125. Хаккый Тарикъка

Бик мөхтәрәм Хаккый Тарикъ бәй1!

Дүн   зиярәтеңезә килмешдем. Ике дәфга уградым, буламадым. Дүн кәндемең ике хәрефлә әл язымы вә бер рәсемеми быракмышдем, иншаллаһ, алмышсыңыздыр.

Юбилә көне мәҗлесе өчен2 бәңа, лотфән, ун-унике кешелек дохулия билетлары быракмаңызы риҗа итдем. Бунлары бән кәндем дуст вә әхбаблардан әһел уланлара виререм. Ярын, өбүр гүн һәфтә – ун көн өчен Бурсайа кидәчәгемдән, сези биззат күрәмәм дия, бу сатырлары языйорум.3 Безем профессор Садри Максуди бәйнең дә әленә каләм алдыгына 50 сәнә улмышмыш.4 Уны сезә сөйләмешме идем? Лөзүме варса, адресы – Госман бәй шагыйрь Нәкяр сокагы, № 53/2.

Хөрмәтләрлә Гаяз Исхакый

16/9 – 1948. Адресым икенче тарафта.

Иске чәчәкче сок., 40/4. Бәйоглу.

 

(Хәзерге әдәби телгә тәрҗемәсе)

Бик мөхтәрәм Хаккый Тарикъ бәй!

Кичә сезне күрергә барган идем. Ике тапкыр кердем, тота алмадым. Кичә үземнең кечкенә генә кулъязмам белән бер рәсемемне калдырдым, иншаллаһ, алгансыздыр.

Юбилей мәҗлесе өчен миңа ун-унике кешелек керү билетлары калдыруыгызны үтендем. Боларны мин үземнең дусларыма бирермен. Иртәгә, берсекөнгә атна-ун көнгә Бурсага киткәнгә күрә, сезне шәхсән күрмәм дип, бу юлларны язам. Безнең профессор Садри Максуди бәйнең дә кулына каләм алуына 50 ел булган. Аны сезгә сөйләгән идемме? Кирәк булса, адресы – Госман бәй шагыйрь Нәкяр урамы, № 53/2.

Хөрмәтләр белән Гаяз Исхакый

16/9 – 1948. Адресым икенче якта.

Иске чәчәкче урамы, 40/4. Бәйуглы.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 125. Хаккый Тарикъка. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 82 эш) саклана. Гарәп язуында, төрек телендә. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Хаккый Тарикъ бәй – «Вакыт» газетасының баш мөхәррире.

2 Юбилә көне мәҗлесе өчен… – әдәби хезмәтләренә 50 ел тулган язучыларның юбилее.

3 …Бурсайа кидәчәгемдән, сезе биззат күрәмәм дия, бу сатырлары языйорум. – 1948 елның 18 сентябреннән алып 29 сентябренә кадәр Г. Исхакый Бурсаның Чәкиргә дигән кайнар су мунчаларында дәвалана. Бу сәяхәте турында аның 1948 елның 22 сентябрендә Сәгадәткә язган хатыннан тулырак белергә мөмкин.

4 Безем профессор Садри Максуди бәйнең дә әленә каләм алдыгына 50 сәнә улмышмыш. – Юбилейга, Төркияле төрки язучылардан тыш, чит илдәге төрки язучылар да чакырылганнар. Садри Максуди да әлеге юбилейда катнаша.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру