118. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Синең 29 ында язган мәктүбең кичә килеп чыкды. Сау-сәламәт хезмәтсез, мәшәкатьсез барып йирләшүеңә сөендем1. Иншаллаһ, сәяхәтеңдән һәр җәһәтдән файдалы чыгарсың. Кызулык берлә синең үзең юып йөргән күлмәгең онытылып калган. Уны шкафка асып куйдым.

Мин сау-сәламәт. Монда көнләр сыҗакланды . Мин дә һәр көн кебек диңгезгә йөри башладым. Ләкин әле, диңгез суы шактый сәрин  булганга, озын кала алмыйм. Үземә яхшы килә, хөсәен  бирәдер. Бездә дә яңа һичбер хәбәр юк. Бер йирдән дә мәктүб-фәлән дә алганым юк. Китап вә тәрҗемә хакында да бернәрсә дә килеп чыкмады. Кичә һәмшәһриләр тупланып, киләчәк әсирләргә ярдәм эшен юлга куярга карар алдык. Мондан соңгы хатларыңны гади поста берлә күндер. Әгәр бик озын килсә, табигый, тайярәгә күчәрмез.

Инглизчәңне дә иһмаль итмә . Ашау-эчүдәге ноксанлары (булса) пакет берлә тәгъмир итәрмез . Гүмрүкдә  һичбер авырлык чыкмадымы? Алып барган ашамлыкларың мәкъбүлә киләчәкме ? Беләзегең һәм йөзегеңне җыеп куйдым.

Әлегә хуш, кызым. Тәфсыйллы мәктүб көтәм.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

4 тәммуз, 1948. Бәйуглы.

Вакытың булыр-булмас, Финляндиягә мәктүбләр язарга онытма.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 118. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 …мәшәкатьсез барып йирләшүеңә сөендем. – Сәгадәтнең Лондонга барып җитүе турында сүз бара.

  Сыҗакланды – эсселәнде.

  Сәрин – салкын.

  Хөсәен – рәхәтлек.

  Иһмаль итмә – игътибарсыз калдырма.

  Тәгъмир итәрмез – җайга салырбыз.

  Гүмрүкдә – таможняда.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру