116. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Мәктүбеңне алдым. Миндә саулык-сәламәтлек. Мин дә бик аз шикәр берлә калдым. Алай да ике килодан Мәрьям ханымдан рәҗәл яптырдым. Шикәр кара борсага чыгар дип өмид итеп торамыз.

Вахид бәй берлә Наилә иртәгә юлга чыгалар. Ләкин бик күп ашамак, эчмәк, тәмәке төяп китәләр. Вахид факультәдән дә үзенә бер тәхсыйсат уйдырган . Ысулын белгән кешеләр монда шулай итәләр. Син фазла тәляш итмә . Иншаллаһ, сау-сәламәт йөреп кайтырсың. Биш-алты ай мондагы хисап берлә аз күренсә дә, анда баргач, бәлки, әле күбрәк дә күренер. Иске без белгән Аурупа бит тәмамән беткән. Нә исә , уйма хисабы әүвәл һичбер вакыт базарга уймый . Анда баргач күрерсең. Катгый чыгу көнеңне әле тагы бер мәртәбә язарсың. Беремез чыгып каршы алыр. Вапурдамы, тайярәдәме китүеңне катгый карарландырып, алдан язылып кую лязем. Юк исә йир булынмас.

Мәрьям ханым Искешәһәргә китде. Бәлки, Анкарага да барып чыгар. Уның бит акчасы бик күп. Ләбиб бәйнең рәфикасы  Рабига ханым да Анкарада. Андагы бер әкърибасының  туе бар икән дә, шунда китде. Сиңа, бәлки, барып чыгар. Башка яңа хәбәрләр юк. Сине көтеп торам. Китап мәсьәләсен, бетмәктә булса да, хәл итеп килергә тырыш. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

17 хазиран, 1948. Бәйуглы.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

116. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

Мотыйг торган – сүз тыңлаучы.

Тәхсыйсат уйдырган – дотация ясаткан.

Фазла тәляш итмә – бик борчылма.

Нә исә – анысы ярар.

Уймый – туры килми.

Рәфикасы – хатыны.

Әкърибасының – туганының, кардәшенең.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру