ҖӘГЪФӘР СӘЕДӘХМӘД БӘК

Соңгы еллардагы төрек-татар матбугаты берлә өстән генә таныш кешеләрнең дә Җәгъфәр бәк Сәедәхмәдне ишетмәгән, белмәгән юктыр. Ул аның утлы мәкаләләрен йә «Милли юл»да, йә «Әмәл»дә2, йә башка бер мәҗмугада, мөхәкъкак, укыгандыр. Аның Аурупаның төрле шәһәрләрендә биргән конферансларының хисабын да йә «Яшь Төркестан»да3, йә «Шимали Кавказ»да очраткандыр. Аның «Кырым» исемле зур китабының французча йә полякчасын, бәлки, күрмәгән булса, аның «Гаспралы Исмәгыйль бәк» китабын, шөбһәсез, күргәндер вә укыгандыр вә аннан бик зур файдалангандыр. Төрек матбугаты берлә танышларыбыз аның мәфкүрәви мәкаләләрен «Төрек йорды»нда, «Җөмһүрият»4, «Вакыт»5, «Миллият»6 гәзитәләрендә бик күп мәртәбәләр моталәга иткәндер вә, һәрбер төрек-татар тормышының аз гына кыйммәте булган мәсьәлә чыкканда, Җәгъфәр Сәедәхмәд бәккә очрагандыр, аның берлә йә, мотлак, мәсьәләләрне ачучы төсендә, йә бер хакыйкатьне яклаучы, йә бер золымга каршы чырпынучы төсендә каршылашкандыр. Төреклекнең һичбер сахәсе юктыр – аның берлә Җәгъфәр бәкнең фикере мәшгуль булмасын, төрек тормышының һичбер почмагы юктыр – аңар Җәгъфәр бәкнең каләменең очы тиеп киткән булмасын. Мөхәкъкак, шул эштә аның мәрхүм Исмәгыйль бәктән мирас булып калган бөтен төрек дөньясына бер итеп караудан килеп чыккан бер төзәтмәсе, тугрылатмасы бардыр. Хариҗи төрекләрнең үз араларында чыккан төрле мәсьәләләренең Җәгъфәр бәк һәрвакыт уртасындадыр. Һәрбер аерым илнең, аерым кабиләнең кайгысын да, шатлыгын да һәрвакыт ул бергәдер. Кырымның бәхете, Кырымның кортылышы, Кырым татарының истикъляле хакында бер мәсьәлә мәйданга куелмасын, Җәгъфәр бәк, мөхәкъкак, ул мәсьәләнең мәркәзендәдер; Кырымның бөтен кортылыш эшләре аның әтрафында туплангандыр; сәяси тартышы, матбугаты, милли гәүдәләнмәсе аның исеме берлә бик нык баглангандыр. Гомумтөрек илләренең кортылыш эшләрендә Җәгъфәр бәк һәрвакытта иң кирәкле урындадыр. Ул мөһим ноктада каравылдагы әркяне харб забиты кеби һәрвакыт уяудыр, һәрвакыт күзе ачыктыр. Тирә-юнендә шылт иткәнне ишетми калмас өчен, колагы бөтен көчне туплаган хәлдәдер. Төрек дөньясының авыр көннәрендә «ярдәм, ярдәм» дип кайдангына иңрәү-сыкрау килсә дә, кайдан гына тавыш ишетелсә дә, «мин монда» дияргә ул һәрвакыт хәзердер. Кардәшенә кул сузарга һәрвакыт аның күңеле, кулы ачыктыр. Соң бу Җәгъфәр бәккем? Кайдан килеп чыкты? Вә бу хосусыятьләрне кайдан алды? Төркиядә, Франсәдә гали тәхсил күргән, Русиядә руслыкны өйрәткән рус гаскәри мәктәбеннән забит чыккан, төрек-татарның уяну дәверендә үскән, 1908 елгы милли гәүдәләнүдә кайнаган, пешкән Кырым егетедер. Менә шул егетне милләтен сөю хисе сугыш вакытында рус хәрби мәктәбенә китерә, шул ук хис аны 1917 ел ихтиляленнән соң рус алайларында Кырым егетләрен татар байрагы астына җыярга куша. Шул ук хис аны Бакчасарайның Хан сараена Кырым милли байрагын асарга әмер итә. Кырым татарының милли гаскәрлек башында булып, Кырымны ак-кызыл русның һөҗүменнән сакларга шул хис аңарга боерадыр. Ул бөтен ак-кызыл русның һөҗүменә каршы мәмләкәтне саклап кала алмый, мөстәкыйль Кырым дәүләте югала. Ләкин ул Кырымның кортылыш иманын югалтмый. Төркиядә, Аурупада Кырым эше берлә мәшгуль була. Кырымның милли истикълялен аурупача иттереп гәүдәләндереп, аны Русиядән аерылырга теләгән милләтләр арасында да, Аурупа сәясәт дөньясында да реаль бер көч, хакыйкый бер көч хәленә суга. Армый-талмый шул ил кортылышы артыннан чаба. Менә инде аның шул ил сөю, халкын хөрмәт итүдән чыккан милли эшкә бил бәйләп, җиң сызганып керешкәненә 25 ел тула. Ул шул 25 елда 25 көнгә дә үзенең шәхси эше берлә илне, халыкны онытмады, 25 көнгә дә шул авыр тартыштан арып, туеп, читкә китеп, сәерче сыйфатында калмады. Ул шул 25 елның көне үткән саен, шул милли эшнең эченнән эченә кереп китеп, төрек илләренең кортылышында үзен онытты. Шул милли эшнең, милли гаянең эчендә үзен эретте. Ил кайгысы берлә кайгырды, ил шатлыгы берлә сөенде. Ләкин үткәргән вакытыбыз бәхетсез көннәребез булганга, тәкъдир аңарга милли кайгыны бик мул, бик юмарт бирсә дә, милләте өчен сөенүне бик сирәк, бик аз насыйп итте, милли бәйрәмнәрне бик кыска итте. Менә хәзер шул бер милли тартышчыбыз 25 ел өзелмәенчә милли йөкне алып баручы Җәгъфәр бәк үзенең милли эшләрен юлга куйган бер милләтнең баласы булса иде, аның хөрмәтенә бик зур бәйрәмнәр, аның хезмәтен мәңгеләндерер өчен мәктәпләр ачылыр, китапханәләр төзелер иде, ләкин без әле һаман сугыш сафында булганга, каршыбыздагы дошманыбыз бәйрәмнәр ясарга түгел, күкрәк киереп тын алырга да ирек бирмәгәнгә, без әле Җәгъфәр бәкнең хезмәтенә мөнәсәбәт юбилей ясый алмыйбыз. Аның хөрмәтенә һичбер онытылмаслык ядкяр калдыра алмыйбыз. Илебез аһ-ваһ эчендә, милләттәшләребез канлы яшь эчендә яшәгәнгә, без Җәгъфәр бәкнең хезмәте никадәр зур икәнлекне белсәк тә, бәйрәм ясауларны яшел йорт – Кырымга кайткачка калдырабыз. Калдырырга мәҗбүр булабыз. Ләкин бүген без үзебезнең милли көчебезгә мәгънән булса да бер рәсме гәчид ясыйбыз, үзебезнең милли куәтләребезне күңелдән булса да күз алдыбыздан кичерәбез.

Кардәшем Җәгъфәр бәк! 25 елда үткән авыр милли тартыш юлыңда, әлбәттә, бик йөрелдең, арыдың, чәчләреңне агарттың. Атаң-анаң, кардәшләреңнән аерылып туган илеңнән озак төштең. Ләкин шул авырлыклар эчендә син бөтен Кырым төрек-татары- ның пакенең, сафының күңелен казандың. Син бөтен халыкны сөюче, милләтне коткарырга теләүче булып төрек илләренең егетләре, кызлары күңелендә зур хөрмәтле урын тоттың. Авырлыктан мәэюсияткә төшкән миллион-миллион төрек балаларына өмид бирдең. Син милли юлдан сабарга торган төрек яшьлегенә милли юлны күрсәтүче фонарь булдың.

Бакчасарайның, Хан сараеның түбәсеннән бак! Милли көче-без һәр йирдә хәрәкәттә, һәр йирдә сафлануда, һәр йирдә гәүдәләнүдә, озак үтмәячәк, фин, поляк, эстон, чех милләте кеби, безнең төрек милләте дә үз иленә үзе хуҗа булачак. Син дә үз яшел йортыңның кортылышын күрәчәксең. Яшел йортта зур кортылыш бәйрәмен ясаячаксың! Арыма, талма! Дөньяның төрле почмагына таралган төрек милләтенең гариб саф балалары синең берлә, хаклык, сафлык синең берлә.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Мәфкүрәви – фикерләүле, образлы фикерләүле.

Моталәга иткәндер – укыгандыр.

Мотлак – һичшиксез.

Чырпынучы – дулкынланучы, бәргәләнүче.

Сахәсе – киңлеге.

Хариҗи – тышкы.

Истикъляле – бәйсезлеге.

Әркяне харб забиты – хәрби штаб офицеры.

Хосусыятьләрне – сыйфатларны, үзенчәлекләрне.

Гали тәхсил күргән – югары белем алган.

Алайларында – полкларында.

Сәерче – күзәтүче.

Милли гаянең – милли теләкнең.

Рәсме гәчид – рәсми тантана.

Озак төштең – еракта яшәдең.

Пакенең – сафлыгының.

Мәэюсияткә – өметсезлеккә.

Гариб – туган җиреннән читтә яшәүче.

             «Яңа милли юл» журналының 1935 елгы 9–10 нчы саннарында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

            1 Җәгъфәр Сәедәхмәд бәк – Җәгъфәр Сәедәхмәд (1889–1960), Кырым татар язучысы, сәясәтче, идеолог. Туган җире – Кырымның Ялта шәһәренә якын Кызылташ авылы. 1910 елда Истанбул университетының хокук бүлегенә укырга керә. Шиһаб Нәзиһи белән бергә нәшер ителгән «XX гасырда татар милләт мәнзумәсе» исемле китабы өчен кулга алыну куркынычы туу белән, Парижга кача. Париж университетының хокук бүлегенә укырга керә. 1914 елда Кырымга кайтып, яшерен оешмалар оештыра. 1916 елда Петербург университетының хокук бүлегенә укырга керсә дә, аны тиздән Мәскәүгә офицерлар әзерләүче мәктәпкә җибәрәләр. 1917 елның 7 мартында Кырым татарларының беренче конгрессында Укаф идарәсенең рәисе итеп сайлана. 1919 елда Россия һәм Россиядән аерылачак милләтләр хакында Истанбулда конгресс җыелырга тиеш була. Төркиядә сәяси вазгыятьнең катлауланып китүе сәбәпле, конгресс булмый кала. Җәгъфәр бу конгресска Кырым татарларыннан вәкил итеп сайлана. Әмма, Төркия милли азатлык хәрәкәтендә актив катнашканы өчен, Төркиядән сөрелә. Швейцария, Италия, Франциядә яши. Бик күп мәкаләләре «Яңа милли юл», «Яшь Төркестан», шулай ук үз мөхәррирлегендә нәшер ителгән «Әмәл» журналларында басыла. Болардан тыш аның «Онытылмас күз яшьләре» исемле хикәяләр китабы, 1920 елда Лозаннада француз телендә «Кырым» (бу хезмәт 1930 елда поляк телендә дә басыла), 1930 елда «Рус инкыйлабы», 1934 елда «Гаспралы Исмәгыйль бәк» исемле хезмәтләре дөнья күрә.

            2 «Әмәл» – «Яңа милли юл» журналының 1934 елгы 2 нче санында «Әмәл» журналының беренче саны 1930 елның февралендә басылуы аңлашыла (журналның 5 нче елга аяк басуы телгә алына). Журнал XX гасырның 50 нче елларында кабат чыга башлаган.

            3 «Яшь Төркестан» – Төркестан милли бәйсезлек идеяләрен таратуда төп рольне башкарган «Яшь Төркестан» журналы 1929–1939 елларда Парижда басыла. Баш мөхәррире – Мостафа Чокайоглу. Журналда язышучылар арасында Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Зәки Вәлиди, Җәгъфәр Сәедәхмәд тә бар.

                    4 «Җөмһүрият» – бу газета 1924 елның 7 маенда Истанбулда чыга башлый. Мөхәррирләре – Юныс Нади, 1945 елдан – улы Надир Нади. XX гасырның 30 нчы елларында «Җөмһүрият» газетасы Төркия җөмһүрияте алып барган сәясәтне пропагандалауда зур өлеш кертә.

            5 «Вакыт» – газета Төркиядә Фимин әфәнде тарафыннан 1873 елның 14 маеннан 1879 елга кадәр чыгарыла, солтан Габделхәмиднең кара реакциясе башлану белән туктатыла. 1917 елда Хакки Тарикъ Ус һәм Гасыйм Ус кабат газетаны торгызуга ирешәләр. 1950 елда ябыла.

            6 «Миллият» – бу газетаның 1926 елда Борхан Җаһид мөхәррирлегендә беренче саны басылып, 1935 елга кадәр нәшер ителә.

Мәнзумәсе – дастаны.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 84-87.

Җавап калдыру