Иске заманнарда юлчылыкның бөтен авырлыгы юлчылыкның үзенә төшкән, юлчы аты, арбасыннан башлап юлчылык мөддәтенә җитәрлек ашау-эчүне хәзерләргә, елның ягъмур, буранына мөнасиб итеп кием-салымын алырга, юлбасарлардан исән калыр өчен заманасына күрә коралланырга, ерткыч җанварларның күпләп һөҗүменнән сакланыр өчен юлдашлар эзләргә үзе мәҗбүр булган. Юлы буенча каршысына чыгачак һәрбер ихтималга каршы урыннан үзе хәзер булырга тиеш булган. Шуңарга юлчылык иске заманнарда, бер тарафтан, бик бәһале булган кебек, икенче тарафтан, бик куркынычлы булган вә юлчылыкка кызыгучылар ул вакытлар күп булса да, сәяхәт итү ул чакларда иң аз кешегә насыйп булган вә халыкның күпчелеге үзе туган йирдә, үзе үскән су буенда аучылык иткән, урман тирәсендә гомерен үткәргән вә дөнья йөзендә халыкларның бер-берсе белән катышулары бик аз булган, мондый зур йөк белән сәяхәт итәр өчен адәм баласына йөк башы торган хайван кирәк булганга вә хайваннар-ның ачлыкка, сусызлыкка чыдамлысы, уңайлысы булганга, иске заманның сәяхәтләренең зур өлеше дәвә, үгез өстендә вә кайбер йирләрдә фил өстендә булган вә юлның тиз вә акрын үтүе хайваннарның барышларына, йөрешләренә баглы булган вә юлчылык бик озын сөргән, хәзерге үлчәү белән көненә егерме биш-утыз чакрым юл үтүне бик зур уңыштан санаган.
Киек атларын кулга ияләштереп өлгергән вә күптән тимердән һәрбер төрле тормыш кирәк-ярагын эшләргә өйрәнеп җиткән төрекләр дөньяга җәелә башлагач кына, юлчылыкның шартлары үзгәргән. Ул уңайлана вә тизләнә төшкән. Йөге күп, юлы озак, вакыты җитәрлек булганда, төрек баласы ике көпчәкле арбага үгез җиккән дә тау-ташына карамаенча йөри биргән, эше ашыгыч, йө-ге җиңел булганда, төрек углы атның җилкәсенең ике ягына тигез авырлыктагы капчыкларда кирәге-ярагын салган да атның сыртына атланып сәяхәтенә чыккан. Дәвә белән, үгез белән биш-алты көнлек юлны бер көндә кичкән вә сәяхәт вакытын кыскарткан. Көненә йөз-йөз егерме чакрым юлны үтүне гади бер хәлгә китергән вә дөньяның бер очыннан икенче очына бару-килүне бик зур җиңеләйткән. Төрек халкының табигате дә, бәлки, бер йирдә пырнып-тынчып ятуны сөймәгәндер, ул бераз көч җыйгач та, аның егетләре атларга атланганнар да күрше илләргә, күрше өлкәләргә киткәннәр вә бик күп буш йирләрне, халкын уңмаганрак илләрне үзләренә баш идергәннәр вә, шулай итеп, дәүләтләр корып, мәмләкәтләр ясап өлгергәч тә, илләр арасындагы мөнәсәбәтне дә атның йөгерек аягына баглаганнар. Мәмләкәтнең бер очыннан икенче очына кадәр суда күперле, сазлыкта шосселы тугры юллар ясаганнар, вә бу юл буйлап урта ат армаенча чабып барып җитәрлек аралары утыз-утыз биш чакрымлык итеп ям өйләре корганнар, вә боларга кирәк кадәр ям атлары куйганнар вә, бу ямчылыкны дәүләтнең зур бер эше итеп, бөтен ямчылыкны хөкүмәт карамагына тапшырганнар, вә юлны юлбасарлардан саклауны да хөкүмәтнең көче белән тәэмин иткәннәр. Шуның аркасында төрек дәүләте корылган. Һәрбер йирдә иң элек юлбасарсыз тыныч юл, аннары тиз йөри торган ямчылык мәйданга килгән, вә боларның төрек дәүләтләрендә сәяхәтне вә халыклар арасындагы барыш-китешне, алыш-бирешне элгәрегәчә нисбәтән биш-алты мәртәбә җиңеләйткәннәр, тизләткәннәр. Чыңгыз дәүләтенең бөтен ерак почмакларына кадәр сузылган мондый ям юллары хөкүмәтнең генә түгел, бөтен юлчының, бөтен сатучы-алучының хатын-хәбәрен, почтасын, малын, товарын йөрткән вә шуны ат көче белән мөмкин булган дәрәҗәдә тизләткән. Мәсәлән, Кырымның Кара диңгез буендагы Судак дигән йортыннан1 бүгенге Пекинга кырык көндә барып җителер дәрәҗәгә китерелгән. Сарай шәһәре белән Һәрат арасындагы биш-алты мең чакрымлык озын юл хатыннар, бала-чагалар үзләре генә үтәрлек рәвештә куркусыз, тыныч иттерелгән булган. Төрекләрнең бу ямчылык тәшкиләтләре, аларның арбачылыгы, ямчылыгы күрше Аурупа халыкларына да күчкән, хәтта бездән бик еракта яшәүче нимесләргә кадәр барып җитеп, безнең «кучер»ыбыз, безнең зур сәяхәттә кирәк булган тел белүчебез, «тылмач» гайне сүзләрдә үк Рейн елгасы буена кадәр барып җиткән. Әфганстанда төрекләрнең сәяхәткә атның кулланулары ул вакытта бик зур бер яңалык булып күренгән. Безнең бабайларның атлы гаскәрләре, бүгенге көндә Италиянең очкычлы гаскәре хәбәшләрне куркыткан кебек, аурупалыларның котларын алган, вә аларны безнең бабайлар алдында тезләндергән, вә коралларының бик тиз Аурупага керүенә сәбәп булган.
Ат белән сәяхәт, тимер юл кәшеф иткәнчә, ягъни 19 нчы гасырга кадәр бердәнбер тиз ысул булып килгән. Вә бөтен дөнья коры сәяхәтләрендә безнең бабайларның ысулларында йөреп торган.
Тимер юл чыгуы, аның артыннан йөз елдан соң автомобиль кәшеф ителүе, очкычы мәйданга килүе сәяхәтнең тәмамән элекке хәлен үзгәртте вә сәясәтне күңел ача торган бер хәлгә китерде. Безнең бабалар корыда яшәгәнгә вә Кара диңгез, Ак диңгез корабларына барып чыгулары моннан мең ел элек кенә булганга, иске төрекләр диңгез юлчылыгына артык нәрсә бирә алмаганнар. Алар да башка халыклар кебек сал белән, көймә белән генә су сәяхәтен ясаганнар вә, пароходы кәшеф ителгәч кенә, парлы пароходлар да ясый белә башлаганнар.
Диңгез сәяхәтен төзү, аны юлга салу күптән диңгез буенда яшәүче халыкларга йөкләтелгән вә аларның тырышлыгы, кәшефе диңгез сәяхәтен бүгенге хәленә китергән. Иске гасырларда греклар, румалылар бу юлда зур хезмәт иткән булсалар, соңгы гасырларда диңгезчелек инглизләр, һоландиялеләр, французлар, нимесләр үз җилкәләрендә алып килгәннәр вә бүгенге уңай хәленә җиткергәннәр дә, шөбһәсез, алардыр. Минем үтеп бара торган ундүрт-унбиш мең чакрымлык диңгез сәяхәтем моннан йөз ел элек булса, юлчының гомеренең өчтән берсен алган булыр иде вә бик күп маҗараларга очранып, зур бер хикәя хәлен алыр иде. Хәзер мин шул озын юлны утыз бер көндә үттем. Французларның 22 мең тонналык пароходында һичбер мәшәкать күрмәенчә, өйдәге кебек, бер отельдәге кебек тормышымның рәвешен үзгәрмәенчә үтеп китәм. Аерма шунда: мин теләгән вакытта корыга басып аягым белән теләгән тарафка бара гына алмыйм. Ләкин пароходым үзе мине мин теләгән тарафка бертуктамаенча алып бара. Шул утыз бер көнлек юлны мин суык көннәрдә өстемдә кышкы тун, башымда җылы бүректә көенчә Шанхайда башладым, җәнүбкә киткән саен һава җылына барганга, киемнәремне мин әле берсен салып, әле берсен салып, җиңеләя-җиңеләя килдем. Хәзер якасы ачык, җиңе юк эчке бер күлмәк белән сонгый (ясаган) җил тегермәне астында ашыйм, эчәм, йөрим, йоклыйм, кечкенә генә бер авыр нәрсә күтәрсәм, кызурак йөрсәм, хәзер шыбыр тиргә батам, үземне суындырыр өчен, диңгез суына керергә, анда тир катканчы утырырга мәҗбүр булам. Тагы берәр атна вакыт үтмәячәк, безнең парохо-дыбыз Аурупага якынлашачак вә Ак диңгезгә керәчәк, вә без юлчылар да акрын гына күлмәкләрне алыштырырга, казакиларны тагы кияргә, төннәрен җылы юрганнарга өртелергә мәҗбүр булачакбыз. Менә шул утыз бер көнлек юлга ашар, эчәр өчен мин һичбер нәрсә хәзерләмәдем. Аш сандыгы да алмадым. Минем сандыгымда ни ит кыздырмасы, ни юача, ни дә киптергән корт, ни дә сөзмә бар, ни сары май, ни дә бал, ни дә кипкән икмәк бар. Иртә торуыма мине иртәнге чәй көтә, теләсәм – каһвә, теләсәм – чәй, теләсәм соклар эчәм. Бүген пешкән ак икмәк белән май, сыр ашыйм. Өйлә ашына миңа бу көн генә бакчадан өзгән кебек ямь-яшел салат та бирәләр. Кичә генә өлгергән төсле гәрәбә, сары йөзем дә китерәләр. Вә боларның арасына француз ашханәсендәге әллә ничә йөз төрле исемдәге иттән, яшелчәдән, төрле ярмадан пешерелгән ашлар кертәләр. Кичкә таба шул ашларны тагы төрлеләндереп, шурпа да кушып ашаталар. Вә арасында пароход Шанхайдан чыкканда ук пешерелгән чәйне дә илтеп кайнарлатып эчерәләр. Бу пароходта минем үземә махсус урыным, номеры белән миңа гына язылган бүлмәдә караватым бар. Моның да мендәрен дә, япмасын да, юрганын да үзем белән алып килмәдем. Пароход моны миңа үзе алдан хәзерләп куйган. Хат язам, җибәрергә почтасы бар. Дустларыма, якыннарыма хәлемне белдерә-сем килсә, телеграфы бар. Укыйсым килсә, тулы китаплы китапханәсе бар. Авырсам, доктор, хастаханәсе, даруы бар. Уйнарга теләсәм, пианиносы бар, коенырга теләсәм, мунчасы бар. Ләскит сатарга теләсәм, киң урынлы, ачык һавалы заллары бар. Болар-ның берсе дә минеке түгел, башка юлчыныкы да түгел, ләкин барысы да минем ихтыярда. Мин пароходта ни эшләргә теләсәм, хөр, фәкать минем эшем, минем хәрәкәтем башка юлчының хөрриятенә генә тукынмасын, вә башка юлчы да үзенең эше белән, хәрәкәте белән минем хөрриятемә, минем шәхси хокукыма тукынмасын. Юлчылар моны барысы да белгәнгә, менә инде егерме көнлек сәяхәтемдә һичбер кем тарафыннан борчу булмады вә миңа да һичбер юлчы борчыйсың дип тәнбиһтә булмады, пароходыбызда алты йөз-җиде йөз юлчы булса да, арада һәрбер милләттән вә һәртөрле тәрбиядә кешеләр булса да, арада һичбер аңлашылмау чыкмады, күңелне кыра торган һичбер вакыйга очрамадык. Пароходыбыз диңгездә йөзә торган үтәл кебек һаман алга бара. Без дә көнне, сәгатьне хисаплап, ни вакыт якыннарыбызны күрәчәгебезне уйлап, санап алга таба барабыз. Пароходка кергәндә, баруыбыз, ашавыбыз, эчүебез, ятуыбыз, коенуыбыз өчен җитәрлек итеп санап бәһасен алганга, инде безне акча белән дә, хисап белән дә борчымыйлар. Портманетны ачтырып, эчне пошырмыйлар. «Ашау – байдан, үлем – Ходайдан» дип, яхшыдан яхшы көннәр, тынычтан тыныч һавалар сорап, без һаман алга барабыз, һаман киткән Ерак Шәрекътан ерагаеп, Аурупага якынлашабыз. Озакламаенча Ерак Шәрекъның төрле шәһәреннән утырган берничә йөз юлчыны Аурупаның төрле портларына өләшеп тә йөриячәкбез. Ундүрт-унбиш мең чакрымлык сәяхәтебезне утыз бер көндә тәмамлаячакбыз. Безнең пароход бу кешеләрне генә алып бармый, ул тирән амбарларында 15 мең тонна (ягъни 900 мең пот) төрле-төрле мал, товар да алып бара. Вә аларны да Аурупаның төрле шәһәрләренә таратырга хәзерләнә. Кытайның җефәген, Аннамның мивәсен, дөгесен, Цейлонның чәен Аурупа кешеләренә бүләк итеп алып килә. Безнең пароход 26 нчы елны эшләнгән булганга, инде ул искергән. Аның баруы хәзер озын хисап ителә. Шул утыз бер көнне егерме бишкә калдырыр өчен, ул кайткач та төзәтүгә керәчәк, аның иске машиналары үзгәртелеп, аның йөрүе кызуландырылачак. Тагы ун елдан ул да озын хисапланып, тагы яңа машиналар куелачак. Юлчылык шулай җиңеләя барачак, халыкларның бер-берсенә барыш-килешләре, алыш-бирешләре тагы җиңеләячәк, сәяхәт истирахәт хәлен алачак вә безнең бүгенге сәяхәтләребез дә никадәр авыр, никадәр озын булган дип хикәя кебек сөйләргә генә калачак.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Мөддәтенә – вакытына.
Мөнасиб итеп – яраклы итеп.
Пырнып-тынчып – исләнеп-тынчып.
Һәрат – Герат (Әфганстандагы шәһәр).
Тәшкиләтләре – оешмалары.
Кәшеф иткәнчә – мәйданга чыкканчы.
Җәнүбкә – көньякка.
Ак диңгезгә – Урта диңгезгә.
Ләскит – «ләчтит сату» мәгънәсендә.
Тәнбиһтә – кисәтүдә.
Үтәл – атолл.
«Милли байрак» газетасының 1936 елгы 8 май санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Язылу урыны «Пароход» дип күрсәтелгән. Текст шуннан алынды.
1 Кырымның Кара диңгез буендагы Судак дигән йортыннан… – Кырым ярымутравының Кара диңгез буена урнашкан шәһәр.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 158-162.