Сөекле кызым!
Синең Наиләләр берлә әйберләр күндерү хәбәрен ташыган мәктүбеңне алган идем. Бүген 5 сентябрь тарихлы мәктүбеңне алдым. Әйберләр, иншаллаһ, сау-сәламәт килерләр. Вахид бәйләргә мондан вапур билеты күндерелде. 16 сентябрьдә Марсильядан1 вапура бинәчәкләр . 22 сендә Истанбулда булыначаклар. Әлбәттә, каршы алырга тырышырмын. (Әгәр Бурсага-фәләнгә китмәгән булсам.) Үзем язны яхшы үткәрдем. Шактый диңгезгә кердем. Ул да миңа файдалы булды кебек тоела. Шул арада нәзлә алдым да, мигъдәм дә бераз бозылды да диңгезне ташлап торам. Һавалар да бераз суынды. Бәлки дә, бөтенләй диңгезгә керүгә хитам биреп , ун-унбиш көн сыҗак банйолар алыр өчен йә Яловага, йә Бурсага барырмын дип уйлап торам. Бурса тагы очсызрак булыр, диләр. Әле көне-сәгате карарга багланмады. Ләкин простатым өчен сыҗак банйоларга ихтыяҗым бар. Уны бу ел иһмаль итмәскә уйлыйм.
Тукай2 килеп чыкды. Марҗа әлегә калган. Киләчәге хакында мин сораштырмадым. Тукай үзе сап-саглам килгән, үзгәреш күренми. Бераз фазлача татарлашкан, әлбәттә, андагы әсирләрнең тәэсире булгандыр. Мин Яшьнә киткәндә (өч-дүрт ел әүвәл) Мөхәммәд әфәндедән Берлинда калган бер чантамны аларга китерүне үтенгән, ул да вакытында чантаны китергән иде. Шуның эчендән чыккан язулар, рәсемләр, китапларны Тукай алып килгән. Үземнең әсәрләремдән берничә китап чыкды. Шуңарга бик сөендем. Синең Лондонга өйрәнә башлавың һәйбәт булган. Иншаллаһ, кирәк кадәр истифадә итәрсең. Ләкин дөвизыңның азлыгы гына манигъ була күрмәсен. Мөсагадәсе алынып да, монда калганларындан Таһир3 күндермәдемени? Күндерә алачакдыр. Шуны бераз кызулат. Ул вакыт кулыңда ачык хисап булыр да, хәрәкәтләреңдә бераз сәрбәст булырсың. Тукайдан: «Исвичрәдә бер инглиз лирасы кач франк?» – дип сорадым. Белә алмады. Ләкин: «Бер төрек лирасына банкаларда бер Исвичрә франкы бирәләр», – диде. Ул хисапка караганда, Исвичрәдә бер инглиз 8–9 франк булырга кирәк. Ләкин рәсми курска караганда, кара борсада тагы очсызрак, имеш. Исвичрәне таныган-белгәнләрдән сорашып белешерсең. Китапны инглизчәгә тәрҗемәне әле ашыкдырма. Безнең әсирләр әле һаман килә алмады. Кайчан килүләре дә мәгълүм түгел. Алай да аларны көтәмез. 11 сентябрь – Фәйзи бәй мескиннең үлүенең сәнәи дәүриясе. Шул көнне мәзарына барырга җыенамыз.
Гадиләнең зур кызы бик каты авырый. Хастаханәгә калдырдылар. Ун көндән артык атәше 40 % дәрәҗә. Әүвәл тәшхыйс ясый алмадылар. Хәзер, багырсак тифосы , дигәнләр. Баланың үлеп китү ихтималы да бар. Камилә ханым Гадилә берлә чыкмаенча хастаханәдәләр.
Монда яңа башка хәбәрләр юк. Акчаң булып, радионы тизрәк ала алсаң, яхшы булыр иде. Ул вакытта үзең кулланыр идең һәм дә, үзең кулланган радио булып, монда гүмрүкдән бушлай чыгара алыр идең. Шуңарга алу язуыңның фатурасын әлдә сакла. «Gillette» пычагын Әкъдәс4 берлә күндерә алырсың дип уйлыйм. Уны гына алыр. Әлегә хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
8 сентябрь, 1948. Бәйуглы.
Син язгач карадым. Хакыйкатән дә, минем язлык челтәр фанилаларым бик беткән икән. Бер-икене Әкъдәскә бирә алсаң, фәна улмас. Наилә берлә килгән әшьялардан Таһирга дигәнен юлчы чыкса күндеримме? Үзеңне көтсенләрме? Җавап яз.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
124. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
1 Марсилья – Марсель – Франциядәге шәһәр һәм эре елга порты.
2 Тукай – доктор Тукай Байҗын.
3 Таһир – Таһир Чагатай.
4 Әкъдәс – Әкъдәс Нигъмәт.
Вапура бинәчәкләр – пароходка утырачаклар.
Язны – җәйне.
Нәзлә – суык, томау.
Хитам биреп – туктатып.
Сыҗак банйолар – кайнар ванналар.
Чантамны – сумкамны.
Манигъ – киртә.
Сәрбәст – ирекле.
Кач – күпме.
Тәшхыйс – диагноз.
Багырсак тифосы – эчәк тифы.
Фатурасын – счёт-фактурасын.
Әлдә – кулда.
Әшьялардан – әйберләрдән.