Сөекле кызым!
22 сентябрь, 1948. Бурса. Чәкиргә.
Айның 18 ендән игътибарән, Бурсаның Чәкиргә дигән кайнар су хәммамларындамын . Килгәндән бирле көнләр йылы һәм ачык китде. Мин дә инде инсиять хасыйл итеп җитдем. Отельләрдә бүлмә таба алмадым. Бер карчыкның өендә бер бүлмә тотдым (2 лирага). Яки рус булганга әле кандалаланып өлгермәгән, ятагы тәмиз . Хәммамдан якын булганга, рәхәтем йирендә. Ләкин монда адәм гакыллы локанта юк икән дә, бу арада Бурсага китеп, өйлә йәмәкләре ашавын юлга куйдым. Юлы ун дәкыйкалык бер йир. Фийаты – автобусда 20 грош. Акшам йәмәген сөтчедә-фәләндә хәфифдән кичерәм. Һәр көн ике мәртәбә хәммамга керәм, берсе күкертледә, берсе җиләкледә. Кәефем яхшы. Ләкин монда ялгыз килмәскә кирәк икән. Сөйләшергә, кяинатың мәгънәләрен хәл итешергә партнёр юк. Нә исә көнләр яхшы үтеп бара. Насыйп булса, 29 ында, чәһәршәмбе көн, кич берлә өемә дүнәм.
2 октябрьдә безнең картларның юбилеясе булачагын язган идем. Шуңарга бераз хәзерлек кирәк. Иртәгә иртә берлә насыйп булса, Олуг дагга1 чыгамыз. Бу хатны андан атармын дип уйлыйм. Бу, әлбәттә, һаваның яхшылыгы-фәналыгына баглы. Монда мин килгәндә, доктор Октай берлә Сәйдә2 барлар иде. Алар бер атна әүвәл килгән. Икенче көнне үк кайтып китделәр. Сиңа сәлам язарга кушдылар. Үзе бер дә хат язмый, дип, бераз гына зарланып та алдылар. Аларның сүзенә күрә, Таһир тагы сиңа дөвиз мөсагадә […] , имеш. Бу әүвәлге мәсьәләдерме, яңадырмы – белмим. Мин үзем яңадыр дип уйладым. Алай булса, инде акча ягындан сыкынты бетәр. Әмин бәйләр әле Истанбулда. Өйләре бетмәгән. Октябрь башларында китәргә уйлыйлар. Җәгъфәр углының карысы Истанбулга Измирдән килде. Сиңа сәлам сөйләде.
Хәзер менә инде мин, кызым, Олуг дагда. Шуны бер күрим дидем. Һичбер искитәрлек йире юк. Коп-коры таш йыгыны . Шуларның уртасында бик бәһале «Олуг даг палас» отеле. Өйлә йәмәге 5 лира икән. Ул кадәр пара әрәм итәрменме мин? Өйдән алып килгән йумурта , йәнир май берлә карынымны туйдырдым. Йөзем, шәфталу берлә авызымны татландырдым. Хәзер менә шул. Хатны бетерер өчен каһвәләренә кердем. Бераз мигъдәм йылынсын дип, чәй ысмарладым . Һава гүзәл, көн кояшлы, һич дә суык түгел. Алай да мин алдан йылы фанила киеп, пардәсүемне дә алып, гакыллылык иткәнмен. Дөнешемез сәгать бишдә генә башланганга, кичкә таба, табигый, суык басачак. Бурасы 2000 метру юксәллегендә икән. Мондан югары Кәшиш дагы дигән берсе бар. Ул 2550 иртифагда , имеш.
Унда әле кар эремәгән. Монда килү-китү 3 лира гына булганга күрмәслек йир түгел. Гомумән, Бурса тәмамән курорт йире икән. Үткән ел синең белән килгән булсак да, зарар итмәгән булачак икәнмез. Үткән эшкә салават. Син инде бу елгы сәяхәтеңдән тулы файдаланып кил.
Чәһәршәмбә көн (29 ында), иншаллаһ, өйгә дөнәчәгем. Сулар файдалы булды дигән игътикадмы , затән, бөтен хөкемендә шул игътикад гына түгелме? Акчамны азрак алып килгәнем дә бигүк кебек тора алмадым. Алай да вакытында йидем, эчдем. Хәммамымны быракмадым . Әлегә хуш, кызым.
Вахид бәйләрне күреп, әшйаларны алгач, озын мәктүб язармын, иншаллаһ.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
22 сентябрь, 1948. Олуг даг.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
127. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
1 Олуг даг – Улудаг тавы. Кече Олимп. Төркиядәге иң зур чаңгыда шуу курорты. Истанбулдан 170 км, Бурсадан 34 км ераклыкта алты йөз еллык гаҗәеп паркта урнашкан.
2 доктор Октай берлә Сәйдә – Октай һәм аның хатыны Сәйдә – Мостафа Чокайның «Яшь Төркестан» журналын чыгаруда катнашкан иң якын ярдәмчеләре.
Хәммамларындамын – мунчаларында.
Инсиять – кешелек.
Тәмиз – чиста.
Дәкыйкалык – минутлык.
Хәфифдән – җиңелдән.
Кяинатың – дөньяның, галәмнең.
Сыкынты – борчу.
Карысы – хатыны. Таш йыгыны – таш өеме.
Йумурта – йомырка.
Йәнир май – ашый торган май.
Шәфталу – персик.
Ысмарладым – сораттым.
Пардәсүемне – плащымны.
Дөнешемез – баруыбыз.
Бурасы – бу җире.
Юксәллегендә – биеклегендә.
Кәшиш дагы – Монах тавы.
Иртифагда – биеклектә.
Игътикадмы – ышанумы.
Быракмадым – онытмадым.