95. Сәгадәт Чагатайга

1948, 22 гыйнвар

Сөекле кызым!

Бүгенге тарих берлә язган мәктүбең бүген үк килеп чыкды. Мин дә хәзер алыр-алмас җавап язам. Кичә (21 ендә) «Чыңгыз хан»ның тәрҗемә нәмүнәсен тәгаһһедле итеп күндердем. Иншаллаһ, бу хатка кадәр барып җитәр. Вә мөгамәләсен япдырырсың.

Кичә мөһәндис Ибраһимны очратдым. Портатив карйоласы бар икән. Биреп торырмын, диде. Димәк, ул мәсьәлә хәл ителде. Сезнең факультәдәге дәгишикләрнең бу кадәр тирән китүен аңламадым. Сезнең декан да, синең шөгъбә профессоры Нәҗметдин Хәлил дә истигъфа итде, дия яздылар. Боларга ни булган? Яңа кешеләр, яңа тәртипләр ясарга маташкан булып, бөтен иҗаби эшләрне бозмасалар ярый инде. Монда бит яңа килгән кеше сәләфенең эшен мотлакан үзгәртергә кирәк дип белә, һичбер нәрсә үзгәртә алмаса, сандалиясенең йирен дәгишдерә, имеш. Унсында гына зарар юк. Зуррак эшләргә керешеп, бөтен эшне бер чыкмаза сукмасынлар. Синең бу сәяхәтең өчен, минемчә, бунлар шактый комачаулык ясарлар. Хәерле булсын. Муса әфәнде әле алай китәргә бик ашыкмый. Әмма аңарга монда торырга мөсагадәне өч айга гына биргәнләр. Ул да 8 февральдә тула икән, бәлки, уны кулай-кулай озайтырлар. Син, табигый, эшең кайвакыт бетсә, әхвалеңнең мөсагадәсенә күрә хәрәкәт итәрсең.

Монда күңелле-күңелсез бер эш тә юк. Һәрнәрсә искесе кебек. Мидхәд Ләбиб бәйгә мәктүб язган. Миңа әле укымады. Ул гаҗиз заманда Искешәһәрдән дә бер кызны сорап йөри икән. Димәк, тотрыгы бик нык түгел. Хәерле булсын.

Әмин бәйгә бер мәктүб язган идем. Күрсәң, сора, алдымы-юкмы? Югалып китмәсен дип куркам. Хуш.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

22 гыйнвар, 1948. Бәйуглы.

Күземдәге арпам, Аллага шөкер, төзәлде. Миндә әле ярый арпа берлә генә калды. Бер инглизнең күзенә кәбестә (ляхана) чыккан икән. Үзем барып күрмәдем. Әмма гәзитәләр яздылар. Хуш, кызым.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

 Нәмүнәсен – үрнәген.

  Тәгаһһедле итеп – заказлы итеп.

  Дәгишикләрнең – үзгәрешләрнең.

  Шөгъбә – бүлек.

  Истигъфа итде – эштән чыкты.

  Иҗаби эшләрне – уңышлы эшләрне.

  Сәләфенең – үткәндәге кешенең.

  Сандалиясенең – урындыгының.

  Чыкмаза – тупикка.

  Мөсагадәне – рөхсәтне.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 115-116.

Җавап калдыру