94. Сәгадәт Чагатайга

1948, 20 гыйнвар

Сөекле кызым!

Синең мәктүбеңне алган идем. Муса әфәнденең Финляндиядән акчасы әле килеп чыкмады. Бәлки, килгәндер дә. Хаккый бәйнең мондагы уртагы мәгънәсез бер кеше һәм дә парасыз дә, имеш. Ул акчасыз калганга, Муса әфәндегә 25 лира пара вирдем. Әмма хисаплашырмыз-фәлән дип, ярдәм-фәлән, дисәң, алмыйча маташа. Ярлы тәкәббер. Ихтыяҗы булса, тагы бирермен. Ләкин син уйлаганча күп бирү бераз фазла булыр. Киемләре-фәләнләре бераз бар. Бирергә теләүчеләрдән кием-салым, чамашыр-фәлән алмый. Уның үзенә күрә гарәбәтләре юк түгел. Садри бәй дә «бурыч» дип, бераз акча бирергә йөри. Үзен ач калдырмамыз. Финляндиядән дә килеп чыгар.

«Чыңгыз хан»ның тәрҗемәсендән егермедән фазла битне иртәгә тәгаһһедле итеп күндерәм. Ул тәрҗемә эшен кануни бер юлга куярга тырыш. Истанбулга килгән (Анкарадан) бер рус марҗасы, «Чыңгыз хан»ның тәрҗемәсен миңа тәклиф итәләр, дип сөйләнгән. Ул марҗа хәзер монда. […] алып, русча тәрҗемәләрнең иң зур өлешен […] алып, андан-мондан очсызга тәрҗемә итдереп, сату итәдер. Ләкин мәгарифдә үзен тота торган уртаклары бар. Әмәгемез юкка китмәсен. Иртәгә мөхәкъкак күндерермен. Бер мәртәбә тагы күздән кичерәчәгем.

Галиулла аерым одага ташынды. Вә шуның өчен карйоласын алып китде. Инде мин андан-мондан дуст-ишдән портатив карйола эзләрмен. Муаффыйгы табылса, сатып да алырмын. Муса әфәнденең углы берлә алыш-бирешем юк. Муса әфәндегә мәктүбләрен генә бирдем. Хәзер углы берлә үзе языша. Монда һавалар бик йылы китә. Адаларда агачлар чәчәк ата. Һичбер соба якмыймыз. Көне буе тәрәзәм ачык. Кичә (пазар иртәсе) Муса әфәнде берлә Садрины, пылау пешереп, ашка чакырдым. Муса әфәнде бөтен көн бездә калды. Уның хәле шәпдән түгел. Зәгыйфьлеге арта бара. Үзе үлүдән дә курка. Госман Токумбит берлә яшәве дә бик уңай түгел. Ул тиле, бик тупас кеше. Муса әфәнде бик тиз үпкәли торган кеше. Боларны ярашдыру да күбрәк миңа төшә. Муса әфәнде, Һиндстандан акчасы килсә, Финляндиягә китәргә уйлый. Үземнең мигъдә авыруым азалды. Кайвакыт үзендән-үзе килеп чыккалый. Алай да бигүк мөзәммәт түгел. Бу арада сул күземә арпа чыкды. Берсе генә җитмәгән кебек, берсе сытылгач, икенчесе чыкды. Күземне тәшәдде. Инде, Аллага шөкер, бетеп килә. 1938 елында Берлинда булынып, синең тәүсыяң берлә Варшавада да бер көн калган Фикрәтне кичә гәнә очратдым. Сиңа сәлам сөйләде. Хәтерлимсең? Коҗасы – дочәнт Әхәд Атәш. Һичбер йирдән тансык мәктүб һәм хәбәр юк. Хуш, кызым.

Бәдига ханым килеп чыкдымы? Камал Локманның баҗасын тапдыңызмы? Монда Алманиядә зарар-зыян күргәнләрнең эше карала башлаган дигән хәбәр чыкды. Гәзитәдә дә бернәрсә язылган. Шул эшне берсендән сорашдыра алмыйсыңмы? Габдрахман Шәфинең1 хатыны Әминә ханым сиңа сәлам сөйләде. Уның уртанчы кызы Айсылу бераз авырый икән. Дифтерит түгелме дип куркалар. Мәктәпләрендә дифтерит авыруы бар икән. Әлегә шулкадәр.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

20 гыйнвар, 1948. Бәйуглы.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

1 Габдрахман Шәфи – Шәфи Алмаз.

Фазла – артык.

  Чамашыр – эчке кием.

  Гарәбәтләре – гаҗәплекләре.

  Тәгаһһедле итеп – өскә йөкләмә алып.

  Тәклиф итәләр – көчләп тагалар.

  Әмәгемез – эшебез.

  Мөхәкъкак – шөбһәсез.

  Адаларда – утрауларда.

  Соба – мич.

  Азалды – азайды.

  Мөзәммәт – бозыклык, начар эш.

  Тәшәдде – монда: начарлатты.

  Тәүсыяң – киңәшең.

  Гәнә – янә.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 114-115.

Җавап калдыру