115. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым.

Синең мәктүбеңне кичә генә алдым. Язганларың мәгълүм улды. Ләкин 18 нче хазиранга өлгерә алуың шөпәледер. Өлгерәм дип зәхмәтләргә катылырлык  лөзүм дә юкдыр. Шөпәсез, билет да калмагандыр. Әгәр вапур берлә китәргә карар бирсәң, киләчәк сәфәргә (занча  калурса, 9 тәммуз) хәзердән билет яздырып куй. Тайярә берлә булса да, бераз алдан язылу ляземдер.

 Сезнең тормышка тәэсир итәчәк үзгәрешләр булды. Банк углы мәгариф вәкиле булган. Бу хәл, бәлки, синең дорумыңны  бераз уңгайлашдырыр. Ләкин бүген китәм, иртәгә китәм дип, лөзүмсез гаҗәләнең , минемчә, мәгънәсе юк. Мәэзүниятең  алты ай булганга, көннең, һәфтәнең кыйммәте зур түгел. Тагы анда да сосып куймаганлар. Чуанларың хушыма гитмәде . Бөтенләй күзгә ташлана торган йирдә булса, ул да сәяхәткә манигъ  булу ихтималы бар. Кичә Вахид бәйне күрдем. Төрле юлчылык эшләре артындан йөри-йөри тәмам әлсерәп калган. Иске заманның конфортлы юлчылары бит тарихка карышды. Туяр-туймас софрадан  калкырга мәҗбүр булыначак тормыш бит бигүк җазиб  түгел.

Кичә мин юкда Закир Кадыйри килеп киткән. «Киләчәгем» дип язу калдырган булса да килмәде. Алар бит, үзләре тау башында айлар буе бер йиргә чыкмаенча торганга, башкалары да шулай дип уйлый. Алдан хат язса, ни булган иде. Җанымны сыкды.

 Дөвизың аз түгел, иншаллаһ, йитешер. Мин акрын гына яшәп ятам. Авыруым бер бар, бер юк. Ләкин үзем никдер зәгыйфьләнәм. Хәзер 73 кило гынамын.

Безнең юбиледан хәбәр юк. Хаккый Тарикъ һаман хастамы? Үзем дә курчаладыгым юк . Булса булыр, булмаса булмас, зур әһәмияте юк.

Финляндиядән, Узак Шәрекъдән мәктүбләр алып торам. Мөхәммәд әфәндедән бу арада хәбәрем юк. Син килүеңне алдан яз. Фазла гасабилашмаенча гына юлга хәзерлән. Дөньяда фазла гаҗәлә итәрлек бернәрсә дә юк. Бер һәфтә алдан барсаң да, бер һәфтә соңга калсаң да, Ингилтерәсе дә, Франсәсе дә гайне хәлдә  булачаксың.

Муса әфәндене күрә алганым юк. Ул Зәки Вәлидидә утыра. Мин дә анда барасым килми. Хасталыгы (зәгыйфьлеге) бәрдәвам, имеш.

Әмин бәйләрне күрсәң, сәлам сөйлә. Мин ул үзе килеп чыгачак дип төшенеп, мәктүбенә җавап да язмаган идем, гаиб улды .

Банкага әле барганым юк. Ул килгәндер. Бу арада безгә шикәр вәсикасы  бирәчәкләр. Мин шикәрсез үк калмасам да, рәҗәл  пешерерлек шикәрем юк иде. Иншаллаһ, кара борсадан алырмын. Хуш, кызым. Әтиең Мөхәммәдгаяз.

Хәзер генә Мөхәммәд әфәндедән мәктүб алдым. Ул мотыйг торган  хуҗа хатын берлә язышу мөнәсәбәтен нормаль юлга куя алмый. Кайбер нәрсәләр исән-сау, имеш. Бүлмәдә кешеләр (мотыйгда) тора, имеш. Шуңарга күрә ул эшдән мәгънә чыгар кебек күренми. Син ул хатынның исемен белсәң, монда син килгәч, үзенә бер мәктүб язар идең.

Хуш, кызым.

10 июнь, 1948. Бәйуглы.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

115. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

Катылырлык – кушылырлык.

  Занча – якынча.

  Дорумыңны – хәлеңне.

  Гаҗәләнең – ашыгуның.

  Мәэзүниятең – ялың.

  Хушыма гитмәде – ошамады.

  Манигъ – киртә.

  Софрадан – табыннан.

  Җазиб – соклангыч.

  Курчаладыгым юк – белешкәнем юк.

  Гайне хәлдә – шул ук хәлдә.

  Гаиб улды – югалды.

  Вәсикасы – карточкасы.

  Рәҗәл – варенье.

  Мотыйг торган – сүз тыңлаучы.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру