыккан уңайсызлыкларга тәмас итәргә тиеш булсам да, боларның күбесенә кош бакышыннан гына күз ташларга мәҗбүр булдым. Үзебезнең Идел-Урал төрек-татарының милли әдәбияты гына түгел, безнең төрек җәбһәсенең Ерак Шәрекъта мөһим урын тоткан Төркестан шәркы мәсьәләләре белән дә1 аз да булса уграшырга, үзебезнең руслыкка каршы корган киң «Прометә» җәбһәбезнең эшләре белән дә танышырга, бүлешергә мәҗбүриятемне дә юлларга кушсагыз, бу өч көндә күз алдымнан нинди кинематограф фильмнары кичкәне аңларсыз дип беләм. Шул әхвәл эчендә әллә нинди яңа эшләр эшләргә, яңа планнар корырга, табигый буларак, имкян юклыгы да күз алдыгыздадыр. Шуңар да Шанхайда һичбер яңа планнар корылмады, вә яңа юллар эзләнмәде, вә аларны эзләргә, баш ватарга мәҗбүрият тә хис ителмәде. Шанхайда милләтчеләр арасында бүленү, зур аңлашылмау куәтле дип барабан сугылып йөртелгән сүзләр генә йөзгә туксаны дошманнар тарафыннан махсус күпертелеп, зыянчылык нияте белән эшләнгәне, янына килеп җиткәч, ап-ачык күренде. Кара-каршы китерелгәч, икегә бүленгән кебек күрсәтелә килә торган милләтчеләрнең бер-берсенә каршы әсастә һичбер аермалары юклыгы, хаттел-хәрәкәләрендә генә аз-маз караш башкалыгы барлыгы мәгълүм булды, вә искесе кебек милли хәрәкәттә берлекне саклап алып бару вә милләтчелекнең ике канаты кебек күренгән милли көчләребез[не] бер милли максатка, бер милли гаягә хезмәт иттерү вә арадагы аңлашылмауларны тирәнәйтмәү хакында фикерләр берләште. Вә ике милләтче гөруһ та бер җан, бер тән булып милли-дини эшләребезне бергәләп алып барышырга вә арага дошманның пылчырак тырнагын тыктырмаска сүз биреште. Ерак Шәрекъның бөтен самими милләтчеләрен борчый торган Шанхайдагы аңлашылмауларның төп сәбәпләре бетерелде вә, һәрбер милләтчене сөендереп, үзеннән-үзе бетерелде. Ләкин монда Шанхайда чыккан бу аңлашылмаулар Ерак Шәрекъның башка йирләрендә чыгу ихтималы булганга, моның төбен-тамырын күздән кичерү зарар булачак түгелдер. Иң әүвәл шуны кыйммәт итәргә кирәк ки, Шанхайдан Милли идарә белән Идел-Урал мәдәнияте җәмгыяте арасында күренгән бу аңлашылмаулар милли эшләргә карашның икелегеннән чыккан нәрсә түгелдер. Ике группа да – йөзгә-йөз милләтчедер. Ике группа да үзләренең мил-ләтләренә хезмәт итәргә теләүләрендә самимидер. Ике группа да хаиннәргә каршы нәфрәт белән тулыдыр. Вә һичбер алар белән якынлашу уе-фикере берсенең дә башына кергәне юктыр. Аерма булса, хаттел-хәрәкәдә генәдер. Милли идарә киң халык катлавы белән эш итәргә мәҗбүр булганга вә эшләре Шанхай мохитенә мөнхәсыйр кебек калганга, руслы, французлы Шанхайның хосусыятенә дикъкатьне артыграк җәлеп итәргә мәҗбүрдер. Идел-Урал мәдәнияте җәмгыяте үзен бөтен Идел-Урал җәмгыятьләре белән баглы итеп хис иткәнгә, үзен киң төрек дөньясы белән баглы дип уйлаганга, Шанхайның кайбер кысынкы хосусыятьләреннән үзен өстен дә тотарга, кайбер хәрәкәтләрендә үзен хөррәк хис итәргә мәҗбүрдер. Вә боларның икесе дә хәятыннан килеп чыкканга вә Ерак Шәрекътагы милли барлыгыбыз өчен икесе дә кирәкле булганга, бу ике хаттел-хәрәкәне урыны-урыны белән алып бару кирәкледер. Икесен дә милли барлыгыбыз, милли үзлегебез өчен хезмәт иттерергә тиешледер. Читтән караганда берсенә-берсе башка төсле күренгән бу хаттел-хәрәкәнең нигезендә башкалык юкка болар арасында антагонизм-аңлашылмау чыгармаска тырышу –шөгурле милләтченең милли бурычыдыр. Вә бу хаттел-хәрәкәне сайлап алып барып, милли аһәңны (һармонины) бозмау, милли берлекне саклау эш башындагыларның аңына, тәрбиясенә баглангандыр. Безнең кебек шундый авыр вазгыятьтә яшәргә мәҗбүр булган яһүдиләр, гөрҗиләр, элекке заманда поляклар, бу ике корал белә дә вакытына, җаена күрә файдаланып килгәннәрдер вә бүген дә файдаланудадырлар. Милли тартышның юлы бер, системасы бер булганга, бу ике коралдан да бер файдаланырга мәҗбүрбез. Вә бик күп җирдә файдаланып та килгәнбез. Шанхайда, бу ике хаттел-хәрәкәне татбикъ итү ник соң гөрҗиләр, яһүдиләрдәге кебек шома гына үтмәенчә, бездә шау-шуга сәбәп булган? Ник кечкенә генә аермалар Шанхай милләтчеләре арасында шулкадәр уңайсызлыклар тудырган? Шанхайда булган бу эшләребезнең сәбәпләре башка мәхәлләләребез, оешмаларыбыз өчен дә уртак булган мондагы пәрдәне бераз ачу зарарлы булмас дип уйлыйм.

Моның берничә сәбәбе бар. Кайберләре үзебезнең эчке тормышыбыздан чыккан, кайберләре үзебезнең читтә яшәвебездән килеп чыккан, читләрнең тәэсире белән туган сәбәпләрдер. Идарәләребездә сөйләнә торган, идарәбездә хәл ителергә тиеш булган бик күп мәсьәләләребез, гомумән, бездә үзенең фикере үтмәгәннәр тарафыннан урамга чыгарыладыр. Урамда аңлар-аңламас әгъзалар арасында пропаганда эшләтеп, идарәгә тәзйикъ эшләнелергә тырышыладыр. Вә нәтиҗәдә идарәнең карары, үзенең кыйммәтен, хөрмәтен азайтып, бөтен идарә тарафыннан кабул ителгән төсен югалтып, идарә әгъзасы фәлән әфәнденең фикре кыяфәтен аладыр. Җәмгыятьнең әгъзалары арасында аның милли мәҗбүрияте, кыйммәте югала да, моның нәтиҗәсендә, идарәнең һәрбер карарын үзе яратмаган һәркем тәнкыйть итәргә, буйсынмаска хакым бар дип уйлап, җәмгыятьнең җәмгыятьлеге бетереләдер. Оешып, бергәләп милли эшне алып баруның нигезе җимереләдер. Шанхайда бу сүи истигъмаль башка мәхәлләләребезгә караганда, бәлки, күбрәк булгандыр вә шул гайре табигыйлек Шанхайның милли-дини эшләренең табигый юлыннан баруына зур киртә булып килгәндер. Тышкы көчләрнең тәэсире белән булган уңайсызлыклар – баягы безгә мәгълүм провокаторның чыгарган һәрбер милли-дини эшебезне русларга сөйләү вә арабызда милли-дини сахәдә чыккан моназарәләрдә русларны хаким итеп төшенеп, хәлне сорап мөрәҗәгать итү вә шәхси мәнфәгать өчен мөхаләфәләр өстеннән ялган донослар яудыруны кирәк дип уйлаудадыр. Корбангалиев тарафыннан Токиода татбикъ ителә башланган бу пылчырак метод бара-тора киң Ерак Шәрекъка җәелеп киткән вә, шул провокаторларның коткысы арасында Шанхайга кадәр килеп җитеп, монда да бик киң рәвештә татбикъ ителгәндер. Шанхайда хаким булган французлар, инглизләр, кы-тайларга үзең яратмаган һәрбер кешене кызыл итеп донос ясау кыйммәте монда бик аз булса да, шул эшкә русларны катыштырып эшләнелгән. Мондый мәгънәсез ялган доносларның Шанхайда да милли эшләргә, милләтче эшчеләргә каршыда зарары юк түгелдер. Бу метод та Шанхайдан бик тулы көенчә милли хаиннәрнең аңсыз бәндәләре ашасыннан эшләнеп килгәндер вә милли хәрәкәтебезнең хөрмәтенә зур зарар иткәндер. Провокаторларның Шанхайда татбикъ иткән өченче юллары тагы зур зарар китергәннәр. Ул да – милләтчеләр сафыннан торган булып, милләтче төсенә бөркәнеп йөртелгән зыянчылык хәрәкәтедер. Гомум корылтайдан соң бик киң рәвештә татбикъка керешкән бу методка Шанхай милләтчеләренең ике гөруһы да корбан ителгәндер. Вә ике гөруһ та, бу зыянчыларның ачык максатларын вакытында аңлап өлгермәенчә, бик зур зарар-зыянга уграганнардыр. Матур күбәләк төсенә кереп, аннан-моннан милләтчеләр арасында оча торган, кеше алдында милләтче булып кылана торган, зәһәр йоткан бу милли көяләрдән Шанхай милләтчелеге акрын-акрын гына үзенең милли берлеген, үзенең хезмәтчеләренең бер-берсенә каршы хөрмәтен, милли эштә туа торган дустлыгын тишек-тошык иттерткәндер. Милли сафның берлеген шул мәлгунь көянең зәһәрле теше астыннан иләк кебек хәлгә куйдыргандыр. Үзенең бергәләп эш итүенең зәминен авырлаткандыр. Бу зыянчы провокаторларның Шанхайда татбикъ иткән методлары башка мәхәлләләребез, башка җәмгыятьләребез өчен дә гайни рәвештә татбикъ итәргә маташып килгәнгә, гомум Ерак Шәрекъ милләтчеләре моңарга зур дикъкать итәргә тиештер. Вә арабызга матур күбәләк булып, тәмле сүз, якты йөз белән керергә теләгән шул зәһәрле хаиннәрдән сак булырга тиештер. Вә аларның төрле матур сүзләрен тыңлаганда, асыл максатлары ни икәнлеген онытмаска тиештер. Шанхай милләтчеләре хәзер үзләренең эчләреннән чыккан хаталарын, дошманнарыбыз тарафыннан эчебезгә кертелгән бәлаләрдән милләтче сафыны пакьләү белән мәшгуль булырга мәҗбүрдер. Вә, иншаллаһ, шуны эшли дә алырлар. Ләкин Шанхайның башына түнә килгән милли бәла, Мукденның, Харбинның, Кобеның вә башка йирләрнең дә башына киләчәк түгелме? Андагы милләтчеләрдә шуны аңларлык милли шөгур җитәрлекме? Зыянчыларның анда өретелгән маскаларына кыска күзле милләтчеләребез алданырлык түгелме? Боларны дикъкать белән тәгъкыйб итеп бару вә һәрбер йирдә чыккан яшерен вә ачык зыянчылыкны күздән качырмаенча, җентекләп күз ачып хәрәкәт итү – бөтен шөгурле милләтчеләрнең бурычыдыр. Вакытыбыз мөһим, дошманыбыз күп, сәяси тәрбияләребез аз булганга, Ерак Шәрекътагы бөтен хәрәкәтебез алдында бу – иң зур куркынычлы дошманыбыздыр. Иң сакланырга тиешле булган йиребездер. Тышкы провокаторларны коралсызландырган кебек, эчтән хәрәкәт итә торган зыянчыларны да коралсызландырсак, Ерак Шәрекъта зур тәһликәдән котылган булабыз вә милли эшебезне сәламәтлек юлына чыгарган булабыз. Шанхай милләтчеләренә бик күп баш ватарга, кан бозарга сәбәп булган вә бөтен милләтчеләрне бик көендергән бу хаталарыбызны соң булса да аңлавыбыз, милләтебез юлында иткән тәҗрибәләребез булып, башкаларыбызга шундый хата юллардан сакланырга гыйбрәт булачактыр. Киләчәктә милли корабыбызның бара торган юлын мәсьәләне күреп бетермәүләр белән йә шәхси капризлар белән төрле-төрле кечкенә сукмакларга йөрү чыгалмый торган тар юлларга сугудан сакларга сәбәп булачактыр. Үзебез хаталарыбыздан үзебезгә өйрәнергә, үзебезгә гыйбрәт алырга зур мисал булачактыр.

Шанхайдагы аңлашылмаулар, килешүләрнең менә мәгънәсе шул. Шанхай эшләреннән көткән өмидебез дә менә шул.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Тәмас итәргә – кагылмаска.

Җәбһәсенең – якташлыгының.

Уграшырга – очрашырга.

Әсастә – нигездә.

Хаттел-хәрәкәләрендә – тоткан юлларында, сызган юлларында.

Гаягә – теләккә.

Мөнхәсыйр – чикләнгән.

Антагонизм-аңлашылмау – килешә алмаслык аңлашылмау.

Шөгурле – аңлы.

Һармонины – гармонияне.

Тәзйикъ – җәбер.

Сүи истигъмаль – явыз ният белән куллану.

Сахәдә – җирлектә.

Моназарәләрдә – бәхәсләрдә.

Мөхаләфәләр – берләшмәләр.

Зәминен – җирлеген, нигезен.

Тәһликәдән – һәлакәттән.

           «Милли байрак» газетасының 1936 елгы 27 март санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Язылу урыны һәм вакыты итеп «Пароход, 9 март, 1936 ел» күрсәтелгән. Текст шуннан алынды.

            1 …Ерак Шәрекъта мөһим урын тоткан Төркестан шәркы мәсьәләләре белән дә… – Шәркый Төркестанда милли бәйсезлек өчен көрәш, 1934 елда бастырылуга карамастан, төрки матбугатта 1935–1936 еллар эчендә даими яктыртыла килә. Мөһаҗәрәттәге татар матбугаты, бигрәк тә «Яңа милли юл», «Яшь Төркестан» журналлары әлеге вакыйгага аеруча әһәмият бирә. Мәсәлән, «Яңа милли юл» журналының 1935 елның 8–11 нче саннарында басылган Г.Мөхәммәднең «Чини Төркестан авазы», «Кызыл Русия Асиянең йөрәгенә аягын басты», «Кызыл Русия кул астына кергәнче Шәркый Төркестан нинди юллар китте?» мәкаләләре, «Шәркый Төркестан милли фаҗигасе» хәбәре, 1936 елның 2 нче санында дөнья күргән «Шәркый Төркестанның хәзерге хәле» язмаларында милли азатлык көрәшенең тарихы, сәяси һәм икътисади хәле, фаҗигаләре тасвирлана. Көрәш никадәр генә аяусыз булмасын, журналда басылган мәкаләләрдән күренгәнчә, милли бәйсезлеген яулап алган Шәркый Төркестанда совет интригаларының тәэсире астында дәүләт буларак озак яши алмый. «Яңа милли юл» журналы «Яшь Төркестан»ның 71 нче саныннан алып, түбәндәге мәгълүматны бастыра: «Шәркый Төркестан» җөмһүрият исламиясе назыйрлары һәйәтенең фәүкылгадә җыйлышы 1934 ел, 2 мартта Яңа Хисар шәһәрендә унбиш кешедән мөрәккәб булып тупланалар вә Шәркый Төркестан вакытлы хөкүмәтенең рәисе җөмһүре Хәваҗәм Нияз хаҗиның 1934 ел, февраль уртасында Русиягә барып иргәштәмдә Совет хөкүмәте берлә 12 маддәле бер могаһәдә ясавы хакында баш вәкил Сабит Габделбакый мәгърүзә укыды.

            Шәркый Төркестан җөмһүрият исламиясе назыйрлары һәйәте дә моңа каршы 12 маддәле карар чыгарадыр. Моңа күрә:

  1. Хәваҗәм Нияз хаҗиның бу эшен Төркестан төрекләренә хыянәт дип табыладыр…
  2. Совет гаскәрләренең Шәркый Төркестанны ишгаль итүе бәйнәлмиләл кагыйдәгә хилаф вә һичбер тарихта күрелмәгән кызыл җиһангирлек дип саналадыр…»

            Ләкин Шәркый Төркестанда көрәш дәвам итә. «Яңа милли юл»ның 1936 елгы 2 нче санында басылган язма шуны раслый. «Бөтен дөньяның фикерен үзенә җәлеп итеп торган Шәркый Төркестан милли кузгалышлары соңрадан бөтен төрек милләтчеләрен кайгыга салган иде. Алынган хосусый хәбәрләргә күрә, ул җирдәге җирле халык арасында эш бер тараф булып бетмәгән, һаман инкыйлаб басылмаган, вә, милләт тарафыннан каннар һәнүз түгелеп торса да, кызыл русларның кулы озынрак булганлыгы аңлашылмактадыр».

            Г.Исхакый бу очракта Шәркый Төркестандагы соңгы хәбәрләргә игътибарны юнәлтә, шуны истә тота кебек.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 137-141.

Җавап калдыру