128. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Мин 29 сентябрь Бурсадан сау-сәламәт дөндем. Шөпәсез файдалы килде. Ләкин вакыт тар булганга, кирәге кадәр кала алмадым. Икенчесендә, иншаллаһ, тагы тәдбирлерәк  барачагым. 30 сентябрь, 1 октябрь, 2 октябрь көнләре безнең 50 еллык каләм хезмәтендә булынганларның юбилеясе берлә үтде. Юбилея шактый мәгънәле булды.1 94 кеше иштиракь итде . Шулар арасында ике кадын да бар иде. Берсе – безнең […]     көйле Хәдичә ханым. Икенчесе – кырымлы Нәзиһә ханым дигән бер шагыйрә. Үзләрендән кимсә юк иде. Халидә2 әдибә керергә тиеш булса да, чакырылса да, үзен үзе яшьрәк күрсәтер өчен килмәде. Вахид бәйләрне килер-килмәс эзләдем. Әмма таба алмадым. Ай башы булганга, акчалары да күпкә гулять итәләр иде, ахрысы. Ниһаять, пазар көне (3 октябрь) барып тапдым. Бөтен нәрсәләрне бирделәр. Һәммәсе сау-сәламәт килгән вә һич бертөрле гүмрүк мәсарифы чыкмаган. Бавулларны гүмрүкдә ачмадылар, диде. Әшйаларны алдым. Шул көннүк Әмин бәй Рәсүлзадәләр Анкарага китәләр иде. Алар берлә Таһирга дигән бөтен нәрсәләреңне бер пакет ясап күндердем. Алар инде кичәдән бирле Таһирның кулында. Әйберләрең бик һәйбәт. Хосусән Таһирның ягъмурлыгы  бик очсыз. Монда андан начарлары фийатлары 75 лира. Үземә дигән нәрсәләр дә бик һәйбәт. Ләкин якалар гына зуррак. Дөрест, мин элгәре ул нумирны кия идем. Хәзер муеным нечкәрде. Миңа да 15 йә 15 ½ лек яхшы килә. Нә исә зарар юк. Аскы да бик һәйбәт. Садрига да шундые ярар. Монда бит алар бик фийат, бик мәгънәсез. Садри тасмасы киң булуны гына тели. Вахид бәйнең сүзенә күрә, анда халык өчен эшләнгән маллар (мәсәлән, Таһирның ягъмурлыгы кебек) бик очсыз икән дә яхшырак маллар «люкс» аталып, бик бәһале икән. Вахид бәй үзенә ягъмурлык 100 лирага алган. Әлбәттә, мондагыга караганда, ул да очсыз. Ләкин Таһирыңдан ике бучук  мәртәбә яхшы түгел. Син үземезгә шул очсызлы маллардан гына ал. Без аристократ түгел. Радиоларга килик. Бөтен Истанбул радиочыларын йөреп чыкдым. «Филипс»ның үзләренең мәгазәләренә китдем. Фийатлар түбәндәгечә: дүрт лампалысы – 295 лира, 5 лампаласы – 380 лира, алты лампаласы – 560 лира. Башка маркалар да шул нисбәтдә. Адәм гакыллы радио 400–500 лирадан очсыз түгел. Шуңарга күрә синең анда күргәнең бик очсыз. Тизрәк ал да үзеңдә куллан. Ул вакыт, бәлки, кулланылган дип, гүмрүк дә алмаслар. Акчага килгәндә, әлегә акчага ихтыяҗым юк. Декабрь башларында өч-дүрт йөз лира күндерә белсәң, фәна улмас. Ул вакытлар хәзинәм коргаксыр кебек хис ителә. Аңгынча әле күп вакыт бар. Наилә әле һичбер нәрсә ысмарламады. Ләкин Сәгадәт берлә Тогрул өчен бер уенчак  карадык, шул бетмәсә, Сәгадәт алып килсен, ди. Аңгынча уны Наилә дә онытыр, ул уенчак да бетәр-кидәр. Мин бер вәгъдәдә булынмадым. Чәйләрнең пудра савытын да, […] савытын Наилә сорады. Мин дә биреп калдырдым. Анлык кына хаклары бар. «Gillette»ны алып куй. Берәр килүче чыгар әле. Чыкмаса, үзең китерерсең. Ләкин мотлакан очсызындан булсын һәм дә «Gillette» маркасы булсын. Безнең өйдә бит пычак бик аз. Очсызлардан (халык өчендән) берничә өстәл пычагы алып куй.

Вахидлар вапурда бик шәп килгәнләр. Бәлки, син дә вапурда кайтырсың. Хәзер Истанбул – Лондон тимер юлы (экспресс) эшли башлады бит. Ул, бәлки, тагы мөнасиб булыр. Әлегә шулкадәр. Хуш, кызым.

Әтиең, Мөхәммәдгаяз

5 октябрь, 1948. Бәйуглы.

 

Һавалар әле монда бик йылы. Алай да шул арада утын алырга торам. Камиләдән Мөхәммәдҗан әфәнденең ничек үлүен сораштыр, һәм дә минем өйдәге кәгазьләрне бер йиргә чыгармаганлар микән? Шуны да сора әле. Гомәр Фазлый большевикларга хезмәт итә, имеш. Хуш.

Вахид бәй Исвичрәдән дөвиз чыгару сәрбәст, ди. Исвичрә франкына йөз ун француз франкы бирәләр, ди. Бер инглиз лирасына Франсәдо мең дә бер йөз дә франк бирәләр, ди. Төрек парасы бик очсыз, ди.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 128. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Юбилея шактый мәгънәле булды. – Юбилейга, Төркияле язучылардан тыш, чит илдәге төрки язучылар да чакырылганнар. Алар арасында Садри Максуди, Идел-Урал төркиләренең элеккеге язучыларыннан Муса Акъегетзадәнең кыз туганы Хәдичә ханым Терегул да катнашкан.

Түбәндә Гаяз Исхакыйның әлеге юбилейда сөйләнгән сүзләре китерелә:

«50 еллык юбилей.

Мин, шималь төрки-татарларыннан булганга, 50 ел язучылык иткән иптәшләремнән аермалы халәттә идем. Әсәрләремнең мөһим бер өлешен төрки-татар телендә яздым. Болардан тыш, кайберләрен төрекчә яздым яки төрекчәгә тәрҗемә иттем.

Идел-Урал төрки-татарларының әдәбияты төрек әдәбиятларыннан шактый аерыла. Безнең әдәби телебезнең 95% ы төрекчә һәм гаять ачык аңлаешлы.

Без яшәгән Идел-Урал өлкәсе кыш, яз һәм көз айларында һаваның үзгәрүчән булуы белән аерылып тора. Климатның бу үзенчәлегеннән бездә мәгънәләр гаять ачык тәгъбирләр белән бирелә. Һәрнәрсә – яхшы-яман, дус-дошман – бер-берсеннән ут белән су кебек аерылалар. Мәмләкәтемездә әхлак анархиясе көчле түгел.

Телемезнең сафлыгы, гыйбарәләремездәге ачыклык әдәбиятымызның тулысынча чәчәк атуында мөһим роль уйнаганнар. Милли максатымызга хезмәт, халкымызның милли юлдан тайпылмавына юл күрсәтүче әдәбиятымыз – халкымызның матди вә мәгънәви хәленең көзгесе.

Порнографик, әдәпсез агымнар большевик дәверенә кадәр әдәбиятымызда нык урын алмаган. Төрки-татар әдәбиятының бер характерлы ягы да – әдәбиятымызда нәсернең өстенлек алуы. Шагыйрь вә шигырь дә юк түгел. Әмма нәсер әдәбиятына нисбәтле шигырь бик аз.

Икенче характерлы ягы – театр әдәбиятының – драма һәм комедиянең бик нык таралган булуы. Кыска вакыт эчендә һәрбер шәһәр һәм посёлокларымызда милли театрларымыз оештырылган һәм «Сәйяр» артист төркемнәре барлыкка килгән. Боларның барысына җитәрлек дәрәҗәдә милли әсәр җитештерелгән. Бу ноктадан шунысы гаҗәп: бездә тәрҗемә әсәрләр бервакытта да үтемле булмаган һәм сәхнәмездә һичбер тәрҗемә әсәр озак тоткарланмаган. Тамашачы аларны бик тиз сәхнәдән чыгарып ташлаган.

Мин, бәндәңез, шул хосусиятләргә ия булган төрки-татар әдәбиятының бер язучысы, әдибе, драматургымын. Бөек төрки милләтенең бер тармагының әдәбияты булган әдәбиятымызны Төркия төркиләренә таныту һәм аларның хосусиятләренә игътибарны юнәлтү өчен шактый хезмәт куйган булсам да, Төркия соңгы вакытларда чит ил йогынтысы астында югалып калу хастасы белән авырып, милли мин-минлегеннән ераклашканлыктан, бу тырышуларым бушка киткән. Ләкин мин бу елларда Төркиядә өстенлек иткән шул рухи буталчыклык халәтенең узачак бер хасталык булуына ышанганга, киләчәктә Төркия төркиләре арасында үз-үзен кайгырту үзлегенә ия булган агымнарның туачагына һәм бу аерым өлкәләрдә мәйданга килгән төрки тармагы әдәбиятының бербөтен төрки әдәбияты хәлендә тамыр җәюенә шикләнмим.

Бүгенге кебек җыелышларымыз әлеге максатларга ирештерәчәк чараларның берсе булганлыктан, авыр мәшәкатьләр кичереп, зур көч сарыф итүчеләргә күңелдән рәхмәт әйтәм».

2 Халидә – Халидә Вафина турында сүз бара булса кирәк.

  Тәдбирлерәк – уйлабрак.

  Иштиракь итде – катнашты.

  Ягъмурлыгы – плащы.

  Бучук – ярым.

  Уенчак – уенчык.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру