89. Сәгадәт Чагатайга

1947, 18 декабрь

Сөекле кызым! Синең мәктүбеңне алдым. Саулыгыңны аз-маз белдем. Андый хасталыкда өч-дүрт көн бербуйдан тышка чыкмау шартдыр. Син дә – Гыйлаҗ хәзрәтнең туруны1. Вазифам кала дип, котың оча да рәтләп хасталыкдан котыла алмыйсың. Миндә саулык-сәламәтлек. Көнләр бик ягъмурлы. Ләкин суык әле монда килеп җитә алмады. Алай да мин берничә көндә бер собамны ягам. Бүген Фәйзи бәй мәрхүмнең рухына Нури бәй мәүлүд укытды. Халык күп иде. Китаплары һаман әле язылып бетмәде. Уграшалар, китап бик күп. Сөемне2 Рифгать3 дигән тайярәче субае (Япониядән килгәнләр, ди) сораган иде. Буе кыска дип бармады. Гакылы кыска булгач, шулай була, күрәсең. Кичә Касыйм бәйләрдә идем. Сәламәтләр. Ләкин Октайга акча җитештерү авыррак. Касыйм шул «мөкаддәс вазифа» берлә уграша. Малай бер матбагага кергән иде. Хәзер Искешәһәргә китәм дип, андан чыгарга йөри. Аллаһ ярдәмчеләре булсын. Мидхәд Ләбиб бәйгә мәктүб язган. Уны Франсәгә күндермәгәнләр. Бер мәбгусның кайн борадәре уның урынына китәчәк икән. Затән, мужикның безгә лөзүме дә юк. […] булгач, башка нәрсәсе нигә кирәк тагын. Гадиләнең мәсьәләсе чаталышды, диләр. Үзе дә эшен бозып, оршышып йөри, имеш. Хәерле булсын. Муса әфәнде искесе кебек зәгыйфь. Мөхәммәд әфәндедән мәктүбләр алдым. Зарлана. Хәсән хастаханәдә ике ай калып чыкды, һичбер файда итә алмады. Аңарда әллә багырсак вәрәме башладымы? Үзе бик зәгыйфь. Әлегә хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

18 декабрь, 1947. Бәйуглы.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

1 …Гыйлаҗ хәзрәтнең туруны. – Гыйлаҗетдин Исхаков – Г. Исхакыйның атасы, Сәгадәт – Гыйлаҗ хәзрәтнең оныгы.

2 Сөем – Мөхәррәм Фәйзи Тугайның кызы Сөем Тугай. TEMA фондының башлыгы Хәйретдин Карагызҗага кияүгә чыга, Сөем Карагызҗа 2001 елда вафат була.

3 Рәфгать – Рәфгать Мәрди – төрек һава көчләрендә хезмәт иткән яшь татар офицеры, капитан. 1959 елдан Милли мәркәзнең башкарма комитет әгъзасы.

  Тасдыйк итә торган – раслый торган.

  Уграшалар – азапланалар.

  Чаталышды – буталды.

  Багырсак вәрәме – туберкулёз.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 108-109.

Җавап калдыру