150. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Синең 1 март тарихлы мәктүбеңне хәзер генә алдым. Бу атнада хат-хәбәр булмаганга, әллә авырып китдеңме дип, шөпәдә  идем. Мин аякка калыкдым. Ләкин әле өксүрүгем беткәне юк. Грипп вакытында ике кило гаиб итмешем. Хәзер шуны яңадан туплау берлә мәшгуль булып ятам. Кәефем начар түгел.

 Мондан бер-ике көн элек Истанбулда зур бер инфилак  булды. Нури пашаның1 сугыш кораллары хәзерли торган […] фабрикасы тәмамән күкләргә очды. Иллегә якын мәэмур […] берлә бергә Нури паша (Әнвәр пашаның энесе) үзе дә юк булды. Бүгенгә кадәр үлеләр арасында җәсәден дә таба алганнары юк. Затән табылган җәсәдләр дә айры-айры аяклар, куллар, башлар, гәүдәләрдән гыйбарәт. Истанбул матәм эчендә. Хосусан Нури пашаның үзенең һәм дә үзенең шәхси тәшәббесе берлә вөҗүдкә китергән корал фабрикасының күз ачып, күз йомганчы юк булып китүе бик авыр тәэсир быракды. Инфилакның сәбәбе иһмаль  булуга охшый. Ләкин соң айларда фабрика Мисыр вә Сурия хөкүмәтенә туп, төфәк , бомба хәзерләү берлә мәшгуль булганга, сүи касд  булмадымы микән дигән шөпә дә юк түгел. Нури паша үзе госманлы төрки арасында аз очрый торган хәмиятьле  милләтче, намуслы бер адәм иде. Хариҗ төрекләр берлә дә шактый галякасы  бар иде. Вә минем дә бик якын танышым иде. Шуңарга мин дә бик өзелдем.

Мөхәммәд әфәнде бер матбәгага йирләшде. Мәгашы никадәрдер, әле белмим. Бигүк аз булмас дип өмид итәм. Фәйзи бәйнең2 борадәре (Гадилә ханымның ире) Нури бәй Анкарага киткән булган. Юлда казага очрап, сул кулын өздергән. Хастаханәдә сул кулын кискәнләр. Үзе әле һаман Анкарада. Аларның гаиләләренә берсе аркылы берсе каза килде дә торды. Сөем (Фәйзи бәйнең кызы) икенчеме, өченчеме, дүртенчеме мәртәбә бер кырымлы егет берлән нишанланган , гаилә бай һәм дә хөрмәтле, имеш. Бусы дәвамлы була күрсен иде. Башка яңа хәбәрләр юк. Зәкинең килеп чыгуы бераз шөпәле түгелме? Финляндияне бит Советлар, ишгаль итәмез  дип, һаман тәһдид итеп  торалар. Аңарга гына бил баглап торма, мин үзләрендән бу арада мәктүб алганым юк.

 Радиоңны анда чынлап төзәтдереп кайтырга тырыш. Монда андый эшләр бик ышанычсыз. Исвичрәдән  хат-хәбәрең бармы? […] килеп утырды. Үзендән башка бөтен андагы кешеләрне яманлап чыкды. Алмания төзәлеп киләдер, ди. Безнең һәмшәһриләр килә алмаслар, ахрысы. Аларга каршы кайбер әдәпсезләр уен уйнаганлар.

Монда һавалар бераз йылынды. Ләкин бик ягъмурлы һәм дә кичләре бик суык. Мәрьям ханым Анкарадан йөреп кайтты, әнисе анда калган. Фатих берлә аңлаша алмаганлар кебек күренәдер. Кәбир3 хатынын, кайнанасын алып, Истанбулга күчкән. Әле мин үзен күрә алмадым. Кореядан берничә гаилә килеп чыкды. Бик зарланалар. Маньчжуриядән һичбер хәбәрләре юк. Шанхайдагы агай-эненең мөһим кыйсемен америкалылар Филиппин адаларына  чыгарганлар. Тәнзиятдән  берничә гаилә генә котылган. Калганлары большевикларга әсир төшкәнләр. Безнең халык, мескин, һичбер йирдә тынычлык күрә алмады. Камиләгә сәлам. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз
5 март, 1949. Бәйуглы.

Ашауны күбрәк локантада ашыйм. Ара-сыра өйдә тавык шурпасы пешерәм, мигъдәм начар түгел. Муса әфәндедән беркемгә дә хәбәр юк. Минем Хәмзә Таһирга язган хатымны да бирмәгән, ахрысы. Җавабы юк.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

150. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Нури паша – Төркия хәрби министры Әнвәр пашаның энесе, фабрикант. Төрки халыкларны берләштерү фикере тарафдары.

2 Фәйзи бәй – Мөхәррәм Фәйзи Тугай.

3 Кәбир – Кәбир Канбир булса кирәк.

  Инфилак – шартлау.

  Иһмаль – салкын карау, игътибарсызлык.

  Төфәк – мылтык.

  Сүи касд – начар, явыз ният.

  Хәмиятьле – ярдәмчел.

  Галякасы – элемтәсе. 

Нишанланган – ярәшелгән.

  Ишгаль итәмез – басып алабыз.

  Тәһдид итеп – янап.

  Исвичрәдән – Швейцариядән.

  Адаларына – утрауларына.

  Тәнзиятдән – акланудан.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру