Хөрмәтле Габбас әфәнде!1
Сезнең сентябрьнең 8 ендә язган мәктүбегезне алдым. Ни язганыгыз мәгълүм булды. Кайда гына булсалар да, милләттәшләребезгә кулдан килгән ярдәмне итү вә каршылыклы итешү һәммәбезнең милли вазифасыдыр. Мин дә Япониядәге милләттәшләремнең йомышларын үтәүне үземнең милли бурычым дип карыйм. Вә шуңарга күрә сезнең Төркия тәбәгасе булырга тырышуыгызга дустча, кардәшчә карап, кулымнан килгән кадәр тырышырга сүз бирәм. Ләкин бу теләгемезнең таман уңышлы чыгуын гарантия итә алмыйм. Эшләү, тырышу – бездән, уңышка муаффәкыять – Тәңредән. Үткән юлы язганымча кебек, үзегез ышанган, милләтчелегендә шөбһәсез булган ун-унбиш гаиләнең, аерым-аерым гаилә әгъзаларының листәсен язып, рәсемнәрен куеп, кыскача гына2:
«Төркия Җөмһүрияте Башбаканлык Макамы галиясенә.
Япониядә яшәгән шимал төрекләреннән .
Әгъзаларымызның исемнәре, яшьләре күрсәтелгән исемлектәге гаиләләрнең башлыклары Төркия Җөмһүрияте хөкүмәтеннән безне Төркия гражданлыгына кабул итүегезне, Ерак Көнчыгыштагы якташларыгыз аркылы безгә метрикә таныклыгы җибәрүегезне төреклек наменә түбәнчелек белән сорыйбыз. Гражданлыкка кабул ителгән очракта Ватаныбызга вә милләтебезгә тугрылыклы калачагыбызга вә хөкүмәтнең безгә йөкләячәк бөтен вазифаларны башкарачагыбызга намусларыбыз белән сүз бирәбез. Һәммәмез дә үз хәятыбызны хезмәтебез белән көн күрергә ирешеп, милләтебезгә, хөкүмәтебезгә йөк булмаячагыбызны да вәгъдә итәбез.
Хөрмәтләребез белән (имзалар)».
Шундый кәгазьләрегез, килеп, кулыма төшсә, Анкарага барып, бөтен зур кешеләрен күрергә вә сезнең үтенечләрегезне тутырырга тырышырмын. Сугышның беренче елларында сәфир Фәрид бәк булган чакта, ул сезгә, Япониядә калып та, Төрек тәбәгасе алырга карар биргән иде. Шул вакытта Төрек сәфарәтеннән берәр кәгазь алган булсагыз, аны да күндерегез. Ләкин бу эшне мөмкин кадәр яшерен эшләгез вә мондагы дуст-ишеңезгә, кардәш-кабиләңезгә дә алдан хәбәр бирмәгез. Анкарадан алган мәгълүматымны сезгә әхакан язармын. Бу листәгә Фузандагы Вәлиәхмәт Гобәйдулла әфәнде берлә Токиодагы Әхмәт Апанай гаиләсен дә беркетүегезне үтенәм (үзләре теләсәләр). Бу язуларны аеры-аеры берничә пакетта, бер-ике көн аралаша күндерегез. Хөсәен әфәндегә вә бөтен милләттәшләргә сәламнәремне сөйләгез.
Бу мәктүптән шул ун-унбиш гаиләдән башкаларын читтә калдырырга тели дип аңламагыз. Беренче мөрәҗәгатьтә, мондагыларны куркытмас өчен генә, аздан башларга уйлыймын. Юлы ачылса, барысын да шул юлдан эшләрмен вә эшләргә дә уңай булыр.
Гаризагызны латин хәрефләре берлә машинада яздыра алсагыз, яхшы булыр. Әгәр ул мөмкин булмаса, ачык итеп гарәп хәрефләре берлә языгыз. Имзалары ачык булсын. Хушыгыз.
Айаз Исхакый-Иделле.
Истикъляль җәддәсе, Иске Чәчәкҗе сок.
№ 40/4, Бәк углы, Истанбул.1949 ел, 24 декабрь
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
178. Габбас Мөхәммәдҗанга.
Хат беренче тапкыр Лена Гайнанова тарафыннан әзерләнеп, аның кереш сүзе белән, “Авырлыкны йөрәк берлә күтәрәбез” дигән исем астында “Мәдәни җомга” газетасының 2011 елгы 15 июль санында басылды. Текст шуннан алынды. Хат Л. Гайнанова архивында саклана.
1 Габбас әфәнде – Габбас Мөхәммәдҗан (1905–2005), Япониядә Кобе шәһәрендә яшәгән.
2 Хатта бу мөрәҗәгать төрекчә язылган. Лена Гайнанова татарчага тәрҗемә иткән.
Тәбәгасе – гражданины.
Муаффәкыять – уңышка ирешү.
Листәсен – исемлеген.
Шимал төрекләреннән – татарлардан.
Сәфир – илче.
Сәфарәтеннән – илчелегеннән.
Әхакан – һичшиксез.