1914, 13 март
Kant. str. 60 bei Ruckert Berlin Charlot.
Многоуважаемый Алексей Максимович!
Посылаю на Ваш просмотр перевод моей пьесы «Зулейха»1. Если найдёте пьесу годной для издания, прошу оказать содействие для отыскания издателя, так как я совершенно не знаком с русским книжным миром. Для меня совершенно безразлично, где бы она ни издавалась, в Чехии, Германии и Франции, лишь желательно, чтобы она сохранила свой литературный характер и в виде гонорара принесла бы мне известную сумму денег. Статья биографического характера написана одним татарск. общественным деятелем Гумером Терегуловым2. Пьеса по своему содержанию, может быть, немного раздражает русского читателя, но исторически она является совершенно правильным, и горе, страдание Зулейхи было страданием очень большой группы татар «отпавших», и я лично знал много-много таких семей. Если Вы сумели бы помочь мне издать эту пьесу, был бы очень благодарен за Вашу услугу.
В ожидании ответа с уважением,
Гаяз Исхаков.
13 го марта 1914 г. Берлин3
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
- Максим Горькийга. Хатның күчермәсе Казанның М. Горький музеенда саклана. Рус телендә төп нөсхәсе Мәскәүдә Дөнья әдәбияты институты каршындагы А. М. Горький архивында саклана. Хатны беренче тапкыр И. Нуруллин «Татарстан» журналының 1992 елгы 7–8 нче һәм 1993 елгы 2 нче саннарында бастырып чыгарды. Текст шуннан алынды.
1 Посылаю на Ваш просмотр перевод моей пьесы «Зулейха». – Г. Исхакыйның «Зөләйха» пьесасы 1907 елда языла башлап, берничә ел дәвамында язылып, 1912 елда тәмамлана. 1918 елда басылып чыга. Әсәрдәге вакыйгалар XIX йөзнең 60 нчы елларында бара. Конфликт чиркәү һәм аны яклаучы властьларның мөселманлыкка кайтырга теләүче керәшен татарларын кырыс эзәрлекләүләренә корылган.
2 Гумер Терегулов – Гомәр Хәбибрахман улы Терегулов (1879–1938), әдип, педагог, җәмәгать эшлеклесе. «Шәкерт һәм яшьләр» исемендә бер драма авторы. Моннан тыш тәрҗемә эшләре белән дә шөгыльләнгән.
3 Берлин – 1913 елда Петербургка әйләнеп кайтканнан соң, Г. Исхакый «Ил» исемендәге демократик газета чыгара башлый. Редактор жаваплылыгы, публицистик эшчәнлек, әдәби әсәрләр өстендә эш, даими рәвештәге цензура белән ике арадагы каршылыклар аның сәламәтлеген какшата. Г. Исхакый авырый башлый һәм сәламәтлеген ныгыту өчен Германиягә китә.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 24-25.