14. Фатих Әмирханга

1912, 18 сентябрь

Фатих!

Синең хатны бүген генә алсам да, бездә актыккы почта булганга, ашыгып җавап язам. Монда юл бозылу сәбәпле почта туктый, диләр. Күпмегә кадәр юл өзелүенең дәвам итүен, әлбәттә, белеп булмый. Хәзер менә монда кар яугалап тора. Чынлабрак ятып китсә, әлбәттә, чана юлы төшәр иде. «Яшьләр» хакында игътиразым  түгел1, фикеремне генә әйтеп китәм. Мәҗмугада мәгълүмеңез «Алдым-бирдем»2 бар. Аның өстенә «Яшьләр» дә була калса, театрымызга артыграк әһәмият бирелеп, әдәмиятымызның башка тарафы аксатылган булмыймы? Тагы синең әсәрләреңнең «минеке»леге күренеп тора торганы, минемчә, «Яшьләр» түгел, «Хәят»3. «Хәят» язылып бетмәгән, озындыр. Шуның стилендә кыскарак бер әсәрең юкмы соң? Әллә кайда гына, әллә кайчан гына синең исемне оныткан бер кыска хикәяңне укыган идем. Әллә нишлиләр. […]. Татар кызы иркенләп сулу алган кебек булып китә иде. Бәлки, аның кыйммәте зур түгелдер. Хәзер бер сүз әйтә алмыйм. Шундыйрак рухда булса, син тулырак күренер идең кебек тоела. Әгәр инде тәрҗемә башланган булса, Аллага тапшырдык. Материал хакында җавабың юк. Шул да кирәк бит. Син, мин, Габдулла, Сәгыйдләрнең татар әдәбиятындагы урынларын күрсәтә торган берме, берничәме мәкаләләр. Ләкин кыска-кыска булулары шарт. Болары бетде.

Журнал кайвакыт чыга башлаячак?4 Материал хәзерли башладыгызмы? Мин дә нәрсә язарга да белми апдырап торам. Читдә тора-тора кулыңның үз-үзенә ышанычы кими бит. «Журнал» дигәч, искә төшде. Бүген генә Сәгыйддән хат алдым. Хатына карасаң, күңеле бик төшенке. Теге дуңгыз мелла үзен бик изә булырга кирәк. «Картайдым» дип зарлана. Алай итеп, болай итеп, ләп-кәп итеп, басма салып, киртә сузып, шул Сәгыйдне журналның әллә кайбер йиренә «мәгашле» итдереп чакырта алмыйсызмы? Ул бит безнең ыштансыз, аристократ шагыйремез. Габдулланың кыйммәте үз урынында никадәр зур булса, моның да бәһасе үз базарында Габдулланыкындан ким түгел. Бәлки, шунда урынлашса, күбрәк язар, күбрәк йырлар иде. Шуңарга әһәмият биреп, тиешле кешеләре берлән сөйләшеп кара әле. Ул бит култыклап йөртмәгәндә бик акрын селкенә торган кеше. Шуңарга әһәмият биреп, кулыңдан килгән кадәре күтәрергә тырыш әле.

          Үземнең Казанга кайта алуым бик шөбһәле. Русиянең хәле бит бик мәгълүм. Әле бит реакция машинасы эченә җыелган бу утны чыгарып бетерергә бик ерак. Дөрестен әйтсәң, әле полный ход китәргә маташып кына тора. Думаның нинди булуы шул машинага йә май салачак, йә ачуын китереп, көпчәге арасына таяк тыгачак. Әлбәттә, таяк шарт итеп сынып, ачуы килгән машина тагы көчләнеп китәчәк. Кая барып терәлүе мәгълүм булмаса да, юлында бик күп каралтылар, күперләр, юллар бозачагында һич шөбһә юк. Безнең вазифамыз хәзер мөмкин кадәр шуның юлындан читкә китеп калып, тарих ташына барып бәрелеп, пыран-заран килгән рус машинасының ватыкларын җыешканда хәзер булып, куәтемез, көчемез зурлыгымызга мөнасиб ватыкларны кулымызга алып, шул машинаны яңадан юлга салганда үз маемызны да кушарга тырышу. Исерек рус кучерына гына ышанмаенча, үземезнең Әхми агайны да шуның янына меңгертеп утырту. Русиядә руслардан кала иң зур милләт без булганга, шуңарга безнең хакымыз бар. Русиядә еврейләрдән кала иң тырыш, иң […] милләт без булганга, көпчәкләрне майларга, май чыгара алырлык көчемез бар. Май атларга егерме биш миллионлы сөтле савым халкымыз бар. Шуның өчен аның сөтен бозмау, каймагын ачытмас өчен күпер янында йөри торганлар безләр, сезләр, әминләр, диниләр бик сакланып, кулны-башны юып, ни эшләгәнемезне төшенеп, һәр хәрәкәтне уйлап, үземезнең мәсьүлиятемезне  аңлап, селкенмәскә кирәк. Вә шул күпер янына килә башлаган һәр кешегә вазифасының зурлыгын аңлатырга вә тегендә ятып тора торган көченең куәтен белдерергә вә шул куәтенең эч кайнавындан гына үзенең кәпрәп-күпрәп чыккан бер комчык кына икәнен хәтерендән чыгармаска кирәк. Мин менә хәзер бөтен эшемезне шулай карыйм. Вә шул карашдан яңа программа, яңа план ясыйм. Вә шул карашдан эшләремезне тәнкыйд итәм. Шул ноктаи назарындан мин хәзер Мусаның татарча Коръәнен басдыруга каршы киләм5. Бүгенге көндәге Әхми агайларны җыеп-җыйнап, бер көч итеп тота торган куәтенең берсе – Коръәннең гарәпчә булуы. Иң дөресте, аның Әхми агайга һич аңлашылмаенча зур дәһшәтле бер куәт кебек күренеп, котын очырып торуы дип ышанам. Әхми агайларны, Миңлесафа абызтайларны милли әдәбиятымыз берлән бергәләшдергәнчегә кадәр шул Коръән йеп берлән тегелгән букчамызны сүтмәенчә торуны, әлегә шуның бер кырыендан гына әдәбият кертә-кертә маташуымыз хәзерге хәлемез өчен тиеш вә лязем дип уйлыйм. Шуның өчен, Мусаның хакыйкатән файдалы вә кирәкле эшендә гомум халкымыз файда итәр урында (вакыты җитеп бетмәгәнгә күрә), хәзер зарар гына итәр дип иман китерәм. Вә шул сәбәбдән Мусага сүз аңлату кабил булса иде. Мин мотлакан шул тәрҗемәне басдыруны, исмасам, 1925 елга кичекдерер идем. Шуның өчен Коръән татарча булгач, гарәпнең ком сахрасына ясалган дин дә татарчаланырга кирәк. Татарча Коръәнгә гарәп рухы зарар итсә дә, татар рухы зарар итмәскә кирәк. Аңардан татар исе чыгып торырлык, татар буявы күренеп торырлык булырга кирәк. Алай итәр өчен, бердән, рухан татар булу лязем, икенчедән, татарча белү лязем. Муса – рухан гарәп, сарт , фарсы, әллә кем, иң тугрысы, шулардан ясалган ботка. Мусаның теле тел түгел. Аны госманлы төрекләре, татарча, ди. Татарлар, төрекчә, ди. Кырымлылар, фарсыча, ди икән, дөресте, берсе дә түгел. Шул телләрдән ясалган хәерче капчыгы. Менә шулар өчен мин Мусаның иң зур хезмәтендән булган шул хезмәтендән кирәгенчә файдалана алмыймыз дип куркам. Аңлашылдымы, түгелме? Хәтта шул фикеремне матбугатда да әйтеп карарга уйладым. «Вакыт», «Шура»ның минем өчен бикле булуы6, имеш-мимешләренең косасыны китерүе аркасында язылмаенча калды. Бәлки, сезнең журналыңыз чыкса, мәсьәләсе искермәгән булса, бер мәкалә язып ташлармын әле. Минем хакда элеккедән ясалып куелган фикергә соңгы карашларым тирес  килеп, бик күп кешеләрне таң да калдырыр. Ләкин мин бит андый гади эшләргә генә ис китә торган кеше түгел. Ышанганымны кычкырып әйтергә өйрәнеп килгәнмен. Төрек әйтмешли, бакалым.

Галимҗан Ибраһимовның «Диңгездә»сен7 берәр кешедән табып булса, җибәрт әле. Әлегә хуш.

«Шәкерд абый»8 хакында фикерләрен сөйләүче егетләр, китапда «оешдылар» дигән сүзне күргәч дә, оялуларындан кызарып китеп, түбән карый торган, оҗмахтагы хур егетләре камырындан ясалган «нәҗме гыйффәт»  яшьләр түгелме? Яңарак әсәрләр чыкса, җибәртергә тырышкалап тор әле. Әлегә хуш. Габдуллага вә башка дуст-ишкә сәлам.

Гаяз

18 сентябрь, 1912. Мезень.

Гомәрләргә, сиңа дип, «Шимали төрекләрендән Гаяз Исхакый»ны11 җибәрәм. Соратып ал.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Фатих Әмирханга. Автограф Казан шәһәренең М. Горький музеенда И. Нуруллин архивында саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 «Яшьләр» хакында игътиразым түгел… – Ф. Әмирханның «Яшьләр» (Казан, 1910) пьесасы.

2 «Алдым-бирдем» – Г. Исхакыйның «Алдым-бирдем» (Казан, 1907) драмасы.

3 «Хәят» – Ф. Әмирханның «Хәят» (Казан, 1911) повесте.

4 Журнал кайвакыт чыга башлаячак? – 1912 елның 15 декабреннән Казанда атнага бер тапкыр чыга башлаган матур әдәбият, нәфис сәнгать һәм әдәби тәнкыйть журналы «Аң» күздә тотыла.

5 …Мусаның татарча Коръәнен басдыруга каршы киләм. – Билгеле булганча, Муса Бигиевнең Коръәннең татарчага тәрҗемәсе инде 1911 елга әзер була. 1912 елда бу яңалык турында газета-журналларда да, галимнәр арасында күп сүз тарала. Бигрәк тә «Дин вә мәгыйшәт» журналында тәрҗемәгә каршы чыккан мәкаләләр еш басыла. Бер төркем Казан муллалары Коръәнне татарчага тәрҗемә итү «мохатарәле»[1] булуын, үзләренең моңа каршы икәнлекләрен әйтеп, Уфа Духовное собраниесенә шикаять белән чыгалар. М. Бигиев «Уфа шәригать суды»на үзенең «Вакыт» газетасында бастырган мәкаләсе белән каршы чыга. Монда ул Духовное собраниенең дини китаплар бастырудагы эшчәнлеген тәнкыйтьли һәм үзенең Коръән тәрҗемәсен бастыру турындагы теләген тормышка ашыру нияте турында хәбәр итә. М. Бигиевнең Коръән тәрҗемәсе басылып чыкмый.

6 «Вакыт», «Шура»ның минем өчен бикле булуы… – «Вакыт» – милли-либераль газета. 1906 елның 21 февралендә Оренбургта чыга башлап, барысы 2309 сан чыкканнан соң, 1918 елның 26 гыйнварында туктатыла. Баш мөхәррире – Фатих Кәрими. «Шура» – Оренбургта 1908 елның 10 гыйнварыннан 1918 елга кадәр өзлексез чыгып килгән әдәби, гыйльми, тарихи журнал. Барысы 240 сан. Мөхәррире – Риза Фәхретдин.

7 Галимҗан Ибраһимовның «Диңгездә»се – Г. Ибраһимовның 1911 елда язылган хикәясе.

8 «Шәкерд абый» – Г. Исхакыйның «Шәкерт абый» (Казан, 1912) хикәясе.

 

Игътиразым – кире кагуым

Мәсьүлиятемезне – җаваплылыгыбызны.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 21-23.

 

Җавап калдыру