Сөекле кызым!
Синең мәктүбеңне алуыма берничә көн кичде. Язылачак яңа хәбәрләр булмаганга җавап язмадым. Үземдә саулык. Истанбулда һавалар бик матур иде. Һәр көн кояш, фәкыйрь-фокара Тәңренең собасында йылынып ята. Мин дә әле соба яга башламадым. Лөзүм хис ителми. Мин теге бүләкләренә каршы Камиләгә мәктүб яза алмадым. Синдән адресын алырга да онытканмын. Шул адресны язып җибәр әле. Мүнихдан алынган бер мәктүбдә мескин […] Госманның Төркиягә килүен көтеп ятучылар лагерында 31 октябрь көне үлүен вә шундагы Алман каберенә җеназа укылып күмелүен хәбәр бирәләр. Зәваллы Төркиягә килергә бик омтыла иде, насыйп булмады.
Хәсән шактый файдаланып, санаториумдан чыкды. Уның хасталыгының зурысы, мөнтәзыйрән , тамагы туймау булырга охшыйдыр. Аллаһ ярдәм бирсен. Садри бәйләр, Ләбибләр исәнләр. Мәрьям ханымның килене Надирә савыкды. Бераз хәл җыярга Искешәһәргә кунакка киткән. Мәрьям ханым ыңгыр-шыңгыр йөреп тора. Синдә ни хәлләр? Йөк арбаңа җигелергә өйрәнеп җитдеңме? Исәнлегең ничек? Әмин бәйне күрсәң, сәлам сөйлә. Үзенә, Миръякубның үлүе хакында сораган сөальләренә тәфсилле мәктүб язган идем. Иншаллаһ, алгандыр. Миръякуб йиренә русча мөгаллим уларак Мирза Баланы тәклиф иткән идек. Мирза Бала үзе дә тәрәддед гөстәрде . Җәгъфәр углы да бик үк кайырмады , ахрысы. Башка бер азәри керәчәк, имеш. Әлегә шулкадәр. Күндергән акчагызның килүендән банка хәбәр бирде. Хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
19 ноябрь, 1949. Истанбул. Бәйуглы.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
174. Сәгадәт Чагатайга.
Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Мүнихдан – Мюнхеннан.
Зәваллы – бичара.
Мөнтәзыйрән – күзәткән хәлдә.
Тәклиф иткән – көчләп кушкан.
Тәрәддед гөстәрде – икеләнү күрсәтте.
Кайырмады – игътибар итмәде.
Азәри – азәрбәйҗанлы.