Идел-Урал

Идел-Урал

Гайсә туганга кадәр ике йөз ел элгәре үк төрки халык үз дәүләтен төзегән. Аларның төп урнашкан йирләре Байкал күле тирәсе булса да, күчмә кабиләләр Бөек Кытай дива­рына һәм Идел буйларына кадәр йирләрне үз кулында тотканнар. Бу заман турындагы мәгълүматлар хәзер Кытай елъязмаларында гына сакланып калган. Шул аз өйрәнелгән тарихи чыганаклардан без төркиләрнең үз дәүләте, үз мәдәнияте, үз әлифбасы булуын беләмез. Ләкин, кызганыч, ул ерак чорларда туган төрки язу үрнәкләре безгә килеп җитмәгән.

Иң борынгы тарихи язмалар «Орхон язмалары» дип атала, алар милади белән VII гасырда ташларга уелган. Күп гасырлар үтүгә карамастан, бу язмаларның теле хәзерге Казан төрки-татарларының шивәсенә бик тә якын тора. Күптән түгел генә табылган төрки-гарәп сүзлегеннән күренгәнчә (Мәхмүд әл-Кашгариның милади белән 1147 елда язылган1 «Диване лөгатет-төрк» әсәре), шул вакыт­та ук фигыльләрнең төрләнеше буенча төрки теле ике шивәгә аерылган. Тора-бара бу аерма тагын да көчәйгән һәм шивәләрнең икесе дә шактый ук мөстәкыйльләшкән. Әдәбиятта аларны көньяк һәм төньяк сөйләмнәре дип атыйлар, ләкин грамматиканың, синтаксисның һәм сүз та­мырларының уртаклыгы бу сөйләмнәргә поляк һәм рус яки эстон һәм фин телләре кебек аерым ике тел булып шәкелләнергә мөмкинлек бирмәгән.

Төркиләр аерым кабиләләр булып яшәгәннәр, һәр ка­билә бәккә буйсынган. Ә бәкләр исә, үз чиратында, барлык ыру һәм кабиләләрнең юлбашчысы – Каганга бил бөккәннәр. Кайбер кабиләләр еш кына үз ханлыкларын төзегәннәр, аннары үзара сугыш башлап җибәргәннәр. Кайчагында бу ханлыкларны нинди дә булса хан үз кул астына җыйган. Тарих берничә шундый төрки империяне хәтерли. Урта гасырларда, XII йөз башында, Чыңгыз хан (1155–1227), барлык төрки кабиләләрне берләштереп, шундый көчле төрки империя төзи, ләкин бу ханлык озак яшәми, бераздан өч өлешкә (олыска) бүленә: 1) Болгар-Кыпчак (Идел һәм Урал буйлары), 2) Чыгытай (Төркестан) һәм 3) Сәлҗүк (Кече Азия һәм Балкан).

Әлеге мәкаләнең максаты – беренче төркемнең варис­лары, ягъни Идел буеннан Төркестанга кадәр йирләрне биләп торган төркиләр турында кыскача тарихи һәм сәяси мәгълүмат бирү. Бу төркиләр Сура елгасыннан алып Каспий диңгезенә кадәрге төбәкләрдә көн күрәләр, революци­ягә хәтле административ бүленеш буенча ул йирләр Нижгар губернасының бер өлешен, Казан, Самара, Әстерхан, Оренбург, Уфа губерналарын һәм Сембер, Сарытау, Пермь, Вятка губерналарының күп өлешен тәшкил итә иде.

Тарих шаһит: бу йирләр элек-электән төрки халык­ларыныкы булган.

 

Идел-Урал тарихы

Болгарлар

Атилланың һуннарына тугандаш булган төрки телле болгарларның Кара диңгез далаларында V гасырда ук яшәүләре безгә Византиянең язма истәлекләреннән билге­ле. Болгарлар Византиягә туктаусыз һөҗүм итеп торган­нар, шуның нәтиҗәсе буларак VI гасырда Византия бол­гарларга хәтта ясак та түләргә мәҗбүр булган. Ләкин Ал­тайдан күчә башлаган башка төрки кабиләләрнең басымы астында болгарлар берничә төркемгә бүленгәннәр. Болгар­ларның кайбер кабиләләре килмешәкләргә буйсынганнар һәм, алар арасында эреп юкка чыкканнар. Ә калганнары башка җирләргә күчеп китү ягын караганнар. Болгарлар­ның бер өлеше Дунай аръягына юнәлгән, икенче өлеше Кавказ сыртына сыенган – алар хәзер балкар исеме белән мәгълүм, өченче, ә бәлки иң төп өлеше төньякка күченгән һәм Идел-Чулман ярлары буенда яши башлаган. Бай табигатьле җирләрне үз биләмәләре иткән болгар­лар биредә яңадан үз дәүләтләрен торгызганнар. Зур су юлын үз кулларында тоту аркасында алар Шәрекъның мәдәни халыклары белән элемтәгә кергәннәр һәм аларның казанышларын үзләренә кабул иткәннәр. Болгарларны Идел һәм Чулман буйларына алып килгән юлбашчылар бераздан ханнарга әверелгән, ә арадан берсе бөек хан дәрәҗәсенә күтәрелгән. IX гасыр ахырында Болгар ханлы­гы инде мәдәни яктан да, шулай ук сәяси, икътисади як­тан да шактый көчәнгән. X гасыр башында аның инде чикләре дә аныкланган. Көнбатышта ул Сура һәм Ока ел­галары буйлап, «ә көнчыгышта Җаек елгасы буйлап үткән. Дәүләтнең төньяк чиге Каманың уң як кушылдыкларына кадәр сузылган». Көньякта исә болгарлар хәзәр җирләре белән чиктәш булганнар, ягъни Болгар ханлыгы Самара далаларын һәм хәзерге Сембер губернасының көньяк өлешләрен үз эченә алган (Корсаков. – IV Археологик съездның хезмәте. – 1 т.).

Ханлыкның кинәттән көчәеп китүен географик һәм икътисади шартлар тәэмин иткән. Үзенең «Татреспублика турында археологик очерклар» дигән хезмәтендә (Татар­станны өйрәнү буенча материаллар. – Икенче чыгарылыш. – Казан, 1925) профессор Смолин2 болай яза: «Болгарлар икътисади шартлар бик уңайлы җирләрдә яшәгән. Уңды­рышлы җирләр игенчелек белән шөгыльләнергә мөмкин­лек биргән. Болын-тугайларда мал-туар өчен печән өлгергән. Куе урманнар, агач эшкәртү санагатенә чимал бирүдән кала, үзләрендәге җәнлек-җанварлары белән дә атаклы булган, Болгар иле затлы тиреләрдән эшләнгән күннәр белән тирә-якта дан тоткан. Елгалар балык белән мыжлап торган, бер үк вакытта алар чит илләр белән сәүдә итү өчен дә уңайлы булганнар. Бакыр рудасының һәм төзелеш өчен таш чыгару урыннарының күплеге Бол­гар иленең икътисади үсешенә зур йогынты ясаган».

Болгар ханлыгында игенчелекнең үз заманы өчен юга­ры кимәлдә торуын археологик эзләнүләр вакытында та­былган тимер сабан кисәкләре дә раслый.

Археологик тикшеренүләр Болгар ханлыгында күн эшләү һөнәренең киң таралганын икърар итә. Күнне бол­гарлар бик күпләп чит илләргә сатканнар. Аларга шулай ук кирпеч, чүлмәк ясау һөнәре дә билгеле булган.

«Болгар иленең байлыгы дөньяга мәшһүр булып, аның белән Шәрекъ кына түгел, Көнбатыш һәм Көньяк илләре дә сату итәргә керешә. Болгар үз заманы өчен дөнья база­рына әверелә. Болгардан һәм Суардан башланган сәүдә юллары Урта Азиягә – ягъни Шәрекъка сузыла; рус җирләре аша Балтыйк диңгезенә – ягъни Көнбатышка ки­леп чыга; Каспий диңгезеннән, шулай ук Доннан Кара диңгез аша Византиягә һәм Африкага, ягъни көньякка үтеп керә. Моны ул җирләрдә табылган болгар акчалары раслый» (Проф. Смолин. Күрсәтелгән хезмәт).

Болгар ханлыгының башкаласы да Болгар яисә Бөек Болгар дип аталган. Аның хәрабәләре Казан губернасының Спас өязендә саклана. Алар әле бүгенге көнгә кадәр өйрәнелмәгән. Ләкин билгеле мәгълүматлардан чыгып, Болгарның бай шәһәр булганлыгын әйтергә мөмкин. Анда даими яки вакытлыча чит ил сәүдәгәрләре (гарәпләр, фарсылар, славяннар, юнаннар, яһүдләр һ. б.) яшәгән. Мо­ны сәяхәтче язмалары гына түгел, археологик эзләнүләр дә раслый (зиратлар, кабер ташлары, гыйбадәтханәләр).

Һичшиксез, болгарлар үз заманы өчен тирә-юньдә мәдәнилекләре белән аерылып торганнар. Болгар хәрабәләрен өйрәнүчеләр чүлмәк торбалар тоташкан кир­печ мич калдыкларына игътибар итәләр. Бу мичләрнең ва­зифасы әле анык билгеле түгел, әмма күп археологлар Болгарда үзәкләштерелгән җылыту системасы булган дигән фикердә… Рус елъязмаларына караганда, Болгар осталарын руслар үзләренә чиркәүләр һәм сарайлар салу өчен чакырганнар. Бер рус кенәзе болгарларны «итеклеләр» дип, ә үзләрен «чабаталылар» дип атый.

X гасырга кадәр болгарлар мәҗүси булганнар, 922 елда, Алмас хан вакытында, ислам динен кабул иткәннәр. Шу­лай да бу илдә барлык диннәр дә тигез хокук белән фай­даланган.

XIII гасыр башында Болгар ханлыгы мөстәкыйль дәүләт булып яшәүдән туктый. 1236 елда ул Алтын Урда идарәсен кабул итәргә мәҗбүр була һәм Җучи олысының бер биләмәсенә әверелә.

Бу вакыйга илнең табигый тормышын беразга туктатып торса да, озакламый Алтын Урдага кушылуның сәяси яктан әһәмиятле булуы ачыклана. Икътисади мәсьәләдә Болгар ханлыгына бернинди дә хилафлык килми (килсә дә, сизелерлек түгел). Чөнки, беренчедән, җиңүчеләр җиңелүчеләр белән бер өммәттән, ягъни төркиләр була, икенчедән, яулап алучылар бик тиз болгарларның мәдәни йогынтысы астында калалар. «Казан татарларының матди культурасы» дигән хезмәтендә Н. И. Воробьев3 бу турыда болай яза: «Болгар иленең шәһәрләрдә яшәүчеләре яулап алучылар (аларның күбесе төркиләр, идарәчеләр арасында гына бераз монголлар булган) белән озакламый кушылып бетәләр. Шуңа күрә Болгарның шәһәр мәдәнияте татар изүе вакытында аз гына да мөстәкыйльлеген югалтмаган. Чыңгыз империясенә иксез-чиксез җирләрне сәяси яктан берләштерү нәтиҗәсендә болгарларга Шәрекъның тәэсире бары тик бераз көчәя генә төшкәндер» (20 б.). Болгар­ларның һәм яу белән килүче төркиләрнең кушылуы нәтиҗәсендә тарих сәхнәсендә «Казан татарлары» дигән халык пәйда була. Бу исемнең кайдан һәм ничек барлык­ка килүе мәсьәләсенә без бераз соңрак тукталырбыз.

Шулай итеп, Идел-Уралның төньяк өлеше, ягъни Сурадан алып Самара далаларына кадәр җирләрнең борын-борыннан төркиләрнеке икәнен без тарихка мөрәҗәгать иткәннән соң анык төшендек. Ә хәзер Идел-Уралның көньяк өлешенә, ягъни Самара далаларыннан алып Каспий диңгезенә кадәр җирләргә игътибар итик. Тарихи чы­ганаклар Идел-Уралның бу өлеше дә төркиләрнеке бул­ганлыгын раслый.

 

Хәзәрләр һәм кыпчаклар

VI гасырның ахырында болгарлар күчеп киткән4 җирләрдә яңа дәүләт – Хәзәр ханлыгы оешуы тарихи як­тан исбат ителгән. Хәзәрләрнең төрки халык булуы да шулай ук бәхәссез. Бу ханлыкның көньяк чикләре – Кавказ тауларыннан, көнбатыш чикләре Днепр елгасы буйлап үткән. Төньякта исә хәзәр җирләре Болгар ханлыгы белән чикләшкән. Бу дәүләтнең көнчыгыш чикләре генә әлегә кадәр аныкланмаган. Кырымның күп өлеше дә Хәзәр биләмәсе булуы мәгълүм. Бу ханлыкның башкаласы Итил (Идел) дип аталган. Бу шәһәрдән башка аларның Сәмәндәр һәм Саксин дигән зур калалары булуы да билге­ле. Мәдәни яктан Болгардан калышса да, аны бөтенләй җаһил дип әйтү дә дөрес түгел. Итил мәшһүр сәүдә үзәге була. Бирегә бик күп чит ил сәүдәгәрләре килә. Бу хан­лыкның иң кодрәтле чаклары VIII һәм IX гасырларга туры килә. VIII гасырга кадәр хәзәрләр мәҗүси булалар. Әмма шушы йөз ахырында булган хан караим динен (яһүдләр дине. – Ред.) кабул итә, аның белән бергә кайбер түрәләр, дәүләт эшлеклеләре дә шушы дингә күчәләр. Илдә мөсел­ман һәм христиан диннәре дә көчле була. Биредә бер дин­не дә кысрыкламыйлар. Бу фикерне раслар өчен, хәзәрләрнең хөкем итү оешмаларына гына да игътибар итү җитә. Алар җиде казыйдан гыйбарәт булган: икесе ка­раим динен тоткан, икесе – мөселман, икесе – христиан, берсе – мәҗүси (Газиз Г. Татар тарихы. – 22 б.).

X гасырда Хәзәр ханлыгына төрки бәҗәнәкләр бәреп керә һәм, бу дәүләтне җимереп, көнбатышка – Днепр буй­ларына күченә. Бу җиңелүдән терелеп кенә килгәндә, аларга кыпчаклар һөҗүм итә. XI гасырда алар, хәзәрләрне тәмам тар-мар итеп5, шушы җирләрдә төпләнеп калалар. Руслар кыпчакларны «половцы» дип, ә аурупалылар «куманнар» дип атаган. Кыпчаклар, бәҗәнәкләр кебек үк, күчмә тормыш белән яшәгәннәр, шуңа күрә аларның бердәм дәүләт оештырырга мөмкинлекләре булмаган. Диннәре – мәҗүси. Араларында, әлбәттә, башка дин та­рафдарлары булуы да ихтимал, чөнки христиан миссио­нерлары язып калдырган һәм кыпчакларның мәгълүм әдәби җәүһәренә әверелгән «Кодекс куманикус» шул ту­рыда сөйли. Тарихтан билгеле булганча, кыпчак җирләре 1224 елда Чыңгыз ханның гаскәр башлыклары Чәбә һәм Сүбүдәй тарафыннан яулап алына.

Шулай итеп, XIII гасырның беренче яртысында Идел-Урал җирләре тулысы белән Алтын Урда дип аталган төрки-монгол яисә төрки-татар ханлыгына буйсына.

 

  1. Алтын Урда

Алтын Урданың беренче ханы Чыңгызның оныгы Ба­тый була, һәм ул утыз бер ел ханлык итә. Ләкин бу вакытта Ал­тын Урда мөстәкыйль дәүләт булмый әле. Ул мөстәкыйль­леккә Бәркә хан (1255–1266)6 вакытында гына ирешә, чөнки бу чакта Монгол империясендә үзара сугышлар башланып китә, Чыңгыз хан төзегән гаҗәеп зур дәүләт берничә ханлыкка таркала. Аерылып чыгуга ук, Алтын Урда болгарларның көчле тәэсире астында кала. Дәүләтнең иң тәүге акчалары Болгарда сугыла. Ханлык монголлар тарафыннан төзелсә дә, анда ханнар һәм кай­бер өстен катлау вәкилләре генә монгол була. Ә ханлык­ның төп халкын исә болгарлар, хәзәрләр, кыпчаклар һәм башка төркиләр тәшкил иткән. Батыйның Көнчыгыш Ауру­пага килгән алты йөз меңле гаскәрендә дә яугирләрнең күбесе төркиләр икәнлеге мәгълүм, монголлар анда алтмыш мең генә була (Газиз Г. Татар тарихы).

Төркиләрнең шактый ук мәдәнирәк булуы сәбәпле, монголлар үзләре дә озакламый төркиләшәләр һәм үз телләрен җуялар. Алтын Урданың барлык кануннары, яр­лыклары тора-бара төрки телдә генә языла. Бу дәүләтне күргән гарәп сәяхәтчеләре аны монголныкы түгел, кыпчак ханлыгы дип язып калдырганнар.

Башкалар аны еш кына төрки-монгол яисә төрки-татар дәүләте дип атаган. Төрки, чөнки, алда язганыбызча, хан­лыкның төп халкы төркиләр була. Монгол, чөнки Бөек Шәрекъ империясен төзүче һәм династиягә нигез салучы Чыңгыз хан кара-татар дигән монгол ыруынннан чыккан. Шулай итеп, династиянең исеме (татарлар. – Ред.) бераз­дан Алтын Урданың халкына да тагыла.

Ислам динен 1261 елда Бәркә хан кабул итә. Ләкин бу дин халык арасында XIV гасыр башында гына киң тарала. Шуны да әйтергә кирәк, төркиләрнең бу дәүләтендә дә барлык диннәр бер үк хокуклардан файдалана. Чыңгыз ханның кануннары буенча, теләсә нинди динне мыскыл итүче кеше үлем җәзасына хөкем ителгән. Барлык диннәрнең руханилары бернинди дә ясак түләмәгәннәр.

Алтын Урданың башкаласы Сарай дип аталган. Гарәп сәяхәтчеләренең язуына караганда, Сарай зур, төзек сәүдә үзәге булган. Андагы хан сарайлары, мәсжедләр, башка диндәгеләрнең гыйбадәтханәләре, мәктәп-мәдрәсәләр, бак­чалар, мунчалар, суүткәргечләр сәяхәтчеләрнең соклану­ын уяткан. Чит ил сәүдәгәрләре шәһәрнең аерым төбәкләрендә яшәгән. Сарай шул заманның мәшһүр мәдәни үзәге буларак та дикъкатькә лаек. Анда алтын һәм көмеш акчалар сукканнар, төрле сәнгать әсәрләре иҗат иткәннәр. XIV гасырның беренче яртысында Алтын Урда дөньякүләм әһәмияткә ия дәүләткә әверелә. Ләкин 1359 елдан соң аның кояшы офыкка авыша – үзара сугышлар башлана, ханнарны бер-бер артлы үтереп торалар. Ике йөз илле ел эчендә Алтын Урдада илле хан алмашына.

Алтын Урданың таркалуына үзара сугышлар гына сәбәп булмаган, әлбәттә. Сәбәпләр рәтенә XV гасырда Һиндстанга яңа диңгез юлы ачылу да керә (Американы ачу. – Ред.). Шулай ук төрек-сәлҗүкләрнең Константинопольне алуы да Алтын Урданың Венеция һәм Генуя белән сәүдәсен бик кыен хәлгә куя, дәүләтнең куәтен киметә.

Алтын Урданың хәле авырлашуыннан беренче нәүбәттә Мәскәү дәүләте файдалана. Ул берничә сугышта аны җиңә һәм Сарай шәһәрен төбенә кадәр яндыра. Дошманнарына каршы торырга көче булмаганлыктан, XV гасыр ахырында Алтын Урда бөтенләй таркала, кодрәтле ханлыктан хәрабәләр генә кала.

Алтын Урда җимерелгәннән соң, Идел-Уралда өч хан­лык – Әстерхан, Нугай, Казан ханлыклары пәйда була.

 

Әстерхан ханлыгы һәм Нугай урдасы

Әстерхан ханлыгына Алтын Урданың бер әмире нигез сала7. Әстерхан үз заманының зур сәүдә үзәге булса да, төркиләр тарихында ул артык зур әһәмияткә ия түгел иде.

Әстерхан ханлыгы төньякта Нугай урдасы белән чикләшкән. Аңа Алтын Урданың мәшһүр әмирләреннән берсе Нугай нигез салган була.

Бу урда да ни сәяси, ни мәдәни яктан безнең тарихта әһәмиятле түгел иде. Әгәр инде ул берәр роль уйнаса да, ул безнең өчен кире роль иде.

 

Казан ханлыгы

Алдагы ике ханлык никадәр әһәмиятсез булса, 1437 ел­да элекке Болгар ханлыгы җирләрендә төзелгән Казан ханлыгы төрки халкы тарихында шулкадәр зур әһәмияткә ия. «Сарай тәхетенә дәгъва кылучылар еш кына үзләренең гаскәрләре белән урта Иделдә пәйда булганнар. XV гасырның икенче чирегендә Туктамыш хан нәселеннән булган Олуг Мөхәммәдкә бу җирләрдә урнашып калырга мөмкин­лек туа. Алтын Урдадан, аннары Кырымнан куып җибәрелгәч, ул, үзенә олыс эзләп күп җирләрдә болган­ганнан соң, элекке Болгар дәүләте җирләрендә Казан хан­лыгын оештыра. Биредә ул 1438 елдан алып 1446 елга кадәр8 ханлык итә» (Газиз Г. Татарстанны өйрәнү буенча материаллар. – 75 б.).

Яңа ханлыкның башкаласы Казан шәһәре булганга, дәүләтне дә Казан ханлыгы дип атыйлар.

Ул беренче көннәреннән үк сәяси, мәдәни, икътисади яктан көчле дәүләткә әверелә. «Ханлыкка нигез салучы Олуг Мөхәммәд, әзер иҗтимагый мөнәсәбәтләрдән файда­ланып, дәүләткә яңа сәяси һәм хәрби шәкел алып килә. Чөнки бердәм ханлык кына Көнчыгыш Аурупада шундый тарихи роль уйный алган. Беренче дәверләрдә ул Мәскәү өчен хәтта Алтын Урданы алмаштыра. Әлбәттә, үзенең Кырымнан алып килгән өч мең кешелек чирүе белән генә Олуг Мөхәммәд моңа ирешә алмаган булыр иде. Ул иҗти­магый, икътисади мөнәсәбәтләре булган халыкка сәяси бердәмлек китергән» (Воробьёв Н. И. Казан татарлары­ның матди культурасы).

Сәяси яктан Болгарны алмаштырган Казан ханлыгы икътисади мөнәсәбәтләрдә дә шул ук рольне үтәгән. Би­редә чит илләр белән сәүдә гөрләп барган, сәүдәгәрләр ха­лыкара ярминкәгә җыелганнар.

Казанның болай көчәеп китүе Мәскәү файдасына бул­маган, билгеле. Мәскәү моны бик яхшы аңлаган, шуңа бөтен юллар белән Казан ханлыгының кодрәтен киметергә тырышкан. Казан белән Әстерхан арасында күчеп йөрүче нугайларны Мәскәү шул максатлар өчен файдаланган. Ка­зан ханлыгы үзенең яшәү дәверендә (йөз ел тирәсе) Мәскәү белән егерме биш тапкыр сугышырга мәҗбүр булган. Моңа әле вак-төяк бәрелешләр керми.

Казан белән Мәскәү көрәше беренчесенең Руська йогынтысын яңадан кайтару өчен булса, соңгысының Идел сәүдә юлын яулап, Казан дәүләтен бөтенләй тар-мар итүе өчен барган. Мәгълүм ки, ул Мәскәүнең җиңүе белән тәмамланган. Казан руслар тарафыннан 1552 елның 15 октябрендә (яңа стиль белән), ә Әстерхан 1554 елда алы­на. Шушы елларда Казан һәм Әстерхан ханлыклары рәсми яктан мөстәкыйльлекләрен югалталар. Ә чынлыкта исә татарларның бәйсезлеге шактый озак елларга сузыла әле.

Алда әйтеп киткәнебезчә, Алтын Урда хакимияте вакы­тында болгарлар «Казан татарлары» дигән исемне алалар. Алдагы вакыйгаларны шәрехли башлаганчы, бу мәсьәләгә кагылып китүне кирәк дип саныйбыз. Казан ханлыгы оешуның беренче көннәрендә үк руслар Казан ханлыгын «Татар ханлыгы» яисә «Казан татарларының ханлыгы» дип атый башлыйлар. «Татар исемен (руслар Алтын Ур­даның барлык халкын рәсми рәвештә шулай атаганнар) Идел-Чулман төбәгендә яшәүче халыкка руслар Казан ханлыгы оешканнан соң һәм бу ханлык аларны берничә тапкыр җиңгәннән соң гына тагалар. Алтын Урдага карата мөнәсәбәт Казан ханлыгына һәм аның халкына күчә. Ә анда яшәүче фин кабиләләре аларны әлегәчә «болгар» дип атый. Чирмешләр (мари) татарларны әлегәчә «суас» дип, ә арлар «бигер» (ягъни болгар) дип йөртә» (Воробь­ёв Н. И. Казан татарларының матди культурасы). Татарлар үзләрен бик озак бу исем белән атамаганнар, киресенчә, «Казан татарлары бу кушаматка үпкәләгән» (Күрс. хез.).

 

Идел-Урал рус изүе астында

Мөстәкыйльлек өчен көрәш

Шушы кечкенә генә чигенештән соң, Казан ханлыгы­ның тар-мар ителүе турында бәян итик. Соңгы тамчы кан­га кадәр сугышып, төрки-татарлар 1552 елның 15 октяб­рендә җиңелергә мәҗбүр булалар. Ләкин Казан алынса да, каршылык дәвам итә. Күпсанлы партизан отрядлары Явыз Иван гаскәрләренә көнчыгышка үтәргә генә түгел, хәтта Казаннан чыгарга да ирек бирми. 1553 елда Казан­нан алтмыш чакрым ераклыкта, Мишәнең Иделгә койган төшендә, төрки-татарлар Мишә-Тамак кальгасын сала­лар. Бу кальга руслар тарафыннан дүрт елдан соң гына яулап алына. Казан халкы ярдәм сорап Төрек солтанына, Кырым ханына, Нугай Урдасына мөрәҗәгать итә. Баштагы икесеннән ярдәм килми, ә ярдәм итәбез дип килгән нугай­лар үзебезнең халыкны талау белән шөгыльләнә башлый. Төрки-татарлар ике фронтта сугышырга мәҗбүр була. XVI гасырның икенче яртысы безнең тарихта канлы вакыйга­лардан гына тора.

Казан алынуга ук Мәскәү анда үз тәртипләрен кертә һәм шәһәрнең диварларын ныгыта башлый. Төрки-татар­ларның исән калган өлеше Казаннан куып чыгарыла. Басып алынган җирләрнең башлыгы итеп Мәскәү патшасының наместнигы куела, ә 1555 елда биредә яңа епархия оештырыла. Аның җитәкчесе итеп епископ Гурий9 билгеләнә, аның вазифалары дини кысалар эчендә генә чикләнеп калмый. Халыкны чукындыралар, мәсжед-мәдрәсәләрне җимерәләр, алар урынына ашыгып чиркәүләр, монастырьлар салалар. Колонияләштерү баш­лана, ягъни Мәскәү тирәләреннән бу җирләргә русларны күчереп утырталар. Хуҗалары ташлап киткән сарай-биналар, биләмәләр русларга бүлеп бирелә. Мәскәүгә бил бөккән кайбер морзаларга гына кагылмыйлар, хәер, бу да вакытлыча гына хәл була. Җиңүчеләрнең кансызлыгы һәм рәхимсезлеге шуннан гына да күренә: бүгенге көндә дә Казаннан утыз-кырык чакрым ераклыкта бер генә татар авылы да юк…

Рус игенчеләренең күбесен бирегә ирексез күчерәләр. Килмешәкләрнең шактый өлешен качаклар тәшкил иткән. Үзләренең боярларыннан качып киткән ул игенчеләргә Казан җирендә ун еллык ирек бирү турында игълан ителгән.

Игенчеләр белән бергә «поганый басурман» җирләренә хисапсыз-сансыз поплар да агыла. Аларның дөньяга кара­шы христианнарның «яманлыкка каршы торма» дигән тәгълиматыннан ерак торган, болар православиене кулга корал тотып таратканнар. Архиепископ Гермогенның10 1593 елгы доносы нигезендә Фёдор Иоанович патшаның барлык мәсжедләр һәм мәктәпләрне җимерергә кирәклеге турында указы чыга («мечети же татарские вес пометати и татарам мечети однолично не ставити и конечно татарские извести»). Әлбәттә, бу сәясәт белән җиңелүчеләр килешергә теләмәгән. Болганчык вакыт татарлар өчен бик уңайлы була, алар, поляклар белән элемтәгә кереп, үзләренең мөстәкыйльлеген кайтарырга омтылалар. Бу вакытта Ка­зан ханлыгы чынлыкта Мәскәүдән аерыла. 1612 елда Ка­зан беразга үзенең мөстәкыйльлеген кайтаруга ирешә.

Аяныч, ләкин Ялган Дмитрий җиңелә, Мәскәү өчен болганчык вакыт тәмамлана. Төрки-татарлар яңадан җиңелү ачысын татыйлар. Ләкин бу һич тә сүрелмәгән көрәш Мәскәүне дә башкачарак сәясәткә күчәргә инан­дырган. Анда инде корал көче белән генә төрки-татарлар­ны буйсындыру мөмкин түгеллегенә төшенәләр. Менә ни өчен 1613 елда җыелган Земский соборга Казан вәкилләре дә чакырыла. Алар Мәскәү тәхетенә Казан ханнары нәсе­леннән булган берничә кешене дә тәкъдим итәләр. Собор­да расланган грамотада җиде Казан морзасының имзасы бар. Алар Мәскәү дәүләтенә кергән Казан ханлыгы исе­меннән бу документка кул куйганнар. Мәскәү барлык морзаларны үз ягына аударырга омтыла.

Илнең Шәрекътагы сәясәте төрки-татарлар аша алып барыла. Төрки-татар генераллары рус гаскәрләре белән җитәкчелек итә һәм, йомышлы татарлар буларак, аларга утарлар һәм крепостнойлар бүләк ителә. Төрки-татарлар аңлы рәвештә бу мөмкинлекләрдән файдаланырга, үзләренә югары урыннарны алып калырга тырышалар. Шул кыска гына вакыт эчендә дә Русиядә төрки-татар морзаларының һәм алпавытларының көчле сыйныфы бар­лыкка килә.

Әлбәттә, бу Мәскәүне сагайткан. Шушы югары катлауны зәгыйфьләндерү өчен патша 1628 елда мөселман алпа­вытларына христиан динендәге крепостнойлар тотуны кат­гый тыя торган указ чыгара. 1648 елда бу указ яңадан ки­скенрәк рәвештә кабатлана. Анда, мөселман алпавытлары чукынган тәкъдирдә, аларга утарларын һәм христиан крепостнойларын калдыру турында өстәмә дә була. Төрки-татар фамилияле күпсанлы боярлар шул указдан соң пәйда була да инде. («Чабаталы морза» дигән гыйбарә дә, күрәсең, шуннан соң барлыкка килгәндер. Болары, чукын­мыйча, иманнарын малдан артыграк күргән булса кирәк. – Ред.).

Мәскәүнең изүе тагын көчәю төрки-татарларда кире хис кенә уяткан, дошманлык көчәя генә төшкән. Менә ни өчен Разин фетнәсе башлангач11, төрки-татарларның күбесе баш күтәрүчеләр ягында була. Разин штабында төрки-татарлар да эшли (мәсәлән, Әсән Бикбулатов). Алар Стенька Разин исеменнән туган телдә өндәмәләр язалар, казан­чыларны Мәскәүгә каршы яуга чакыралар. Чолганган Сембергә үзенең җәза отряды белән ярдәмгә барганда, кенәз Барятинскийга12 Казан елгасы янында төрки-татарлар белән дүрт тапкыр сугышырга туры килә. Аның үзәккә җибәргән хәбәреннән күренгәнчә, «сотнялардагы һәм рейтерлардагы татарлар начар, ышанычлы түгел, беренче сугышта ук ка­чып киттеләр. Ә күбесе полкка бөтенләй килмәде, авыл­ларда яшәп яталар».

Мәскәүнең колониаль һәм клерикаль (дини изү) сәясәте татарларда гына түгел, әлегәчә чагыштырмача ты­ныч булган фин кабиләләрендә дә (чирмеш, мукшы, ар һ. б.) ризасызлык уята. Алар да азатлык көрәшенә кушыла. Мөселман динендә калган морзалар һәм алпавытларның җирләрен, утарларын тартып алу аркасында яңа бер иҗтимагый катлау барлыкка килә. Аларны «йомышлы сәүдәгәр татарлар» дип атаганнар.

Көчләү-золым белән фетнәләр, мөстәкыйльлек өчен көрәш чиратлашып торган илдә икътисади яисә мәдәни үсеш турында сүз алып бару да мөмкин түгел. 1672 һәм 1694 елгы янгыннар Казан шәһәренә шулкадәр хилафлык китерә, монда инде төрки-татар кулы белән салынган би­налар калмый диярлек, шәһәр үзенең милли төсен югалта. Әлегәчә исән калган биналар гына түгел, тарихи докумен­тлар да янгында юкка чыга. Шуңа күрә хәзер төрки-татар Казанының мәдәниятен тулысынча күз алдына да китереп булмый.

XVII гасыр төрки-татарлар өчен менә шундый авыр ва­кыйгалар белән бетә. XVIII гасыр да бернинди якты ха­тирәләр белән ымсындырмый. Ул «прогрессив» Пётр пат­шаның төрки-татарларга каршы юнәлтелгән репрессияләре белән башланып китә. Бу һөҗүм төрки-татарларны милли һәм дини яктан гына түгел, ә икътисади фронтта да тар-мар итү өчен эшләнә. Рус сәясәтенең бу омтылышы Ели­завета13 патшалык иткәндә тагын да көчәя. Бу вакытта Яңа Керәшен конторасын төзиләр, аның карамагында инде ко­раллы отрядлар да була. «Яңа Керәшен конторасы җирле халыкка бик күп золым китерде» (Воробьёв Н. И. Күрс. хез.).

Йөзләгән мәсжедләрне җимерәләр, муллаларны җәза­лыйлар, төрле сәбәпләр белән төрки-татарларның җирләрен тартып алалар, аларны рус килмешәкләренә, монастырьларына тапшыралар. Мөстәкыйльлек идеясен тәмам юкка чыгару өчен Казан ханлыгы дигән исем дә ты­ела. Моңарчы әле бу җирләр шул исемдә аерым наместник тарафыннан идарә ителгән һәм Мәскәүдә махсус «Казан приказына» буйсынган була. Губерналар оешкан вакытта Пётр патша, шартлардан файдаланып, Казан губернасын төзи14 һәм аның башына губернаторны утырта. Шулай итеп, бу җирләр рәсми рәвештә «Казан ханлыгы» дип аталудан туктый, «Казан губернасы» дип атала башлый. Пётрның шушы «реформасы» нәтиҗәсендә XVIII гасыр башында Казан ханлыгы мөстәкыйльлекнең аз гына сакланган ча­лымнарын да югалта. Хөкүмәтнең бу адымына каршы төрки-татарлар баш күтәреп җавап бирәләр. 1708 елда алар, хөкүмәт гаскәрләрен тар-мар итеп, Казанга якынла­шалар һәм аны алалар да. Казан түрәләренең хәбәреннән күренгәнчә, авылларда барлык төрки-татарлар баш күтәрүчеләргә кушыла. Төрки-татарлар Казанның мөстәкыйльлеген азга гына булса да тагын кайтарып тора­лар. Әмма Пётр аны яңадан тартып ала. Җиңелүчеләрнең ышанычлы түгеллегенә инанган патша төрки-татарларга карата булган канлы сәясәтен тагын да зур үч, рәхимсез­лек белән дәвам итә.

1713 елгы указы белән Пётр «татар йомышлыларының» өстенлеген бөтенләй юкка чыгара. Ул указда мондый сүзләр дә бар: «Казан һәм Азов губерналарындагы Мөхәммәд динендә булган бусурманнарга (мөселманнарга. – Ред.) бөек патша әйтергә кушты: әгәр дә алар карама­гында христиан динендәге кешеләр булса, бу бусурманнар ярты ел эчендә чукынсыннар, ул чакта үз биләмәләре белән элеккечә идарә итәрләр, ә инде ярты елда чукынмасалар, аларның биләмәләре кешеләре һәм крестьяннары белән бөек патша кул астына керә, әмер булмыйча аларны беркемгә дә бирмәскә».

Тик бу указ үзенең максатына ирешми, урыннардан чукынырга теләүчеләрнең бик аз икәнлеге турында хәбәр итәләр. Ә хөкүмәт барыбер үзенең сәясәтен дәвам итә. 1718 елның 30 гыйнварында чыккан указ унбиш яшьтән алтмыш яшькә кадәр булган морзаларны һәм йомышлы татарларны аерым сыйныф итеп игълан итә. Алар кораблар төзү эшендә катнашырга тиеш булалар. Бу кешеләр Адмиралтея конторасында исәптә торганнар һәм аларны кораблар төзү өчен ирексез урман кисәргә җибәргәннәр. Бу сыйныфны яңа төр крепостнойлар, ягъни коллар дип тә атарга мөмкин иде. Халык аларны лашманчылар дип атаган. Бу каторга эшләре шулкадәр авыр булган ки, лашманчылар азатлык өчен бер гасыр буе көрәшкәннәр.

1722 елның 19 гыйнвар указы белән төрки-татарларның ун-унике яшьтәге малайларын хәрби хезмәткә чакыра баш­лыйлар (болар кантонистлар дип аталган). 1731 елда та­гын бер указ чыга, моның нигезендә барлык Казан губер­насында керәшеннәр өчен ясакларны мөселманнардан түләтә башлыйлар. Керәшеннәрне солдатка алмыйлар, алардан алынасы рекрутларны да мөселманнар бирергә ти­еш була. Хөкүмәтнең бу репрессияләренә каршы төрки-та­тарлар берничә тапкыр баш күтәрәләр. Аларның иң мәшһүрләреннән – Илмәк-Абыз (1735) һәм Кара Сакал (1739) җитәкчелегендәге баш күтәрүләр. Аларны рәхимсез рәвештә бастыралар. Төрки-татарларны кысу, мыскыл итү икеләтә көчәя. «Бөек Пётрның итагатьле кызы» патшалык иткәндә ачылган Яңа Керәшен конторасы15 кораллы отряд­лар белән халыкны канга батыра. «Авылда бер-ике генә чукынган кеше булса да, алар яңа, керәшеннәрне мөселманнарның һәм мәҗүсиләрнең йогынтысыннан саклыйбыз дигән сылтау белән, диннәрен алмаштырмаучыларны авы­лы белән сөрәләр, керәшеннәрдән алынырга тиешле ясак­ларны аларга салалар, провославие динендә тәрбияләр өчен балаларын тартып алалар» (Воробьёв Н. И. Күрс. хез.). Яңа Керәшен конторасының әмере нәтиҗәсендә 1742 елда гына да Казан өязендәге биш йөз кырык алты мәсжеднең дүрт йөз унсигезен җимерәләр. Муллалар халыкның иң хо­куксыз, иң кимсетелгән катлавына әверелә.

Төрки-татар сәүдәгәрләренең хәле дә бик мөшкел була. Ул вакыттагы кануннар нигезендә купец катлавына теркәлгән кешеләргә генә сәүдә итәргә мөмкинлек би­релгән. Әмма бу катлауга төрки-татарларны кабул итмәскә тырышканнар… Хуҗаларның купецлар катлавында түгеллеген сылтау итеп, 1762 елда Казанның, Гостиний дворында гына егерме дүрт төрки-татар кибетен ябалар; гомумән, азык-төлек, иске-москы, кыскасы «татар тауарлары» белән сату итү төрки-татарларга катгый тыелган» (Газиз Г. Татарстанны өйрәнү буенча материаллар. – 95 б.). Санагать (промышленность) өлкәсендә, аерым алганда ме­талл санагатендә, эшләр бөтенләй хөрти була. Төрки-та­тарларга тимерчелек белән шөгыльләнү тыела (аларның пычаклар, кылычлар, хәнҗәрләр, хәтта дага һәм кадак ясарга да хокуклары булмый).

Шундый репрессив сәясәт нәтиҗәсендә төрки-татарлар Мәскәүнең изүен һәм золымын яшәешнең һәр өлкәсендә дә татыйлар. Нәфрәт хисе үсә бара. Шунысын да әйтергә кирәк, Яңа Керәшен конторасын төрки-татарларны чукын­дыру өчен махсус оештыралар, чөнки «татарлар гореф-гадәтләрен бик нык саклыйлар һәм чукынырга теләмиләр». Изелүнең нәрсә икәнен фин-угыр һәм чуваш халыклары да үз җилкәләрендә татыйлар. Ә бит алар хан­лык вакытында дәүләтнең тулы хокуклы гражданнары иде һәм диннәрен, мәдәниятләрен сакларга аларга тулы ирек бирелгән иде. Илне руслар басып алгач, фин-угыр һәм чуваш кавеме, аеруча XVIII гасырда, «инородец» буларак, төрки-татарлар белән бер рәттән изелә. Шуңа күрә элекке ханлыкның халыклары үзара тагын да якыная. Казан хан­лыгының мөстәкыйльлеге вакытында фин халыклары һәм төрки-татарлар табигый рәвештә «тел-лөгать вә әхлак» алмашып яшәсәләр, Рәсәй изүе һәм көчләп чукындыру ел­ларында фин-угыр кавеме русларга дошманлыкны күрсәтү өчен аңлы рәвештә төрки-татар гореф-гадәтләрен кабул итә башлый. Мәсәлән, Уфа губернасындагы мари­лар, мәҗүси булып калган хәлдә, төрки-татар телендә сөйләшә башлыйлар. Бу мисалларны күпләп китерергә мөмкин (мордва-каратайлар, вотяклар һ. б.); чувашлар исә төрки-татарларның гореф-гадәтләрен кабул итеп кенә кал­мыйлар, күп очракта мөселман диненә дә күчәләр. Үзләренең тугандаш халыкларыннан аерылырга мәҗбүр булган төрки-татарлар, шулай итеп, яңа дуслар таба. Рус­ларга каршы көрәштә бу дуслык аларны бик рухландыра. Пугачау күтәрелеше башлангач, төрки-татарлар югалган мөстәкыйльлекне кайтару өчен аның чирүенә агылалар. 1774 елның апрелендә16 элеккеге ханлыкның халыклары төрки-татарлар җитәкчелегендә Пугачауга кушылалар һәм бердәм көч белән Казанны алалар. Аларны югарыдан күзәтеп торган купец Сухоруковның улы, тарихчы Фукс17 бәян иткәнчә, «Пугачёв гаскәрләренең күпчелеген татар, башкортлар, чувашлар һәм казаклар тәшкил итә иде» дип сөйли (Газиз Г. Татар тарихы). Хөкүмәт гаскәрләре белән сугышканда төрки-татарлар аеруча күп һәлак булалар. Соңыннан Казанда гына ике меңнән артык төрки-татар мәетен табып алалар. Юлайның һәм Салават­ның исемнәре18 хәзер дә халык күңелендә яши.

Корбаннар күп булса да, бу баш күтәрү нәтиҗәсез кал­мый. Екатерина Икенче19, Пётр патшаның сәясәтен тугры­лыклы рәвештә дәвам итүче булса да, төрки-татарларга карата золымны күпмедер йомшарта. Ул үзе Казанга килә, беренче мәсжед салырга шәхсән ризалык бирә. Аңарчы хөкүмәтнең боерыгы белән барлык мәсжедләрне җимергән булалар. Казан җиңелгәннән соң беренче салын­ган бу мәсжед, язмышның бездән усал көлүе нәтиҗәсендә, Совет власте елларында беренче булып клубка әверелдерелде. Казаннан утыз чакрым ераклыкка төрки-татарлар­ның куылуы турында әйтеп үткән идек. Шәһәр тирәсендә аларга яшәү тыелган була. Екатерина бу законны да бе­терә. (Хәер, бу вакытта инде ул җирләрне руслар биләгән.) 1784 елгы Указы белән, тартып алынган җирләрен һәм крепостнойларын кире бирмәсә дә, ул мор­заларның хокукын кайтара, Төркестан, Кытай, Иран белән сәүдә итүче сәүдәгәрләрне зур мөмкинлекләр белән тәэмин итә. Русия империясендә сәүдә һәм санагать белән шөгыльләнергә хокуклары булмаганга, төрки-татар эшкуарлары Төркестан, Кытай һәм башка Шәрекъ илләрендә сәүдә итәргә мәҗбүр булганнар. 1788 елгы Указ нигезендә Әби патша мөселман динен рәсми таный. Мөселман руханиларына үз оешмаларын төзергә рөхсәт ителә, аны «Мөселман дини идарәсе» дип атыйлар.

Төрки-татарлар бу реформалардан файдалану мөмкин­леген кулдан ычкындырмыйлар. Төрки-татар сәүдәгәрләре яңа көч белән илдә сәүдә җәелдереп җибәрәләр, эшмәкәрләр күпсанлы заводлар һәм фабрикалар салалар. Шәһәрдә һәм бистәләрдә яшәүче төрки-татарлар Рәсәй хөкүмәтенең репрессияләре нәтиҗәсендә аулаграк җирләргә күченәләр, Әтнә, Алат, Түнтәр, Мәчкәрә һәм башка зур авыллар үсеп чыга. Екатерина Икенченең реформаларыннан соң алар да инде туку, күн эшләү, сабын кайнату фабрикалары салалар. Сәүдә һәм санагать үзәге буларак, Казан да күз алдында үзгәрә. Тарихчы Фукс язып калдырганча, бу вакытта Казанда 609800 аршын ко­мач җитештерәләр. Бу Рәсәйдә җитештерелгән комачның 75,2 % ын тәшкил итә. Төрки-татарларның сәүдә һәм санагать өлкәсендәге мондый тәрәккыять көндәшләрен зур борчуга салган. «Екатеринаның Закон чыгару комиссия­сендәге протоколларның күп сәхифәләре рус купецларының ясаклы һәм йомышлы татарларга каршы көрәше ту­рында материаллар белән тулы» (Газиз Г. Татар тари­хы). Мәсәлән, бер купец үзенең шикаятендә: «Күп җирләрдә татарлар һәм башка кавемнәр авылларда күн эшләү, сабын кайнату заводлары ачтылар, ә кайберләренең хәтта тукыма һәм кәгазь фабрикалары да бар», – дип яза.

XVIII гасырның соңгы чирегенә кадәр Идел-Урал буй­лары тынычлана алмый. Моның сәбәбе дә ачык аңлашыла, «биредә үзара капма-каршы булган ике мөстәкыйль мәдәният очраша. Шуңа күрә рус хөкүмәте җиңелүчеләрне икътисади яктан гына изеп калмый, ул чу­кындыру юлы белән руслаштыру өчен төрки-татарларны мәдәният өлкәсендә дә кыса. Шуңа күрә көрәш бик озакка сузыла, ул икътисади муллык өчен генә түгел, ә мәдәни мөстәкыйльлекне саклап калу өчен дә бара. Татар буржу­азиясе һәрдаим милли мәдәниятнең нигезләрен ныгыта, кайчагында хәтта рус миссионерлары чукындырган керәшеннәрне кире мөселман диненә кайтаруга да ирешә. XIX һәм XX гасырларда яңадан ислам диненә кайткан керәшеннәр турында миссионерларның әдәбиятында бик күп материаллар бар» (Воробьёв Н. И., Казан татарлары­ның матди культурасы. – 31 б.).

XIX гасырда төрки-татарлар китап басу белән шөгыльләнә башлыйлар. Алар 1799 елда хөкүмәттән дини китаплар бастыру өчен рөхсәт сорыйлар, бу үтенеч ниге­зендә Казанга Петербургтагы Шәрекъ типографиясен күчерү турында указ чыга. Ул Казан гимназиясенә буйсына. Китаплар бик аз нөсхәдә дөнья күрә, шуңа күрә аларның бәясе дә бик кыйбат була. Мәсәлән, Коръәннең бер нөсхәсе 25 сум торган.

Башта бары тик дини китаплар гына чыгаралар, ә бераздан борынгы төрки әдипләрнең дә әсәрләре басыла башлый. Алар белән бергә маҗаралы әкиятләр, романнар да дөнья күрә. Китаплар бастыру рухи культураны үстерүгә зур йогынты ясый. 1811 елда хәтта укучыларны чәчәк авыруыннан ничек сакланырга өйрәтеп язылган җыентык та басылып чыга. 1857 елда календарь чыга баш­лый, бераздан инде ул көндәлек матбугат ролен дә үти. XIX гасырның 40 нчы елларында төрки-татарлар кулында берничә типо-литография була, шуңа күрә ун ел эчендә генә дә (1855–1864) 1084320 нөсхә китап төрки-та­тар укучысы игътибарына тапшырыла. Матбаганың шун­дый зур үсеш алуына руслар борчыла, әлбәттә. 1867 елда «Московские Ведомости» газетасында чыккан бер мәкаләдә автор татар матбугатының әхвале турында сөйли дә ахырдан үзенең гаҗәпләнүен белдерә: янәсе, өч гасыр элек җимерелгән «вәхши» татар дәүләтенең яңадан күтәрелүе турында элек фараз итеп була идеме соң? «Православный Собеседник» та татар матбугатына карата башланган һөҗүмгә кушыла (1868 елгы басма, 318 б.). Шунысын да әйтергә кирәк, 1812 елда Вятка губернасында төрки-татарларның – ике, ә Казан губернасында (1814) бер кәгазь фабрикасы эшләгән.

Дин иреге алганнан соң, һәр авылда диярлек төрки-та­тарлар үз акчаларына мәсжедләр һәм мәдрәсәләр салалар. Казан, Уфа, Оренбург кебек зур шәһәрләрдә генә түгел, ә Түнтәр, Мәчкәрә, Әтнә кебек санагать үзәкләрендә дә муллалар, мәзиннәр, мөгаллимнәр әзерләү өчен югары уку йортлары ачыла. Билгеле, бу мәдрәсәләр кадими була, ләкин руханилар әзерләп чыгару ягыннан аларның әһәми­яте искиткеч зур иде. 1844 елда Казан шәһәрендә генә дүрт мәдрәсә эшләгән. Авылларда да мәктәпләрнең саны арта бара, 1860 елда 442349 төрки-татарга 408 мәктәп ту­ры килә. Бөтен Русиядә Мөселман дини идарәсенә буйсын­ган 1859 мәктәп булган. Шунысын да истә тотарга кирәк, бу мәктәпләрдә малайлар гына укыган, бу саннарга әле абыстайларда белем алучы кызларның да санын өстәргә кирәк. Бу урында алман сәяхәтчесе барон Гаксгаузенның20 1843 елда язылган сүзләре искә төшә: «Татарларның аң-белем дәрәҗәсе бик югары, ләкин ислам аның үсешен билгеле кимәлдән уздырмый. Аларның мәктәпләре күп, барысы да диярлек укый-яза белә, үз әдәбиятларын бик тырышып өйрәнәләр. Әгәр дә бу сәләтле халык христиан динен кабул итсә, мин ышанам, ул иң алдынгы халыкка әверелү генә түгел, ә христиан динен һәм цивилизацияне бөтен Азиягә дә таратыр иде» («Казан губернасындагы Идел буе шәһәрләре», Казан статистика комитетының 1892 елда чыккан басмасы).

Шундый авыр сәяси мохиткә карамастан, төрки-татар­ларның рухи культурасы кыска гына вакыт эчендә зур үрләр яулый. Аның Габделнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани кебек бөек дин галимнәре бөтен мөселман дөньясына таныла.

Төрки-татар яшьләре шулай ук Төркестан мәдрәсәләрендә дә белем алганнар.

Чит илләр белән сәүдә итүдә дә төрки-татарлар зур уңышка ирешәләр. «Казан ратушасының архивында татар сәүдәгәрләренең эшчәнлегенә караган бик күп документ­лар саклана. Алар Казан күн эшләү заводларында эшкәртелгән кәҗә тиреләрен Азиягә алып киткәннәр һәм аны кытай тауарларына алмаштырганнар. Мәсәлән, 1 гильдия сәүдәгәре Китаев 1811 елда кытай тауарларына алмаштыру өчен Кяхта шәһәренә 80000 сумлык кәҗә ти­ресе алып килә. 1800 елда Казанда ике сыерның 6 сум то­руын истә тотсак, бу сумма бер дә аз тоелмый» (Газиз Г. Татар тарихы). «Кайбер татар сәүдәгәрләре Чугучакның үзендә мең әрҗәгә хәтле чәй алганнар һәм аны Казан сәүдәгәрләренә сатканнар» (Лаптев. 1858 елда Казан гу­бернасы).

Милли капиталның күләме бик тиз арта. Хөкүмәт тара­фыннан башкарылган репрессияләрнең йомшаруы нәтиҗәсендә төрки-татарлар арасында баш күтәрүләр бул­мый. Русларның сәүдәгәрләренә, фабрикантларына, дин­челәренә төрки-татарларның көчәюе ошамый.

Аларның басымы астында хөкүмәт төрки-татарларга карата сәясәтен XIX гасырның икенче яртысында кискен үзгәртә.

Эш шунда ки, көчләп чукындырылган төрки-татарлар, аз гына ирек сизү белән, кире үз диннәренә кайтканнар. Аларның мисалына фин-угыр кавеменнән булган мәҗүсиләр дә ияргән. Мөселманнарны һәм мәҗүсиләрне чукындыруга күп матди чыгымнар тоткан, зур көч салган христиан руханилары үз тырышлыкларының уңай нәтиҗә бирмәве өчен хөкүмәтнең либераль сәясәтен гаеплиләр. Руханилардан башка, хөкүмәтнең төрки-татарларга карата сәясәтен кискенләштерүне рус сәүдәгәрләре һәм санагать әһелләре дә таләп итә.

Төрки-татарлар өчен сәүдә итү иреге ачылгач, алар Идел-Уралда гына түгел, Төркестанда, Себердә, Кытайда да үз тауарлары өчен базар яулыйлар. Беренче мәлдә көндәшлеген саклый алса да, соңрак рус сәүдә капиталы үзенең көчсезлеген сизә башлый. Хөкүмәт үз сәүдәгәрләренең, санагать әһелләренең хәленә керә. Русия, сәүдә итү мәйданын киңәйтер өчен, корал белән Төркестанны яуларга ниятли. Чөнки бәйсез Төркестанда рус капиталына урын булмый. Анда дилбегә төрки-татар капиталы кулында була. Русларның сәүдәгәрләре һәм санагать әһелләре, шуны аңлап, Төркестанны яулап алу гына түгел, ә үзләренең көндәшләрен – төрки-татар сәүдәгәрләрен һәм санагать әһелләрен сыйныф буларак юкка чыгаруны таләп иткәннәр.

Алар үз максатларына ирешәләр. Хөкүмәт төрки-татар­ларга карата яңа репрессияләр башлап җибәрә. Аларга яңа завод-фабрикалар салырга рөхсәт ителми: булганнарына да төрле киртәләр кора. Нәтиҗәдә, сәүдә һәм сәнәгать үзәге буларак, Казан көннән-көн зәгыйфьләнә, ә Мәскәү көчәя бара.

Хөкүмәт төрки-татарларның рухи мәдәниятенә карата да карашын кискен үзгәртә. Кайбер мәдрәсәләр ябыла, яңаларын ачарга рөхсәт ителми. Мәсжед салырга теләүчеләргә дә кырыкмаса-кырык каршылык тудырып кына торалар.

Рус хөкүмәтенең мондый карагруһ сәясәте аркасында төрле төбәкләрдә фетнәләр кабынып китә, ләкин алар гомумхалык күтәрелешенә әверелмиләр. Төрки-татарларның кайбер өлеше Төркиягә мөһаҗирлеккә юнәлә. Зыялылар, руханилар халыкны туган җирдән китмәскә өндиләр, шуңа күрә мөһаҗирләр Кырым төрки-татарлары яисә Кав­каз таулыларына караганда чагыштырмача аз була. Караг­руһ сәясәтенең нәтиҗәсе буларак, диндарлык хисе бик нык үсә, төрки-татарлар башында ишан (шул ук шәех) торган дини оешмаларга берләшәләр. Мөселман дөньясын­да киң таралган бу дини агым һәрдаим тотнаклыкка өнди, фани дөньяның вакытлыча гына булуын искәртә, теге дөньяга әзерләнергә чакыра. Бу җәһәттән «Нәкышбәнди»21 дип аталган атаклы гөруһны искә төшерү дә җитә. Аның тарафдарлары Гарәбстанда әле дә бар, Кәмәл паша22 реформасына кадәр алар Төркиядә дә күп иде. Нәкышбәнди Идел-Уралда да тарафдарлар тапты. Би­редә бу агымны башлап җибәрүче Түнтәр авылы ишаны Гали булды23. Дистәләрчә мең мөриде булган тагын ике ишанны искә алмый китү ярамастыр… Болар – Троицкидан Зәйнулла ишан Ишмөхәммәд24 һәм Чистайдан Закир ишан Кәмал25.

Гарәбстан һәм Төркиядән аермалы буларак, Идел-Урал буенча таралган бу дини тәгълимат сәяси эчтәлек белән дә баетыла. Ишаннар һәм мөридләр мөселманнарны тотнаклылыкта гына тәрбияләмиләр, ә бәлки кяферләргә нәфрәт тә уяталар, рус хакимиятенең вакытлыча гына булуына инандырырга тырышалар. Нинди генә милләттән булуга карамастан, барлык мөселманнар да карендәш, туган… – шул фикер һәрбер вәгазьдә диярлек яңгырый. Менә ни өчен 1897 елдагы халык санын алу вакытында төрки-татарлар үзләрен «мөселман милләтеннән» дип белдерәләр.

Төрки-татар дөньясында «Вәисиләр» оешмасы26 да мәшһүрлек казана. Сәясилек боларда тагын да көчлерәк була. Вәисиләр үзләренең иң беренче бурычларын «мөсел­ман болгарларның җирләрен кяфер руслар изүеннән азат итүдә» күрәләр. Мөридләр ясак түләмәскә, рус хакимия­тен танымаска, солдат булып бармаска тиеш була.

«Болгар җирләрен азат итү» идеясе көчәя баруын күреп, хөкүмәт Вәисиләр фиркасен тыя. Баһаветдин ишанны, акылдан язган дип, 1884 елда төрмәгә ябалар. Ләкин Вәисиләр хәрәкәте туктамый, ул хәтта Совет властеның беренче елларына кадәр яши. Баһаветдин ишан кулга алынганнан соң, башка руханилар өстеннән күзәтү оештырыла, ә мөридләрнең күбесе Себергә сөрелә.

Төрки-татарларның туган телендә сәяси әдәбият юк иде. Хөкүмәт матбаганы көчле цензура астында тотты, газета-журналлар нәшер итүне тыйды. Шуның аркасында ишаннарның милли хис уянуга каршы сөйләгән вәгазьләре бик күп тарафдарлар тапты.

Төркестанның яулап алынуы һәм русларның анда Идел-Уралдагы кебек үк сәясәт үткәрүе төрки-татарлар­ның зыялыларына яңа хакыйкать ачты. Алар Аурупага таба борылырга кирәклекне аңладылар.

Ишаннарның кәгазе аркасында төрки-татар халкында барлык кяферләргә карата нәфрәт хисе генә яши иде. Әлбәттә, бу шартларда Аурупа мәдәниятен үзләштерү ха­кында сүз дә алып бару мөмкин түгел иде. Шуңа күрә ал­дынгы карашлы зыялылар ишаннарга каршы аяусыз көрәш башлыйлар. Көрәшнең иң алгы сафында соңыннан бөтен ислам дөньясында дан казанган Шиһабетдин Мәрҗани то­ра. Ислам диненә реформа кирәклеген бөтен асылы белән төшенгән бу шәхес милли хиснең дә кеше өчен әһәмиятле булуын аңлый. Ул туган телне, әдәбиятны өйрәнергә өнди, чөнки моңарчы ишаннар «урам теленә» игътибар бирмичә, мәдрәсәләрдә гарәп һәм фарсы телләрен генә укыталар.

Бу көрәштә Каюм Насыйриның да роле зур була. Ул, газета чыгарырга күпме генә йөрсә дә, хөкүмәтнең рөхсәт бирмәве аркасында теләгенә ирешә алмый. Бераздан Насыйри төрки-татар телендә календарь чыгара башлый, аның бу мәҗмугасы көндәлек матбугат булмаудан туган бушлыкны тутырып тора.

Төркиянең Габделгазиз солтан27 вакытында аурупалаша башлавы төрки-татар зыялыларына да шифалы тәэсир ясый. Төрки-татарлар, кадимилеккә каршы көрәшкәндә, Төркиядә барган үзгәрешләрдән рухи көч алалар.

Кадими мәдрәсәләр, элеккеге әһәмиятләрен югалтып, тәрәкъкыять өчен зур тоткарлык ясыйлар. Балаларны яңа алымнар, яңа ысуллар белән укыту мәҗбүрияте көн тәртибенә куела. Мәгариф өлкәсендә Исмәгыйль бәк Гаспралының исеме яңа йолдыз булып кабына. Ысуле җәдит дип аталган яңа укыту программасы өчен элекке Рәсәй империясендә яшәгән барлык төркиләр дә аңа бурычлы.

Исмәгыйль бәк Гаспралы 1853 елда Бакчасарай шәһәрендә туа28. Башта аны әти-әниләре кадими мәдрәсәгә бирәләр, әмма биредә төпле белем алып булмасын аңлап алгач, Исмәгыйль Мәскәүгә китә һәм хәрби гимназиядә укый башлый. Монда, асылда, панславистларның балалары укый. Бер җәен Исмәгыйль «Московские ведомости» газе­тасының мөхәррире Катков29 гаиләсендә үткәрә. Шулай итеп, татар малае рус милләтчеләренең нәкъ оясына ки­леп эләгә. Ул панславизм идеясе белән нечкәләп таныша, хәер, бу табигый дә – тирә-якта һәрвакыт шул турыда гы­на сөйлиләр, бәхәсләшәләр. Катковның шушы мәсьәләгә багышланган мәкаләләрен дә Исмәгыйль кызыксынып укый. Әлбәттә, аның яшь күңелендә төрле сораулар туа. Егет үз милләтенең киләчәге турында уйлана башлый.

Панславистик мохиттә ул үзен борчыган сорауларга җавап таба алмый, билгеле. Шулай да Исмәгыйль бәкнең сәяси карашлары шәкелләнүдә Мәскәү хәрби гимназиясе­нең ролен күрсәтеп үтми булмый. Крит фетнәсе30 башлан­гач, аның сабакташлары грек баш күтәрүчеләре сафына басалар. Ә Исмәгыйль бәк Төркиягә ашыга, анда төрек гаскәренә ирекле булып язылырга тели. Тик Төркиядә аны нигәдер гаскәргә кабул итмиләр. Шуннан соң ул Истанбулдан Парижга китә һәм анда бер ел буе яши. Аннары Исмәгыйль бәк яңадан Истанбулга килә һәм аурупалаша башлаган Төркиянең иҗтимагый-сәяси тормышы белән та­ныша. 1877 елда ул Кырымга кайта, башлангыч мәктәптә укыта башлый. Биредә ул төрки-татар мәктәпләре өчен беренче әлифбаны һәм укыту программасын иҗат итә. Мәктәпне җәдитләштерү, аурупалаштыру идеяләрен, шу­лай ук үзенең иҗтимагый-сәяси карашларын халык ара­сында тарату өчен Исмәгыйль бәк хөкүмәттән газета чыга­руга рөхсәт сорый. Ялварып, үтенеп язылган бик күп га­ризалардан соң, ниһаять, ул үзенең максатына ирешә. Рөхсәт алганчы ук егет берничә мәҗмуга чыгарырга өлгергән була инде, аларда ул гомуми шәкелдә үзенең сәяси программасын бәян итә. Ниһаять, көтелгән көн җитә – 1883 елның 23 апрелендә (яңача) Исмәгыйль бәк Гаспралы «Тәрҗеман» газетасының беренче санын дөньяга чыгара. Бу иң тәүге төрки газетасының тарихи ролен бәяләп бетерү дә мөмкин түгел.

Мәгълүм ки, 1875 елда Хәсән Малик Зәрдәби31 Бакуда үзенең «Игенче» газетасын чыгарып карый. Ләкин мәсләгенең тарлыгы аркасында ул озак яши алмый. Аурупа мәдәниятен бары тик мәктәпләр аша гына кабул итеп буласын Исмәгыйль бәк Гаспралы яхшы аңлый. «Тәрҗеман» беренче саныннан ук ысуле җәдитне мактап, кадимчеләрне хурлый, шулай итеп, җәдитчеләр хәрәкәте башлана.

Шулай да, «Тәрҗеман»ның төп бурычы – барлык төркиләрнең бердәмлеген ныгыту. Төркиләрнең бердәмле­ге өчен төрле кавемнәрнең, ыругларның, шивәләрнең, төякләрнең аерымлыгы бернинди дә роль уйнамый, дип өйрәтә ул. «Бердәм тәгълимат, бердәм хәрәкәт, бер тел» – менә «Тәрҗеман»ның мәсләге. Идел-Урал һәм Кырым зы­ялылары бу идеяне күтәреп алалар, бераздан ул Кавказга һәм Төркестанга да үтеп керә. Ысуле җәдит тиз арада төрки-татар дөньясында үзенең бихисап тарафдарларын таба. Иң авыр цензура шартларында яшәгән әдәбият ха­лык аңына милли идеяне сеңдерергә тели. Ысуле җәдитнең җиңүе татарларга аурупа мәдәниятенә юл ачып кына калмыйча, – дип язды Воробьёв әфәнде, – аларның милли уянуына да этәргеч булды. Татар халык телен өйрәнү һәм камилләштерү башлана, милли әдәбият туа, инде татарларны мәдәни фронт аша руслаштырырга ом­тылучы миссионерларга каршы татар зыялылары үз милли мәдәниятләре ярдәмендә көрәшәләр. Аурупа культурасын алар хәзер миссионерлык төсмерләреннән арындырып ка­бул итәләр, ул инде татар мәдәниятенең милли үзенчәле­ген җуйдыра алмый» (Казан татарларының матди куль­турасы. – 36 б.).

Шунысы гыйбрәтле: искелек белән яңалык көрәшендә хөкүмәт кадимчеләрне яклый. Ул яңа идеяләр аша милли хәрәкәтнең үсүеннән һәм ныгуыннан курка. «Шул сәбәпле мәгълүм миссионер Ильминский31 изге синод прокуроры По­бедоносцевка32 җибәргән хатында иске мәдрәсәләрне сакларга кирәклеге турында яза. Татар яшьләре шул кадими мәдрәсәләрдә укысыннар, рус гимназияләренә кермәсеннәр, ди ул. Чөнки мәдрәсә тәмамлаган Гәрәй исемле берәү чукынды, рус гимназиясендә укыган Му­са Акъегет33 татар телендә роман язды» (Газиз Г. Татар тарихы). Ләкин руслаштыручы әфәнделәр төрки-татар­ларның милли күтәрелешен туктата алмыйлар инде, алар аны тоткарларга тырышалар һәм шактый ук уңышлы рәвештә тоткарлыйлар да.

 

1905 ел инкыйлабы

Бишенче ел инкыйлабыннан соң төрки-татарлар өчен дә сүз һәм матбугат иреге килә. Сәясәттә дә, мәдәнияттә дә зыялылар көрәшне төркиләрнең бердәмлеге нисбәтендә алып баралар. Моңа дәлил итеп 1905–1906 елларда Мәкәрҗә ярминкәсендә үткән Беренче һәм Икенче мөселман съезд­ларын34 искә алырга була. «Иттифак»35, «Таң»чылар36 һәм социал-демократлар партияләренең эшчәнлеге дә бу фикер­не раслап тора. Бу сәяси оешмалардан кала, 1901 елда Ка­занда мәдрәсә укучыларының «Шәкертлек» исемле яшерен ширкәтләре дә төзелә37. Кыска гына вакыт эчендә бу оешма Идел-Урал һәм Себер шәкертләрен генә түгел, ә кырымлыларны да үз эченә ала. Алар Казанда үзләренең «Тәрәкъкый» исемле легаль булмаган газеталарын да чыга­ралар. Программалары шактый ук томанлы булуга кара­мастан, аның патшага каршы икәнлеге һәм мөстәкыйльлек өчен көрәштә милләтне берләштерүне бурыч итеп куюы ачык иде. Төрки-татарларның иҗтимагый-сәяси тормышы­на бу оешма искиткеч йогынты ясады, ул барлык милли мәсьәләләрне хәл итүдә дә катнаша иде. Хөкүмәтнең һәрдаим басымы астында бу оешма акрынлап таралды.

Гасыр башындагы иң игътибарга лаеклы күре­нешләрнең берсе – Җәмгыяте хәйрияләрнең оешуы иде дисәк, ялгыш булмас. Төп бурычлары мохтаҗ кешеләргә шәфкать күрсәтү булса да, бу җәмгыятьләр мәдәни һәм сәяси эшчәнлек белән дә шөгыльләнделәр. Алар шәһәрләрдә генә түгел, зур мөселман авылларында да оешты. Гарипләргә һәм бәхетсезләргә ярдәм итү белән бергә, Җәмгыяте хәйрияләр китапханәләр, һөнәр мәктәпләре ачтылар, үз фондларыннан стипендияләр бүлделәр, мөгаллимнәр әзерләү курслары оештырдылар, төрки-татар сәяси эшлеклеләренең кичәләрен уздыруда катнаштылар. Бишенче ел инкыйлабыннан соң башланган авыр елларда бу җәмгыятьләрнең әһәмияте аеруча зур иде, алар Дәүләт Думасына депутатлар сайлау хәрәкәтенә чын күңелдән ихлас катнаштылар.

Рус-япон сугышы башлану төрки дөньяда, аеруча Идел-Урал татарларында, зур өметләр уятты. Рус кора­бының японнар тарафыннан җиңелүе белән, алар уенча, милли-сәяси мәсьәләләр дә хәл ителергә тиеш иде. Шул сәбәпле сугыш вакытында «Хөррият» дигән легаль булмаган сәяси фирка оешты38. Радикаль-милли программалы бу партия төрки-татарларны хөкүмәткә каршы көрәшергә ча­кырды, сугышка бармаска өндәде. Бу партия 1903 елда Мәкәрҗә ярминкәсендә булган Беренче Бөтен Русия мөсел­ман съездында катнашты һәм съездны революцион юлга күндерергә омтылды. Бу съезд, мәгълүм булганча, конституцион-тыңлаучан һәм радикаль-революцион төркемнәргә бүленгән иде. Кызыклы бер мәгълүмат: ярминкә башлыгы съезд үткәрергә рөхсәт итмәгәнгә күрә, делегатлар, кәеф-сафа коруны сылтау итеп, Ока елгасында пароход яллый­лар һәм «йөзмә съезд» үткәрәләр.

1905 елның 17 октябрь манифесты39 төрки-татарларга да көндәлек матбугат бастырырга рөхсәт итә, озак та үтми Идел-Уралда дистәләгән газета-журналлар дөнья күрә башлый. Бер ел эчендә генә аларның исемлеге иллегә җитә.

Шушы ук манифест төрки-татар җәмәгатьчелегенә сәяси эшчәнлек өчен дә киң юл ача. Кадетлар программа­сында булган, ләкин милли рухлы «Иттифак», социаль-революционерлар мәсләгендәге «Таң»чылар һәм дә социал-демократлар партияләре әлеге манифестның шифалы тәэсире нәтиҗәсендә барлыкка килде. Бу фиркаләрнең ба­рысы да үз матбугатын булдырды, төрки-татар милләтен азатлык өчен көрәштә берләшергә өндәде. Сәяси програм­мадагы каршылыклар аларга милли мәсьәләдә бер мәсләктә торырга комачаулык итмәде. Төрки-татарлар өчен бу фиркаләр мохтари идарә таләп иттеләр һәм аерым милли гаскәр төзүне төп бурычларның берсе итеп санадылар. Шушы чорда төрки-татар яшьләре арасында шпионнар һәм провокаторлар белән көрәшү өчен террорчыл төркемнәр оешты.

Шул ук дәвердә Дәүләт Думасында депутатлар мөселман фракциясен төзиләр. Асылда, бу төркемне төрки-татарлар хасил итсә дә, аны төрки фракция дип махсус атамыйлар, һәм ул Русиядә яшәүче барлык мөселманнарның мәнфәгатьләрен якларга тиеш була. Фракциядә торган бик күп депутатлар поляк профессоры Бодуэн де Куртенэ40 тирәсенә туплана. Ә профессор, мәгълүм ки, элекке Русия империясендә яшәүче барлык милләтләрнең дә үзбилгеләнү хокукын яклый.

1907 елның 3 июнендә чыккан законнан соң41, илдә реакция башлана. Дәүләт Думасына сайлау тәртипләрен үзгәртү турындагы бу закон төрки-татарлар өчен бик зур кыенлыклар тудыра. Дәлил күз алдында: Беренче һәм Икенче Дәүләт Думаларында төрки вәкилләр кырыктан артык булса, 3 июньдә чыккан законнан соң, ягъни Өченче Дәүләт Думасында аларның саны уннан артмый, ә Дүртенче Думада төрки делегатлар җиде генә була. Өстәвенә бу закон делегатларның сәяси мәсләген дә үзгәртә, чөнки алар инде хәзер нинди дә булса рус куриясенең теләге белән генә сайлана алганнар.

Сәясәттә генә түгел, мәдәнияттә дә авыр заманнар башлана. Хөкүмәтнең махсус карары белән, төрки-татар мөгаллимнәренә казакъ-кыргызларны укыту тыела. Идел-Уралда дөньяви мәктәпләрне ничек тә ачтырмаска тырышалар, мәдрәсәләрдә дә дөньяви фәннәр укытуны төрле сәбәпләр белән тыярга маташалар. Чит илләрдә (Төркия, Мисыр, Һиндстан, Гарәбстан һ. б.) белем алган төрки-татарларга мулла булу рөхсәт ителми. Көндәлек матбугатка цензура ил буйлап бетерелгән булса да, төрки-татарлар матбугаты өчен ул административ юллар белән яңадан торгызыла.

Идел-Урал шәһәрләрендәге Думаларда төрки-татар вәкилләренең (гласныйлар) саны русларның биштән берен генә тәшкил итәргә тиеш була. Ләкин Бишенче ел инкыйлабыннан соң килгән реакция елларында безнең халыкның хокукын тагын да кысалар. Присяжный поверенныйлар катлавына кабул иткәндә яһүдләр өчен куелган 10 % норма моннан соң инде төрки-татарлар өчен дә мәҗбүригә әйләнә. Шулай итеп, 1905 елгы инкыйлаб милли мәсьәләләрне хәл итә алмады, ә киресенчә, аңардан соң башланган реакция хокукларны тагын да чикләде.

Бер гыйбрәтле мисал. Төрки-татарлар милли мәктәпләр өчен киткән чыгымны гомумдәүләт бюджетына кертүне сорыйлар. Хөкүмәт бу үтенечне кире кага. Янәсе, дәүләт кеременең күп өлешен аракы сатудан килгән акча тәшкил итә, ә хәмер эчми торган мөселманнарның бу үтенечен уңай хәл итү русларга карата гаделсезлек күрсәтү булыр иде.

Ләкин рус реакциясенең бернинди чаралары да татар мәдәниятенең үсешен туктата алмый инде. Хөкүмәтнең төрле киртәләр куюына карамастан, 1913–1914 елларда мәктәп яшендәге татар балаларының барысы да милли мәктәпләрдә уку мөмкинлегенә ирешә.

1914 елда матбугат департаменты Петербургта китап күргәзмәсе оештыра42. Анда Идел-Уралда басылган төрки телдәге китаплар исемлеге йөздән артып китә.

Рус реакциясе төрки-татарларга бер яктан файда да китерә: рус партияләренә ияреп, сәяси сәхнәгә чыккан төрле фиркаләр (кадетлар, социал-демократлар, эсерлар) милли күренеш буларак әһәмиятен югалта, алар урынын күзгә бик нык бәрелмәгән милли үзәк ала, һәм ул бөтен милли мәсьәләләр белән идарә итә башлый. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында бу үзәкнең рәсми органы вазифасын Дәүләт Думасындагы мөселман фракциясенең вакытлы бюросы башкара.

 

Бөтендөнья сугышы һәм аның нәтиҗәләре

Бөтендөнья сугышы вакытында Идел-Урал һәм Кырым төрки-татарлары, Русия мөселманнары арасында бердәнбер гаскәри халык буларак, кавказлылар һәм төркестанлыларга караганда күпкә ныграк зыян күрәләр. Сугышка барырга бер дә атлыгып тормасалар да, халык өстенә ябырылган бу фаҗига төрки-татар авылларының вазгыятенә бик нык кире йогынты ясый. Төрки-татар зыялыларының күбесе сугышка барудан читләшүе аркасында, солдатларга кара­ганда безнең милләттән чыккан офицерларның саны бик аз була.

Сугыш биниһая корбаннар китерсә дә, икътисади яктан бөлгенлеккә төшерсә дә, төрки-татарларның күңелендә киләчәккә ышаныч хисе сүрелми. Чөнки Русия катнашкан сугышларның күбесе җиңгән очракта – реформа белән, җиңелгән хәлдә революция белән тәмамлана. Бу сугыш та изелгән халыкларның милли-азатлык хәрәкәтен кузгатып җибәрә. Чит илләрдә яшәүче төрки-татарлар Аурупада төрки халыкларның үзбилгеләнү хокукын икърар итү өчен көрәшәләр. Алар Дәүләт Думасындагы мөселман фракция­сенең вакытлы бюросы белән бер мәсләктә торалар. Ә 1916 елда булган Лозанна конгрессында43 Истанбул универси­теты профессоры Йосыф Акчура44 җитәкләгән делегация төрки-татарларның Милли үзәге исеменнән чыгыш ясый. Рус хакимияте белән көрәшер өчен алар Алманиядәге төрки-татар әсирләреннән аерым отрядлар оештыралар.

Бөтендөнья сугышының нәтиҗәсе булып 1917 елда Русиядә икенче революция башлана. Төрки-татарлар аңа зур күтәренкелек белән кушылалар. Алар инде бу юлы, бишенче елдагы кебек аерым төркемнәргә, фиркаләргә та­ралмыйча, бердәм рәвештә азатлык өчен көрәшәләр. Соңгы елларда халыкның милли үзаңы бик нык үсә, ин­кыйлаб башлангач, төрки-татарлар күпләп яши торган төбәкләрдә милли-революцион комитетлар оеша. Петроградта элекке Дәүләт Думасының мөселман фракция әгъза­лары тарафыннан «Бөтенроссия мөселман революцион бю­росы» дигән оешма төзелә. Шушы бюро Бөтенрусия мөсел­ман съездын оештыра, һәм ул 1917 елның 1 маенда Мәскәүдә үзенең эшен башлый. Съездда утыз миллионлы мөселман өммәтеннән сайланган тугыз йөздән артык делегат катнаша45.

Бу корылтайда тикшерелгән иң җитди мәсьәлә – Русиядә дәүләт төзелешенең нинди булачагы хакында. Милли мәсьәләнең шуңа бәйле рәвештә хәл ителүен съез­дда катнашучылар яхшы аңлыйлар. Съезд зур күпчелек белән Русиянең федератив-демократик республика булырга тиешлеге турында карар кабул итә, ягъни Русия милли җөмһүриятләрнең Федерациясе булырга тиеш. Авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм башка мәсьәләләрне тик­шергәннән соң, съезд, мөселманнарның иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге белән идарә итәр өчен һәм Вакытлы хөкүмәт белән элемтәдә торыр өчен, үзенең башкарма органын сайлый. Аны Бөтенрусия Мөселман Комитеты дип атыйлар, һәм ул Петроградта үз вазифаларын башкарырга тиеш була.

Икенче бөтенрусия съездын Казанда июль аенда үткәрергә46 дигән карар чыгарып, съезд үз эшен тәмамлый.

Русиядә башланган анархия нәтиҗәсендә Казанда башланган съездга Кавказ, Төркестан, Кырым һәм Казакъстан вәкилләре килә алмыйлар, шуңа күрә бу юлы аны Идел-Урал төрки-татарларының гына съезды дип игълан итәләр. Шул ук вакытта Казанда тагын ике съезд уза: 1 – мөсел­ман руханилары җыены47 һәм 2 – Бөтенрусия мөселманна­рының хәрби съезды48. Аларның һәрберсе үз эше белән мәшгуль: руханилар дин һәм дини идарә турындагы мәсьәләне тикшерәләр, хәрби съезд төркиләрнең милли гаскәрен оештыру турында карар чыгара, ә сәяси съезд Идел-Урал төрки-татарлары өчен милли-мәдәни мохтарият (автономия) кирәклегенә басым ясый. Ниһаять, өч съез­дның берләштерелгән утырышында Идел-Урал өчен милли-мәдәни мохтарият игълан ителә49. Милли Мәҗлес чакы­рыр өчен вакытлы бюро сайлана.

1917 елның 22 ноябрендә Уфа шәһәрендә Милли Мәҗлес үзенең эшен башлап җибәрә50.

Милли Мәҗлес милли-мәдәни мохтариятның төп канун­нарын раслый һәм дини, мәдәни-мәгариф, финанс мәсьәләләре белән шөгыльләнергә тиешле Милли Идарә сайлый. Шулай ук Версаль солых конференциясенә51 барыр­га тиешле махсус коллегия әгъзалары да билгелиләр. Ул өч кешедән гыйбарәт була.

Иң мөһиме: төрки-татарларның Идел-Урал мохтари штатын төзү буенча мәсьәләләрне карар өчен съездда мах­сус коллегия оеша. Русия белән бергә яшәү мөмкинлеге калмаган очракта, мөстәкыйль дәүләт төзү мәсьәләләре дә аның өстенә йөкләнә.

Милли Мәҗлес Идел-Урал төркиләрен төрки-татарлар дип атый, шуңа күрә бу язмада да мин халкыбызны шул исем белән атадым.

Мөселман хәрби съезды үз башкарма органын – Бөтенрусия мөселман хәрби шурасын сайлый. Хәрби шура ки­чекмәстән Милли полклар оештыра башлый. Әлбәттә, Русиядә башланган анархия нәтиҗәсендә башка төрки өлкәләр белән элемтәгә керү кыен була, шуңа күрә шура үзенең эшчәнлеген Идел-Уралда гына җәелдерә ала. Шу­лай да румын фронтында ул бер армия, ә Ригада бер диви­зия оештыру мөмкинлегенә ирешә. Алардан кала төрки-татарлардан торган шактый полклар, роталар пәйда була.

Властька большевиклар килгәннән соң, милли мәсьәләләрне хәл итү бик нык кыенлаша. Төркиләрнең большевикларга карата мөнәсәбәте тулаем алганда уңай булмый. Шуңа күрә 4 июльдә Петроградта булган больше­виклар фетнәсеннән соң52 Бөтенрусия мөселман револю­цион комитеты Дәүләт Думасы комитетына төрле милләтләрнең вәкилләре катнашында коалицион хөкүмәт төзү турында тәкъдим белән чыга. Ләкин бу тәкъдим ка­бул ителми, нәтиҗәдә Вакытлы хөкүмәт тар-мар ителә, аның урынын большевиклар ала.

Милли Идарә һәм Хәрби шура большевиклар белән көрәшне дәвам итәләр. Идел-Уралда аларның йогынтысы 1918 елның 12 апреленә кадәр дәвам итә. Шул вакытка кадәр Милли үзәккә буйсынган төрки-татар полклары Идел-Урал шәһәрләрен большевиклар погромыннан сак­лыйлар. Румын фронтында оешкан армия, Милли үзәкнең әмере белән, Кырым милли хөкүмәтенә ярдәмгә кузгала, ләкин немецларның Украинадагы баш командованиесе ни­ндидер билгесез сәбәпләр аркасында аның юлын бүлә.

1918 елның апрель башында Брест-Литва солыхыннан53 соң большевиклар Казанга һәм Уфага көчле гаскәрләр җибәрәләр. (Казан – Хәрби үзәк, монда Хәрби шура ур­нашкан, ә Уфа – Милли үзәк, монда Милли Идарә эшли.) Большевиклар, милли гаскәрләрне тар-мар итеп, Казанны һәм Уфаны яулап алалар. Алар, нәкъ большевикларга хас булганча, милли оешмаларны туздыралар, милли полкларны тараталар, милли казнаны үзләштерәләр, качарга өлгермәгән милли юлбашчыларны кулга алалар. Әмма алар озак тантана итә алмый, 1918 елның июлендә башланган чехлар һөҗүме нәтиҗәсендә төрки-татарлар баш күтәрә, һәм Милли үзәк яңадан эшли башлый, полклар яңадан оеша.

1918 елның сентябрендә Уфада Дәүләт киңәшмәсе җыела54. Большевикларга каршы көрәшер өчен, Милли үзәк Учредительное собрания хөкүмәте белән килешү төзи. Бу килешү нигезендә хөкүмәт төрки-татарларның үзбилгеләнү хокукын таный. Тиздән Милли үзәк гомуми хөкүмәт төзүдә катнаша. Ләкин Уфадагы дәүләт киңәшмәсендә сайланган әлеге директория кулыннан ха­кимиятне тартып алган Колчакның55 реакцион Себер рус хөкүмәте большевиклар белән генә түгел, төрки милли хәрәкәте белән дә көрәшә. Ул төркиләрнең милли оешмаларын танымый, милли гаскәр төзергә рөхсәт итми. Уфадагы дәүләт киңәшмәсе барган вакытта төзелгән милли полк 16 нчы татар полкы исеме белән Колчак дивизи­яләренең берсендә чутлана башлый. Ул гына да түгел, Милли Идарә әгъзасы булган өчен, Колчак хөкүмәте мөфтине кулга алырга да омтылыш ясый. Шулай итеп, төрки-татарлар ике ут арасында кала: бер якта – дәһшәт чәчүче большевиклар, икенче якта – рус карагруһлары. Колчакның мондый сәясәте большевиклар өчен бик файда­лы була, алар изелгән халыкларны яклаучы булып кыланалар, үзбилгеләнү хокукы гына түгел, хәтта мөстәкыйльлек тә вәгъдә итәләр. Бихисап корбаннар биреп милли азатлыкка омтылган төрки-татарлар, гомумән, төркиләр генә түгел, демократик рухлы рус җәмгыяте дә карагруһ Колчактан йөз чөерә, адмиралга җиңелүдән башка юл калмый. Милли полкның исән калган өлеше, башка төрки-татарлар белән бергә, Ерак Көнчыгышка мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр була.

 

Большевиклар хакимияте астында

«Милләтләрнең үзбилгеләнү, хәтта Россиядән аерылу хокукын» белдерсәләр дә, большевиклар башта Русиянең күпсанлы милләтләре белән үзәктән – милли мәсьәләләр буенча комиссариат ярдәмендә (төрки-татарларга нисбәттә алар мөселман комиссариатлары дип атала иде) генә идарә итәргә уйлыйлар. Әмма Русия халыкларының милли күтәрелеше, таләпләрнең кискенлеге аркасында больше­виклар әүвәлге ниятләреннән чигенергә мәҗбүр булалар. Милли җөмһүриятләр оеша башлый.

1920 елдан башлап большевиклар андый республика­ларны төркиләр өчен дә төзиләр. Төрки халыкның һәр ка­биләсе аерым «милләт» дип игълан ителә. «Бүлгәлә һәм хакимлек ит» дигән мәгълүм кагыйдәгә тугры калып, теле, әдәбияты, мәктәбе, гореф-гадәтләре уртак булган төрки халыкны большевиклар дистәгә якын милләткә аера.

1926 елда Бакуда узган тюркологлар съездында рәсми чыгыш ясаучы «ориенталист» Яковлев56 Русия төркиләрен егерме җиде милләткә аера («Революцион Шәрекъ» журналы, № 2). Шушы ук съездда гарәп әлифбасын латинныкына үзгәртү хакында карар чыгаралар. Шуны да әйтергә кирәк, патша хөкүмәте үк инде төркиләрне руслаштыру ниятеннән гарәп әлифбасын русныкына алмаштыру проектын эшли. Бу проектны тормышка ашыру өчен, Халык мәгарифе ми­нистрлыгы 1906 елның 31 мартында махсус карар да чыга­ра. Ләкин барлык мөселманнарның бердәм каршылыгы ар­касында хөкүмәт бу карарны юкка чыгарырга мәҗбүр бу­ла. Ә большевиклар «кабахәт патша режимы» эшли алма­ганны башкардылар, ул гына да түгел, төркиләрдә ничә кабилә булса, ягъни «милләт» булса, алар шулкадәр әлифба иҗат иттеләр. Дөрес, большевиклар «ориенталисты» ничек кенә теләмәсен, әлифбалар саны егерме җидегә үк җит­ми, шулай да төркиләр дистәгә якын әлифбага «ти­енәләр». Бу большевистик чараларның нәтиҗәләрен алдан күрүчеләр була, әлбәттә. 1928 елда Казанда узган Тюрко­логлар съездында милли рухлы коммунистлар барлык төркиләр өчен латин әлифбасын уртак итеп эшләргә тәкъдим итәләр57. Билгеле, мондый тәкъдим большевиклар тарафыннан контрреволюцион дип бәяләнә һәм кире кагы­ла. Бу аңлашыла. Төркиләргә төрле әлифбалар тәкъдим итү иң әүвәл сәяси максатларга хезмәт итә. Ул төркиләрне рухи яктан бүлгәләү өчен, бердәм мәктәп, әдәбият, гомуми мәдәниятне үстереп булмасын өчен эшләнә.

Рус хөкүмәтләренең һәм миссионерларының төркиләргә каршы көрәше нәкъ менә шул максаттан иде. Ләкин алар гасырлар дәвамында ирешә алмаган максатка большевиклар бик аз вакыт эчендә ирешә. Менә ни өчен Совет власте Идел-Уралда әллә ничә җөмһүрият һәм мохтари өлкәләр оештыра: Татар, Башкорт, Чуваш, Немец ре­спубликалары, Мари, Вотяк һәм башка өлкәләр. Мөстәкыйль дәүләт булып яшәргә омтылган төрки-татарларны мондый курчак дәүләте канәгатьләндерә алмый, әлбәттә. Бу хәтта төрки-татар коммунистларын да канәгатьләндерми. Алар татар һәм башкортлар өчен аерым республикалар төзүгә каршы булалар. Чөнки, беренчедән, төрки-татарларның 64 % ы милли республика чикләреннән читтә кала (хәзер инде Татарстаннан читтә яшәүче татарлар гомум санның 75 % ын ук тәшкил итә. Совет власте елларында үткәрелгән демографик сәясәтнең нәтиҗәсе! – Ред.), икенчедән, 1781 елгы рефор­мага кадәр хәзерге Башкортстан тулаем Казан губернасы эчендә була.

Мөстәкыйльлек өчен дүрт гасыр дәвамында рус хөкүмәте белән көрәшкән төрки-татарлар Идел-Уралны аерым өлкәләргә бүлгәләү белән һич тә риза булмыйлар. Чөнки борынгы заманнардан ук Идел-Урал төрки-татар­ныкы иде, алар хәзер дә биредә күпчелек тәшкил итә. Ди­ния нәзарәтенең мәгълүматларына караганда, төрки-татар халкының саны алты миллион ярым, ә халык санын алган­да православный руслар дип теркәлгән чувашлар һәм керәшеннәр 1,3 миллион кеше исәпләнә. Бу статистика­ның дөреслеген Беренче бөтендөнья сугышына алынган солдатлар саны да раслый: рус гаскәренә алынган төрки-татар солдатларының (шул исәптән башкортларның да) саны тугыз йөз алтмыш мең була. Әле сугышка барудан читләшеп калу­чыларның күп икәне дә мәгълүм.

1926 елда халык санын алу нәтиҗәләре белән Диния нә­зарәтенең шул вакыттагы исәпләрен тәңгәлләштергәндә, хәзер Идел-Уралда күпме кеше яшәвен белү һич тә кыен түгел:

 

Төрки-татарлар

Руслар

Фин-монгол кавеменнән халыклар

Немецлар

7, 848 млн

4,290 млн

2,712 млн

0,501 млн

Барлыгы

15,351 млн.

 

Процентта нисбәттә: төрки-татарлар 51 %, руслар 28 %, фин-монгол халыклары 17,7 %, немецлар 3,3 %. Башкача әйткәндә, төрки-татарлар башка рус булмаган халыклар белән Идел-Урал халкының 72 % ын тәшкил итә. Процент белән санаганда, төркитатарлар Идел-Уралда СССРдагы русларга караганда һич тә аз түгел. Ә финнар һәм монголлар белән бергә исәпләсәң, алар Чехиядәге чехлардан, Румыниядәге румыннардан ка­лышмыйлар.

Халык санын алганда, исәпләүчеләр дини һәм милли төсмерләрне бик нык бутаганнар. Үз милләтләренә бита­раф, ә диннәре православный булган күп кенә мордвалар, керәшеннәр, украиннар һәм башка халыклар кәгазьгә рус дип теркәлгән. Русларның күпчелеген безнең төбәктә староверлар тәшкил итүен дә онытмаска кирәк.

Идел-Уралның хәзерге икътисади хәленә килгәндә исә, ул күңелдә бернинди дә өмет хисе уятмый. Совет власте икътисади нигезне тулысынча җимерде. Ләкин җирне большевиклар юкка чыгара алмадылар. Туфракның гаять уңдырышлы икәнен искә алсак (элек Идел-Урал Русияне иң төп туендыручы төбәкләрнең берсе иде), нормаль шар­тларда хуҗалыкны торгызу бик авыр булмас. Зур елгалар (Идел, Чулман, Агыйдел, Җаек) бер-берсеннән ерак урнашкан олысларны тоташтыра (мәсәлән, Әстерханны Уфа белән, Уфаны Казан белән һ. б.). Ерак заманнарда Иран­ны, Һиндстанны, Төркестанны Идел-Урал һәм Себер белән тоташтыручы бердәнбер юл булган бу елгалар хәзер дә, транспортның башка төрләре хакимлек иткән вакытта да, илнең икътисади үсешендә әһәмиятләрен югалтмадылар. СССРдагы тимер юлларның кызганыч хәлен истә тот­сак, ел саен миллионлаган тонна чимал, фабрикат һәм ярымфабрикатларны хәрәкәткә китерүче бу елгалар Совет властен һәлакәттән саклап калучы бердәнбер көч булып кала. Ил белән акыллы идарә иткәндә, алар иң арзан транспорт чарасы булыр иде. Бу елгаларның кушылдыкла­ры: Зөя, Чирмешән, Майна, Сургут, Иләт, Күкшә, Ветлуга, Ык, Дим, Кара-Идел, Сакмар сулары Идел-Уралның иң читтәге төбәкләрен үзәк белән тоташтыра. Алда күргәнебезчә, шушы елгаларның күплеге аркасында Идел-Урал элек Аурупа һәм Азия арасындагы иң зур, иң җайлы сәүдә юлы вазифаларын үти иде.

Урал таулары үзләрендәге казылма байлыклар белән (алтын, платина, көмеш, бакыр, тимер, ташкүмер) санагать үсешен тәэмин итәчәк, ә нефть чыганаклары (Урал тау итәкләрендә, Уфа һәм Пермь губерналарында) бу төбәкне генә түгел, дөньяны туендырачак. Санагать өчен әһәмиятле Урал тавы һәм үзәнлекләрен тимер юллар уңдырышлы җирләр белән (Уфа, Сарытау) тоташтыра. Тимер юллар шулай ук (аларны әле тагын да ка­милләштерергә мөмкин) илнең сәүдә үзәге һәм рухи баш­каласы булган Казанны аңа нисбәтле барлык өлкәләр белән дә багланышта тота.

Һава торышының җайлы булуы, төньяк өлкәләрнең уңдырышлы кара туфрагы төбәкне авыл хуҗалыгы алга киткән дәүләткә әверелдерергә мөмкинлек бирә. Биредә бодай, арыш, арпа, карабодай, борчак, җитен, киндер үстереп, зур уңыш алу ихтималы бар. Көньяк-көнчыгыш­тагы далаларда һәм елга үзәнлекләрендә ат дугасы күме­лерлек печән өлгерә, бу яклар мал асрар өчен иркен көтүлекләре белән мәшһүр. Илнең төньягын, төньяк-көнбатышын куе кара урманнар били, монда төзелеш өчен иң кулай булган имән, нарат, каен, өрәңге агачлары үсә.

Илнең Каспий диңгезенә якын көньяк олыслары гомер-гомергә бакчачылык белән дан тота. Биредә йөземнең, ал­маның, грушаның, сливаның төрле сортларын, чыдам һәм татлы карбыз-кавыннар җитештерәләр. Үзәге Әстерхан ка­ласы булган Җаек һәм Идел елгаларының түбәнге өлешләре искиткеч балыкка бай, бу сулар мәрсин һәм чөгә балыклары белән шөһрәтле, ә уылдык турында инде әйтеп тә торасы юк.

Шулай итеп, үзенең икътисади мөмкинлекләре белән Идел-Урал, һичшиксез, мөстәкыйль дәүләт булып яши ала.

Әгәр дә инде төрки-татар халкының рухи тормышына күз салсак, бүгенге шартларда аның Аурупа халыкларын­дагы кебек камиллеге, югары дәрәҗәсе хакында сүз алып барып булмый. Ләкин Шәрекъ халыклары белән чагыш­тырганда (фарсылар, әфганнар һәм кайбер башка ка­вемнәр) төрки-татарлар мәдәният өлкәсендә шактый өстен тора. Иң мөһиме: алар Аурупа халыклар үткән миллимәдәни юлны сайлаганнар.

Кыска гына вакыт эчендә (большевизмга кадәр илле ел тирәсе) төрки-татарлар, Русия хөкүмәтенең көчле каршы­лыгына карамастан, балаларга гомуми башлангыч белем бирүгә ирештеләр, көчле әдәбият һәм милли театр тудыр­дылар. Хатын-кыз азатлыгы турында төрки-татар җәмәгатьчелегендә сүз дә бармады, аларның иреген бер­кайчан да кысмадылар.

1917 елгы инкыйлабка кадәр рус хөкүмәте Идел-Уралның төрки-татарларын төрле чаралар ярдәмендә дәүләт белән идарә итүдән читләштереп килде, шуңа күрә халыкта үз идарәчеләренең кирәк кадәр даирәсе юк иде. Хакимияткә большевиклар килгәч, гәрчә аларның моңа теләге зур булмаса да, халыкның үз арасыннан җитәкчеләр калкып чыкты. Татарстан һәм Башкортстан җөмһүриятләрендә, Совет властеның төрле киртәләр кору­ына карамастан, идарәче даирәләрне миллиләштерү шак­тый ук уңышлы дәвам итә.

Совет властеның рәсми чыганакларына караганда, Та­тарстанда авыл Советы эшмәкәрләренең 53 % ын төрки-татарлар тәшкил итә. Район аппаратларында алар 37,8 %, бары тик үзәк оешмаларда гына аларның саны гайре табигый дәрәҗәдә бик аз, чөнки биредә Мәскәү ку­лының җегәре бик нык сизелә. Ә барлык дәүләт оешмала­рын бергә исәпләсәң, аларда төрки-татарлар саны 30 %. Болардан кала әле төрки-татар хезмәткәрләре туган­даш җөмһүриятләр буйлап сибелгән; Казакъстанда, Кыргызстанда, Үзбәкстанда, Кырымда һәм хәтта Азәрбайҗанда да аларны күпләп очратып була. Әмма бу нисбәттән Башкортстандагы хәлләр куанырлык түгел – җитәкчеләр арасында җирле халык вәкилләре бик аз.

Рус изүе аркасында сәяси-икътисади кыерсытылу төрки-татарлар арасыннан докторлар, инженерлар, юрист­лар һәм югары һөнәрмәнд зыялылар чыгарга мөмкинлек бирмәде. Әмма бөтен дөньяга таралган (Аурупада, Ерак Көнчыгышта, Япониядә, Төркиядә һ. б.) күп меңләгән төрки-татар мөһаҗирләреннән андый һөнәргә ия булучы­лар шактый. Хәер, СССРда да, мәктәпләрдә «марксизм-ленинизм» һәм «сталинизм» өйрәтүләре сөземтәсеннән чыгып укытылган бу сәер илдә дә, төрки-татарлар үҗәтләнеп белем алырга омтылалар. Мондый шартларга халык күнеккән инде. Элекке рус хөкүмәте хакимлек иткәндә дә хәлләр әйбәтрәк түгел иде бит. Математиканы христиан дине рухында укытырга боерган халык мәгарифе министры граф Д. Толстойны58 гына искә төшерү дә җитә.

Төрки-татарларның урта катлам зыялылары русларга караганда һич тә аз түгел, ә укый-яза белү мәсьәләсенә килгәндә, процент нисбәтеннән чыгып карасак, безнең ха­лыкның саны руслардан күпкә артык.

Көрәшләрдә ныгыган һәм мөстәкыйльлек өчен көрәшен ил эчендә дә, читтә – мөһаҗирлектә дә дәвам иттергән төрки-татар халкы дәүләтле булырга һәрчак әзер, ул коры хыялыйлыктан ерак тора. Бу халык хезмәт сөючән, сак­чыл һәм шактый ук аек, ә аның сәүдә өлкәсендәге сәләте хакында беркем дә бәхәсләшергә җөрьәт итмәстер. Төрки-татарлар тәвәккәллек сыйфатына ия, күп гасырлык тәҗрибәләре белән алар Аурупа эшкуарлары арасында да югалып калмаслар. Күп гасырлык рус изүенә карама­стан, бу халык элеккеге бөеклеген кире кайтару өме­теннән баш тартмады һәм, һичшиксез, беренче мөмкинлек пәйда булуга ук, ул үз ватаны белән идарә итүне үз кулы­на алыр, тиз арада тәртип урнаштырыр, кануннарның үтәлүен тәэмин итәр. Чөнки аның, башка халыклар белән бергә, Мәскәү изүеннән котыласы һәм азатлык, тәрәккыять юлыннан киләчәккә барасы килә.

 

 

Йомгак

Бөтендөнья сугышы һәм шуның нәтиҗәсендә төрле илләрдә башланган революцияләр барлык халыкларның кузгалышына сәбәп булды. Җиһанда изелгән халыклар­ның милли азатлык хәрәкәте башланды. Шуңа күрә ке­шелек кичергән бу тарихи чорны халыкларның милли азатлык яулау чоры дип атасак та ялгыш булмас. Азатлык алган һәм үзләренең бәйсез дәүләтләрен торгызган көнба­тыш илләре – Польша, Чехословакия, Финляндия, Эсто­ния, Латвия, Литва – мисалы да, Азия халыкларының мил­ли азатлык өчен күтәрелеше дә бу фикерне раслап тора. Ләкин йөзләгән милләт яши торган биниһая зур Русиядә милли мәсьәлә хәзергәчә хәл ителмәгән килеш кала. Вла­стьны яулап алганчы большевиклар «халыкларның үзбил­геләнү хокукы Русиядән аерылып чыгуга кадәр чикләнмәгән булырга тиеш» дип тәкрарласалар да, хаки­миятне кулларына алгач, бөтенләй капма-каршы сәясәт үткәрә башладылар. Аларның яңа гына азатлыкка ирешкән Польша белән сугышы, Украинаны, Азәрбайҗан, Грузия, Әрмәнстан, Төньяк Кавказ, Кырым һәм Төркестанны яулап алуы шуңа бер дәлил. Милләтләргә каршы корткычлык турында СССР большевистик конституциясе­нең 4 нче пункты да ачык сөйли. Анда язганча, әгәр дә бәйсез республикалар Советлар Союзыннан чыгарга теләсә, моңа барлык республикаларның да ризалыгы кирәк. Союзның икенче палатасы булган милләтләр сове­тында барлык «союздаш» һәм «автономияле» республика вәкилләренең барысын бергә санасаң да, күбрәк вәкилләре катнашкан РСФСР рус республикасы берәр җөмһүрият­нең союздан чыгуы белән кайчан да булса килешә алачакмы? Юк, мең кәррә юк.

Хәер, большевикларның юристлары да бу хокукны ба­ры тик декларатив мәгънәгә генә ия «потенциаль хокук» дип атыйлар. Башкача була да алмый. Милли мәсьәлә ту­рында күпме генә кычкырмасыннар, большевиклар өчен аның бер тиенлек әһәмияте юк. Милли мәсьәләгә алар буржуаз җәмгыятьнең бер калдык мирасы дип кенә ка­рыйлар, ә тарихи яктан ул алар өчен үз максатларына ирешүдә күчеш чоры буларак кына чутлана. Шуңа күрә алар милләтләр белән ничек теләсәләр, шулай уйныйлар. Большевикларның асылы ялган: алар бер нәрсә сөйлиләр, икенче төрле эшлиләр. Алар демагогияне бик оста иярләгәннәр. Шулай итеп, Русия әлегә кадәр большевик­лар хакимияте астындагы «халыклар төрмәсе» булып кала бирә.

Большевиклар власте астында изелергә мәҗбүр булган милләтләр һәм аларның вәкилләре бу турыда бик яхшы беләләр һәм милли азатлык, бәйсезлек өчен көрәшне үз ватаннарында да, читтә – мөһаҗирлектә дә дәвам итәләр. Элекке Русиянең азатлыкка омтылган халыклары арасын­да күләм белән беренче урында украиннар булса, икенче урында төркиләр. Ләкин төркиләрнең милли мәсьәләсе, тарихның, телнең, мәдәниятнең уртаклыгына карамастан, төрле төбәкләрдә таралып утыру аркасында, бердәм хәл ителә алмый. Ягъни төркиләрнең уртак дәүләт оешыр өчен географик шартлар уңай түгел. Шуңа күрә төркиләрнең Азәрбайҗан, Кырым, Төркестан, Идел-Урал мәсьәләләре аерым хәл ителергә тиеш. Хәзерге вакытта шушы төбәк төркиләре махсус комитетларга ия. Һәр мил­ли комитетның төрки телдәге үз матбугат басмасы бар. Кавказ халыклары – азәрбайҗаннар, грузиннар, башка таулылар – үзләренең Кавказ конфедерациясе турында бел­дерделәр. Идел-Урал белән Төркестан конфедерациясен булдыру да уңай хәл ителер сыман. Азатлыкка омтылган милләтләрне бәйсезлек өчен озак һәм авыр көрәш көтә.

Элекке Русиянең милләтләре өстеннән гасырлар дәва­мында хакимлек иткән руслар, тарихның авыр сабакла­рына карамастан, әфәнделектән баш тартырга җыенмый­лар. Бу – аларның иң зур хатасы. Русиядә революция әле тәмамланмаган. Большевиклар чоры бу революциядә бер күчеш этабы гына. Инкыйлабның төп асылы милли мәсьәләгә барып тоташа. Шуңа күрә ул милли мәсьәләне хәл иткәндә генә, бәйсезлек өчен көрәшне даими дәвам итүче халыклар тулаем азатлыкка ирешкәндә генә тәмам­лана ала. Бөек француз революциясе көнбатыш Аурупа халыкларына милли азатлык китергән кебек, Русия ин­кыйлабы Көнчыгыш Аурупа халыкларына мөстәкыйльлек, бәйсезлек алып киләчәк.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Идел-Урал. Язылу вакыты әлегә төгәл билгеле түгел. Беренче тапкыр татар телендә Берлинда (???), 1933 елда рус телендә Парижда, 1934 елда япон телендә Текиода, 1938 елда поляк телендә Варшавада дөнья күрә. Текст 1992 елда Чаллы шәһәрендә В. Имамов (редактор) тарафыннан бастырылган китаптан алынды.

1 Мәхмүд әл-Кашгариның милади белән 1147 елда язылган… – бу – хата. Әсәрнең язылу датасы – 1072–1074 еллар.

2 профессор Смолин – Виктор Фёдорович Смолин (1890–1932), археолог, тарихчы. 1920 елдан Казан университеты профессоры, 1922–1926 елларда археология кафедрасы мөдире. Цитата «Археологический очерк Татреспублики» исеме белән басылган мәкаләдән (45 б.) алынган (Материалы по изучению Татарстана: сб. статей. – Вып.: 2: Посвящается пятилетию Татарской С. С. Республики / Под ред. Г. Г. Ибрагимова и Н. И. Воробьева. – Казань, 1925. С. 5–71).

3 Н. И. Воробьёв – Николай Иосифович Воробьёв (1889–1967), этнограф, географ, тарихчы, профессор; 1922 елдан – ТАССР Дәүләт музееның этнография һәм табигать-тарих бүлекләре мөдире.

4 VI гасырның ахырында болгарлар күчеп киткән… – дөресе – VII йөз урталарында дип билгеләнә.

5 XI гасырда алар, хәзәрләрне тәмам тар-мар итеп… – тарихи хезмәтләрдә X йөз ахырында дип күрсәтелгән.

6 Бәркә хан – Чыңгыз ханның оныгы Бәркә хан (1209–1266); 1256/57–1266 елларда – Алтын Урда ханы.

7 Әстерхан ханлыгына Алтын Урданың бер әмире нигез сала. – Әстерхан ханлыгына нигезне 1460 елларда Мәхмүд хан (?–1470 еллар тирәсе) сала.

8 1438 елдан алып 1446 елга кадәр… – төгәл дата – 1445 ел.

9 епископ Гурий – Гурий (Руготин Григорий, 1500–1563), дин эшлеклесе, миссионер, Казан епархиясенең беренче архиепискобы (1555–1963). Урта Идел буендагы рус булмаган халыкларны көчләп христиан диненә күчерүне киң күләмдә оештыручыларның берсе.

10 архиепископ Гермоген – Гермоген (1530 тирәсе – 1613), дин эшлеклесе. 1589–1606 елларда Казан һәм Зөя митрополиты. Казан төбәгендә христиан динен таратуда актив катнаша.

11 Разин фетнәсе башлангач… – Степан Тимофеевич Разин (1630 тирәсе – 1671), 1670–1671 еллардагы Крестьяннар кузгалышы җитәкчесе.

12 кенәз Барятинский – Юрий Никитич Барятинский (1610/20–1685), рус кенәзе, воевода. Степан Разин җитәкчелегендәге Крестьяннар күтәрелешен бастыруда зур роль уйнаган кеше.

13 Елизавета – Елизавета Петровна (1709–1761/62), 1741 елдан – Россия императрицасы. 1742 елда Казан губернасындагы барлык мәчетләрне җимерү, яңаларын төзәтмәү турында Указ чыгара.

14 …Пётр патша … Казан губернасын төзи… – 1708 елда төзелгән бу губерна башта элекке Казан, Себер, Әстерхан ханлыклары һәм өлешчә Нугай Урдасы җирләрен берләштергән.

15 Яңа Керәшен конторасы – Идел буенда яшәгән халыкларны күпләп христианлаштыру сәясәтен үткәрүдә хәлиткеч роль уйнарга тиеш булган бу контора 1740 елда Зөя (Свияжск) шәһәрендә (башлыгы Дмитрий Сеченов) төзелә һәм 1764 елларга кадәр эшли.

16 1774 елның апрелендә… – дөресе – 1774 елның 12 июлендә.

17 тарихчы Фукс – Карл Фёдорович Фукс (1776–1846), табиб, этнограф һәм төбәк тарихчысы, медицина фәннәр докторы (1798); Казан татарларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен беренче өйрәнүчеләрдән.

18 Юлайның һәм Салаватның исемнәре – Юлай Азналин – Салават Юлаевның әтисе, Уфа провинциясендә волость старшинасы.

 Салават Юлаев (1754–1800), шагыйрь, Башкортостанның милли герое, 1773–1775 еллардагы крестьяннар сугышы җитәкчеләреннән берсе.

19 Екатерина Икенче – Екатерина II (1729–1796), 1762–1796 елларда – Россия императоры.

20 сәяхәтче барон Гаксгаузен – Август Гакстгаузен (1792–1866), барон, икътисадчы, Пруссия чиновнигы.1843 елның апрель-октябрь айларында Үзәк Россия, Украина, Идел буе, Кавказ буйлап сәяхәт итә, 1847–1852 елларда (немец телендә) «Россиядә халык тормышының эчке мөнәсәтләрен, аеруча авылдагы оешмалар эшен тикшерү» дигән хезмәте дөнья күрә. Китапка Казан губернасында туплаган материаллар да кергән.

21 Нәкышбәнди – мөселман дөньясында XV йөздән башлап киң таралган суфилар борадәрлеге, җитәкчесе Баһаветдин Нәкышбәнди исеме белән атала.

22 Кәмал паша – Мостафа Кәмал Ататөрк (1881–1938), төрек реформаторы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, Республика халык партиясен оештыручы һәм аның лидеры.

23Түнтәр авылы ишаны Гали булды. – Мөхәммәдгали Сәйфуллин, XIX гасырда яшәгән (хиҗри белән 1291).

24Троицкидан Зәйнулла ишан Ишмөхәммәд – Зәйнулла Хәбибулла улы Рәсүлев (1883–1917), дип эшлеклесе, мөдәррис, ишан.

25 …Чистайдан Закир ишан Кәмал. – Мөхәммәдзакир (Габделваһаб улы) Камалов (1804–1893), дин эшлеклесе.

26 «Вәисиләр» оешмасы – дини, иҗтимагый-сәяси милли-социаль тигезсезлеккә каршы көрәшнең бер чагылышы (XIX йөзнең икенче яртысы – XX йөз башы) булган. Вәисиләр хәрәкәтен Баһаветдин Хәмзә улы Вәисев (1804–1893) нигезләгән.

27 Төркиянең Габделгазиз солтаны – 1830–1876 елларда яшәгән, 1861–1876 елларда солтан булган.

28 Исмәгыйль бәк Гаспралы 1853 елда Бакчасарай шәһәрендә туа. – Бу – хата, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, педагог, нашир Исмәгыйль Гаспринский 1851 елда туган.

29 Катков – Михаил Никифорович Катков (1818–1887), рус публицисты, нашир, әдәби тәнкыйтьче.

30 Крит фетнәсе – Крит утравында яшәүчеләрнең Госманлы дәүләтеннән аерылып, Грециягә кушылу максаты белән күтәрелеше (1866–1869).

31 Хәсән Малик Зәрдәби – 1837–1907 елларда яшәгән азәрбайҗан мәгърифәтчесе һәм публицисты.

32 Победоносцев – Константин Петрович Победоносцев (1827–1907), реакцион рус дәүләт эшлеклесе, юрист, Синодның обер-прокуроры.

33 Муса Акъегет – Муса Акъегетзадә (1864–1923), язучы, мәгърифәтче. XIX йөзнең икенче яртысында иҗат ителгән беренче татар романнарыннан «Хисаметдин менла» (Казан, 1886) авторы.

34 Мәкәрҗә ярминкәсендә үткән Беренче һәм Икенче мөселман съездларын … – «Иттифакы мөслимин» партиясенең I съезды 1905 елның 15 августында, II съезд 1906 елның 13–23 гыйнварында Петербургта уздырыла.

35 …«Иттифак» – «Иттифакы мөслимин» партиясе.

36 «Таң»чылар – рус социалист-революционерлары йогынтысында булган, «Таң йолдызы» (1906) газетасы тирәсендә тупланган төркем. 1907 елда төркем таркала.

37 …«Шәкертлек» исемле яшерен ширкәтләре дә төзелә. – 1901–1904 елларда Казанда яшерен эш алып барган татар яшьләре түгәрәге.

38 …«Хөррият» дигән легаль булмаган сәяси фирка оешты. – 1904–1905 елларда Казанда татар яшьләренең яшерен иҗтимагый-сәяси оешмасы, «Шәкертлек» түгәрәгенең дәвамчысы. «Хөррият» исемендә җилем басма газета чыгара. 1905 ел ахырында таркала.

39 1905 елның 17 октябрь манифесты – 1905 елның 17 октябрендә сәяси стачкадан куркып, Николай II Манүфест игълан итә. Анда кайбер гражданлык иреклекләре, Дәүләт Думасы чакыру вәгъдә ителә.

40 Бодуэн де Куртенэ – Иван Александрович Бодуэн де Куртенэ (1845–1929), тел галиме, профессор, Казан лингвистика мәктәбенә нигез салучы.

41 1907 елның 3 июнендә чыккан законнан соң … – Россия Министрлар Советы Рәисе П. А. Столыпин (1862–1911) 1907 елның 3 июнендә сайлаулар турында яңа закон чыгара. Аның буенча, рус булмаган халыклардан бик аз кеше генә депутатлыкка үтә алган.

42 1914 елда матбугат департаменты Петербургта китап күргәзмәсе оештыра. – Бу күргәзмә турында Г. Исхакый «Ил» газетасында «Матбугат выставкасы» исемле язмасын да бастыра. Күргәзмәдә «13 ел эчендә Русиядә басылган бөтен китаплар, рисаләләр, гәзитәләр, журналлар – һәммәсе дә күз алдына куелган. Шул ел эчендә Русиянең бөтен халкының язу, бастыру галәмендә тудырган әсәрләре, Русиядә яши торган бөтен милләтләрнең мәйданга куйган мәгънәви байлыклары янәшәләнеп тезелгән. Монда, зур рус кавеме белән бергә, кечкенә генә чуаш халкы, уңган гына эстон милләте, уянып килә торган татар-төрек кавеме – бары да үзенең мәгънәви байлыгын чыгарып салган, бары да берсе-берсе алдында, имтиханга хәзерләнгән кебек, бөтен көчен, куәтен чыгарып күрсәткән, аерым шүрлекләргә төзелгән кырык төрле милләтнең китаплары, гәзитләре чын да үзләренең халкының бөтен мәгънәви байлыгының үлчәве булып торалар. Аларның эчләре, мәальләре генә түгел, аларның тышлыклары да, аларның төпләнүләре дә шул халыкның матурлыкны аңлавының дәрәҗәсен күрсәтеп тора, шул халыкның ни дәрәҗәдә икәнен кычкырып әйтеп тора».

43 Ә 1916 елда булган Лозанна конгрессында… – 1916 елның 27–29 июнендә Лозаннада (Швейцария) III Милләтләр конференциясе үтә. Анда төрек-татар делегациясе дә катнаша. Конференциядә делегатларның күбесе Россиядә милләтләргә каршы алып барылган сәясәтне тәнкыйтьләп чыга.

44 Йосыф Акчура – Йосыф Хәсән улы Акчура (Акчурин, 1876–1935), җәмәгать эшлеклесе, журналист, публицист. 1908 елдан соң Төркиядә яшәгән.

46 Съездда утыз миллионлы мөселман өммәтеннән сайланган тугыз йөздән артык делегат катнаша. – Мөселманнарның Вакытлы Үзәк бюросы инициативасы белән чакырылган съезд 1917 елның 1–11 маенда Мәскәүдә уза. Анда Бөтенроссия мөселманнарының Милли Шурасы оештырыла, мөфти һәм Диния нәзарәте идарәсе сайлана.

46 Икенче бөтенрәсәй съездын Казанда июль аенда үткәрергә… – бу съезд 1917 елның 21 июль – 2 августында Казанда җыела, анда ике йөзләп делегат катнаша.

47 ...мөселман руханилар җыены… 1917 елның 17–21 июлендә Казанда уздырыла. Йөзләп делегат катнаша. Анда дин оешмаларының эшләрен яңача оештыру һәм хатын-кыз хокуклары мәсьәләләре тикшерелә.

48Бөтенрусия мөселманнарының хәрби съезды – 1917 елның 17–26 июнендә Казанда уздырыла. Ике йөздән артык делегат катнаша.

49 …Идел-Урал өчен милли-мәдәни мохтарият игълан ителә. – Бу вакытта 1917 елның 21 июль – 2 августында Бөтенроссия мөселманнарының II корылтаенда була.

50 1917 елның 22 ноябрендә Уфа шәһәрендә Милли Мәҗлес үзенең эшен башлап җибәрә. – Милли Мәҗлес 1917 елның 20 ноябреннән алып 1918 елның 11 гыйнварына кадәр Уфа шәһәрендә эшли.

51 Версаль солых конференциясе – 1919 елның 28 июнендә Парижның Версаль сараенда Тынычлык килешүенә кул куела.

52 …4 июльдә Петроградта булган большевиклар фетнәсеннән соң… – монда сүз 1917 елның 3–5 (16–18) июль вакыйгалары хакында бара.

53 Брест-Литва солыхы… – 1918 елның 3 мартында Брест крепостенда Германия, Австро-Венгрия, Төркия, Болгария һәм Россия тарафыннан кул куела.

54 1918 елның сентябрендә Уфада Дәүләт киңәшмәсе җыела. – 1918 елның 8 сентябрендә Уфада Дәүләт киңәшмәсе җыелышы ачыла һәм ул ике атна дәвам итә.

55 Колчак – Александр Васильевич Колчак (1874–1920), сәясәтче, хәрби эшлекле, адмирал. 1918 елның 18 ноябрендә Себердә Россия хөкүмәтенең идарәчесе итеп игълан ителә. Бу хөкүмәт 1920 елның 4 гыйнварына кадәр яши.

56 Яковлев – Николай Феофанович Яковлев (1892–1974), лингвист.

57 1928 елда Казанда узган Тюркологлар съездында милли рухлы коммунистлар барлык төркиләр өчен латин әлифбасын уртак итеп эшләргә тәкъдим итәләр. – Бу урында 1926 елның 26 февраль – 6 мартында Бакуда узган Тюркологлар съезды истә тотыла булса кирәк.

58 Д. Толстой – Дмитрий Андреевич Толстой (1823–1889), дәүләт эшлеклесе, тарихчы; 1866–1880 елларда – Россия халык мәгарифе министры, 1871 елда – урта белем бирү реформаторы, 1865–1880 елларда – Синод обер-прокуроры.

Мәальләре – мәгьнәләре.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 455-485.

Җавап калдыру