182. Габбас Мөхәммәтҗанга

Хөрмәтле Габбас әфәнде!1

Моннан өч көн элек кенә, өч атнага якын калып, Анкарадан дүндем . Анкараның һавалары бик суык вакытка очрадым да бераз зәхмәт тә чиктем. Суыклар мин анда вакыт 20 дәрәҗәдән ким булмады. Кай көннәрне 25–26 га кадәр чыкты. Безнең мәмләкәттә бу зур суык булмаса да, мондагы өйләр, кием-салым кышка каратып эшләнмәгәнгә, халыкка бик авыр килде. Мин үзем, Аллага шөкер, авырмый-нитми, сау-сәламәт кайттым. Барыр-бармас, дуст-ишне эзләп таптым. Сезнең мәсьәлә тугрыдан-тугры вә Хариҗиягә тәгаллекъ иткәнгә  Нәҗметдин Садыйк бәк бер-ике көн соңра Аурупадагы бер конференциягә китәчәк булганга, дуст бер депутатым аша аның берлә күрештек. Хариҗия назыйры бу эшне үз башына гына хәл итә алмавын сөйләгәнгә, тагы бер дустым васитасы  берлә дахили  вәкиленә мөрәҗәгать иттек. Ул да шул ук җавапны биргәнгә, баш вәкил Шәмсетдин Көналтай бәккә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр калдым. Икенче бер дустларымнан зур бер кеше аркылы мәсьәләне аңарга ачтык. Боларның барысына да сугыштан элек, Фәрид бәк сәфир  булганга, Япониядә калып, тәбәгагә  кичә хакында Төркия хөкүмәтенең бер карары булганны сөйләдек. Өченче бер мөһим дустым аркылы 1940 елдагы Төркия хөкүмәтенең бу карарын да эзләп таптык. Баш вәкил хәзрәтләре: «Мин бу эшкә тарафдармын. Корея мәсьәләсен карашыр өчен, иске министрлардан Касыйм Гүләк бәк Ерак Шәрекъка китте. Аңарга Ерак Шәрекътагы мөселман төрк-татар мөһаҗирләренең хәлен өйрәнеп кайтырга куштык. Ул кайтсын да, анда алган мәгълүматка карап, эшкә керешермен», – диде.

Инде шул төрле яктан алынган шул фикерләрне бер җепкә тезеп, юлына куярга гына калды. Ул вакыт Хариҗия вәкиле дә Аурупага киткән иде. [Үтенечләремез] Хариҗия вәкиленә булганга, бу эш Хариҗия вәкаләте карары берлә эшләнәчәк булганга, Хариҗия вәкаләтенең вәкилдән соң беренче зур мәэмүре  булган Хатыйб Гомуми бәкне зиярәт иттем. Вә аңарга бөтен теләкләремне тәфсилле аңлаттым. Бу зат, әүвәле Русиядә сәфир булып торганга, безнең эшләрне белә иде. Башка вәкилләр берлә дә бу хакта сөйләшкән иде, ахрысы. Мине дә таный икән. Дустанә каршыландым. «Әүвәлдә бу мәсьәлә принцип ихтыяры илә мәкъбүлдер . Ләкин моның эшкә ашырылуы бүген-иртәгә булачак хәлдә түгелдер. Буңарга шактый зур киртәләр бар. Әүвәлән, без әле һаман Япония берлә солых ясый алмаганга, анда сәфарәтемез юк. Андагы эшләрне [вакытлы килешү] комиссиясе аша йөртергә мәҗбүрмез. Америка, инглизләрдән башка, бу эшкә дошманча карый торган дәүләтнең дә әгъзасы бар. Ул бу эшне бутарга маташачак вә, бәлки, андагы кардәшләремезгә зарары да тиячәк. Шуңарга Касыйм бәкнең кайтуын көтәмез. Болар хакында акрын гына тәхкыйкать ябачагыз », – диде. Истидгаларны  алды. Тәхкыйкать хакында үземнең сезгә кәфил  булачагымны [әйттем] вә тагы берничә затны күстәрдем. Япониядә булынган бер мөһим шәхесеннән дә сезнең хакта дугры, дөрест мәгълүмат бирүен үтендем. Ул да кабул итүен әйтте. Эш юлына куелды. Ләкин бик тиз чыгар дип өмет итмим. Фәкать, бу эш булачак дип, мине канәгатьләндерделәр.

Бу араларда монда сайлаулар көтеләдер. Шуңарга эшләре баштан ашкан инде. Сез шау-шусыз гына көтеп торыгыз. Әгәр бер нәрсә кирәк булса, сезгә язармын. Хәзергә бу эш җирендә, диделәр. Ләкин моны һаман әле сер тотыгыз. Бер юл ачылса, башкаларына да җиңеллек булыр.

Күндергән бүләгегезне алуымны язган идем, аңарга рәхмәт. Ул бүләкнең мондагы базарда бәһасе шактый зур булды. Сез күндергәнчә булганда, ике йөз җитмеш алты лира бирделәр. Базар берлә генә караганда, йөз илле лира кадәр югалттык. Хәерле булсын.

Бу хәбәрне шауламагыз. Монда мин аны үземезнең мөһаҗирләремезгә сөйләмәдем. Сез дә беркемгә дә язмагыз. Гайбәт күбәйсә, эшкә зарар итеп, дошманны уяттыру ихтималы бар. Кирәге чыкса, бәлки, тагы бер мәртәбә Анкарага барып чыгармын. Әлегә шулкадәр. Хатымны дошманнар кулына төшермәгез. Хушыгыз.

Бөтен дуст-ишкә сәламнәр, хөрмәтләрлә Гаяз Исхакый

1950, 12 февраль. Истанбул

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 182. Габбас Мөхәммәдҗанга.

Хат беренче тапкыр Лена Гайнанова тарафыннан әзерләнеп, аның кереш сүзе белән, “Авырлыкны йөрәк берлә күтәрәбез” дигән исем астында “Мәдәни җомга” газетасының 2011 елгы 22 июль санында басылды. Текст шуннан алынды. Хат Л. Гайнанова архивында саклана.

1 Габбас әфәнде – Габбас Мөхәммәдҗан (1905–2005), Япониядә Кобе шәһәрендә яшәгән.

Дүндем – кайттым.

  Хариҗиягә тәгаллекъ иткәнгә – тышкы эшләргә бәйләнешле булганга.

  Васитасы – арадашлыгы.

  Дахили – эчке эшләр.

  Сәфир – илче.

  Тәбәгагә – гражданлыкка.

  Мәэмүре – чиновнигы.

  Принцип ихтыяры илә мәкъбүлдер – принципта кабул ителгән.

  Тәхкыйкать ябачагыз – тәфсилле тикшереп башкарачакбыз.

  Истидгаларны – үтенеч кәгазьләрен.

  Кәфил – җаваплы.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

 

Җавап калдыру