Сөекле кызым!
Синең мәктүбеңне бер-ике көн әүвәл алдым. Саулыгыңны белеп сөендем. Мин дә, Аллага шөкер, сау-сәламәт. Бәйрәм күңелле кичде. Бик күп йиргә йөрдем. Корбан ашларына чакырылдым. Инде 15 октябрьдә Казан алынуының сәнәи дәвериясе матәменә хәзерләнәмез1. Монда яңа һичбер хәбәр юк. Һәркем искесе кебек яшәп тора. Минем «Татарның кызы» исемле хикәям «Соң почта» гәзитәсендә чыгып тора. Уның берничә нумирасын сиңа күндергән идем. Алуыңдан-алмавыңдан хәбәр булмады.
Истанбул бу арада бик суынып китде. Балалы кешеләр соба яга башладылар. Мин әле ул дәрәҗә өшегәнем юк. Наиләләр шул көнләрдә генә Бөекададан ташынганлар дип ишетдем. Иртәгә-бүген бүләкләреңне илтеп бирәчәкмен. Доктор Октайга теге марҗаның муен багын бирдем. Хәсән әле һаман преванториумда. Бәйрәмдә чыккан иде. Шактый файдалана кебек күренәдер. Безнең Галиулланы күрсәң, аңарга шәфкать-мәрхәмәт берлә мөгамәлә ит. Бик һәйбәт егет, әмма һич дә дөнья көтүнең әхвален белми, дәрвиш рухлы егет. Тугрылык кирәкле берәр йир чыкса, үзен йирләшдерсәң, сәвап булыр иде. Үзен һәр йирдә истихзар гына итәләр . Алманиядән килгән Фатих исемендәге бер һәмшәһри мөһәндисе Анкара бәләдиясендә иншаатда чалышадыр. Хатыны кырымлы. Баласы да бар. Тәрбияле һәйбәт кеше. Бәлки, сиңа күрешергә килерләр. Ачык йөз күрсәт. Әсирлекдә бик зур авырлыклар үткәргән бер кеше. Әлегә хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
12 октябрь, 1949. Истанбул. Бәйуглы.
Күндерелгән акча […] банкадан әле хәбәр алмадым. Үзем барып белешергә торам.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
171. Сәгадәт Чагатайга.
Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
1 Инде 15 октябрьдә Казан алынуының сәнәи дәвериясе матәменә хәзерләнәмез. – 1545–1552 елларда Казан ханлыгын яулап алу нияте белән Мәскәү дәүләте тарафыннан Казанга рус дәүләтенең яулары оештырыла. 1552 елның 22 августы (2 сентябрь) – 2 октябрь (13 октябрь) арасында Казан камалышта кала. 2 октябрьдә шәһәр тулысынча талана, яндырыла. Казан ханлыгы бетерелә, җир-биләмәләре Мәскәү дәүләтенә буйсындырыла. Рус дәүләтенә Әстерхан һәм Себер ханлыкларын яулап алырга юл ачыла. 15 октябрь ел саен матәм көне буларак билгеләп үтелә.
Истихзар гына итәләр – искә төшерәләр.
Иншаатда – төзелештә.