18. Зәйтүнә Мәүлүдовага

1914, 18 апрель

Хөрмәтле Зәйтүнә ханым!1

Сезнең хатыгызны алып, күп-күп уйга чумдым. Мин үзем һичбер төрле сезне гаепләмим. Сезне һичкемнең гаепләргә хакы юк. Бу мәсьәләдә Сез ак, Сез баласыз. Бер кешенең сөюендә, икенче кешенең һичбер төрле тәэсире булмаган кебек, сөелмеш кеше шул матур хискә сөю берлә җавап бирмәсә дә, һичбер төрле гаеп булмый. Чөнки сөю, гакыл берлә мотлак бергә йөри торган эш булмаенча, фәкать йөрәкнең ихтыяры берлә генә идарә ителә торган илаһи бер куәтдер. Сез, бердән, белмәгәнсез, белгән булсагыз да, Сез үзегез сөймәгәндә, белмәгәнгә тырышырга [?] тиеш [?] иде, монда җинаять юк, монда начарлык юк. Сөю мәсьәләсендә хаклы-хаксыз юк. Сөю бар, сөймәү бар. Басынкы акыл белән чыгарылган үлчәүләрнең сөюгә һичбер төрле мөнәсәбәте юк.

Әгәр Сез, Габдулланың2 сөйгәнен белә торып, аны мыскыл иткән булса идегез, аның мөкатдәс хиссиятеннән көлгән булса идегез, аның ачылган йөрәгенә төкергән булса идегез, Сез гаепле булыр идегез. Сездә ул булмаган, булмаган гына түгел, Сез Габдулланың шул хисене белгән булсагыз, үзегез Габдулланы «Габдулла» дип сөймәсәгез дә, аңарга ихтирамән, аның талантына ихтирамән үз тормышымыгызны аныкы берлән бәйләрлек кадәр каһарманлык та булган. Бу бик зур эш, бик зур олуглык. Сезнең хатыгыздагы3 шул җирләрне укыганда галиҗәнабыгызга исем китте. Хатыгызның чын күңелдән язылган булуы минем алдымда Сезгә карата зур ышаныч, бөек ихтирам тудырды. Хәзер Сез һичбер төрле вөҗдан газабы белән газапланмагыз. Сез пакьсез. Габдулланың Сезне сөюе, шагыйранә сөюе – Сезнең өчен булып узган бер сыйфаттыр. Сез Габдуллада нечкә, пакь хисләр уяткансыз. Габдулланың йөрәгене чарлагансыз, аны матур нечкә шигырьләр әйтергә мәҗбүр иткәнсез. Габдулланың шигырь тудыруында үз ихтыярыгыздан башка ярдәмдәш булгансыз. Моның өчен һаваланырлык, мактанырлык хакыгыз бар. Мин язганда да, хәзер дә Сезгә каршы һичбер төрле битәрләү ташламадым һәм дә ташларга хакым да юк. Сез Габдуллага каршы вә татар әдәбиятының бер баганасына каршы һичбер төрле хыянәт кылмадыгыз.

Икенче мәсьәлә, «Мәктәп»нең Тукай номерында «Җан Шәрәф» имзалы бер мәкалә укыгансыздыр4, укымаган булсагыз укыгыз. Анда Сезнең хакта шактый ачык язганнар. Минемчә, алар әйтергә тиеш түгел иде. Ләкин журнал безнең кулда булмаганга, алда шундый мәсьәлә чыгуын күреп җитә алмаганга ясалган бер хата. Ләкин үзегез һичбер вакыт үзегезне якларга дип матбугатка чыкмагыз. Шундый мәкаләләр, бәлки, киләчәктә дә булгалар. Анда да салкын канлыгыгызны югалтмагыз. Шундый сезне ача торган мәкаләләр чыкмасын өчен мин Фатихка хат язам5. «Мәктәп»кә дә әйтеп үтәрмен6. Казанга барганда, башка журнал даирәләре берлән дә сөйләшеп алырмын. Ләкин бит, Зәйтүнә ханым, татар дөньясында бик күп былчырак кешеләр бар, алар бер җирдә пакь, матур зат күрсәләр, күзләре кыза, шуны былчыратырга керешәләр. Бу эшнең ахырын белмиләр, кешеләргә хөрмәт күзе белән карый алмыйлар. Һәрнәрсәнең былчырак ягын өстерәп чыгарга тырышалар. Менә шундыйларның берсе – К. Бәкер7. «Вакыт»ның апрель 13 ендә чыккан номерында Тукайга каршы зур бер былчырак ыргыта8. Тукайны хөрмәтләвебезне мыскыл итә. Тукайның үлемен, эчүенең сәбәпләрен [?] бик кабахәт бер авыру иттереп танытырга тырыша. Бу мәкаләнең миңа биргән тәэсире әйтеп бетерерлек булмады. Укыгач та, Петербургда Тукайны караган докторга киттем. Ул катгый тарызда[1] Тукайда шундый авыру юк иде, диде. Киләчәк номерыбызда шул хакта озын мәкалә язам9. Тукайның симасы[2] хакында сездә шул мәсьәләдә һичбер төрле шөбһә уянмасын.

Җитте түгелме?

Сезне туегыз белән котлыйм. Мин бит Габделкадыйрны10 бик беләм. Шуның өчен туйга чакырмауга үпкәләргә дә хакым юк түгел. Ярар инде, Троицкига баргач, бер бик сыйларсыз яисә, бик сынап, бер кыз табып бирерсез. Мин дә бит һаман әле егет.

Мәскәүгә барып кайттым. Хәтимә туташны күрдем. Сәламәтләнгән. Гөлсем яшь хатын булды, берни язмый-сызмый, гәзитә да алмый. Безнең гәзитәдә11 хас «Хатын-кызлар тавышы» дигән бүлек ачылды. Шунда язарга тырышыгыз әле, тагы сез ишан килене булгач, безнең гәзитәне таратуда ярдәм итегез әле. Хатын-кызлар арасында таратырга җае булса, мин июньдә дәфтәрен җибәрермен. Әлегә хушыгыз.

 

Гаяз

Андый-мондый матбугатта сезгә һөҗүм булса, үзем каршы чыгарга вәгъдә бирәм.

18 апрель.

Әйтергә яраса, Габделкадыйрга сәлам әйтегез, ярамаса, бурычлы калмагыз.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Зәйтүнә Мәүлүдовага. Зәйтүнә Мәүлүдованың улы Атилла Расих үзенең шәхси архивында сакланган әлеге хатны «Казан утлары» журналының 1990 елгы 10 нчы санында бастырып чыгарды. Текст шуннан алынды.

Троицкида яшәгәндә Зәйтүнә Мәүлүдованы үзенә каратырга омтылган егетләрнең берсе (Җамалетдин Юмаев имзасы белән билгеле) аерата тырышлык күрсәтеп, кызның кискен рәвештә аннан йөз чөерүен сизгәннән соң, үч алу өчен «Сөембикә» журналында «Яшерен мәхәббәт сәрләүхәсе» исемле мәкаләсен бастырып, кызны бик рәнҗетә, һәм Зәйтүнә Мәүлүдова, ярдәм сорап, «Ил» газетасы мөхәррире Гаяз Исхакыйга хат яза. Бу хат – Г. Исхакыйның З. Мәүлүдовага җавабы. (Зарипова Р. С. Гаяз Исхакый публицистикасында Тукай темасы // Г. Исхакый иҗаты: хәзерге караш [Гаяз Исхакыйның тууына 130 тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары]. – Казан, 2008. – 119–124 б.)

1 Зәйтүнә ханым – Зәйтүнә Мәүлүдова – Габдулла Тукай яратып йөргән кыз. Җан Шәрәф үзенең истәлегендә Зәйтүнә Мәүлүдованы түбәндәгечә тасвирлый: «Үткән ел танышларымдан … берсендә кунакта мине кара кашлы, үткен генә күзле, матур гына борынлы, урта буйлы бер туташ белән танышдырдылар. Туташның күз карашларында әллә нинди бер җазибият[3] бар, матур тавышы шыңгырап чыга иде. Мин актыктан гына бу туташның Тукай сөеп йөргән вә аңарга озак вакытлар илһам биргән кыз икәнен белдем. Минем карашымда, Тукай сөя башлаган 1908 елларда ул кыз 15–16 яшьләрендән артык булмаска тиеш”. (Җан Шәрәф. Тукайның мәхәббәт хакындагы шигырьләре вә аның мәхәббәте // Вакыт. – 1914. – № 5. – 133 б.)

2 Габдулла – Габдулла Тукай.

3 Сезнең хатыңыздагы… – З. Мәүлүдованың Г. Исхакыйга язган әлеге хаты белән «Казан утлары» журналының 1990 елгы 10 нчы санында танышырга мөмкин.

4 «Мәктәп»нең Тукай номерында «Җан Шәрәф» имзалы бер мәкалә укыгансыздыр. – «Мәктәп» журналының 1914 елгы 5 нче санында Җан Шәрәф имзалы автор «Тукайның мәхәббәт хакындагы шигырьләре вә аның мәхәббәте» исемле мәкалә бастыра. Мәкалә авторы, Г. Тукайның мәхәббәт шигырьләрен тикшерү белән беррәттән, шагыйрьне мондый әсәрләр язарга илһамландыручы кеше турында да яза. Мәкаләдә кызның исеме «З. туташ» дип кенә бирелсә дә, З. Мәүлүдова һәм Г. Исхакый хатлары белән танышканнан соң, әлеге туташның Зәйтүнә Мәүлүдова булуында шик калмый.

5 Мин Фатихка хат язам. – Г. Исхакый, З. Мәүлүдова турында шундый эчтәлектәге мәкаләләр «Кояш» газетасында да бастырылмасын өчен, Ф. Әмирханны да кисәтергә тели булса кирәк. Г. Исхакый тарафыннан мондый хатның язылганлыгы мәгълүм түгел.

6 «Мәктәп»кә дә әйтеп үтәрмен. – «Мәктәп» – 1913–1914 елларда Казанда ике атнага бер тапкыр чыккан уку-тәрбия журналы.

7 К. Бәкер – Кәбир Бәкер (1885–1944), язучы, журналист, театр тәнкыйтьчесе. 1905 еллардан башлап Петербургта чыккан «Нур» газетасы идарәсендә эшли. Аннан Казанга килеп «әл-Ислах» газетасында языша. 1913 елда Оренбургтан «Вакыт» газетасына эшкә күчә.

8 …К. Бәкер … Тукайга каршы зур бер былчырак ыргыта. – К. Бәкер 1914 елда «Вакыт» журналында «Тукай Петербургта (вафатына бер ел тулу мөнәсәбәте илә)» исемле истәлеген бастыра. Г. Исхакый язганча, әлеге язма 13 апрельдә чыккан санда гына булмыйча, 2, 3, 10, 11 һәм 15 апрель саннарын да үз эченә ала. Анда Г. Тукайның үз-үзен тотышын, яшәү рәвешен яктырткан моментларны шактый очратырга мөмкин.

«– Тукай, менә нәрсә: син бүген Муса әфәндегә кайт, мин извозчик белән илтим… Син бүген, мотлак, анда кунарга тиешлесең. Син ни дисәң, аны әйт, әмма, асылда, син хуҗаңның хуҗалык хакын үтәргә тиешсең, гадәт бу… этика да шуны тели. Бүген кайт, иртәгә син китәргә җыенган вакытта без барып, сине үземезгә кунарга чакырырмыз. Минем үземнең бер атна кунак итәрлек хәлем бар. Сафа әфәнде дә мөмкин булып калдырып булса, берәр ун көн алып кунак итәргә кирәк дигән иде, дидем.

– Моңа каршы дөньяның, гадәт, этика дигән нәрсәләрне танымаганны, хәзер инде сезнең ул этика, гадәт дигән нәрсәләрегезне йиренә йиткереп тора алмыймын. Дип әйтә икән – әйтсен. Андый дип әйтүләргә минем исем китми. Һәрнәрсәдән элек ул (Муса әфәнде) минем мәдрәсәдән шәкерденең атасына чакырылган бер кунак хәлфәсе түгел икәнлегене белергә тиеш. Мин үземнең кем икәнлегемне бик яхшы беләм. Мин читлек кошы түгел, мин – вольная птица. Кайда теләсәм, шунда кунам. (Вакыт. – 1914. – 10 апрель).

«…Бүген Тукай миндә кунды… Тукайның төн буе карх-карх йөткереп чыгуы ансыз да җаны уч төбендә торган Петербург марҗасын куркытты. Без комнатны алырга сорамастан, элек мине аш бүлмәсенә чакырып, кунагымның туберкулёз түгелле икәнлеге хакында сораша башлады. Бу вакытта Тукай чынлап та шикләнмәслек түгел иде. Минут саен әллә ничә мәртәбә карх-карх йөткерә, вакыты-вакыты белән тотлыгып, әллә никадәр газапланып тора иде… (Вакыт. – 1914. – 11 апрель)

9 Киләчәк номерымызда шул хакта озын мәкалә язам. – Г. Исхакый «Ил» газетасының 1914 елгы 2 сентябрь (39 нчы) санында «Гаяз» имзасы белән «Тукай мәхәббәте» исемле мәкалә бастыра. Әдип шагыйрь турында олы фикердә. Ул Тукайның милли кыйммәтен аңлап, үзалдына: «Тукай безгә кем иде, вә аны хәзер үсәчәк буынга кем иттереп күрсәтергә кирәк?» – дигән сорау куя һәм үзе үк: «Тукай безнең олуг милли шагыйремез иде. Тукай безнең иске тормышның черегән чүбе өстенә үскән матур чәчәгемез иде. Тукай – безнең балаларымыз өчен, яшь буынымыз өчен милли бер каһарманымыз. Тукай – безнең киләчәктә татар әдәбияты салына торган таза бер нигеземез», – дип, аңа бәя бирә. Тукай хакында шөбһә уята торган сүзләр сөйләү, төрле уйларга сәбәп була торган мәкаләләр язуны Г. Исхакый милли тәрбия җәһәтеннән җинаять дип белдерә. Тукайның мәхәббәтенә килгәндә: «Тукайның бик олуг күргән бер кешесен, Тукайга беркадәр шигырь язарга илһам биргән бер туташын аяк астына таптау – Тукайның кыйммәтле хисе белән уйнау вә Тукай мәрхүмне ваксытуыдыр», – дип, З. Мәүлүдовага карата әйтелгән тискәре фикерләргә дә нокта куярга ярдәм итә.

10 Габделкадыйр – Габделкадыйр Рәсүлев (Атилла Расихның әтисе).

11 Безнең гәзитәдә… – «Ил» газетасы турында сүз бара. 1913–1915 елларда Петербургта чыккан көнкүреш мәсьәләләрен яктырткан төрек-татар газетасы. Мөхәррире – Г. Исхакый.

 

  Катгый тарызда – катгый рәвештә.

  Симасы – төсе, чырае; биредә «яшәү рәвеше, үз-үзен тотышы» мәгънәсендә.

  Җазибият – сөйкемлелек.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 25-27.

 

 

 

Җавап калдыру