1948, 6 гыйнвар
Сөекле кызым!
Синең мәктүбеңне алдым. Безем дә ел башымыз фәна гәчмәде. Касыйм бәйләрдә идек. Синең тәгътыйлең шөбатның унларында башлыйор. Галиба, у вакыт, табигый, әхвалең мөсагыйд улса, Истанбула килмәк даха ийи улыр. Аз да улса, һава ийи дәгишиклеге улыр. Әүемез гәниш. Собайы әрмән кадыны тарафындагы көшәя йирләшдердек. Ул фазла бер йир алмады. Бөек одамыз син күрдегең кебек гәниш. Карйола мөхкәм йирләшер.
Шимди дөвиз хакында. Камал Локман бәйнең баҗанагы […] малия вәкаләтендә мөстәшар иде. Шимди милләт вәкиле, малия әнҗемәненең әгъзасы. Малия вәкаләтендә генә дә мөһим йире вар. Ул синең дөвизың хакында ярдәм итә белер. Камал Локман бәйгә мөрәҗәгать ит. Ул Анкарада улмаса, Сабахәт ханым васитасы илә япдыра белерсең. Мөхәммәдгәрәйгә шундый пара мәсьәләсендә зур ярдәме дукынган иде. Мондый эштә арка булмаса, эшләр авыр йөри. Шу көнләрдә сине мәкамеңдә Бәдига ханым исемендә бер хатын зиярәт итәчәкдер. Бу Бәдига ханым Җәгъфәр углының1 рәфикасы Сузан ханымның чоҗуклук вә мәктәп аркадашы. Җанҗигәр дустдыр. Бәдига ханым Истанбулда полис мөдириятенең мөһим аураклар мөтәрҗиме иде. Шимди, нәкълән, Анкарайа тәгаен иделде. Инглизчә, франсузча ийи белүр. Русча үгрәнмәк эстәйор. Синдән русча өчен мөгаллим сорачак. Бәлки, […] мөнасиб булыр. Бу кадын Миръякуб бәйдән2 берничә русча дәрес алмышде. Мөнәүвәр тәрбияле, ийи гаилә кызы бер ханымдыр. Паспорт мәсьәләсендә полисла эш улса, ярдәме дукыныр. Анкарада бабасы-иннәсе вар. Танышылмаячак ханым түгел. Монда яңа бернәрсә дә юк. Мәрьям ханым, Габделәхәдне өйләндерәм дип, Анкарага киткән иде. Күргәнсеңдер. Уның аркылы сиңа Билал Газизнең «Трабзон» исемле әсәрен3 күндердем. Татарча китапларны таба алмадым. Әллә кайда кәгазьләр арасында буталганнар. Мәрьям ханымдан сорап алырга онытма. Әмин бәйдән4 бер мәктүб алдым. Сездәге сәнә башы мәҗлесендән мәмнүниятьне әфкяр итә. Бәһемәхаль, кәефенә киткән. Үзенә җавап язачакмын. Фәйзи бәйнең кызы Сөемне5 Мәрьям ханым Рифгать6 исемендәге баш тайярә субайларындан берсе берлә өйләндерергә маташа. Бәлки, муаффәкъ тә улыр. Мидхәд Искешәһәрдән бер кызны сорый, имеш, дип ишетдек. Ул егет тотрыксызрак табигатьле, ахрысы. Хәерле булсын. Әлегә хуш бул, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
6 гыйнвар, 1948.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.
1 Җәгъфәр углы – Җафәр Сәедәхмәд.
2 Миръякуб бәй – укытучы.
3 Билал Газизнең «Трабзон» исемле әсәре – Трабзон төрекләре фольклорын тикшергән әсәр.
4 Әмин бәй – Мәхмәд Әмин Рәсүлзадә.
5 Фәйзи бәкнең кызы Сөем – Мөхәррәм Фәйзи Тугайның кызы.
6 Рәфгать – Рәфгать Мәрди.
Фәна гәчмәде – начар үтмәде.
Тәгътыйлең – каникулың.
Шөбатның – февральнең.
Галиба – ихтимал.
Мөсагыйд улса – мөмкинлек бирсә.
Һава дәгишиклеге – һава алмаштыру.
Әүемез гәниш – өебез иркен.
Көшәя йирләшдердек – почмакка урнаштырдык.
Одамыз – бүлмәбез.
Карйола мөхкәм йирләшер – карават яхшы урнашыр.
Дөвиз – валюта.
Баҗанагы – баҗасы.
Малия вәкаләтендә мөсташар – финанс вәкиллегендә киңәшче.
Әнҗемәненең – оешмасының.
Васитасы – арадашчылыгы.
Дукынган иде – тигән иде.
Мәкамеңдә – тора торган урыныңда.
Рәфикасы – хатыны.
Чоҗуклук – балачак.
Җанҗигәр дустдыр – җан дустыр.
Аураклар мөтәрҗиме – эш кәгазьләре, документлар тәрҗемәчесе.
Нәкълән – кешеләрдән ишеткәнчә.
Үгрәнмәк эстәйор – өйрәнергә тели.
Мөнәүвәр – зыялы, интеллигент.
Бабасы-иннәсе вар – атасы-анасы бар.
Тайярә субайларындан – хәрби һава көчләре офицерларыннан.
Муаффәкъ тә улыр – уңышка ирешер.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 111-113.