Шәркый Төркестан

«Милли юл», «Яшь Төркестан»ның1 битләре берничә айдан бирле Шәркый Төркестан эшләре белән тулы. Ике мәҗмуга да, үзләренең мөхбирләренең озын-озын мәгълүматларыны, үз мөхәррирләренең фикерләрене, карашларыны нәшер итеп, укучыларга андагы вазгыятьне ачып киләләр. Вә бөтен төрек илләренә, төрек балаларына мәсафа ягыннан бик озакта булса да, күңелдән бик якында булган бер төрек иленең, үзенең корытылышы өчен бик мул кан корбаннары биреп килә торган, тереклекнең аны бишегенең кайгысы, дәрте, өмиде белән таныштырып киләләр. Мөһаҗирендәге башка аркадаш мәҗмуга гәзитәләремездә («Әмәл»2, «Истикъляль») төреклек өчен мөһим булган бу ноктага бик күп урын бирәләр. Төркия матбугатында безнең мөһаҗир мөхәррирләрнең каләме белән Шәркый Төркестан мәсьәләсе мәйданга атылды, анда да Шәркый Төркестан тартышы хакында мәкаләләр чыгарга тотынды. Шул ук төрек-татар мөһаҗир оешмалары тарафыннан Аурупа матбугатына шактый күп мәгълүмат бирелде. Шәркый Төркестанда булып яткан вакыйгалар Аурупа әфкяре гомумиясе уңында тәнвир ителде. Боларның барысы бергәләп бөтен төрек дөньясында Төркестан Шәркының киләчәге хакында курку белән өмид мөрәккәб бер хис уятты. Елдан артык дәвам иткән бу тартыш, бу көнгә кадәр адым-адым төрекләрнең вә мөселманнарның җиңүе белән вә һәрбер сугыш Кытайның җиңелүе төрек иленең бу почмагының кортылуы вә Кытайның залим идарәсе йиренә ярлы халыктан оештырылган бер мөселман төрек идарәнең куелуы белән тәмамлана килде. Соңгы көннәрдә алынган телеграф хәбәрләренә күрә, кытайларның мәркәзе итеп тоткан вә Кытай тәэсиренең иң зур урыны булган Уремҗе шәһәре дә төрек мөселманнарының кулына кергән3. Димәк, кытай түрәләре хәзерге көндә Русиягә чиктәш булган Гөлҗә, Чүгүчәк тирәсендә генә калганнар. Үзләренең Урта Кытай белән багланган бөтен юлларыны баш күтәргән мөселманнарга бирергә мәҗбүр булганнар. Мөхбирләремезнең хәбәренә күрә, бу кытай түрәләренең дә арка таянган көчләре кытай халкы, кытай солдаты да түгелдер. Боларның бүгенге көндә аз-маз таянып килә белгән көчләре, моннан ун-унбиш ел элек большевиклардан качып кереп, ак рус төсе белән Төркестан төрекләренә сыгынган, бүгенге көндә кызыллашып өлгергән, талаучыга әверелгән рус башбаштак көчләре вә большевик башы бозыкларыдыр. Бу көчләргә таянып, кытайлылар Төркестанда никадәр вәхшилек ясасалар да, гөнаһсыз балалар, картлар, хатын-кызларны унар меңләп кисә белсәләр дә, боларга таянып Шәркый Төркестанны алып кала алмаячаклардыр. Вә бу хаин, сатлык русларның да Совет Русиясенә качып өлгермәгәне анасының, баласының, хатынының үчене алырга ашыга торган төрек егетенең йомрыгы астында җәһәннәмгә китәчәктер. Вә берничә айда, бәлки, берничә атнада, Шәркый Төркестан туфрагында Кытай идарәсенең, бу сасы русларның исе дә, үзе дә калмаячактыр. Моның белән мөселман мөҗаһидләре, төрек батыр егетләренең беренче милли бурычы тәмамланган буладыр. Шәркый Төркестанның кортылышы икенче адымына аяк басадыр. Ул да – мәмләкәтне идарә итәрлек вә мәмләкәтнең мөстәкыйльлегене саклый белерлек бер хөкүмәт төзү вә аның идарә машинасыны киң халык катлавына файдалы иттереп вә бөтен ил халкыны үзенә ымсындыра торган рәвештә корудыр. Коралга сарылып, дошманны илдән куып чыгару никадәр авыр эш булса, кортылган илне мөстәкыйль көенчә яшәп килерлек хәлгә китерү – үзенең бөтен хокукларына күршеләр тарафыннан хөрмәт иттерерлек бер хөкүмәт төзү дә – беренчесеннән кечкенә эш түгелдер. Вә безнең халкымыз кебек милли дисциплинасы эшләнеп өлгермәгән милләтләр өчен бик читен, бик мәсьүлиятьле бер эштер. Хосусән Төркестан Шәркы кебек, бер тарафтан – большевикларның, икенче тарафтан кытайларның интригалары, хәйләләре бик тирәннән йөреп торганыны исәпкә тотканда вә бу ике дәүләт эчендә таза, нык корылган бер хөкүмәтнең йирләшүе, үзләренең талаучылык мәнфәгатьләренә зарарлы булачагыны күз уңына китергәндә, безнең төрек мөҗаһидләренә төшкән милли вазифаның авырлыгы үзеннән-үзе беленәдер. Шуның өчен Шәркый Төркестандагы кардәшләремезнең эш башында булганнары һәм дә халыкка тәэсирле голямалары, аксакаллары әүвәлән үзләренең башларына киләчәк тәһлекәнең кайлардан икәнлегене катгый итеп аңларга вә шуңарга карап тәдбир алырга тиештер. Тәһлекә ике тарафтандыр: берсе – Кытайдан, икенчесе – Совет Русиясеннән. Кытайлар, бу бай өлкәне үзләренең кулына икенче мәртәбә кертүне күздә тотканга, бүген гаскәр җибәреп сугыш алып бара алмасалар да, Төркестан Шәркыне берләштергән бер мөселман төрек дәүләте коруга һич разый булмаячаклардыр. Вә шул берләшкән хөкүмәтне бүлдермәс өчен, әле бер гаскәр башы белән, әле бер йирнең билфигыль вәлисе белән сөйләшеп, әле бер кабилә башыны алга сөреп, аларга төрле вәгъдәләр биреп, аерым-аерым хөкүмәтчекләр ясатырга тырышачаклардыр вә бу юлда акча белә дә фидакярлек итәчәкләрдер. Кытайлар хәтта мондый кечкенә хөкүмәтләрнең истикълялене дә сүздә таныячаклардыр. Шундый вак хөкүмәтләр мәйданга килсә, алар, форсаты килгәндә, шул хөкүмәтләрнең башындагы олугларыны куркытып, кораллар биреп, бер-берсе белә сугыштырырга тотындырачаклардыр. Мәмләкәттә башбаштаклык башланып, илне саклаучы егетләр бер-берсе белә уграшып торырга тотынгач та, кечкенә генә куәт белә булса да, кулларыннан ычкындырган Шәркый Төркестанны икенче мәртәбә забыт итәргә теләячәкләр вә кулларына төшерә дә беләчәкләрдер. Советларның да мәнфәгатьләре, кытайлыларныкы кебек үк, Шәркый Төркестанның ныгаймавындадыр. Совет хөкүмәте Шәркый Төркестанны үзенең мирасы итеп карый. Беренче имкяндә шуны Советларга кушып, анда коммунизм нигезендә бер идарә корырга, Дөнья сугышы вакытында таланган бу бай төрек илене таларга ул күптән хәзерләнеп торадыр. Соңгы айларда Совет илендәге ачлык, ялангачлык үзеннән-үзе кызыл русларны монда таба хәрәкәткә өндәп торадыр. Шәркый Төркестанда хөкүмәт бүгенге көндә корылып өлгермәгән чагында, Советларның төрле төстәге хәйләләре белә, мәсәлән, андагы коммунистларга ярдәм итү, андагы кызыл русларны химая итү сылтавы белә, Төркестан Шәркыга гаскәр кертмәүләре анлык гаскәрләре булмаудан, Мәскәүдә хәзерләнгән ярлылардан төрле-төрле хаиннар, Шаһгали балалары юклыгыннан түгелдер. Советларның кулларыны, аякларыны баглаган нәрсә – Һиндстан тарафыннан мәсьәләне тәгъкыйб итеп килә торган инглиз хөкүмәте белән Манҗурия вә Монголия ашасыннан карап тора торган Япония хөкүмәтләредер. Инглизләр Советларның Һиндстанга якынлашуыны һичбер теләмиләр. Вә бу бик бай мәмләкәткә русларның йирләшүе Һиндстан өчен һәрвакыт бер тәһлекә булачагыны хәтердә тотып, Советларның алга баруларына зур бер киртә булып торалар. Япониянең бүгенге сәясәте – Кытайның золымыннан корытылырга бил баглап керешкән Азия милләтләренә ярдәм итүдер. Ул манҗуларга кортылырга ярдәмдә булынды. Ул монголларның кортылуларына дустча карый. Ул, ерак булса да, бер Шәркый вә Азия мәмләкәтенең микъдарәтенә галякасез кала алмыйдыр. Кичә генә меңнәр-меңнәр корбан биреп Кытай золымыннан, Кытай талавыннан үзен үзе коткарып калган бер илнең Кытайдан залим большевик идарәсенә керүенә, Кытайдан талаучы коммунист талашына мәгъруз калуына сәерче булып тора алмыйлар. Хосусән, Шәркый Төркестанда коммунист хөкүмәте корылып, шуннан Кытай мөселманнары арасында коммунист пропагандасы таратыла башлавы, Япониянең Ерак Шәрекъны коммунизмнан тазарту эшенә зарар килгән кебек, аның милли мәнфәгатенә дә һичбер сыймыйдыр. Шуның өчен бүгенге көндә большевиклар Шәркый Төркестанга кул салмаячаклардыр. Ләкин алар бу вазгыятьне вакытлы гына дип караганга, киләчәк бер форсатта Шәркый Төркестанны алачакмыз дип утыртып куйганга, Шәркый Төркестанда истикълялене саклый белә торган бер хөкүмәтнең йирләшүенә каршыдырлар вә Шәркый Төркестанда төрле-төрле вак идарәләрнең йирләштерелүе тарафындадырлар. Димәк, бу мәсьәләдә Кытай белә Советларның карашлары бердер, аларның икесенең дә монда татбикъ итәчәк хаттел-хәрәкәләре дә бердер. Шәркый Төркестан халкыны кабиләләргә бүлү, аларның арасына кабилә-дин низаглары кертү, аларның эчләренә җәдидлек-кадимлек аермаларыны сугу, башлыклары арасында мин-минлек кертү вә нинди юл белә булса да мондагы көчләрне бүлү, яру боларның бер милләт булып, берләшеп бер дәүләт коруларына имкян бирмәүдер. Кытайларның Шәркый Төркестандагы идарәсе дәвамына Советлар бу вакытка кадәр кытайларның үзләреннән күбрәк тырышканнары, бөтен бәйнәлмиләл хокук кануннарыны бозып, Манҗуриядән качып чыккан генерал Маның4 гаскәрләрене коралландырып, Шәркый Төркестанга чыгарулары, кытайларга корал бирүләре безгә мәгълүм булганга, бу ике төрек дошманының киләчәктә дә бергә хәрәкәт итүләренә бер манигъ юктыр. Шуның өчен, төрек милләтене бүлү, мөселман көчләрене яруда боларның бер-берсенә хәйлә белә, акча белә ярдәм итүләрене көтәргә кирәктер. Вә шуңарга карап тәдбир алырга, төрек мөселман хаттел- хәрәкәсене сызарга тиештер. Ул да гаять кыска, гаять ачык: Төркестан Шәркыда бөтен төрек-мөселман, хәтта калмык көчләрене бергә туплап, бер дәүләт кормак; шуның идарәсене уртак бер хөкүмәткә тапшырмак; бөтен илнең халкына тигез рәвештә хокук биреп, тигез рәвештә вазифаларны бүлешмәк; вә, боларның араларын ачар өчен, арага кергән кызыл вә сары шайтаннарның һичбер сүзләренә, вәгъдәләренә колак асмамак; гаскәри эшләрене мәркәзләштермәк; вә рәсмән мөстәкыйль бер мәмләкәт булуыны игълан итеп, Аурупага вә күрше Азия мәмләкәтләренә үзләрене тану хакында мөрәҗәгатьтә булынмак. Бу эшләрнең билфигыль вөҗүдкә чыгуына каршы килгән төрле йирле хәрисләрне бастыру, башлыклар арасында олуглыкта ярышны бетерешү өчен тырышуда йирле голяманың бурычы бик зурдыр. Хосусән Төркестан Идел буеннан качып киткән мөһаҗир голямаларыбызның, русларның төрек-мөселман илләрен нинди булу, игъфаль итү, ялган вәгъдәгә таяндырулар белә кулга төшергәнләрене үз күзләре белә күреп торган зыялыларымызның вазифасы бик тирәндер. Болар хәрәкәтнең башлыклары алдында, халык алдында бу дошманнарның ялган уеннарының мәгънәсене һаман белдереп торырга кирәктер. Вә Совет-Кытай тарафыннан килгән татлы сүзле ялганчыларның чын йөзләрене халыкка ачык күрсәтеп, саф халыкның алдануыннан коткарырга тырышырга тиештер. Мин-минлек белә гаугага тотынышырга теләгән кабилә башлыкларыны, шәһәр, авыл олугларын инсафка дәгъвәт итәргә лязимдер, фарыздыр. Шәркый Төркестанда җәдитчелек-кадимчелек низагларыннан мөселманнарны зәгыйфьләндерер өчен кытайларның ни дәрәҗә файдалана белгәннәре бүгенге көндә ачык күренгән бер хакыйкатьтер. Вә киләчәктә дә шул дошманнарның кулына шундый коралны бирү, халыкны икегә бүлә торган фикерләрне сугу бу көнге көндә милли җинаятьтер. Шуларны игътибарга алып, кайбер безнең илләрдән күчеп киткән хәзрәтләр, имамнар, зыялыларның бик сак хәрәкәт итүләрене вә бөтен халыкны берләштерү юлында армый-талмый эш күрүләрене милләт намына тәүсыя итәмез. Вә шундый мөһим тарихи форсатта халыкны бүлү юлында эшләгән эшләрнең милләт тарафыннан, төрек тарихы тарафыннан һичбер гафу ителмәячәген хәтерләтеп китүне бурыч табамыз.

Инде Аурупадагы, Әфганстан, Һиндстан, Ерак Шәрекъ, Төркиядәге мөһаҗарәтемезгә килгәндә, моның вазифасы бу эштә бик зурдыр. Бу да әүвәл Төркестан Шәркый берлеге фикерене тәгъмим итәргә тиештер. Икенчедән, кулыннан килгән юллар белә Шәркый Төркестан хәлләрене утырдыгы мәмләкәтнең әфкяре гомумиясенә танытып, шул хәрәкәтләргә дустлар хәзерләргә тырышырга тиештер. Бу мөһаҗирен дә үз арасында башбаштаклык ясатмаска, ярым большевиклык, ярым кабиләчелек агымнарына юл бирмәскә вә бөтен фикерне, уйны бер кабиләгә таба – Шәркый Төркестанның мөстәкыйль бер төрек мөселман дәүләте булуына таба йөрергә тиештер. Вә шул юлда гына нәҗат* булганны күреп, ышанып шул фикергә билфигыль хезмәт итәргә тиештер. Аурупада тәшкиләтләрене корган, төрек илләренең төрле каумиятьләреҗегетләренең дә Шәркый Төркестанга каршы төреклек бурычларыны аңлаганнары монгыйнчага кадәр булган хәрәкәтләре белә мәгълүмдер. Болар үзләренең төрле мәмләкәтләрдә корылган оешмалары, мөмәссилләре васитәсе берлә Шәркый Төркестан арасыны баглаучылык вазифасыны итә беләчәкләр, мәкаләләр, конферансәләр белә Аурупаның әфкяре гомумиясене тәнвир итә беләчәкләрдер. Вә Кытайлар Советлар тарафыннан шул төрек иленең икенче мәртәбә талануга мәгъруз калуына каршы зур бер протест кампаниясе ача беләчәкләр вә мәсьәләне Җәмгыяте әкъвамга вә зур дәүләтләрнең дикъкатьләренә кадәр китерә беләчәкләрдер вә китерәчәкләрдер. Ләкин боларның әле берлеге белә эшләүләре өчен Шәркый Төркестандагы кардәшләремез, диндәшләремезнең бер җан, бер тән булып хәрәкәт итүләре, аларның мөстәкыйль бер дәүләт кору уе белә ашырылган булулары лязимдер. Чөнки бу каумиятьләрнең әгъзалары Русиянең беренче бүлеше вакытында үзләренең илләренә үзләренең халыклары хуҗа булганны күреп үткәнгә, русларның илләренә икенче баскын эшләүләрендә дошманга иң зур ярдәмче булучы, үз арада чыккан вак-төяк низаглар булганны бик тирәннән хис иткәнгә, болар Шәркый Төркестанның бүленүене, ярылуыны төреклек өчен бер фәлякәт кенә дип караячаклар вә аерым чыккан аерым көчләргә ярдәм итешүдән мәгънә чыкмаячагыны белеп эштән тартыначаклар. Бу төрек иленең фәлякәте алдында вөҗдани күз яше белә генә каршылашачаклардыр.

Шәркый төркестанлылар! Сезгә берлек кенә тыныч бер тормыш бирәчәктер, берләшкән милли хөкүмәт кенә сезне яңгы талаулардан саклый алачактыр. Уртак төрек мөселман гаскәри көчләренең берләшүе генә кардәшләреңез, туганнарыңызның икенче мәртәбә каны түгелүдән сакланып кала беләчәктер. Берләшеңез, кардәшләр! Берләшеңез, диндәшләр! Бөтен төрек дөньясы сезнең берләшүеңезне көтә, бөтен төрек мөселман милләтчесе бер җан, бер тән булып илеңезне саклавыңызны күрәсе килә, берләшеңез! Без, милләтче төрек-татарлар, берләшүчеләр белә бергә, җәнабе пәйгамбәр берләшүче белә бергә, Җәнабе хакта берләшүче белә бергә, илнең бәхет-сәгадәте дә берләшүчеләр белә берләшеңез!

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Шәркый Төркестан. Яңа милли юл» журналының 1933 елгы 10 нчы (октябрь) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 «Яшь Төркестан» – «Яшь Төркестан» журналы, 1929–1939 елларда Парижда басыла; мөхәррире Мостафа Чокай була.

2 «Әмәл» – 1930 елдан Кырым-татар телендә Румыниядә нәшер ителгән газета. Беренче нашире һәм мәгъсүс (җаваплы) мөдире – Мөстәҗип Чикүсал (Мөстәҗип Нәҗип Фазыл, 1899–1966).

3 …Уремҗе шәһәре дә төрек мөселманнарының кулына кергән. – Хәзерге вакытта бу шәһәрдә халыкның күпчелеген кытайлар тәшкил итә.

4 генерал Ма – Ма Чжунъин (1910–1936 елдан соң), дунган гаскәре башлыгы, Синьцзян восстаниясендә катнашучы.

 

Мәсафа – якынлык, ара.

Тәнвир ителде – яктыртылды.

Өмид мөрәккәб – өмет белән катнаш.

Баши бозыкларыдыр – башкисәр, артык кыю.

Мөҗаһидләре – көрәшүчеләре.

Мәсьүлиятьле – җаваплы.

Тәһлекәнең – һәлакәтнең, куркыныч хәлнең.

Тәдбир алырга – чара күрергә.

Билфигыль вәлисе – чынлыктагы башлыгы.

Забыт итәргә – кулга төшерергә, басып алырга.

Имкяндә – мөмкинлектә.

Химая итү – яклау, саклау.

Тәгъкыйб итеп – күзәтеп.

Микъдарәтенә галякасез – зурлыгына бәйләнешсез.

Мәгъруз – дучар булып.

Татбикъ итәчәк – яраштырачак, килештерәчәк.

Хаттел-хәрәкәләре – тоткан юллары, тактикалары.

Манигъ – тыючы, тоткарлаучы.

Тәдбир алырга – чара күрергә.

Колак асмамак – колак салмау.

Билфигыль вөҗүдкә чыгуына – һичшиксез тормышка ашуына.

Хәрисләрне – комсызларны.

Игъфаль итү – алдалау.

Тәүсыя итәмез – киңәш итәбез.

Тәгъмим итәргә – таратырга.

* Нәҗат – котылу, исән калу.

Каумиятьләре – милләтләре.

Мөмәссилләре васитәсе – вәкилләре арадашлыгы.

Тәнвир итә – яктырта, аңлата.

Мәгъруз калуына – дучар булуына.

Фәлякәт – куркыныч, һәлакәт.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 441-447.

Җавап калдыру