Сөекле кызым!
Синең 12 апрель тарихлы мәктүбеңне, күндергән акчаңны алдым. Үземдә саулык-сәламәтлек. Чәһаршәнбә көн (5 апрель) Госман Токумбит үзенең өендә үле уларак табылды. Малае марҗасы берлә күпдән аерылып чыгып киткәнләр иде. Госман ялгыз башы иде. Матди ягы да бик начар, мәгънәвияте дә бик бозык иде. Көн буе (чәһаршәнбә) тышка чыкмаганга, көндез өендә лампа янып торганга, өй хуҗасы полиска хәбәр биргән. Полис пәнҗәрәне алып эчкә кергәндә, Госман […] кием-салымы өстендә йирдә утырган хәлдә үле булган. Пәршәнбә көн җеназасы булды. Интихар итдеме , әллә хасталык килдеме, мәгълүм булмады. Миръякуб да, мескин, шулай беркем дә булмаган бер бүлмәдә үлеп калган иде. Бу Госманның да шулай янында беркем дә булмаенча үлеп китүе, мин дә алар кебек ялгыз яшәүче булганга, минем дә башыма шул килмәсен, җан биргәндә авызыма су салырга да кеше булмый тилмереп, җаным чыкмасын дип курыкдым. Курыкмаслык да түгел бит. Төркиягә беренче килгәндә өйләнмәенчә хата иткәнем. Хәзер, оршыша-талаша булса да, бер-береңә өйрәнгән бер усырак каричыгым булыр иде. Үлем ятагында ялгыз булмас идем. Үткән эшкә үкенеп файда чыкмый. Тәңре ярдәмчем булсын! Госманның җеназасында малае булып йөргән шул рус, алман мәхлуты малай, бик ямьсез бер хәрәкәт итеп, һәммәмезне рәнҗетде. Госманның өстәл өстендә тора торган […] дә 2,40; 3,50 маркаларга сатыла торган бер сәгать бар иде. Госманны юган чыкда шул сәгатьне читкә алып куйганлар. Мохтар, сәгатемне үлек юучы хуҗалар урладылар дип, полиска киткән. Эзләштергәч, сәгать әйберләр арасындан чыкды. Ләкин шуны урлар өчен җеназа мәрасимен кылыр өчен килгән хуҗаны яшереп куйган, дип, полиска тәслим итде . Доктор Ләбиб берлә без никадәр мөдахәлә итсәк дә , сүземезне тыңламады. Атасы булып, үзенә каршы шул дәрәҗә фидакярлек иткән кешенең хезмәтендән ул малай алдында 1 лиралык сәгатьнең кыйммәте зур икән. Матдилекнең дә бу кадәресе җирәндергечдер. Чук җанымыз сыкылды .
Минем башыма бу арада бер бәла килеп чыкды. Берничә елдан бирле миңа «Хидмат Ватания» бүлегесендән һәммә өч айга 400 лира биреп киләләр иде1. Моны минем беренче җиһан хәрбендә төрек әсирләренә ярдәм иткәнне белгән бер зат ясаткан иде. Ул кеше бу елларда күздән төшде. Шул акчаны март башындан кисделәр. Шул эш минем вазгыятемне аллак-юллак итде. Моны төзәтдерү дә мөмкин түгел кебек күренәдер. Шуңарга мөтәэссирем . Нишләргә дә белми аптырап калдым. Ләкин син моны әле беркемгә дә сөйләмә. Хосусан Таһирдан гизлә . Моның мәйданга чыгуын теләмим. Затән бу акчаның килүен дә гизләп килә идем. Шуны төзәтик дигән булып, үзеңезнең дуст дип йөргән кешеләреңезгә (алар, синеңчә, мәләк булса да) серне ача күрмә. Аларның яхшы күңеллесе дә сайлау-сайлану эше берлә башданаяк мәшгуль булганга, мондый эшләр берлә шөгыльләнергә вакытлары да, имкянлары да юк. Хәерле булсын. Фәүзи пашаның җеназасы фәүкылгадә кичде. Бөтен Истанбул аякда иде. Җеназаның өендән чыгуындан башлап (иртә сәгать 9 да), җеназа куелып беткәнче (6,2/1 сәгатькә кадәр) бөтен Истанбул йөз меңләр кешенең авызындан чыккан тәкбир тавышы берлә чыңлады. Күз яше түккәнләрнең исәбе-хисабы булмады. Мин дә Бәязид җәмигысына җеназага бардым. Каберенә кадәр китәрлек көчем булмады. Мондагыларның сөйләвенә күрә, Гази пашаның да җеназасында да бу кадәр халык иштиракь итмәгән, имеш. 22 километрлык җеназа кулларда үткән урамларның бөтен тарафы халык берлә шыгрым тулы иде.
Ләбиб бәй ийиләшеп килә. Әле үзенә тагы истирахәт бирделәр. Һидаятьнең кызы дөньяга килде. Үзе бәк мәмнүн. Картлыкка аяк басканда, ата булды. Хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
18 апрель, 1950. Истанбул. Бәйуглы.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
188. Сәгадәт Чагатайга.
Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
1 …«Хидмат Ватания» бүлегесендән һәммә өч айга 400 лира биреп киләләр иде. – Г. Исхакый матди яктан авыр хәлдә яши. Гомеренең соңгы елларында ул Төркия хөкүмәтенең төрек бөекләренә бүлеп биргән фондында яшәргә мәҗбүр була.
Пәнҗәрәне – тәрәзәне.
Интихар итдеме – үз-үзен үтердеме.
Алман мәхлуты – немец белән кушылган.
Мәрасимен – йоласын.
Тәслим итде – тапшырды.
Мөдахәлә итсәк дә – арага керсәк дә.
Чук җанымыз сыкылды – бик ачуыбыз килде.
Җиһан хәрбендә – дөнья сугышында.
Мөтәэссирем – кайгы-хәсрәткә төштем.
Гизлә – яшер.
Мәләк – фәрештә.
Истирахәт – ял.