121. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Синең бәйрәм көн яздыгың мәктүб кичә килеп чыкды. Мин дә сиңа бәйрәм алдындан бер мәктүб язып, берничә ләһленең  адресын күндергән идем. Иншаллаһ, алгансыңдыр. Китапларның мөәллифенең  исемен, адресын да язган идем. Иншаллаһ, ул мәктүб барып чыккандыр.

Монда күңелле генә бәйрәм үткәрдек. Бүген-иртәгә Алманиядән киләчәк әсирләрне көтәмез. Мәрьям ханымлар 20 августда Октайга1 туй эшлиләр. Туй монда, Истанбулда булачак икән. Үзләре Искешәһәргә китәләр. Мине дә чакырамыз дигәнләр иде, ахырдан ваз кичделәр булырга кирәк. Һичбер хат-хәбәр булмады. Хәерле булсын.

Хәсән имтиханлардан үтә алмады. Хәзер бөтен дөньяга үпкәләп, бөтен кяинатны  тәнкыйд итеп торып тора. Нәҗметдин Хәлил хакындагы «Җөмһүрият» гәзитәләре барып чыкдымы?

Гомәр Салиның хатыны – Зөләйха ханымдыр. Аңарга мәктүб язу лязем. Чөнки ул минем берлә языша иде, минем хатларымны алмаганга, мин мәктүб язып, әллә кемгә мәгълүмат биреп тормыйм дип язышуны кисдем. Алар шуны аңламыйлар. Шуны аңлату кирәк иде. Андагы көтепханәдән имкян дахилендә , әлбәттә, файдаланырсың. Тәдавиың  ничек бара? Андан мәмнүнмесең? Пакет сау-сәламәт барып чыгуы яхшы булган. Соңбаһарда дүрт-биш кило бал җибәрермен. Синең эшеңә ярый торган берәр нәрсә берлә алмашдырып була торган нәрсә булса, уны да җибәрермен. Боларны белешә тор. Тукайдан2 хәбәр юк. Ул, минемчә, әле бик тиз килә алмас. Марҗасының балалавын көтеп тора торгандыр. Теге ләһлеләр, килеп, сине тапсалар, Камиләне алар аша эзләтерсең.

Синең олимпиаданың анда булуындан да хәбәрең юкдыр, ахрысы. Анда хәзер шул Сабан туе мөнәсәбәте илә бик күп төрек бар. Халык әүендә, әлбәттә, алар хөрмәтенә зыяфәтләр-фәләнләр эшли торганлардыр. Бәлки, таныдыгың да килеп чыгар. Мондагы гәзитәләр, безнең көрәш пәһлеваннары җиңде, дип, дөнья кубаралар. Ләбиб бәйнең кызлары имтиханны ийи кичделәр. Наилә берлә Вахид бәй дә шул арада Лондонга киләчәкләр иде. Андагы инглиз культур мөәссәсәсендән һәм дә халык әүендән белеш. Мин Садрига да, Камилә ханымга3 да синең адресларны Наиләгә җибәрергә дип биргән идем. Иншаллаһ, күндергәнләрдер. Фәйзи бәйнең сой ады  – Өгдәмли. Кызык исем түгелме?

Китаплар хакында мәгълүмат ала алмасаң, мин мондан язармын. Әлегә хуш, кызым. Мәктүб язганда, фәлән тарихлы мәктүбеңне алдым, дип яз. Гали Төмәнне бәйрәмдә очратдым. Уның гаиләсе монда икән, сиңа олимпиада маркалары алдыртырга теләде. Мин рәд итдем . Уның артындан йөрергә вакытың да юк, теләгең дә. Үзеңнең мохитеңдә шул марка мәраклылары  булса, үзеңә алып куй. Бәһемәһаль кыйммәте гаиб улмас.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

11 август, 1948. Бәйуглы.

Миръякуб бәй Җәгъфәр углының хатынының аталарына Измиргә кунакка китде. Бер-ике атна калачак.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 120. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Октай – Касыйм Байҗын һәм Мәрьям ханымның уллары.   

2 Тукай – Тукай Байҗын – Кытайдан килеп урнашкан Касыйм һәм Мәрьям Байҗыннарның улы, медицина докторы. 1960 елдан профессор.

3 Садри һәм Камилә ханым – Садри Максуди һәм аның хатыны.

 

Тәдавиың – дәвалануың.

  Сой ады – фамилиясе.

  Рәд иттем – кире кактым.

  Марка мәраклылары – марка җыю белән мавыгучылар.

  Тәдавиың – дәвалануың.

  Сой ады – фамилиясе.

  Рәд иттем – кире кактым.

  Марка мәраклылары – марка җыю белән мавыгучылар.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру