194. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Кичә синең мәктүбең дә килде. Банкадан да акчаң килүдән хәбәр килеп чыкды. Миндә саулык. Өч-дүрт көнгә Ибраһим Ортунның хатынының Бугаз эчендәге йалысына  китеп, мөсафир булып кайтдым. Тагы чакыралар. Тагы барырмын дип торам. Син тәгътыйль  арасында килеп чыксаң, сөйләшербез дип, язмый торган мәсьәләм бар. Хәзер шуны аңлатам. Мине Финляндиягә бик чакыралар. Үзем дә монда күгәреп торудан бик туйдым. Бер ике-өч ай йөреп, бераз һава алып килим, дигән фикергә килдем әле. Финляндиягә кайвакыт килүемне язмасам да, хазиранның ахырларында, тәммуз башларында китәрмен дип уйлап торам. Әлбәттә, паспорт, виза мәсьәләләре нормаль китсә генә өлгерермен. Монда туган яңа бер мәсьәлә – мондагы өй мәсьәләседер. Бу кадәр мәшәкать берлә корылган һәм дә бу кадәр акча сарыф ителгән өемне ташлап китәргә теләмим. Өч айга уны бикләп китеп, бушына  фатир түләп тору да бер дә мәгънәле эш булмаячак. Мувәкъкать дип, берсен кертсәң, чыкмавы бик мөхтәмәл . Мадам ки  сез язны Истанбулда үткәрергә уйлыйсыз. Бәлки, сез калырсыз дип төшендем дә шуны сиңа язам. Әгәр мөнасиб булсаңыз, тиз генә җавап яз. Булмаса, башка берәр төрле мәсьәләне хәл итәргә тырышырмын. Моның җавабын тиз көтәм.

Кичә Сырасәлвиләрдәге минем иске өй хуҗам мадам Элин Карабашны дәфен итдек. Бер- ике айдан бирле ятакда иде. 6 хазиран бирдән үлеп китде. Хасталык кансәр  икән. […] ялгыз калды. Бик егълый. Бик догру-дөрест хатын иде. Сугыш вакытындагы авыр көнләрдә барлы-юклы акчама мине туйдырып, чамашырларымны  ямап, тегеп, бик зур хезмәт иткән иде. Мин дә бик өзелдем. Минем әтрафымда шул дүрт-биш ай эчендә бу өченче үлем. Миңа да шулай сыра  җитә торгандыр. Тәкъдирдән качамассың.

Хуш, кызым! Фатир хакындагы сөалемә тиз вә катгый җавап бир.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

9 хазиран, 1950. Бәйуглы.

Садри бәй синең саулыгыңны сөйләде. Азәриләрдә күрешкән икәнсез. Әмин бәйне күрсәңез, сәлам сөйләңез.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

194. Сәгадәт Чагатайга.

Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

  Йалысына – дачасына.

  Тәгътыйль – каникул.

  Бушына – юкка.

  Мөхтәмәл – мөмкин.

  Мадам ки – чөнки.

  Кансәр – яман шеш.

  Чамашырларымны – эчке киемнәремне.

Сыра – чират.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру