119. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Синең мәктүбеңне дә алдым. Беренчесенә каршы җавап да язган идем. Үзем сау-сәламәт. Синең урынлашуың муаффәкыятьле чыгуына сөендем. Иншаллаһ, юл-юл истифадә итәрсең . Сораган адресларыңны киләчәк мәктүбдә күндерермен. Кичә сиңа 4 кило коры йимеш пакеты күндердек. Бу эшдә Хәсән ярдәм итде. Ләкин пакет бик бәһалегә мал улды. Бөтен мәсарифе  22 лира тотды. Ул да 2 инглиз димәкдер. Ул кадәр акчага анда да бу нәрсәләрне алып булмыймы? Теләсәң, һәр ай күндерергә имкян бар. Ләкин 5 кило гына. Күбрәк лязем булса, вәкаләтдән мөсагадә  алып, 10 килога чыгарып була, имеш. Моны, бәлки, Анкарадан Таһир1 барып, үзе күндерер. Безнеке ара-сыра  гына булыр. Без коры йимешкә башка нәрсә куймадык. Юкса сабын, сигарет, он, дөге куярга да мөмкин. Ләкин һәммәсе бишдән узмау шартдыр. Шикәр мәгъмүлатына  мөсагадә юк. Ялгыз бал берлә пәкмәзгә  генә мөсагадә бар. Эстәсәң, аларны икенчесендә күндерермез.

Монда яңа зур хәбәрләр юк. Милләт Мәҗлесендә Анкара университәсе кадрусы каралганда, сезнең университәне бик каты тәнкыйд итделәр. Хосусән Нәҗметдин Хәлилне, исемен зикер итеп  хәдияләделәр. Ул гәзитәләрне туплап, сиңа күндердем. Бәлки, андагы халык әүендә2 дә төрек гәзитәләре бардыр. Булса, 7 тәммуз […] («Җөмһүрият»3) укы.

Мәрьям ханымлар сау-сәламәтләр. Әүвәл Фәйзи бәй Сафия ханым берлә бергә Бурса4, Ялова5, Искешәһәрне6 гизеп килде. Фәйзи бәйләр Анкарага киткәнләр иде. Хәзер ул да килеп чыкды. Тагы Юнанстанга иске йире – консулханәгә консул булып китә. Әлгаз ханым да ире Хәйдәр бәй Яловада икәнләр. Мин дә, бәлки, берничә көнгә көзгә таба Яловагамы, Бурсагамы кайнар су банйолары алырга барырмын. Хәзергә әле диңгезгә кереп ятам. Шул көнләрдә тозлы эчмәләренә  дә Миръякуб7 берлә барырга йөримез. Монда хәзер бик эссе. Мәйвалар күп. Кавын-карбыз да чыкды. Ай соңларына догру  сиңа Фәйзидән дә бер мәктүб килеп чыгар. Миңа да хатны алуыңны белдерерсең. Финляндия берлә языша башладыңмы? Мин әле монда язмадым. Үзләрендән хәбәр көтәм.

Мәрьям ханым Октайның туен хәзерләү белән мәшгуль. Бәйрәм эчендә туйлары булачак икән. Наиләгә Парисда  гамәлият  ясаганлар. Нәтиҗәсе әле мәгълүм булырлык вакыт юк. Алар да август аенда Лондонга киләчәкләр, сорасалар, синең адресыңны биримме? Садри бәй, Камилә ханым сиңа сәлам сөйләделәр. Хәсән сәлам сөйләде.

Швейцариядән алыначак китапларның бурычын үтәдем. Анда үзең барып чыга алсаң, миңа бер […] китерерсең. Бритиш музиумга  8 барамсың? Барсаң, безнең нәшер иткән китаплар бармы, юкмы? Шуны да тикшерерсең. Табигый, вакыт булганда.

Хуш, кызым. Әтиең Мөхәммәдгаяз.

14 тәммуз, 1948. Бәйуглы.

Лондонның томанлы көнләре башлагач, бәлки, үзеңнең дә, Исвичрәгә чыгып, бер-ике ай калуың мәслихәт булыр. Бәлки, тагы истирахәт итә төшәрсең. Болары уйларга әле иртә, әмма планыңда булса ярый. Табигый, тормыш бик бәһале булмаса. Мәсәлән, 1000 франк берлә өч ай яши алсаң, ник бармаска? Инглиз лирасына каршылыгын белмим, әмма төрек лирасы берлә ул бит 680 лира гына. Бездәге тормышка караганда, бәһале түгел.

Хуш, кызым. Мәктүбем бик чуалчык чыкды. Хәерле булсын.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 119. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Таһир – Профессор, доктор Таһир Чагатай (1902–1984), Г. Исхакыйның кызы Сәгадәтнең ире. Ташкентта туган. Урта белемне Баку лицеенда ала. Төркестанлы студентлары белән Германиягә китеп, Һайделсбергта философия-социология буенча югары белем ала. Алман илендә докторлык диссертациясен язган арада «Яшь Төркестан» журналын чыгаруда Мостафа Чокай углының ярдәмчесе була. Икенче бөтендөнья сугышы башлану сәбәпле, Төркиягә күчә, шунда Авыл хуҗалыгы министрлыгында, аннары Анкара университетының тел һәм тарих-география факультетында эшли. Коммунистлар кулланган чараларны тәнкыйтьләгән күп кенә җитди фәнни хезмәтләр авторы.

2 Халык әүе – бу турыдагы мәгълүматны … биттәге искәрмәдән карагыз.

3 «Җөмһүрият» – бу турыдагы мәгълүматны … биттәге искәрмәдән карагыз.

4 Бурса – Төркиянең иң зур шәһәрләреннән берсе, 1326–1403 елларда аның башкаласы булып та тора. Борынгы шәһәр, сәламәтләндерү һәм халыкара сәүдә мөнәсәбәтләре үзәге. Үзенчәлекле архитектура бизәкләре белән Бурса туристларны үзенә җәлеп итеп тора.

5 Ялова – … биттәге искәрмәне карагыз.

6 Искешәһәр – … биттәге искәрмәне карагыз.

7 Миръякуб – укытучы.

8 Бритиш музиум – дөньядагы иң эре музейларның берсе. Лондон шәһәрендә урнашкан. Англия археологлары тарафыннан Мисыр, Греция, Төркия территорияләреннән табылган борынгы тарихи байлыклар нәкъ менә бирегә китерелә торган булган.

  Хөсәен – рәхәтлек.

  Иһмаль итмә – игътибарсыз калдырма.

  Тәгъмир итәрмез – җайга салырбыз.

  Гүмрүкдә – таможняда.

  Мәкъбүлә киләчәкме – яраклы табылачакмы.

  Истифадә итәрсең – файдаланырсың.

  Мәсарифе – чыгымнары.

  Мөсагадә – ризалык.

  Ара-сыра – сирәк-мирәк.

  Мәгъмүлатына – продуктларына.

  Пәкмәзгә – дөресе: бекмезгә – бал кебек куертылган виноград согына.

  Зикер итеп – искә алып.

  Тозлы эчмәләренә – минералларга.

  Догру – таба.

  Парисда – Парижда.

  Гамәлият – операция.

  Бритиш музиумга – Британия музеена.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру