91. Сәгадәт Чагатайга

1947, 29 декабрь

Сөекле кызым!

Миндә саулык-сәламәтлек. Син дә, иншаллаһ, инде савыгып беткәнсеңдер. Кичә пазар көне Сәгыйдь Шамил бәй өйлә йәмәгенә чакырган иде. Муса әфәнде дә бар иде. Йәмәкдән соң Муса әфәнделәргә, ягъни Госман Токумбит өенә барып, чәй эчдек. Муса әфәнде: «Финляндиядән мелладан мәктүб алдым. Стокгольмдагы Хаккый бәй аркылы (синең таныдыгың адәм) мең крон акча күндергәнләр. Шул акчаның мокабилен мондагы уртагы килеп, тәслим итәчәк, дигәнләр. Килгән-киткән кеше юк»,– диде. Вә миндән шуны белешергә үтенде. Бүген уның уртагын барып тапдым (затән әүвәлдән таный идем). Ул әфәнде Измирдә икән әле. Кайткач да бирәчәк. Ягъни Муса әфәнде андан 800 йә 850 лира пара алачак. Ихтыяҗы юк дәгелдер. Син күндерергә бик теләсәң, әлбәттә, күндерерсең. Ләкин шактый […] булыр. Шуларны хисапка кат. Без Мәрьям ханымларда сәнә башы каршы алырга хәзерләнеп ятамыз. Кышкы пальтомны әйләндердем. Шәп чыкды. Инде бер шапка алырга гына каладыр. Аны да, иншаллаһ, алырмын. Монда әле бер дә суыклар юк. Кайвакыт бик каты ягъмур гына ява. Җомга иртәсе керләр юдырдым. Өйне тәмизләтдем. Бер айга тынычландым. Чуваш хатыны шәп эшләде. Башка яңа хәбәр юк. Гәзитә хәбәренә күрә (Мисырдан безнең әсирләр сөйли), Заһид Шамил бәйнең1 балаларындан ике углын, бер кызын большевиклар сугыш вакытында үтергәннәр. Мисырда безнең тарафлардан да кешеләр бар икән. Хәмзә Таһирга мәктүб язып сорашачакмын. Синең кардәшләрең хакында да сораштырырмын. Әлегә шулкадәр. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

29 декабрь, 1947. Бәйуглы.

Сезнең факультәдәге теге хәрифләр мәсьәләсе ни булып бетде? Монда гәзитәләр ул мәсьәләне бик күпертәләр. Сезнең ректор хәзрәтләре дә истигъфага мәҗбүр ителгән, диләр. Дөрестдер кебек тоела. «Кадро» […] һәм дә гарәп милләте нәҗибәсендән булган бер әфәндегә каршы бераз сәрд мөгамәлә түгелме? Бакалым.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

1 Заһид Шамил бәй – Шамил Заһид (Мөхәммәтзаһид) Мөхәммәтшәфи улы (1868–1920), нашир, журналист, җәмәгать эшлеклесе. Казанда яшәгән генерал-майор Мөхәммәтшәфи Шамилнең оныгы. 1907 елда Мәскәүдә балалар өчен «Тәрбиятел әтфаль» исемле татарча журнал чыгара. Матбугат эшләре буенча баш идарәдә драматик цензор вазифасын да үтәгән. Октябрь инкыйлабыннан соң Мәскәүдә Мәгариф Халык Комиссариатының Мәскәү бүлегендә инструктор.

Мокабилен – эквивалентын.

  Тәслим итәчәк – бирәчәк.

  Кат – куш.

  Хәрифләр – адәмнәр, түбән кешеләр.

  Истигъфага – хезмәттән азат ителүгә.

  Милләте нәҗибәсендән – затлы милләттән.

  Сәрд – каты.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 110-111.

Җавап калдыру