184. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Мин сау-сәламәт. Искешәһәрдә биш-алты көн калып, Истанбулга дөндем. Монда һәммә нәрсәне сәламәт, дуст-ишне сау тапдым. Анкарада вакытда синең бәңа каршы такындыгың тавры һич бәгәнмәдем . Кызым, улдыгың өчен, синең заляләтдә  икәнлегеңе күреп, мөтәәссир улдым. Тәңре сиңа һидаять  насыйп итсен.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

17 февраль, 1950. Истанбул.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 184. Сәгадәт Чагатайга.

 Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

Бәңа каршы такындыгың тавры һич бәгәнмәдем – миңа каршы ясалган кыяфәтеңне һич хупламадым.

  Заляләтдә – азгынлыкта.

  Һидаять – дөрес юл.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру