Сөекле кызым!
Миндә саулык-сәламәтлек. Синең мәктүбеңне алдым. Эчендән Камиләнең адресы берлә конверт да чыкды. Әле Камиләгә мәктүб яза алмадым. Мин аңарга бүләкләре өчен рәхмәт кенә язам. Бу арада Финляндиядән үземә бер костюм килде. Гыймад җибәргән. Бераз төзәтдереп, киярлек кышлык бер костюм булды. Минем «Татарның кызы» дигән хикәям «Соң почта»да тәфрика ителеп басылып чыкды. Ләкин хәриф парасын бирми. 120 лира кадәр бер алачагым бар иде. Шуңарга өзелдем. Мәхкәмәгә бирсәң дә вай, бирмәсәң дә вай.
Син теге «Куканд ханлыгы»ның тәрҗемәсе хакында һаман конушмадыңмы? Уны очла. Азмы-күпме пара килер иде. Шактый кирәкле урын бар. Монда һәркем үз йирендә үз эше берлә мәшгуль. Яңа бернәрсә дә юк. Һавалар бик һәйбәт китә. Балык да бик күп чыга. Шуңарга ит бәһаләре дә төшде. Халык Аллаһның шул нигъмәтләренә шөкран итеп ята. Синең сыйххәтең ничек? Лондон тәдависенең файдасы күреләме? Эшләрнең бик күп булып, үзеңне лөзүмеңдән фазла йормыймы? Камилә ханым, Мәрьям ханым сиңа сәлам сөйлиләр. Хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
28 ноябрь, 1949. Бәйуглы.
Синең профессор булуыңның исе чыкмыймы? Вакыты килмәдеме?
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
175. Сәгадәт Чагатайга.
Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Тәфрика ителеп – өлешләп.
Хәриф – партнёр.
Конушмадыңмы – сөйләшмәдеңме.
Тәдависенең – дәвалануының.
Фазла йормыймы – артык арытмыймы.