Сөекле кызым!
Синең мәктүбеңне бер-ике көн әүвәл алмышдем. Язылачак яңа бернәрсә булмаганга җавап язмый тордым. Миндә саулык-сәламәтлек. Тирә-юньдәгеләр дә һәммәсе сау-сәламәтләр. Каһирәдән Муса әфәнденең 25 октябрьдә Каһирә шәһәрендә үлүе вә шундагы бер мөселман мәзарына күмелүе хакында хәбәр алдык. Лондонны Сәгадәт дә күрде. Мин кемдән ким, дип, Ингилтерә сәяхәтенә хәзерләнеп ята икән дә, әҗәле килеп, үлеп киткән. Кабере нур эчендә булсын.
Истанбулның һавалары шактый суынды. Мин әле алай да соба яга башламадым. Шул көнләрдә ягарга мәҗбүр булырмын, ахрысы. Синең биргән адресыңны (алманча хакында) Госманга бирдем. Үзенчә рәхмәт укыды. Ләкин ул йир, уның килене эшләп дә хамилә булганга ташларга мәҗбүр булган йир икән. Дөнья бит бик тар. Мәрьям ханым үзенең мәсләге итенгән хасталыгы берлә авырып ята. Ләкин ул авыруы дидаи кодуны дәвам итәрүенә манигъ булыр дәрәҗәдә түгел. Киленләре тифодан терелде.
Садри бәйләр, Камилә ханым бу елда ротубәтдән авырыр, дип куркып, яңа фатир эзлиләр, әмма һәм очсыз, һәм ийи фатир булмак Истанбулда […] казанмак кеби бер эш булганга таба алмыйлар. Ләбиб бәйләр гаиләләре сау-сәламәт. Кызлары укып торалар. Сезнең университә дә ачылды инде. Син һәр көнне андасыңдыр дип, мәктүбне факультә адресына яздым. Син сораган иншаат мөһәндисе Фатих бәләдиядә чалышадыр. Хатыны кырымлыдыр. Җәгъфәр бәй калеб хасталагындан кризис кичерде, дип ишетдем. Бик зәгыйфьләнгән, имеш. Миръякуб та үзенең дошман хасталыгы астма берлә дүрт-биш көндән бирле авырып ята. Ятакка ятса, нәфес ала алмаенча буылганга, мескин, биш көндән бирле ат кебек аяк өсте генә бераз йоклый ала. Чук изтыйраб чигә . Мин, Аллага шөкер, сап-саглам йөреп ятам. Хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
2 ноябрь, 1949. Истанбул.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
173. Сәгадәт Чагатайга.
Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Ротубәтдән – дымлылыктан.
Изтыйраб чигә – борчыла.