1947, 26 декабрь
Сөекле кызым!
Синең мәктүбеңне хәзер генә алдым. Бу атна мәктүб юк дип тора идем. Мин мондан соң сиңа йә пазар иртәсе, йә салы мәктүб күндерермен. Син дә һәфтә соңында җавапландырырсың. У вакыт болай озак йөрү үзендән-үзе бетәр. Анкара мәгариф вәкаләте бинасының янгында да синең дә вәсикаларың янып китмәдеме дип куркып торам. Алманиядә дә аларның эзләре калмаенча янып беткәндер инде. Әгәр шундый казага уграсаң, зәхмәтле вә мәшәкатьле бер эш чыгар. Хәсән Галинең1 гөнаһлары гына янып китеп, уның галәмендәге кягадләр генә янган булса, инде […] улсын. Милләт саг улсын берлә бетерәчәңез.
Үземнең саулыгым начар түгел. Минем хасталыгым хәзер мәгълүм булды. Миндә бәгъзе йәмәкләрдән газ туплана. Шул газ мигъдәгә тәзайикъ ясый. Шуңарга ашау-эчүдә сак булырга кирәк. Ләкин әллә нинди ашларның каты дукынуын аерым белеп бетерә алганым юк. Гыйлаҗларым-фәләнләрем бар. Аларны эчешдергәлим. Ләкин мин гыйлаҗга бик ышана торган кеше түгелмен. Муса әфәнденең зәгыйфьлеге, минемчә, хасталыкдан, фазлан картлыктан килә. Хәзер: «Күзлекләрем картайган. Күзем начар күрә башлады. Күзлекләрне үзгәртергә кирәк», – ди. Бәлки, бу да тугрыдыр. Әмма күзләре дә яшәймәгәндер. Синең һәдияңне алырмы, белмим. Ул бит ярлы тәкәббер. Камилә ханым сау-сәламәт. Бу ел бик тазарган. Аяк авыруы да кичкән. Өч йорт арасында чаба да йөри. Иң аз булганы – үзенең өе. Гадилә уның иннә-иннәлек хөҗҗәтендән бераз фазла үзенә хак чыгара, ахрысы. Өйләре дә якын. Мөрүрдән, киткәндән бирле, һичбер мәктүб алмадык. Бәйрәм тәбриге дә күндермәде, үпкәләп киткәндер, ахрысы, дип сөйләнәләр иде. Минем өем фәна чыкмады. Ашагы кат да, югары кат да собаларын якканга, шактый йылы була. Бик суык булмаган көнләрдә якмаенча да кичерә алам. Затән, монда әле чынлап суык башланганы да юк. Теге хатынның килүе-китүенең рәте-чираты юк2. Бер дәфга килеп, өйне туплап китде, керләрне Әминә ханымдан (мадам китергән хатын) юдырдым. Хәзер ул да баеган, үзенә өй алып, Солтанәхмәдкә3 ташынган иде. Мәрьям ханым бер чуваш хатыны бирергә булды. Яхшы эшли, имеш. Бакалым, ни булып чыгар. Ул хатын әйберләр урламый иде. Ләкин сүзе сүз түгел. Тәмамән йирле мал. Миръякуб бәй4 әркяне хәрбия академиясендә русча мөгаллим булды. Кәефе йирендә. Хәсән хастаханәдән савыкмаенча гына чыкды. Бөтен дөньядан шикаять итеп тора. Мөхәммәд әфәндедән мәктүб алдык. Тагы ул да зарлана. Мисырдан һәммәсенә алтышар килолык пакет килгән. Эчендә «Моны Мисыр кралы Фарук үз кесәсендән мөселманлыкка хөрмәтенә күндерәдер» дип язылган, ди. Һәммәмез бик сөендек, ди. Килгән камисә һәммәңезне Мисырга алачакмыз дип дә сөендерде, ди. Шуның өстенә, тагы күңелсез хәбәр итеп, алдагы яһүди кампы берлә гарәб кампы сугышканлар. Шул арада безнекеләрдән дә кайберләре тарафындан катнашканлар. Ике тарафда да үлүчеләр дә бар. Яраланучылар бик күп, дип яза. Без монда Касыйм бәйләрдә Ләбиб бәй, Һидаять5 вә башка берничә егерме-утыз кеше Яңа елны каршы алырга хәзерләнеп торамыз. Сез ел башында берәр йиргә барамсыз? Хуш, кызым. Яңа елың котлы булсын.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
26 декабрь, 1947. Бәйуглы.
Мин «Чыңгыз хан»ны язып ятам. Әмма әмәгем бушка китмәсә ярый инде дигән куркуым да юк түгел. Мин дә соңгы мәктүбне синдән җавап көтмәдән язармын.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.
1 Хәсән Гали – Галиев Хәсән Шәяхмәт улы (1878–1940), тел белгече, фольклорист, педагог. 1913–1914 елларда Оренбургта чыккан «Укытучы» журналының оештыручысы, мөхәррире, «Шура»ның даими авторларыннан берсе. «Төрек углы» псевдонимы астында да язган.
2 Теге хатынның килүе-китүенең рәте-чираты юк. – Г. Исхакый Истанбулда берьялгызы гына яши, гаилә кормый. Аның өен җыештырырга, керләрен юарга атнага бер тапкыр бер төрек хатыны килеп йөри торган була.
3 Солтанәхмәд – Истанбул шәһәренең бер районы.
4 Миръякуб бәй – укытучы.
5 Һидаять – Һидаять Яшен.
Салы – сишәмбе.
Вәсикаларың – документларың, кәгазьләрең.
Тәзайикъ ясый – басым ясый.
Каты дукынуын – начар тәэсир итүен.
Фазлан – бигрәк.
Ашагы кат – түбән кат.
Әркяне хәрбия – югары хәрби чиннар.
Кралы – короле.
Камисә – комиссия.
Кампы – лагере.
Әмәгем – эшем.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 109-110.