Сөекле кызым!
Мин сау-сәламәт. Кичә кич берлә банйо курсларымны бетереп, өйгә кайтдым. Өем сау-сәламәт торган. Банйоларда арудан башка бер уңайсызлык хис итмәдем. Кайбер хасталыкларым аз-маз җиңеллек дә бирде. Иншаллаһ, файдасы киләчәкдә күренәчәк. Истанбулда әле Касыйм бәйләр берлә Садри бәйләрдән башка беркемне дә күрмәдем. Мәрьям ханым Гали Төмәнләрнең кызларына баш кода булган иде. Мөһәндис Кязыйм Миршан дигән кара егеткә үзен туйга чакырганлар. Шунда йөреп кайткан. Анкара исән-сау, ди. Бурсада Фәйзи бәйнең кызы Сөемне кияве берлә очратдым. Алар өйләнгәнләр. Бал айларын […] паласда үткәрәләр. Истанбулда әле яңа хәбәрләрне белмим. Варшавалы Алиевның кызы Мөкәррәмәнең адресын барып табарга белсәм дә, язып җибәрергә белмим. Белешеп, киләчәк мәктүбдә язармын. Әгәр бик кызу кирәк булса, минем адреска язсын. Мин хатын илтеп бирермен (болар Камилә өчен).
Мине Финляндиядән бик чакыралар. Әгәр вазгыятьләр шулай нормальга якын китсә, соңбаһарда, иншаллаһ, бер китеп килермен. Бәлки, Алманиягә дә уграп , матбага мәсьәләсен дә хәл итәрмен. Безнең зарар-зыянлардан бер мәгънә дә чыкмады. Чыгачагы да күренми. Бәлки, машиналарны Истанбулга, китаплар, мәҗмугаларны Финляндиягә күчерү мәслихәт булыр. Камиләгә сәлам. Вапурларның тәгърифәләрен табып җибәрермен. Мондан соң Марсилья берлә Төркия арасында люкс вапур «Анкара» эшләячәк. Фәүгылгадә конфорлы , имеш. Борыныңдан маңка сөртергә дә махсус машинасы бар, имеш. Безнең кебек бай мәмләкәткә күптән шундый конфорлы вапурлар йөртергә кирәк иде.
Әлегә хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Бурсага алып барган акчам җитде. Беркемгә дә бурычланмадан кайтдым. […] күрсәң, сәлам сөйлә.
3 тәммуз, 1949. Истанбул. Бәйуглы.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
165. Сәгадәт Чагатайга.
Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Уграп – кереп чыгып.
Тәгърифәләрен – расписаниеләрен.
Фәүкылгадә конфорлы – бик комфортлы.