Хөрмәтле Габбас әфәнде1!
Сезнең 21 апрельдә язган хатыгызны алдым. Ни язганыгыз мәгълүм булды. Моннан элек бер хатыгызны алган идем. Язылачак яңа бер хәбәр булмаганга, вакытында җавап яза алмаган идем. Гафуыгызны үтенәм. Касыйм бәк бер-ике атна элек мәмләкәткә кайтты. Ләкин үзен әле күрә алмадым. Истанбулга килеп чыкмады, аны күрер өчен генә Анкарага бара алмадым. Барсам да, зур бер эш эшли алмаган булыр идем. Монда хәзер Милләт Мәҗлесенә сайлау үтте. Хәзерге эш башындагы партия берлә яңа партияләр бик каты тартышалар. Бөтен эшләрнең алайга вә болайга китүе шул сайлауларның нәтиҗәсенә баглыдыр. Хәзер монда сайлау-сайланудан башканы уйлаган кеше дә юктыр. Бөтен көч шул сайлауга юнәлгән.
14 май, якшәмбе көн, бөтен мәмләкәттә яңа кануннар буенча сайлау булачак. 30 майда яңа Милләт Мәҗлесе җыелачак. Дәүләт башы сайланачак. Вә яңа хөкүмәт корылачактыр. Бу хөкүмәт хәзерге партия әгъзаларыннанмы йә яңа партияләрдәнме булачак, Алла үзе генә белә. Шул яңа хөкүмәт төзелеп, эшләрен кулга алгач кына, безнең эшләргә чират киләчәк. Ул да июнь аеның 10–15 ләреннән элек булмаячак. Шул вакытта кирәк булса, бәлки, тагы бер мәртәбә Анкарага барып килермен. Мин эшегезне онытканым юк. Анкарадагы дуслар берлә дә шул хакта язышып торам. Вакыты шулай булганга, безнең кызулау берлә генә эш ашыгып йөрми. Яңа хөкүмәт нинди партиядән төзелсә дә, иншалла, дустларыбыз табылыр. Ләкин мондагы гадәт буенча, яңалар искеләрнең күп эшләрен үзгәртәләр. Иншалла, сезнең теләкләрегезне алай итмәсләр. Эш бераз юлга куелыр-куелмас җавап язармын. Сез дә сабыр берлә генә көтеп торыгыз.
«Милли байрак» гәзитәсен2 берәр килүче булганчы үзегездә саклагыз, почтада югалмасын иде. Мәмләкәткә аннан гәзитәләрне кертергә һәркемнең хакы булганга, алып килүчеләргә һичбер зарар булмас. Ишетүемезгә күрә, Кореядан килүчеләр Япония аша китәләр икән. Вә шуннан килүчеләр бар, имеш. Шулар арасыннан ышанычлы милләтчеләр берлә сездәге бөтен калган милли эшләрнең ничек баруын аңлатып язган хатларыгызны күндерә алырсыз.
Эшегезне милли вазифа дип белеп ышанып, һәрвакыт артыннан йөриячәкмен. Кулымнан килгән кадәр сез теләгән рәвештә тәмамлануына тырышачакмын. Моннан әмин булыгыз. Бөтен милләтчеләргә, дуст-ишкә бик күп сәламнәр, хөрмәтләремне белдерегез. Кореядан килгән иптәшләреңез һаман әле таможнядан малларын чыгарып бетерә алмадылар. Әйберләре арасында сонгый җефәк бар, диләр. Килүчеләр, гомумән, бертөрле дә җефәк мал китермәсеннәр. Әлегә хушыгыз.
Гаяз Исхакый
1950, 1 май. Истанбул. Бәк угылы
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
191. Габбас Мөхәммәдҗанга.
Хат беренче тапкыр Лена Гайнанова тарафыннан әзерләнеп, аның кереш сүзе белән, “Авырлыкны йөрәк берлә күтәрәбез” дигән исем астында “Мәдәни җомга” газетасының 2011 елгы 22 июль санында басылды. Текст шуннан алынды. Хат Л. Гайнанова архивында саклана.
1 Габбас әфәнде – Габбас Мөхәммәдҗан (1905–2005) – Япониядә Кобе шәһәрендә яшәгән.
2 “Милли байрак” гәзитәсе – Мукденда нәшер ителгән атналык газета.
Әмин – тыныч.
Сонгый – ясалма.