Сөекле кызым!
Синең күндергән параңны вакытында алдым. Ул бик кирәкле чакда килеп чыкды. Бик яхшы булды. Үземдә саулык. Артык яңа эшләр юк. Әүвәлге хатта яздыгым кебек, мин Анкарага барырга җыенам. Әгәр карлар берлә юллар капанмаса , 18 гыйнвар, чәһаршәнбә көн, экспресс берлә юлга чыгып, пәршәнбә көн сабахләин Анкарада булачагым. Мәктүб һәм телеграф берлә Яшьнә: «Безгә төш», – дип чакырды. Мин дә аларга төшәргә ниятләнеп торам. Отель бик суык булыр. Йылысы бик бәһале булыр. Максадым – атна-ун көн калудыр. Кайбер эшләрем бар. Сиңа, факультә телефоныңны күндер, дип язган идем. Күндермәдең. Инде геч булыр. Анда баргач, әмирдән табармын. Яшьнә адресына Яшьнәгә вә Мәрьям ханымга мәктүб яздым. Берәрсе каршы чыкса, яхшы булыр иде. Якында, иншаллаһ, күрешермез. Хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
12 гыйнвар, 1950. Бәйуглы.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
180. Сәгадәт Чагатайга.
Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Капанмаса – ябылмаса.
Пәршәнбә – пәнҗешәмбе.
Сабахләин – иртә белән.
Геч – соң.