Италия белән Хәбәшстан арасында сугыш мөнәсәбәте белән гәзитәләр, телеграммаларда исеме бик күп сөйләнгән Африканың бу порт шәһәре – французлар кулындадыр вә Хәбәшстанның пайтәхетенә барып терәлә торган бердәнбер тимер юлының башлангыч шәһәредер, Хәбәшстанны киң дөнья белән баглый торган бердәнбер диңгез капкасыдыр. Сугыш һаман дәвам итеп килгәнгә, сугыш кирәк-яракларын ташучы әллә никадәр пароход, сугыш мөнәсәбәте белән монда килгән әллә никадәр гәзитәче, сатучы-алучы, алдаучы-ялганчыны бу портта бик күпләп очратып булыр диеп уйлый идем вә шул шәһәрне тизрәк күрәсем килә иде. Ләкин без килгәндә, портта бер, ике, өч француз пароходыннан башка һичбер кайнау күзгә ташланмады. Вә якында сугыш барганны белдертә торган һичбер аерым галәмәт тә күренмәде. Җибутти – кечкенә генә, гади генә бер порт. Лиманы әле эшләнеп бетмәгәнгә, пароход диңгез эчендә тимер салды, вә бер каек белән генә шәһәргә киттек. Моңанчы кадәр безнең пароходыбыз озын вакыт сары халык яшәгән портларда туктап килгәнгә, бик күпләп безне каршы алган порт – ялангач кара халыкның бу беренче порты – беренче күрүчеләргә бик зур тәэсир калдыргандыр. Ләкин үзем инде мондый кара халык портларын бик күп очратканга, миңа бер дә аерым тәэсир калдырмады. Бу Хәбәшстан порты булса да, шәһәрнең салынуы, тормыш корылуы тәмамән гарәп ысулында икән вә монда, шөбһәсез, гарәпчелек – хаким бер вазгыятьтер.
Чыгар-чыкмас гарәп шәһәрләрендәге кебек, «бәхшәш» дип безгә һәркем кулны суза, вә никадәр малайлар «бәхшәш» дип безне озата килә иде. Шәһәрнең кечкенә генә бер җирендә бераз аурупалы шәһәрләргә охшаган мәйданы булса да, уңга, сулга бер чат кына китәргә өлгермисең, гади гарәп шәһәре башлана, вә читкә таба чыккан саен, мәхәлләләр фәкыйрьләнгәннән-фәкыйрьләнә бара. Шәһәрне өстән-астан караганнан соңда, мин юлда вакытта дөнья үлчәвендә ниләр булганын белер өчен француз гәзитәләре, сугышның барышын аңлар өчен хәбәш гәзитәләре вә ислам дөньясының әхвәлен күрер өчен гарәп гәзитәләре эзләргә тотындым. Юлда очраган бер мәсҗедкә кереп сәлам биреп, гарәпчә сөйләштем. Ләкин монда да дәрдемә дәва таба алмадым. Шәкертләр, мәсҗедкә хәл җыярга кергән кешеләр, барысы бергәләп кулларын сузып, «бәхшәш» дияргә тотындылар. Вә минем сөальләремә җавап та бирүне кирәкле тапмадылар. Мәсҗедтән өмидсезләнеп чыгып, «мәдрәсә» дип язылган бер бинаның янына килдем. Бинаның эченнән мин кечкенә вакытта авыл мәдрәсәләрендә хәзрәт кергәндә чыга торган тавышлар гөрләп тора иде. Сәлам бирдем, мөгаллим белән сөйләштем. Гарәпчә гәзитә сорадым. Монда да һичбер гәзитә таба алмадым. Ахырдан зур гына бер гарәп магазины күреп, шунда кереп сәлам биреп, гәзитә сатылачак йир сорадым. Алар бер гарәп каһвәсе күрсәттеләр. Анда да гәзитә сатарга юк икән, укырга гына мөмкин. Французча хәбәш гәзитәсен бик тиз таптым. Ләкин утырып хәбәш әхвәлене карарга башлагач, анда Рейн мәсьәләсен2, сату-алу базарын, […]* эшләрен бик тулы тапсам да, Хәбәшстан-Италия сугышы хакында бер хәбәр дә таба алмадым. Француз гәзитәләрен монда зур китап магазинында саталар икән. Ләкин Парижның иң соңгы гәзитәләре 22 февраль номерлары гына иде. Аннан соң килгәннәре сатылып беткәнме, килмәгәнме – белмим, шулай итеп, дәрдемнең бер кырын да почмакландыра алмаенча, пароходка кайтырга аптырап йөргәндә, безнең пароходта бергә килгән юлчы гарәпне очраттым. Дәрдемне аңлаттым. Ул да миңа, анда чабып, монда чабып, берничә Мисыр гәзитәсе, Мисыр журналлары табып китерде. Юлчы французлар да, әллә кайлардан табып, Париж, Марсель гәзитәләре алып кайттылар. Мартның 15енә кадәр булган төрек телдәге гәзитәләр алдыма килеп басты. Вә мине дөньяның борылышларында, әйләнешләрендә гиздерергә тотындылар. Пароходка кайткач, тагы бәхетле тәсадефләргә очрадым. Безнең пароходка Хәбәшстанда хастаханәләр корган Мисыр «Һиляле әхмәр» җәмгыятенең берничә әгъзасы Мисырга кайтырга йирләшкәннәр иде. Бик тиз таныштык вә бик тиз Мисырда уртак танышлар да булып сөйләп киттек. Ерак Шәрекъта төрле халыклар арасында озаграк яшәп, минем гарәпчәмә бераз кар яуган булса да, аңлашырга зарар итәрлек булып чыкмады. Хәбәш хәлләрен, моның соңгы кичергән вакыйгаларын сөйләштек, фикер алыштык. Мисыр «Һиляле әхмәр» җәмгыяте Хәбәшстанда хастаханә корган вә шуларга кирәге кадәре доктор, хезмәтче, даруларын тәэмин итеп килгән. Бу әфәнделәр бу хастаханәләрне төзешкәннәр вә бергә-бергә хезмәт итешкәннәр. Хәзер хастаханәләренең кирәк-яракларын тагы тутырырга Мисырга кайталар. Болар Хәбәшстанга зур өмид белән карап, Италия тайярлары берничә мәртәбә хастаханәләренә бомбалар яудырганга, Италиягә каршы авыр бер хис белән илләренә дүнәләр. Вә Хәбәшстанның җиңеп чыгуына ышануларын ачык аңлаталар. Бу фикерләр Италия-Хәбәш сугышының бөтен Африка халыкларын да уяткан Африка мөхибенең генә җимешләредерме, әллә обҗиектиф фикерләрдерме? Табигый, мин моны үлчи алмыйм. Ләкин мисырлылар, Хәбәшстанга табигать тә ярдәм итә, африкалылар да ярдәм итә, Алла да ярдәм итәчәк, диләр. Итальяннарның бик зур мәсърафлар тотарга мәҗбүр булуларын, бу мәсърафны күтәрә алмаячагы алга сөрелә. Бу фикерләрнең дә никадәр дөрес, никадәр шәхси фикер икәнен, әлбәттә, белә алмыйм. Ләкин Италиянең акчасының бу тарафта бик төшүе хакыйкатьтер. Мисыр гәзитәләре, журналлары Мисырның инглизләр белән булачак могаһәдәләре вә моның эчке эшләрендәге үзгәрешләреннән бик күп бәхәс итәләр. Сүрия, Фәлистыйнда бик зур гарәп кортылыш хәрәкәте барганлыгын язалар. Боларны укыганда, Мисырның вә гомумән гарәп дөньясының зур бер милли кайнаш дәверенә кергәнлегенә шаһид буласың. Әлбәттә, бу зур милли хәрәкәттән гарәпләрнең көткән тулы кортылышларына барып җиткәнче, бик күп әле вак-төяк, кәкреле-бөкреле юллар бар. Бик күп эреле-ваклы киртәләр бар. Гарәп халкы кирәкле урында башын бөгеп, кирәкле урында күкрәк киереп үтә беләчәкме, юкмы? Аны киләчәк күрсәтер. Ләкин гарәп халкында зур бер кортылыш дәвере башлануында вә бу кортылыш хәрәкәте аурупалы тарафыннан ясалган вак-төяк киртәләр белән генә буылып калудан күптән үткәнлегендә һичбер шөбһә юктыр.
Гарәп гәзитәләренең язылуына караганда, инде Мисыр хаҗилары хаҗдан кайта башлаганнар вә шулар белән бергә мөселман булып бер мисырлыга кияүгә чыккан бер хатын кайткан. Бу хатын тораби шифа, зәмзәм суы, мисвәк шәриф белән бергә дүрт мең метр озынлыгында хаҗның фильмасын да алып кайткан, вә хаҗның бөтен дәверләрен фильмага кертә алган яңа мөселман – яңа хаҗи шул фильманы Искәндәриядә куйдырмакчы булган. Ләкин Мисыр хөкүмәте уртага төшеп мәнасик хаҗны (хаҗның гадәт-җолалары) күрсәтергә рөхсәт бирмәгән. Ләкин яңа мөселман марҗа әҗнәби тәбәгасе булганга, Мисыр хөкүмәте фильманы кулыннан ала алмаган. Яңа мөселман марҗа хәзер Мисыр хөкүмәтенә шул фильманы унҗиде мең Мисыр лирасына сатып алырга тәклиф итә вә, әгәр Мисыр хөкүмәте шул бәһагә сатып алмаса, Америка фильма ширкәтенә егерме биш мең лирага сатачагын сөйлидер. Мәсьәлә ничек бетәр, гәзитәдә дәвамы әле юк. Ләкин бер марҗаның нинди дәүләт тәбәгасе булса да, мөселман булган булып, мөселманнарны алдап, ислам диненең мөкаддәсате белән сату итүе – сату итәргә ирек бирелеп, марҗаның, безнең арабызда гына түгел, башка мөселманнар арасында да нинди начар роль уйнавын күрсәтә торган күңелсез вакыйгадыр.
Кызыл диңгез безне җил белән, дулкын белән каршы алды. Вә беренче көнне бик каты кыздырды. Безнең юлның иң эссе йире шул Кызыл диңгез булганга, бөтен юлчылар моны табигый кебек каршы алдылар. Инде без, бер тарафыбызда Гарәбстанны, икенче тарафыбызда Африканы калдырып, Кызыл диңгезне дә үтеп киләбез вә Якын Шәрекъның капкасына Суэц-порт Сәгыйд каналына якынлашабыз3. Якын Шәрекъ безгә ниләр хәзерләгәндер, Аурупа ничек каршы алырга булып тора торгандыр, киләчәк күрсәтер.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Лиманы – монда: туктау урыны.
Бәхшәш – чәйлек.
* Сүз укылмый.
Тәсадефләргә – көтелмәгән очрашуларга.
«Һиляле әхмәр» җәмгыятенең – «Кызыл ай» җәмгыятенең.
Тайярлары – очкычлары, самолетлары.
Мөхибенең – яратуының.
Обҗиектиф – объектив.
Мәсърафлар – чыгымнар.
Кортылыш – азатлык, бәйсезлек.
Тораби шифа – изге җир, изге туфрак.
Мисвәк шәриф – кадерле теш чистарткыч.
Мәнасик хаҗны – хаҗга баручылар өчен күрсәтмәне.
Әҗнәби тәбәгасе – чит ил гражданкасы.
Тәклиф итә – көчли.
Мөкаддәсате – изгелеге.
«Милли байрак» газетасының 1936 елгы 1 май санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Язылу вакыты һәм урыны итеп «31 март, пароход» күрсәтелгән. Текст шуннан алынды.
1 Җибутти – 1888 елда Африканың төньяк-көнчыгышында, диңгез ярында (Һинд океанының Таҗура култыгында) нигезе салынган бу шәһәр 1892 елдан француз колониаль администрациясе булып тора. 1977 елда Франциянең бу колониясе, бәйсезлеккә ирешеп, Җибути шәһәре Җибути республикасының башкаласына әверелә. Бу илдә яшәүчеләрнең күбесе мөселманнар.
2 …анда Рейн мәсьәләсен… – Рейн елгасы буе Версаль килешүе буенча демилитаризация зонасы буларак игълан ителсә, 1936 елның 7 мартында Германия бу зонага хәрби көчләрен урнаштыра. Г.Исхакый шуңа ишарәли.
3 …Якын Шәрекъның капкасына Суэц-порт Сәгыйд каналына якынлашабыз. – Сәгыйд порты Африканы Азиядән аерып торган Суэц каналы төзелү уңае белән 1859 елда салына башлый. Аны Сәгыйд паша исеме белән атыйлар. Суэц каналы 1869 елда төзелеп бетә. Озынлыгы – 161 чакрым. Израил-Мисыр сугышы аркасында 1967–1976 елларда Суэц каналы ябылып тора. 1980–1982 елларда реконструкция уздырыла.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 155-158.