Сөекле кызым!
Синең 12 сентябрь тарихлы мәктүбеңне кичә алдым. Иртәгә, шимбә көн, иртә берлә Бурсага китәргә булам. Вапур билетыны инде алдым. Ләкин ун-унике көндән артык кала алмыйм, чөнки 2 октябрь, шимбә көн, безнең кебек илле ел әүвәл мөхәррирлек юлына кергән кешеләрнең юбилеясе ясаладыр. Араларында мин дә бармын. Әлбәттә, ул мәҗлескә иштиракь итәргә телим. Наиләләрне каршы ала алмыйм. Садрига кирәкле булган акчаларны (гүмрүкдә-фәләндә лязем булса) бирергә үтендем, ул да үтәргә булды. Таһирга дигән әйберләрне доктор Октайга җибәрсәм ярыймы? Әллә тугрыдан-тугры китүчене көтимме? Моны ачык яз. Сентябрьнең 14 ендә банкада булындым. Әле Анкарадан килгән нәрсә юк иде. Бәлки, соңындан килгәндер. Үзем Бурсада ун көнләп калып, сыҗак банйолар алырмын дигән фикердәмен. Иншаллаһ, файдалы булыр. Әле монда һавалар сыҗак китә. Тәрәзәләрне ачык йоклыйм. Әлегә-әле үземнең кәефем начар түгел. Наиләнең ысмарламаларын кабул итенмәм, курыкма. Ләкин Садри бәй, миңа киң саглам бер чалбар асмасы – подтяжка китерсен дип, бик риҗа итә. Күпме торса да, акчасын бирермен, ди. Әле аңгынча вакыт бар. Бәлки, Әкъдәс алыр да, уның берлә күндерерсең дип кенә язам.
Мәрьям ханым безгә һичбер хат-хәбәр бирмәде дип үпкәли. Уның туе булды инде. Тукай да кайтды. Шуларны котлачы. «Тәгъзия» итүче синдән бер мәктүб көткән. Үпкәләгән. Миңа сиңа язма, диде. Хат-фәлән язсаң, миндән илһам берлә язуыңны белдертмә. Вәссәлам. Һәрвакыт йомышымызга ярый торган кеше. Аларның хәлләре шәпдән түгел. Октай бик зәгыйфь төшкән. Хезмәт иткән мөәссәсәсе дә ябылган. Хәзер өйдә истирахәт итә. Әмма үзе […] кебек коргаксыган. Касыйм бәй акча җиткерә алмый эшдән чыга. Фәйзи бәйнең үлүенең сәнәи дәүриясендә зиярәтә тупланып китдек. Кабергә бербад берәр таш куйдырырга тагы безгә төшә. Гаиләсе шулай торып тора. Китапларны әле сата алмадылар. Нәҗметдин Садыйк ул мәсьәләдә ярдәм итәргә булган, имеш.
Мәсарифләреңне үз кирәгеңә тот. Әйбер алуларны акча калса гына эшләрсең. Затән, асыл максадың истирахәт вә тәдави түгел, башкалары булса хуш, булмаса, тагы берни түгел. Әле кайтырга шактый вакытың бар. Аңынча язышырмыз. Кайту билетын мондан түләп тә булачак, галиба. Вапур өчен мөмкинлеге мәгълүм, тайярәгә әле белешмәдем. Уны да белешермен. Әйберләрең күп булса, вапур берлә кайту тагы мөнасиб булыр. Вапур сәяхәте бик шәп, диләр бит. Син, фазла төшенмәенчә, үзеңне үзең истирахәт өчен килгән фикергә алышдыр. Акчаңны да артык төшенеп торма. Җитмәслек булса, тагы бер чарасы табылыр. Бәлки, Таһир тагы берәр йөз инглизгә мөсагадә ала белер. Хаккый […] да бар.
Бу хатны алгач да, миңа җавап язма. Хатың октябрьнең башындан элек монда килеп җитмәсен. Чөнки өйне бикләп кенә китәм. Кәгазьләрем бик таркау булганга, беркемне дә калдырмыйм.
Тукай берлә килгән кәгазьләр арасында шактый кирәкле кәгазьләрем чыкды. Алар мине бик җанландырды. Тукай бер дә бозылмаганга охшый. Хәзер монда имтиханга керергә дип, истидга бирде. Әмин бәйләр һаман әле Истанбулда. Өйләре хәзер булмаган икән. Аларны бөтен җәй буе азәриләрнең әле берсе, әле берсе кунак итделәр. Муса әфәнде ыңгыр-шыңгыр торып тора. Хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
17 сентябрь, 1948. Бәйуглы.
Филе күлмәкләрнең мин кулсызын тәрҗих итәм. Син Гомәр Сали вә ханымы Зөләйха ханымга хат язмадың, галиба.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
126. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Иштиракь итәргә – катнашырга.
Ысмарламаларын – заказларын, йомышларын.
Саглам – нык.
“Тәгъзия» итүче – күңел юатучы.
Бербад – начар.
Истидга – үтенеч язуы.
Филе – челтәр.