177. Габбас Мөхәммәтҗанга

Хөрмәтле Габбас әфәнде1!

13 гаиләнең 36 әгъза илә [җибәрелгән] кәгазьләрегез кичә генә килеп җитте. Язулар, минем күрүемчә, монтазамдыр . Ләкин Рәшид Акчуринның листәсендә фотограф рәсеме чыкмады. Бу рәсем төрле йирләрдәге тикшерүләрдә төшеп калган булырга кирәк. Шул рәсемне бик тиз иттереп таир  берлә күндерегез. Монда [исемлеккә] кертелгән агай-эне арасында бер данәдә, Нагуялы милләтчеләргә очрамадым, бәлки, мин онытканмын. Ләкин Дәүләтша Сәзгәннәр, Сәедгалиләр кебек хәтеремдә калганнарның исеме очрамады. Бәлки, боларын икенче [чиратка] куйгансыздыр. Бу эшнең әле ничек нәтиҗә бирүе, әлбәттә, мәгълүм түгел. Ләкин шул мәсьәләнең башлангычында миллләтчеләремезне үпкәләндерә торган, арадагы тигезлекне бетерә торган хәлләр чыга күрмәсен. Аннан бик сакланыгыз. Бу кәгазьләрене алып, үзем, Алла кушса, 1950 елның 15 гыйнварларында Анкарага китәчәкмен. Хәзер Яңа ел алды булганга, киләчәк айның уннарына кадәр Анкарада хөкүмәт әрбабы, хосусән депутатларның күбесе, читтә булачаклардыр. Мин эшләремне күбрәк депутатлар аша йөрткәнгә, аларның тупланган хәлдә булулары мәтлубтыр .

Әгәр анда икенче чиратка язылырга теләүчеләр булса, аны да тиз күндерегез. Мин бу язулар берлә бергә хатыңыз да булырмы әле дип көткән идем, хат-фәлән чыкмады. Вәлиәхмәт Гобәйдулла әфәнде Кореяда булганга, аның берлә, бәлки, языша алмагансыздыр. Анкарага барып, шул теләгегез хакында хөкүмәт кешеләренең фикерен алгач, тәфсилле мәктүб берлә әхвәлне белдерермен. Җитмәгән нәрсәләр булса, аларны да язармын. Вә сез мөмкин кадәр тиз җавапландырырга тырышырсың. Бу җавабыңыз да бик соңга калды.

Мондагы агай-эне сау-сәламәт. Бер-ике көн элек Тәнзиннән Закир Яушның олуг углы Салих гаиләсе берлә, Тәнзин мулласы Хатыйб Халиди гаиләсе берлә килеп чыктылар. Сездән монда килүче булганда, берәрегездә сакланган булса, «Милли байрак» гәзитәсенең2 башланганнан ябылганына кадәр бөтен нөсхәләрен миңа күндерсәгез, бик рәхмәт укыр идем. Әүвәл үзегездә булса, әрәм-шәрәм итмәгез. Аның нөсхәсе монда беркемдә дә юк. 1939 ел августына кадәр чыкканнары миндә – Варшавада булса да, алар башка китапларым, әйберләрем берлә бергә сугыш вакытында янып беттеләр.

Хушыгыз. Дуст-ишкә хөрмәтләремлә сәламнәр.

Гаяз Исхакый

1949, 24 декабрь. Истанбул

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 177. Габбас Мөхәммәдҗанга.

 Хат беренче тапкыр Лена Гайнанова тарафыннан әзерләнеп, аның кереш сүзе белән, “Авырлыкны йөрәк берлә күтәрәбез” дигән исем астында “Мәдәни җомга” газетасының 2011 елгы 15 июль санында басылды. Текст шуннан алынды. Хат Л. Гайнанова архивында саклана.

1 Габбас әфәнде – Габбас Мөхәммәдҗан (1905–2005), Япониядә Кобе шәһәрендә яшәгән.

2 Милли байрак” гәзитәсе – Мукденда  нәшер ителгән атналык газета.

  Монтазамдыр – тәртипледер.

  Таир – очкыч.

  Әрбабы – башлыклары.

  Мәтлубтыр – таләп ителәдер.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру