Хөрмәтле Габбас әфәнде!1
Мин ун көннән бирле сәфәрдә идем. Бик күп зур вә мөһим затларны күреп, сезнең гаризаларыгызны юлына куя алдым. Кичә хариҗия вәкаләтенең мөһим бер шәхесенә кәгазьләрне тапшырдым. Хөкүмәтнең зурлары принцип ягыннан сезнең теләкләрегезне кабул итүләрен сөйләделәр. Ләкин эшләр бүген-иртәгә тәмам булачак түгел. Бераз көтәргә кирәк булачак.
Мөгамәләнең башлануы өчен хәзерге көннәрдә Корея эшләрен караучы комиссиянең әгъзасы булган Касыйм Гүләк дигән затның Анкарага кайтуын көтәләр. Ул затка, гомумән, безнең Идел-Урал мөһаҗирләре хакында мәгълүмат тупларга кушылган икән. Иншалла, яхшы мәгълүмат китерер. Ләкин гариза бирелгән кешеләр өчен (ягъни сезнең өчен) артык мәгълүматка хаҗәт юк. Монда мин кыйммәтле дустларымнан сезнең хакта яхшы вә тугры фикер бирдердем. Алла насыйб итсә, эшегез үзегез теләгәнчә булачак. Касыйм Гүләк бәк Токио[дан] Кобега килсә, үзенә хөрмәт күрсәтегез вә гаризаңызда язган рәвештә дәртеңезне аңлатыңыз. Төрек тәбәгалегенә кабул ителәчәксез.
Тәфсилле хатны Истанбулдан язармын. Февральнең 15 ендә Истанбулда булыначагым.
28 декабрь тарихлы мәктүбегезне вә эчендәге бүләгегезне алдым. Бүләгегез өчен рәхмәт.
Бөтен дуст-ишкә хөрмәтләремлә сәламнәр.
Бу эшне әлегә сер тотыгыз. Яңа гаризалар әле күндермәгез. Истанбулдан үземнең хатымны көтегез. Бу эшне юлга кую бик авыр булды. Аллага шөкер, дустларның ярдәме берлә башкара алдым.
Әлегә хушыгыз. Гаяз Исхакый.
Берлинда басылган мәҗмугалар, китаплар һәммәсе дә үземдә бар. Юк нәрсә – Ерак Шәрекъта нәшер ителгән китаплар берлә «Милли байрак» гәзитәсе2 генәдер. Аларны кулга төшереп җибәрә алсагыз, мәмнүн булырмын.
Хатны бик ашыгыч яздым. Кореядан килгән милләттәшләрнең малларын таможнядан чыгарту артыннан йөгерәм. Хушыңыз.
Гаяз
1950, 28 гыйнвар. Анкара
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
181. Габбас Мөхәммәдҗанга.
Хат беренче тапкыр Лена Гайнанова тарафыннан әзерләнеп, аның кереш сүзе белән, “Авырлыкны йөрәк берлә күтәрәбез” дигән исем астында “Мәдәни җомга” газетасының 2011 елгы 15 июль санында басылды. Текст шуннан алынды. Хат Л. Гайнанова архивында саклана.
1 Габбас әфәнде – Габбас Мөхәммәдҗан (1905–2005), Япониядә Кобе шәһәрендә яшәгән.
2 “Милли байрак” гәзитәсе – Мукденда нәшер ителгән атналык газета.
Хариҗия вәкаләтенең – тышкы эшләр вәкиллегенең.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.