Хөрмәтле Габбас әфәнде!1
Сезнең 28 июльдә язган мәктүбегезне алдым. Ни язмышыңыз мәгълүм булды. Сезнең эшләрне онытмаганмын. Моннан әүвәлге хатымда язган идем, иншалла, алган булгансыздыр.
14 майда сайлаулар монда көтелмәгән бер үзгәреш тудырды. Иске хөкүмәтнең башлаган эшләренең күбесе туктап калды. Яңа хөкүмәт бик күп яктан чуалчык эшләр каршысында калганга, кыска вакытта гына иске хөкүмәттән күчкән эшләрне кулына алып бетерә алмады. Яңа Милли Мәҗлес тә бик күп яңа эшләр чыгарганга, сезнең эшләр вә аның кебекләргә чират җитмәде.
Яңа хөкүмәт корылгач, Анкарага үзем бара алмасам да, үземнән дә көчле дустларым аркылы эшләрегезне юлга куйдырырга тырыштым. Нинди сүзе үтә торган кешеләр булса да: «Бераз көтегез. Башымызны кашырга да вакытымыз юк», – җавабын алдылар. Шуның өстенә Корея сугышы килеп чыкты2. Ул сугыш монда зур тәэсир ясаганны гәзитәләрдә укып та белә торгансыздыр. Бу да яңа хөкүмәткә зур мәшәкатьле эшләр йөкләде. Менә шул эшләр безнең мәсьәләмезгә барып җитәргә имкян бирмәде. Сезнең эшләр вак-төяк кечкенә мәэмүрләр берлә генә эшләнә торган эш булмаганга, теләр-теләмәс, зурларның вакытын көтәргә мәҗбүр булдык. Хәзер Милләт Мәҗлесе тәгътыйльгә таралган вакыт. Ул ноябрь башында гына тупланадыр. Яңа хөкүмәт тә, чираттагы мәсьәләләрне караштырып, бераз сулыш алыр. Шул вакытта сезнең эшне тагы да хәрәкәткә китерермез, иншалла. Үзем шул эшегезне тагы бер мәртәбә, яңа бөекләр берлә күрешер, аңлатыр өчен, көз фасылы кергәч, ягъни октябрь айларында, Анкарага барачакмын. Иншалла, бу юлы эшегезне сез теләгәнчә хәл иттерергә муафикъ улурмыз. Яңа хөкүмәт ияләре искеләре кебек безнең халыкка дошманча карамыйлар. Араларында таныдык-белдекләрем дә шактый күп. Кореядан килгән мөһаҗирләремезнең иске хөкүмәт ундүрт ай буенча таможнядан малларын чыгартмаганнар иде. Яңа хөкүмәт бер әмер берлә һәммәсенә таможнядан малларын бирдерде. Сезнең эшне дә, иншалла, шулай итәр.
Фузандагы Вәлиәхмәт Гобәйдулла Япониягә чыга алмадымы? Шуны коткарырга тырышыгыз. Бик һәйбәт милләтчемез иде.
Моннан Кореяга ярдәмгә китә торган төрек гаскәрләренең башларына (башлыкларына) берәр мәҗлес ясарга тырышыгыз. Алар берлә күрешегез. Гаскәрләр сезнең эшләрне белмәсәләр дә, күңелләре булсын.
Килүче булганда гына «Милли байрак» гәзитен3 ышанычлы кеше аркылы гына күндерегез. Әрәм булмасын.
Ул хатымда сезнең адресыгызны Габбас дип кенә язганмын. Фамилиягезне язарга онытканмын. Иншалла, ирешкәндер. Монда агай-эне исән-сау яшәп килә.
Хушыгыз. Хөрмәтләрлә Гаяз Исхакый. Адресым иске кебек.
1950, 10 август. Истанбул.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
198. Габбас Мөхәммәдҗанга.
Хат беренче тапкыр Лена Гайнанова тарафыннан әзерләнеп, аның кереш сүзе белән, “Авырлыкны йөрәк берлә күтәрәбез” дигән исем астында “Мәдәни җомга” газетасының 2011 елгы 22 июль санында басылды. Текст шуннан алынды. Хат Л. Гайнанова архивында саклана.
1 Габбас әфәнде – Габбас Мөхәммәдҗан (1905–2005), Япониядә Кобе шәһәрендә яшәгән.
2 Шуның өстенә Корея сугышы килеп чыкты. – Төньяк һәм Көньяк Корея арасында килеп чыккан конфликт (1950 елның 25 июненнән 1953 елның 27 июленә кадәр дәвам итә).
3 “Милли байрак” гәзитәсе – Мукденда нәшер ителгән атналык газета.
Тәгътыйльгә – каникулга.